Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Казан утлары" китапханәсеннән 10 нчы яңа китап көтелә!

Фирдәвес Хуҗин үзенең“Суслонгер” повестенда лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.

"Казан утлары" китапханәсеннән 10нчы китап басылуга әзерләнә.
Фирдәвес Хуҗинның "Суслонгер" әсәре дөнья күрәчәк.

Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул “Сер” дигән гриф астында саклана иде. Сугыш елларында Суслонгерда - 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел.

Фирдәвес Хуҗин үзенең“Суслонгер” повестенда лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы язылган, аянычлы язмышны үз күзләре белән күргән Кашшаф агайның ачы язмышы беркемне дә битараф калдырмас!