"Казан утлары" журналы Кәрим Караның "Җиләкле алан" китабын чыгара

"Казан утлары" китапханәсе сериясеннән 4 нче яңа китап дөнья күрергә әзерләнә. Тиздән, бик тиздән ул сезнең кулларыгызда булачак!

Автор: Кәрим Кара.
Китапның исеме: "Җиләкле алан"

"Без, ир-атлар, тормыш китереп кысса, кибеткә йөгерергә, кызарып-бүртенеп, язмыштан зарланып утырырга гадәтләнгәнбез. Ә менә хатын-кыз авыр чакта йә кер юарга алына, йә бакчасын казып чыга. Бигрәк зур аерма капма-каршы затларда. Әллә без төрле планеталарда яралып, җирдә генә аралаша башлаганбызмы икән, дип тә уйлап куям кайчакларда..."
Кәрим Кара "Җиләкле алан"

Китапка заказларны "Казан утлары" журналына җибәрергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: