Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары» журналы Башкортстанда яшәүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» дип исемләнгән китабын чыгара.

Хисаметдин Исмәгыйлев: «Никах» әсәрен Әфганстандагы татар әбиләреннән сорашып яздым»

("Татар-информ". Зилә Мөбәрәкшина) «Казан утлары» журналы Башкортстанда яшәүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» дип исемләнгән китабын чыгара.

- «Казан утлары» журналы «Никах» дип исемләнгән яңа китабыгызны чыгара. Белүемчә, әсәрдә Әфган сугышы вакыйгалары урын алган…

- Таҗикстанга баруым турында әйтеп үткән идем. Менә шунда мин татар әби-бабайларын очраттым. Алар анда репрессиядән качып барып урнашканнар. Һәрберсенең язмышы фаҗигале. «Икетуган абыем Әфганстанда, ә үзем монда яшим, күрешеп булмый. Чик ябык булмаганда очраша идек, хәтта Һиндстан, Төркиягә барып, товарлар алып кайта идек», — дип, уфтанып, ачынып сөйләделәр.

Әфганстан сугышы башлангач, үзбәк әби-апалары «Мәскәү — Ташкент» юлына чыгып, поезд юлына утыра. Милиция аларны куып маташса да: «Балаларыбызны Әфганстанга җибәрмибез», — диләр. Әфганстанда үзбәкләр, татарлар да бик күп яши. Бу мәгълүмат беркайда да язылмаган. Шуңа йөрәгем әрнеп, язарга алындым.

Политбюро карары белән үзбәк балаларын Әфган сугышына җибәрмиләр. Ә чик буенда яшәгән халыкны хезмәт итәргә эчке хәрби хезмәткә һәм юллар төзергә генә алалар. Ул вакытта Совет хөкүмәте безнең халыкка: «Без — герой, интернациональ бурычны үтәргә тиеш», — дигән коткы тарата. Әмма Әфганстанда яшәгән үзбәкләр белән яшерен бәйләнеш урнаштыру өчен, үзбәк — таҗик хәрбиләрен махсус шул сугышка әзерләгәннәр.

Үзбәкстаннан кайткач, Әфган сугышы турында ныклап кызыксынуым артты. Анда катнашкан һәр солдаттан шул вакыйгалар турында сорашам. Хатынымның икетуган энесе дә шунда хезмәт иткән, алар белән дә аралаштым.

«Никах» («Әфган таулары») әсәренең дәвамы да бар. Әмма җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә өлгермәдем. Әсәрнең дәвамында Әфганстаннан кайткан егет белән кызның матур тормыш алып барулары сурәтләнә. Хатын үз илен — Пакыстанны сагына. Үзгәртеп корулар башланып, чикләр ачылгач, туган ягына кайта, авариягә эләгә. Хәтере югала. Хатыны озак кайтмый торгач, ике малаен әнисенә калдырып, ире хатынын эзләп бара. Аны Пакыстан төрмәсенә утырталар. Һиндстан киносындагы кебек, әсәрнең ахыры яхшы тәмамлана — ир белән хатын яңадан бергә күрешеп, Россиягә кайталар. Һәр язган әсәремне булган хәлләргә таянып иҗат итәргә тырышам. 

Фото: Солтан Исхаков

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт китап бер сулышта, ә дигәнче укылды. Дөрестәндә бик уйланлыра торган әсәр. Совет киноларын карагач чынлап та безнекеләр асмаганда, атмаганда диярсең. Ә бит чынбарлык бөтенләр башка. Рәхмәт авторга мавыктыргыч әсәрләре өчен, иҗадый уңышлар.