Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОНКУРС: «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия бәйгесендә катнаш! (нигезләмә)

«Идел» журналы һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры яшьләр арасында «Язга хәтле яз» дип аталган драматургия конкурсы игълан итә.

«Идел» журналы һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры яшьләр арасында «Язга хәтле яз» дип аталган драматургия конкурсы игълан итә.

НИГЕЗЛӘМӘ

1. Гомуми нигезләмә
1.1 «Язга хәтле яз» драматургия бәйгесе К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм «ТАТМЕДИА» АҖ  филиалы «Идел»-«Идель» журналы редакциясе» белән берлектә оештырыла;
1.2 Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (35 яшь тулганнарны да кертеп) булган авторлар катнаша;
2. Максатлар һәм бурычлар
2.1 Бәйгенең максаты – драматургиядә яшьләр арасында яңа исемнәрне ачу, шулай ук татар театры өчен яңа әсәрләр иҗат итү;
2.2 Бәйгенең бурычы – яшьләр арасында драматургларны үстерү, тәрбияләү; милли театрлар өчен репертуарга алырлык әсәрләр даирәсен киңәйтү; театрларны яңа пьесалар куюга стимуллаштыру;
3. Оештыручылар
3.1 К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры (Татарстан, Казан, Горький ур., 13, https://tinchurinteatr.ru/); һәм «ТАТМЕДИА» АҖ  филиалы «Идел»-«Идель» журналы редакциясе» (Татарстан, Казан, Декабристлар ур., 2, https://idel-tat.ru/ )
3.2 Бәйгене үткәрү белән оештыручылар төркеме шөгыльләнә.
4. Авторларга таләпләр:
4.1 Һәр катнашучы бәйгегә, күп дигәндә, 3 пьеса җибәрә ала;
4.2 Бәйгедә катнашу өчен ул үзе турында мәгълүмат җибәрергә тиеш: ФИО; туган көн; белем; һөнәр; кыскача биография; почта адресы (индекс белән), телефон номеры, электрон адрес, пьеса исеме һәм аның язылу датасы, номинация. Иҗади эшләр бары тик әлеге мәгълүмат булган очракта гына кабул ителә;
5. Текстка карата таләпләр:
5.1 Бәйгегә татар телендә язылган оригиналь пьесалар кабул ителә;
5.2 Пьеса, конкурс игълан ителгәнче, соңгы 2 елда яки конкурс барышында иҗат ителгән булырга тиеш. Пьесаның кайчан язылганын күрсәтү мәҗбүри;
5.3 Пьеса моңа кадәр профессиональ театрларда куелмаган һәм интернет-басмаларда чыкмаган булырга тиеш (авторның шәхси сайтында чыгуы хуплана);
5.4 Башка драматургия бәйгеләрендә катнашып җиңгән эшләр кабул ителми. Шулай ук текст башка физик яки юридик затның милке булмаска тиеш;
5.5 Иҗади эшләрне «MS Word» форматында («Times New Roman», 14 pt, 1,5 интервал) tinchurinteatr1933@gmail.com һәм Idel-kazan@mail.ru электрон адресларына җибәрергә кирәк (ZIP программасында архивлап җибәрү мөмкин). Пьесаның титул битенә номинация языла);
5.6 Пьеса аерым файлда «Idel_konkurs» дип исемләп җибәрелә;
5.7 Пьесаны «Язга хәтле яз» конкурсына тәкъдим итеп, шорт/лонг-листка кергән очракта, автор текстны алга таба театрда кую яки интернет-басмада чыгару мөмкинлеге белән килешә.
5.8 Бәйрәм сценарийлары, проза инсценировкалары кабул ителми;
5.9 Экстремизм, көч куллану һәм сәхнәгә яраклы булмаган лексикалы иҗади эшләр кабул ителми;
6. Сайлап алу тәртибе:
6.1 Оештыру төркеме һәр пьесага номер бирә һәм авторлыгын күрсәтмичә Жюри әгъзаларына тапшыра;
6.2 Текстлар һәр жюри әгъзасы куйган баллар суммасы буенча бәяләнә. Шул рәвешле иң яхшы пьесалар исемлеге (лонг-лист), соңрак кыска исемлек (шорт-лист) төзелә;
6.3 Пьесалар рецензияләнми;
6.4 Татар телендәге пьесалар татар телле жюри әгъзалары тарафыннан тикшерелә;
7. Бүләкләр:
7.1 Җиңгән пьесалар К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында читкаларда (уку) катнашачак. Уку нәтиҗәсе буенча пьесаны сәхнәдә кую буенча карар кабул ителәчәк. (Куелган очракта автор белән тиешле килешү төзелә);
7.2 Уку нәтиҗәсендә кабул ителгән пьеса К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелачак.
7.3 Иң яхшы пьесалар яки аларның өзекләре «Идел» журналында басылачак;
7.4 Финалистларга диплом тапшырылачак;
7.5 Оештыручылар махсус бүләкләр булдыру хокукын үзләрендә калдыралар;
7.6 Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак (Татарстан, Казан, Горький ур., 13);
7.7 Оештыручылар конкурста бүләкләү тантанасы һәм театр укулары (читка) уздырылган көннәрдә катнашучыларның юл һәм яшәү белән бәйле финанс чыгымнарын тәэмин итми.
8. Авторлык хокукы:
8.1 Пьесаларга барлык хокуклар авторларның үзләрендә кала;
8.2 Оештыручылар һәм Экспертлар советы әгъзалары әсәрләрне театрда куелу өчен тәкъдим итү хокукын үзләрендә калдыра;
8.3 Конкурстан тыш пьесаларны коммерцияле куллану өчен автор белән махсус килешү таләп ителә.
9. Бәйгенең жюри составы:
9.1 Жюрига компетентлы белгечләр: режиссерлар, әдәби бүлек мөдирләре керә.
9.2 Жюри әгъзалары бәйгедә катнашырга хокуклы түгел.
9.3 Җиңүчеләр жюри әгъзалары утырышында үткәрелгән тавыш бирү юлы аша билгеләнә.
9.4 «Язга хәтле яз» бәйгесенең жюри әгъзалары:
Жюри составы:
Туфан Имаметдинов — К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры;
Рәмзия Галимова — «Идел»  журналының баш мөхәррире;
Илфак Хафизов – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры;
З
өлфәт Закиров – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры;
Илнур Гарифуллин — К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры;
Камил Гатауллин — К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры;
Гөлназ Бәдртдинова — К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдире.
10. Үткәрү вакыты:
10.1 Гаризалар 2023 елның 1 декабреннән 15 декабренә кадәр кабул ителә.
10.2 Укыту программасы 2023 елның 20 декабрендә узачак.
10.3 Әзер эшләрне кабул итү 2024 елның 15 мартына кадәр.
10.4 Озын исемлек (лонг-лист) 30 мартка кадәр билгеле була;
10.5 Кыска исемлек (шорт-лист) 15 апрельгә кадәр игълан ителә;
10.5 Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 30 апрельдә үткәрелә.
11. Бәйгенең үткәрелү тәртибе
11.1 Бәйге турында белдерү ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, «Идел» журналы порталларында урнаштырыла;
11.2 Пьесалар tinchurinteatr1933@gmail.com һәм Idel-kazan@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә;
12. Нәтиҗәләрне ачыклау:  
12.1 Оештыручылар нәтиҗәләрне җиңүчеләргә турыдан-туры хәбәр итә;
12.2 Җиңүчеләр исемлеге К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, «Идел» журналы порталларында урнаштырыла.

Конкурсның электрон адресы: tinchurinteatr1933@gmail.com һәм Idel-kazan@mail.ru

 

Фото: pexels

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев