Халыкка – халык турында
Ике йөз елга якын Россиянең башкаласы булып саналган Санкт-Петербург шәһәре төзелешенә татарлар нинди өлеш керткәннәр? Татар мәдәнияте һәм Нева буендагы шәһәр арасында нинди уртаклык бар? Бу һәм башка кызыклы да, каршылыклы да сорауларга җавапны Рәхим Теләшев "Татары на берегу Невы" китабында табарга тырыша...
Ике йөз елга якын Россиянең башкаласы булып саналган Санкт-Петербург шәһәре төзелешенә татарлар нинди өлеш керткәннәр? Татар мәдәнияте һәм Нева буендагы шәһәр арасында нинди уртаклык бар? Бу һәм башка кызыклы да, каршылыклы да сорауларга җавапны Рәхим Теләшев “Татары на берегу Невы” китабында табарга тырыша. 21 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессында әлеге хезмәтне тәкъдим итү чарасы узды. Очрашу Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәмендә үткәрелде.
Рәхим Теләшев китабын рәсми чыганакларга, якташлары хатирәләренә һәм архив мәгълүматларына җатаянып яза. “Золотая Орда: полемические заметки”, “От индейцев и гуннов до Золотой Орды”, “Татарская община Санкт-Петербурга”, “Татары в Великой Отечественной войне и блокаде Ленинграда”, “Татары и русские” хезмәтләре авторы үзенең яңа китабы белән кыскача болай дип таныштырды:
“Татарлар 300 елдан артык Нева буйларында көн күргәннәр. Нәкъ татарлар Төньяк башкаланың беренче төзүчеләре рәтләренә керәләр дә. Иң беренче чиратта, милләттәшләребез төзүчеләр, хәрбиләр, сатучылар һөнәре белән мәшгуль булганнар. Санкт-Петербургта күренекле дин вәкилләре яшәгән. Монда бөек һәм мәһабәт Җәмигъ мәчете төзелгән. Нәкъ Нева буенда Россиядә татар телендәге беренче газета басылып чыккан, Россиядәге иң беренче Коръән басылган. Татарлар арасында тәрҗемәчеләр, дипломатлар да булган. Кыскасы, Санкт-Петербург каласында татарларның үз урыны, үз тарихы, үз өлеше бар. Китабым аша шуны җиткерәсем килде”.
Сазлы урында бөек шәһәр төзер өчен иң беренчеләрдән булып татарларны җибәрәләр. Бәлки, шуңадыр да: тәүге татар бистәсе Петропавловск ныгытмасында барлыкка килә. Татар базары белән ул 1717 елгы Петербург картасында да чагыла. Сугышлар башлангач та, армиянең башында татарлар тора. Ленинград блокадасында татарлар бихисап була. Бу – китапта күрсәтелгән кызыклы мәгълүматләрнең кечкенә бер өлеше генә. Гомумән әйткәндә, язучы Санкт-Петербургта узган вакыйгаларда татарларның зур өлеше булганын аңлатырга тырышкан. Шулай ук автор соңгы 30 ел эчендә булган вакыйгаларны аеруча җентекләп тикшерә, чөнки 1987 елда юридик яктан танылган беренче татар милли-мәдәнияте барлыкка килә. Шулай ук китапта милли-мәдәният, ветераннар, дини, хатын-кызлар, спорт һәм башка оешмалар эшчәнлеге дә яктыртыла. Рәхим Теләшев хезмәтендә Санкт-Петербург икътисадына, фәненә һәм мәдәниятенә зур өлеш керткән күренкеле татар халкы вәкилләре белән укучыны таныштырырга онытмый.
Китапны нәшер итү процессында бихисап кеше катнаша һәм ярдәм кулын сузырга тырыша. “Спонсорларсыз китап дөнья күрмәс иде”, дип белдерә автор. Алар – Шамиль-хаҗи Алюшев, Кыям Курмакаев, Ринат Мәгъдиев, Рөстәм Сираҗетдинов, Альберт Суфияров, Камил Хәйруллин. Тәкъдим итү чарасында идея ягыннан илһамландыручы һәм Санкт-Петербургның татарлар иҗтимагый хәрәкәте ветераны Шамиль Алюшев болай диде:
“Эшчәнлегебез ярдәмендә 2003 елда “Нур” газетасына нигез салучы Гатаулла Баязитовка мемориаль такта куелды, бик күп китаплар нәшер ителде. Без “Татары на берегу Невы” турында 10 елдан артык уйладык. Чыгару вакыты да авыр чорга эләкте, пандемия планнарны бозды. Әмма бирешмәдек, йөрдек, сөйләштек. Менә хәзер, ниһаять, хезмәтебезне кулга тотып карый алабыз”.
“Татары на берегу Невы” китабы җиде ел языла. Әлеге монография халыкка халык турында мәгълүмат җиткерү максатыннан иҗат ителгән. 700 битле китап эчендә безгә моңа кадәр мәгълүм булмаган, милләтебезнең олы үткәнен инкарь итеп булмый торган кире каккысыз фактлар...
Фото: Айзилә Сабирова
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев