Күңелләрдә Бабич һәйкәле

Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел

Шәехзадә Бабич (1895-1919) атлы шагыйрь исеме менә 100 елдан артык инде укучы

күңелендә сөелеп кабатлана. Бабич... Шәехзадә!

Татарда, башкортта гына түгел, казакъта, хәтта бөтен төрки дөньяда яңгырый бу

исем. Юкка гына шагыйрь үзе дә мәшһүр Фарабига багышланган «Канун тыңлаганда»

шигырендә аны «төркем, каным» дигән сүзләр белән олыламый бит! «Галия»дә

(Уфада) укыган елларында ук шәрикләре арасында татар, башкорттан кала казакътан,

үзбәктән, нугайдан, хәтта чиркәстән дә дуслары булган. Шулардан иң күренеклеләре

– казакъның бөек шагыйре Магҗан Җомабаев, әдип Баембәт Майлинны, үзбәктән

Җолкынбай (А.Кадыйри исеме белән билгеле, «Үткән көннәр» исемле атаклы роман

авторы), соңрак яшь Башкортстан хөкүмәтендә эшләгәндә дуслашкан Чулпан кебек

олуг шагыйрьләрне атап үтү кирәктер. Укытучылары да – Галимҗан Ибраһимов,

Зәки Вәлидиләр кебек бөекләр бит! Кардәш халыкларның бу әдипләре төрки телнең

барлык шивәләрендә иркен сөйләшкән, аңлашкан, язганнарын да үз телендә укып

белгән бәхетле чор бу! Һәм никадәр акыл, асыл сурәтләрдә фикер һәм рухи уртаклыгы

арткан, ныгыган бу елларда. Шул ук Магҗан, Чулпан, Бабичларны чагыштырып

укыганда гына да аларның бер-берсенә көчле тәэсирен тоймый калмыйсың. Эзләнүләр,

шагыйрь-пәйгамбәрләр чоры, Аллаһ һәм Иблис уртасында булып, өзгәләнеп үз

юлын эзләүләр, төрки кардәшләрнең фольклорын, халык дастаннарын, җырларын

иҗади өйрәнү (бусы – Тукай мәктәбеннән, дип аңлыйбыз), шул ук вакытта ил, дөнья

үзгәрешләренә – «җилләргә колак салып» язган элгәрләрдән (Г.Тукай, Дәрдемәнд,

С.Рәмиев) үрнәк алу, алар аша Европа әдәбияты белән танышу һ.б. Бабичка килсәк,

аның иҗатында татар, башкорт, казакъ халыкларының авыз иҗатын, бигрәк тә

мәкальләрен, җырларын, кобаерларын өйрәнүе ачык чагыла. Тиңсез лирик булуы

өстенә ул яңа чорда Тукай традицияләрен үстергән көчле көлү һәм һөҗү (сатира)

остасы да. Кыска гына гомердә! Узган елның җәендә Уфаның биек – Салават Юлаев

монументыннан ерак түгел – җирендә Бабичка һәйкәл куелды. Фаҗигале үлеменә 100

ел һәм тууына 125 ел тулу алдыннан зур вакыйга булды бу Башкортстан халыклары

өчен. Шуннан берничә ай гына элек Уфада «Нур» татар театры каршында Тукаебызга

да күптән көтелгән һәйкәл калыкты. Тукай һәм Бабич кебек бөекләре аша халыклар,

әдәбиятлар дуслыгының зур традицияләренең дәвамы булды бу тантана – без аны

шулай кабул итәбез. «Башкортстан исән кала, дисәң, бер җаныма миллион үлем бир!» –

дип Тәңрегә дога белән чыккан шагыйрь чыннан да күп үлемнәр аша узды, онытылуга

да дучар ителеп торды, ләкин исеме дә, иҗаты да халыклар күңелендә һәйкәл булып

яшәүдән беркайчан да туктамады. Нәкъ менә Магҗаннар, Чулпаннар кебек. 1917 елда

«Кер, татар, башкалар белән бер катарга (сафка)», дип язган, халыкларның канлы

көрәшләр аша яулап алган Татарстан, Башкортстан кебек милли-мөстәкыйль дәүләтләр

турындагы хыялын да, алар тирәсендә хәзер, 100 елдан соң тынмаган сүз, бәхәсләрнең

булачагын да күзаллаган, ахры, пәйгамбәр шагыйрь Бабич:

Җәһәннәмнәр аша узмаенча

Оҗмах табармын, дип ышанма.

Әнә шулай дип тә кисәткән ул – җирдә әле «Газизил»ләр яшәгәнен, явызлыкның

бетмәгәнен искәртеп. «Китабеннас» китабы да нәкъ йөз ел элек булган мохит-

хәлләрнең бүгенгедә кабатлануын тәкрарлап тора. Төрки дөньяга кабат-кабат эндәшә

кебек шагыйрь, «изге сат»ка, «изге кан» ватанына – туганлык һәм дуслыкка тугры

калырга чакыра... Шуңа да классик шагыйребез, Сибгат Хәкимнең: «Дөньяга килергә

ярый – укыр өчен Бабичны!» дип язган шигъри юллары бүген мәгънәсен көчәйтә генә

бара шикелле. Ә Хәсән Туфанның: «Без Тукайга фәкать Бабич аша гына кайтабыз» дип,

әле узган гасырның егерменче елларда язып чыкканы? Яки Зөлфәтебезнең: «Шәехзадә,

бөек яшьтәшем син, Тукта, легендага күчми тор!» дигән эндәше? «Хәзрәти Бабич!»

дип, Мөдәррис Әгъләмнең язганы?! Бу юлларны язучы да Бабичка багышлап, шактый

күп «сәтырьләр»ен язды.

Ышанам, бүгенге яшьләр дә Тукайны олылаган кебек, Бабич иҗатына да кабат-

кабат кайтачаклар әле. Туган телләребез генә яшәсен. Ә «теле юкның халык булырга

да хакы юк». Бусы да бөек шагыйрь сүзе!

 

"КУ" 1, 2020

Фото: infourok.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: