Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Көмеш каләм" республика конкурсы

27 ноябрьдә Казанның Технологияләр һәм дизайн көллиятендә татар телендә дүртенче тапкыр журналистика буенча “Көмеш каләм” республика конкурсының йомгаклау туры узды.

27 ноябрьдә Казанның Технологияләр һәм дизайн көллиятендә татар телендә дүртенче тапкыр журналистика буенча “Көмеш каләм” республика конкурсының йомгаклау туры узды.

Конкурсны оештыручы, көллиятнең татар теле укытучысы Гөлфизә Мулланурова әйтүенчә, “Көмеш каләм” Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды һәм татар халкының теленә, мәдәниятенә, үзенчәлегенә карата кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Әлеге бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя, килгән эшләрнең дә сыйфаты елдан-ел яхшыра”.

Быел анда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Лаеш, Арча, Әтнә һ.б. шәһәр, районнардан политехника, авыл хуҗалыгы, педагогика көллиятләрендә укучы студентлар катнашты.

Быел конкурс ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган иде. Катнашучыларның эшләре “Шигырьләр” һәм “Очерклар” номинацияләрендә бәяләнде. Аларны язучы Нәбирә Гыйматдинова, журналистлар Сөембикә Кашапова, Рәсимә Галиева, Ландыш Әбүдәрова, “Болгар” радиосы алып баручысы Наилә Гыйбадуллина бәяләде.

2020 елда, шулай ук, Казан Технологияләр һәм дизайн көллияте үзенең 100 еллыгын билгеләргә әзерләнә.

 

Фото: Ландыш Әбүдәрова

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев