Канатлы иҗат

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар

Кемгә ничектер, Ләбиб Лерон дигән язучыны телгә алуга, минем күз алдына аның каләменнән төшкән образлар: ап-ак карда чана шуучы, авызы колагына җиткән сипкелле малай, укыган эпиграммадан пырхылдап көлеп җибәрүне яхшысынмагандай,
авызын нәфис куллары белән каплаган туташ, «синнән ничек килештереп көлгән», «юк, икебездән дә» дип, бер-берсенә төрткәли-төрткәли култыклашып баручы ир белән хатын, «кара син аны, безгә дә төрттергән» дип, үзе ясаган эскәмиясендә башын
кашып, китап актарып утыручы авыл карты килеп баса. Әйе, алар барысы да шагыйрь каләменнән тормыш сөземтәсе буларак өзелеп төшкән персонажлар.
Иҗатка Л.Лерон шактый тормыш баскычлары үтеп килә. Казан дәүләт университетында югары белем алганнан соң, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Салават күпере» журналында, Татарстан телевидениесендә эшләү дәверендә сабыйлар психологиясен, фикерләү, сүз-тел үзенчәлекләрен тирәнтен үзләштереп, шул байлыкны балаларга кире кайтара әдип. Аның «Яңгырның ял көне» (1988), «Транзистор үч ала» (1989), «Күрше тавыгы: эпиграммалар, пародияләр» (1990), «Тәгәрмәчле чана» (1993), «Таһир маҗаралары» (2000), «Кояшны кочкан малай» (2004) кебек төрле жанрларны үзәккә алган җор телле шигырь китаплары балалар, үсмерләр, яшьләр дөньясын үзенчә, заманча сурәтли.
Л.Лерон, олыларны «тәртипкә чакырып», чеметкәләп алырга да онытмый. Аның юмористик хикәяләр, пьесалар, парчалар, мәзәкләр белән сөендергән «Чыктым аркылы күпер» китабы Ф.Хөсни исемендәге премиягә лаек була. «Борчак шыттырам:
шалтмылтфильмнар, әкиятләр» һәм пародияләрне, эпиграммаларны эченә алган «Сөяксез тел», шулай ук башка җыентыклары әдипкә М.Җәлил, Ш.Маннур, А.Алиш, Г.Афзал исемендәге премияләрне һәм башка бүләкләрне «алып бирә». Ирешелгәннәрне «бастырыклап» кую өчен «Тукай сүзе» соралып тора.
Һөҗү сәнгатен әдәбиятның катлаулы төрләреннән санаган Г.Тукай, Ш.Бабич, Ф.Шәфигуллин, Ш.Галиев, Г.Афзал кебек сатирада «теш ярган» бөекләребез яралы җаннарын лирикада, прозада «дәвалаганнар». Л.Лерон да гомуми кагыйдәдән искәрмә түгел. Ул агымдагы әдәби дөньябызда әйдәп баручы юмористларыбызның
берсе һәм иң берәгәйлесе булса да, иҗат юлының башында ук лирик-интим, кешенең эчке серләрен үзәккә алган юнәлеш турында да онытмый. Мәхәббәт, сөю-сәгадәт мәүзугъларына багышланган шигырьләрен вакытлы матбугатта сынап караганнан соң,
шагыйрь 1997 елда «Сине генә сөям» исемле лирик һәм публицистик шигырьләрен туплаган мәҗмугасын бастырып чыгара. Аңа кереш сүзне үзенә дә, башкаларга да гаҗәеп таләпчән Рөстәм Мингалим яза. Җае чыкканда искәртеп үтик: Л.Лерон «мине күрмиләр, иҗатымны әйләнеп узалар, игътибар җитми», дип зарлана алмый. Аның балалар һәм олылар дөньясын үзәккә алган китапларына Гәрәй Рәхим («Яшь әдип – яшь Ләбиб турында»), Мөдәррис Әгъләм («Шагыйрьнең яңа ел күчтәнәче»), Рөстәм Мингалим («Энем әйтсә – әйтә ул»), Ркаил Зәйдулла («Каерылып ава пакуслар»), Нәсим Акмал («Борчаклы дөреслек»), Ленар Шәех («Бер борчак... ике борчак») кебек каләм әһелләре үзләренең мәкаләләрендә җитди киңәшләрен дә биреп, язучының илһамына канатлар куйган җылы һәм уңай бәяләмәләрен язып чыктылар.
Яңа гасыр башында ул кешенең эчке, интим кичерешләрен психологик анализга җан җылысын кушып сурәтләгән лирик шигърияткә күбрәк өстенлек бирүче шагыйрь буларак чыгыш ясады. Соңгы елларда исә «Безнең мирас» журналын чыгару, чыганаклар, истәлекләр, тәрҗемәләр һәм тормыш дилбегәсен кулларында тоткан түрәләр белән әңгәмәләр кору һастына кереп чумгач, шигърияттән читләшеп бара, дигәнрәк
фаразларыма да урын бар иде. Иншалла, ялгышканмын икән. Үз шәхси уйлануларын, замана матавыкларын үзәккә алган, алдаучан өслүб гадилеге белән силлабик шигырь системасында язылган һәм «Казан утлары»нда (2021, №2) басылган «Вакытны шул
булмый туктатып...» дигән шигырьләр шәлкеме, Яңа ел күчтәнәче кебек, күңелемә хуш килде. Яшьләр, бигрәк тә хатын-кыз шагыйрәләребез иҗатына тирән үтеп кергән модернизм, постмодернизм алымнарына ияреп язылган җемелдәвек образлы, җирдән аерылыбрак торган шигъри тәҗрибәләр белән соклану чоры узып китеп, күңел болытлар, ерак галактикалар арасында йөзмәгән, үз шәхесе һәм хәзерге хәятыбызны, милли хәсрәтләребезне үзәккә алган шигырьләр сагындыра башлаган иде. Тәки шуларны истә тоткан бит Ләбиб Лерон. Яңа шигырьләр көлтәсе белән кыска шигырьдә олы җанны ачкан «салмак лирика»ның сүз сәнгатебездә үз урыны барлыгын һәм яшәргә тиешлеген яклап чыга ул. Атамага куелган исемгә кайтып, аның сатирасы, юморы һәм лирикасы бер кошның ике канатыдай үзара керешеп, иҗатчының дөньяга карашын тулырак чагылдыруга хезмәт итә. Тупланма күңелемә хуш килсә дә, бер канәгатьсезлек хисе калды. Хикмәт шунда, элемтә чараларыннан, «мине югалтмагыз» дигәндәй, үзе үк хәбәр иткәнчә, үтеп киткән елның җәй айларында Алтай, Себер киңлекләрен иңләп, шифалы
суларын эчеп, хушбуйлы чәчәкләрен иснәп, «түл җыеп» кайтуыннан хәбәрдар идек. Мин, укучы буларак, шул як табигатенең матурлыгы, әлеге төбәктә яшәүче кардәшләребезнең
тормышлары, рухи дөньялары турында шигырьләр көткән идем әлеге шәлкемдә. Ул якларга сәфәре турында ләм-мим сүз түгел, киная дә юк. Аның каравы Парижда булуы турында җаен һәм сүзен табып әйтергә онытмаган Ләбиб каләмдәш!
Мона Лиза кебек серле ханым
Кергәнгәме әллә төшемә,
Бүген кинәт кенә,
Париж, Париж,
Син килдең дә... төштең исемә.
Әле кайчан гына – май аенда
Җилләр белән бергә лыбырдап,
Йөргән идем синең урамыңда...
Йөргән идем синең Луврда!
«Мона Лиза кебек серле ханым»
Гасырлар дәвамында дөнья иңләп яшәгән татарыңны, әлбәттә, Дәште Кыпчак далалары, хәтта Париж белән дә шаккатырып булмый. 1812 елгы рус-француз сугышында 500 меңлек татар ополчениесе, Наполеонны кууда катнашып (Татарстан АССР тарихы, 1970. – Б.165), Аурупа аша үтеп, Францияне аркылыга-буйга иңләп, Сена елгасында атларына су эчереп кайткан. Ерак бабаларыбыз чыгарган «Рус-француз бәете»ндә бу хакта бик төгәл әйтелә.
Шагыйрь Ренат Харис та «Урам», «Татар атлары» кебек поэмаларында «мәхәббәт йорты»нда булуын да, татар атын Монмартрга бастырып «кешнәтүен» дә искә алырга онытмый.
Л.Леронның «Казан утлары»нда тәкъдим иткән лирик аһәңле, фәлсәфи-әхлакый эчтәлекле шигъри көлтәсендә «Мона Лиза кебек серле ханым» мәхәббәт кичереп, сөю-сәгадәт мәүзугын үзәккә алган бердәнбер шигырь. Лирик зат суфыйчылык поэтикасына барып тоташкан өн, чынбарлык белән төшне бутап, якты сагыш, үкенеч хисләренә бирелеп, бәхетен, үзенә насыйп якынын эзли. Мона Лиза кебек серле ханым аның төшләренә кереп йөдәтеп, интектереп, истәлекләр дәрьясында чуалтып, тәмам
хәлсез калдырганнан соң гына, гашыйк Мәҗнүннең йокыларын качырып бимазалаган сәер чибәр ханым үз янындагы кадерле кешесе икәнлеге ачыла. Шул рәвешле ул юлга чыгып, Парижга «бару» мәшәкатьләреннән котыла. Шуны аңлау, төшенү китергән
шатлык, сөенеч хисе йөрәгенә сыймый. Ул бу хакта бар җиһанга оран сала:
...Мона Лиза кебек серле ханым
Төшләремә кердең тулганып...

И сөеклем! Иркәм! Газиз җаным
Син булгансың икән ул ханым.
«Мона Лиза кебек серле ханым»
Нибары биш куплеттан гына торса да, шигырьнең сыгылмалы композициясе, самими аһәңе, лирик герой белән автор бердәмлеген табу аша гармониягә ирешкән эчкерсезлеге күңелне иркәли.
«Вакыт җитми, дибез...», «Мин бүгеннән ашыкмаска булдым...», «Дөнья шулай яратылган» шигырьләрендә лирик зат тормышны, тирәлекне, яшәешебезнең ачысын- төчесен, яхшысын-яманын татыган, үткән гомеренә, кичкән көннәренә билгеле бер
нәтиҗә ясый алган аек акыллы, реалист булып күз алдына килеп баса. Бар уйлаган, хыялланган гамәлләрне башкарып чыгарга барыбер вакыт җитмәячәк, «ашыккан ашка пешкән» дип уйлап, лирик герой тынычланып яшәү турында хыяллана.
«Мин бүгеннән ашыкмаска булдым», «Күпме генә чапма, бу дөньяны куып җитеп булмый барыбер», «Мин күп нәрсәләр беләм, күп нәрсәләрне белмим» кебек юлларны төрлечә бәяләргә мөмкин. Ул – үз-үзенә гашыйк экзистенциаль шәхесме, әллә яшәгән
чорының тотрыксызлыгына яраша алмыйча бәргәләнгән мәхлукмы? Беләм-белмим, «үземнән үзем көнлим» дип, башны катырганнан соң, ахыргы ике юлга сыйган нәтиҗәсе белән автор тәмам гаҗәпләндереп куя:
Таш бәреп чыккан гөл мин,
Саргаймый торган үлән!
Бу «мәхшәр» яшәештә үзеңне үзең шулай күтәреп, игътибарны юнәлтеп куймасаң, кемгә кирәк тә, кемнең сиңа исе киткән, ди бугай «әңгәмәдәш».
Дөньяны, тирәлекне аңларга, бәяләргә тырышуын ул «Акыл сатучылар адым саен...», «Дөнья шулай яратылган», «Карап торам тәрәзәдән» шигырьләрендә дәвам иттерә. Тормыш барышын ул үзе аңлаганча, «Дөнья шулай яратылган» һәм аны мин генә үзгәртә алмыйм, һәммәсен безгә ничек бар шулай кабул итәргә генә кала дип, ул үзен тынычландырырга тырыша. Бу шигырьләрдә «яшерен» кинаяле эчтәлек юк
диярлек. Аның төп максаты – кешеләрне шул барышның асылына төшендерү, заманага җайлашып яшәргә өйрәтү. Шигырьләренең әхлакый сөземтәсе түбәндәге юлларда бөтен «дөреслеге» белән ачыла да куя:
Дөнья шулай яратылган –
Кайгысы бар, шатлыгы.
Яхшысы бар, начары бар,
Яшьлеге бар, картлыгы.
«Дөнья шулай яратылган»
Төп фикерен шигырьнең исеменә үк чыгаруын искәртеп, иҗатчы аны һәр строфаның башында ун мәртәбә кабатлый һәм аңа ачыкламыш кертә. «Холыклысы, холыксызы – һәркемнең үз ише бар!» кебек гадәти күренгән юллар эстетик сурәткә хилафлык китермиләр. Ул әйтәсе килгән төп фикерен, теләген мәкаль-әйтемнәргә якын юлларга сыйдырырга тырыша:
«Вакытларың булыр бервакытны...
Югалтканны булмас табыплар».
«Вакыт җитми, дибез»
Шигъри бәйләмдә урын алган «Бүген гүя үлеп терелдем мин...», «Төшенкелек биләп ала кайчак...» шигырьләре – лирик затның рухи бәргәләнүләрен чагылдырган ихлас,медитатив лирика үрнәкләре. Фәлсәфи рефлексия, шәхси хисләр ташкыны иң эчке, иң кадерле фикерләрен укучыга җиткерүгә хезмәт итә. Адәм баласы эчке дөньясына бикләнеп кенә яши алмый, фани дөньяның кыскалыгы, «бер көнлеге» аның күңеленә шом сала, бернинди сәбәпсез, тыныч кына яшәп ятканда, газиз милләтенең язмышы борчый, чөнки «Бигрәк кыен булган мәлләр бар», «Аңлый алмый торган әйберләр күп» икән ләбаса.
«Төшенкелек биләп ала кайчак...» шигырендә аны күршеләр, илләр арасында «һаман җир өчен барган» низаглар борчый, төн йокыларын качыра. «Күрше белән күрше» арасындагы ике ызан өчен барган ызгыш-талашны искә төшереп, нәфесен тыя алмаганнарга мәңгелек хакыйкатьнең һәркемгә киләчәген шигырь юлларына чыгара:
Илдә-көндә бетмәс көрәш бара –
Җирләр яна, таулар ишелә...
...Югыйсә бит, ахыр чиктә, бары
Өч аршын җир җитә кешегә.
«Төшенкелек биләп ала кайчак...»
Күңел түреннән ургылып чыккан «Бүген гүя үлеп терелдем мин...» шигырендә якты сагыш, үкенеч, моңсулык белән сугарылган «Саташулы төшләр эргәсеннән Төсе качкан өнгә» тоташкан җитди уйлану өстенлек итә. Йокы белән өн арасында бәргәләнгән затны «Дөнья күген баскан караңгылык», «Илдән-илгә, телдән-телгә
күчеп, өйдән өйгә» йөргән «кара шом» борчый, иләсләндерә. Караңгылык баскан тирәлектә тыпырчынган «зәгыйфь яктылык» кына күңеленә якын. Дөрес, ул дөнья барышындагы, ил язмышындагы хәлләр өчен борчуларын саташулы төшләр эргәсенә
кайтарып, үзен «аклап», гаепләүләргә урын калдырмаска тырышса да, аның борчылу, үрсәләнүләре күпчелекнең рухи халәтенә якын. «Бүген гүя үлеп терелдем мин...» шигыренең «Кичәгемә бүгенгене ялгап, мин иртәгәм белән тоташам» дип, лирик каһарманын акыллырак, сәгадәти яшәештән өстенрәк куярга тырышуы гомуми мәгънәгә диссонанс кебегрәк яңгырый, хәтта «тоташам» кафиясен «талашам» сүзе белән алыштырасы килеп, «кул кычытып» тора.
Тулаем алганда, «Саташулы төшләр эргәсеннән / Төсе качкан өнгә тоташам» кебек мәҗүси догадай яңгыраган юллар, күңелгә серлелек рухы бөркеп, шагыйрьнең моңын- сызлануын гомуми психологик халәт дәрәҗәсенә күтәрә.
Әлбәттә, шәхесен алгарак чыгарып, күбрәк үз «мине» белән мавыгуда яисә бу дөнья мәшәкатьләренә, милләт язмышына кул селтәп, күбрәк шәхси кичерешләрендә «бәргәләнүенә» яисә ритмик иркенлек җитмәүгә дәгъва белдереп булыр иде иҗатчыга.
Шул ук вакытта аның сурәтле фикерләвенә тәңгәл килгән индивидуаль өслүбенең аң агышын ачуга буйсынганлыгы күңелне тынычландыра. Болар – үз образын – «мин»ен кабат тудыру сәләте («үлеп терелдем мин», «мин ашыкмаска булдым»), өн белән төшне якынлаштырган психологик анализ («...Саташулы төшләр эргәсеннән / Өнгә кайтып кердем төн аша»), лирик башлангыч («Мона Лиза кебек серле ханым, / Ник төшемә кердең соң әле?») һәм сәяси ирония («Киңәш-фәләннәрен тотсаң, / Алар өчен әйбәт кеше мин!»).
Мәгънәви эчтәлекләре төрле-төрле булса да, тупланмада тәкъдим ителгән шигырьләрне берләштергән үзәк мотив – җәмгыятебез яшәешеннән канәгатьсезлек хисе тудырган рухи бәргәләнү. Бу мотив-рефлексия шагыйрьнең лирик чигенешләрендә
һәм төп фикер җегәрен алган кабатлануларда «яшеренгән».
Җыеп кына әйткәндә, әдип үз «мин»ен тирәнрәк аңларга тырышу аша халкыбызга, чорыбызга хас үзенчәлекләрне калкытып куя. Укучыга тәкъдим ителгән бу шигъри бәйләмне Л.Леронның иҗади үсешендәге җитди бер адым дип бәяләргә кирәктер. Һәм ул бөтен иҗатының табигый дәвамы буларак кабул ителә.

 

"КУ" 04, 2021

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: