Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җиңүләр җиңел бирелмәде

Бер өйләрдән чыгып киткәч, Кайтып булмый тиз генә...

ТАРИХИ-ПУБЛИЦИСТИК ЯЗМА

Өметләрнең акланмау һәлакәте...

Бер өйләрдән чыгып киткәч,

Кайтып булмый тиз генә...

Ике ил арасында көтелгән сугышны берникадәр вакытка чигендереп тору, шул арада көч-куәт туплау нияте белән 1939 елда СССР белән Германия арасында төзелгән «дуслык, уртак хезмәттәшлек пакты»ның гомере бик кыска булып чыга. Өметләр акланмый. Ул килешүне башлап СССР бозды дип әйтмәсеннәр өчен, безнең ил җитәкчелеге чик буендагы гаскәрләргә бик сак кыланырга, дошман як тарафыннан әледән-әле кабатланып торган провокацияләргә җавап бирмәскә куша. Мондый саклык чире бик йогышлы була.

Кыска вакыт аралыгында булып алган дустанә мөнәсәбәтләр, Мәскәү тарафыннан әледән-әле «сак кыланыгыз» дип кисәтеп торулар безнең кайбер югары дәрәҗәле гаскәр башлыкларының да башын әйләндергән, ваемсызландырган. Шул сәбәпле бездә Германия гаскәрләренең бер кояшлы иртәдә кинәт һөҗүм итүе көтелмәгән хәл буларак кабул ителде. «Һич көтмәгәндә герман сугыш башлады», дип аклануга җирлек булды. Бөек Ватан сугышы башлануның икенче көнендә батальон комиссары (майор) дәрәҗәсендәге хәрби корреспондент Константин Симонов Мәскәү-Минск поездына утырып юлга чыга. Шунда ул үзе белән бергә баручылар арасында көнбатыш чик буендагы гаскәри берәмлекләренә ялдан кайтып килүче күп кенә командирларны очрата. Күпчелеге урта буын дәрәҗәсендәге кешеләр, полк, дивизияләр белән идарә итәрдәй майор, подполковниклар һәм хәтта бер полковник та бар араларында. Шуларны күргәч, журналист аптырабрак кала. «Казалось, что половина командного состава Западного фронта была в отпуске. Я не понимал, как это случилось», — дип яза ул «Разные дни войны» китабында. Димәк, яңа Хәрби министр булачак лейтенантларны тизрәк үз гаскәрләренә барсын өчен чаралар күргән бер мәлдә, кемнәрдер ул сугышчан берәмлекләрнең командирларын ялга озаткан булып чыга түгелме? Моны ваемсызлык димичә, ни диярсең?

Мондый хәлләрне, чик буе сагында торучы кайбер гаскәр башлыкларының ярым-йорты хәзерлек белән сугышны каршы алуларын, булачак дошманның ялган вәгъдәләренә ышанудан башлары әйләнгәнлек белән генә аңлатырга буладыр, мөгаен. Сугышның беренче көннәрендә үк чик буенда урнашкан аэродромнарда самолётлар, гаражларда килеш танк, машиналар күпләп юк ителгән. Штабы Минск каласында урнашкан Көнбатыш хәрби округы (сугыш башланган көннән Көнбатыш фронт) идарәсе беренче көндә үк төрле типтагы җиде йөз утыз сигез самолётын югалта. Шуларның күпчелеге аэродромнарда килеш бомбага тотылып юк ителәләр. Тарихчы Анатолий Иванов хәбәр итүенчә («Боевые крылья Татарстана» китабы, Казан, 2005), Кара диңгездән алып Төньяк боз диңгезенәчә сузылган бөтен көнбатыш фронт буенча ул көннәрдә безнең бер мең дә ике йөз очкыч һавага күтәрелмәс дәрәҗәгә китерелгән. Дөресрәге, аларның күпчелеге бер генә очыш та ясарга өлгермәстән, үз аэродромнарында килеш бомбага тотылган. Югыйсә, шул ук автор хәбәр итүенчә, сугыш башланырга дүрт сәгать калганда округ штабларына Мәскәүдән: «Бу төндә дошманның һөҗүм итүе мөмкин», дигәнрәк эчтәлекле телеграмма да җибәрелгән була. Ни сәбәпледер, күпчелек очракта әлеге хәбәр алгы сафтагы гаскәри берәмлекләр штабларына җиткерелмәгән булып чыга. Югыйсә меңләгән самолёт үз очу кырларында, башка төр техника үз базаларында ук юк ителмәгән булыр иде. 1980 елда басылып чыккан «Советский энциклопедический словарь» белешмәлегендә китерелгән саннарга ышансак, сугыш башланыр алдыннан СССРда 1540 очкыч исәптә торган. Шулардан 1200ен сызып ташлагач ни кала? 1941 елның июнендә мондый башбаштаклык очракларының кабатланып торуын югары дәрәҗәле кемнәрнеңдер ваемсызлык нәтиҗәсе димичә, тагын ни дип кенә аңлатып була инде?

Дөрес, үз вакытында өлгерлек күрсәтердәй уяу командирлар да очраштыргалаган. Яисә үз өстенә җаваплылыкны алып, тиз арада чара күрергә керешүчеләре дә булган. Сугыш башланырга бер атна калганда, үз белдеге белән шундый бер чараны батыр милләттәшебез, очучы Фәрит Фәтхуллин (1914-1942) да башкарган. Көнбатыш Украина биләмәсенә кергән Луцк шәһәре тирәсендәге очу кырыннан күтәрелеп, ул чик буен күзәтүгә керешә. Шунда Фәрит чик буе кагыйдәләрен санламыйча, безнең якка кереп, безнең гаскәрләр урнашкан җирләрдән очып баручы дошман самолётын күреп ала. Һәм тиздән аны, беркемнән дә рөхсәт сорап тормастан, бәреп тә төшерә. Хәер, сорап та тора алмаган ул — күпчелек очкычларда әле җитәкчелек белән элемтәгә керердәй җиһазлар куелмаган була. Ә вермахт самолётлары ул вакытларда үзләрен бик иркен тоткан, даими рәвештә безнең биләмәләргә унар-егермешәр чакрымга кереп йөргән. Андый-мондый хәл килеп тумасын, сугыш башлауда без гаепле була күрмик, дигән сылтау белән аларга элек тимәгәннәр. Ә бу батыр, андый кисәтүләрне онытып, көнчыгышта япон самолётлары белән көрәшкән мизгелләрне истә тотып, шушындый гөнаһ эшләп ташлый. Бу кыю очучыга карата катгый чаралар күрелер дип йөргән арада чын сугыш башланып китүе генә Ф.Фәтхуллинны көтелгән җәзадан коткара.

Сугышның беренче көннәрендә дә шундый батырлык кылучы очучылар табыла. Бу көндә көнбатыш юнәлештә дошманның унсигез самолёты бәреп төшерелә. Шундый өлгер очучылар исәбендә тагын бер якташыбызның булуы сөендерә. Татарстан егете, 9нчы Һава көчләре дивизиясенә кергән 124нче истребительләр полкының звено командиры кече лейтенант Дмитрий Кокорев (1918-1941) бу иртәдә бер дошман бомбардировщигын, атар патроннары беткәч, үз МиГ-3 самолёты «күкрәге» белән бәреп төшергән, дип хәбәр итә А.Иванов алдарак күрсәтелгән китабында. Бу вакыйга 22 июньдә иртәнге бишенче сәгатьтә Замбрув шәһәре тирәләрендә була. Димәк, Бөек Ватан сугышы барышында иң беренче булып бик гаярь эшкә — таранга барырга батырчылык кылган лачын да безнең якташыбыз икән ләбаса. Ләкин аның ул батырлыгын үз вакытында бәяли генә белмәгәннәр. Шул ук китапта хәбәр ителгәнчә, Ленинград фронтының Һава көчләре гаскәрләре командующие А.А.Новиков та сугыштан соң нәшер иткән бер хезмәтендә: «Дмитрий Кокоревның һавада таран кылуы хакында соңлап белдем», — дип үкенеп язган икән.

Шул җәйдәге Ленинград фронты тирәсендәге сугышлар вакытында Д.Кокорев вермахт гаскәренең тагын биш самолётын бәреп төшергән. Октябрь аендагы бер бәрелеш барышында үзе дә һәлак булган.

Сугышның башланган көннәрендә Ленинград фронты сугышларында тагын бер якташ очучыбыз катнашкан. 1910 елда Казанда туган, 1934 елда атаклы Оренбург хәрби мәктәбендә очучы һөнәрен үзләштергән Василий Михайлов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк яу кырында. 125нче бомбардировщиклар полкында ул — эскадрилья, соңрак полк штурманы була. Алар полкының эскадрильялары һәр төнне диярлек тылдагы дошман көчләренә каршы һөҗүмнәр оештыралар. Көнбатыш Белоруссия белән Көнбатыш Украина өчен барган сугышларда туплаган тәҗрибәсе аңа даими рәвештә дошман тылына оештырылган очышларны уңышлы төгәлләп кайтырга ярдәм итә. 1941 елның декабренә кадәр ул җитмеш биш сугышчан очышта катнашып, дошманның тылдагы хәрби объектларына, корал складларына, төрле техника тупламышларына үз кулы белән йөзләгән тонна бомба ташлый. (Әйе, бомба ташлау урыннарының адресларын минутлап санап билгеләү, үз вакытында бомба ташлау рычагларына баса белү — штурманнар эше. Андый очышларның уңышы очучы белән штурманның уртак осталыгыннан тора.) Һәм яу кырындагы уңышлары өчен ул шул айда Ленин ордены белән бүләкләнә. Майор Василий Михайловка икенче Ленин ордены һәм Алтын Медаль 1943 елның 10 февраль карары белән тапшырыла. Советлар Союзы Каһарманы В.Михайлов шул ук җәйдә Курск тирәләрендә барган мәгълүм зур сугыш мәйданындагы һава көчләре бәрелешләрендә дә катнаша. 1943 елның 6 июлендә сугышчан бурыч үтәгәндә һәлак була. Курск шәһәрендә җирләнгән. Шул ук көннәрдә Львов шәһәре тирәләрендә хезмәт иткән очучы Илья Иванов та дошман самолётына таран ысулы белән зыян китергән. Һавада дошман белән көрәшкәндә башка чараң калмаса, таран ысулын кулланырга кирәк, дигән фикерне яшь очучыларга кайчандыр талантлы очучы Валерий Чкалов әйтә торган булган икән... Безнең кулда хәрби очучы И.Иванов турында тулырак мәгълүмат юк. «Таран кылган» дигән факт теркәлгән бер хәбәр генә бар. Мондый вакыйгаларны тирәнрәк өйрәнгән галим Анатолий Иванов: «Сугыш башланган көндә дошманның унсигез самолёты безнең очучылар тарафыннан бәреп төшерелгән», — дип хәбәр итә. Шулар исәбендә Д.Кокорев, И.Иванов, И.Калабушкиннар тарафыннан сафтан чыгарылган самолётлар да бардыр, дип фаразларга кала. Очучы-истребитель Иван Калабушкинның сугыш башланган атналарда өч дошман самолётын юк иткәнлеге шулай ук гомуми фактлар китерелгән бер хезмәттә генә теркәлгән.

Дошманны коралдан атып юк итү мөмкинлеге беткәч, үз очкычы белән дошманга зыян китерү үрнәген бер айдан соң икенче бер гаскәри полкның эскадрилья командиры капитан Николай Гастелло (1907-1941) да кабатлый. 26 июльдә ул үзенең «яралы, төтенләп янган» самолётын дошманның танк, машина колонналары өстенә юнәлдерә. Шулай батырларча һәлак булып, ул берничә танк һәм машинаны юк итә, дошман көчләренең алга барышын берникадәр вакытка тоткарлый. 1941 елның 26 июлендәге батырлыгы өчен Н.Ф.Гастеллога, һәлак булганнан соң, Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә.

Ә шушы вакыйгадан бер ай элек, 4 июль иртәсендә, Н.Ф.Гастеллоның яшьтәше, икенче бер авиация полкы командиры подполковник Степан Супрун (1907-1941) да дошман карчыгаларына каршы батырларча көрәшеп һәлак булган. Көнчыгышта, японнарга каршы сугыш-бәрелешләрдә очучы осталыгы белән дан казанган, Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булган С.П.Супрунга бу көнне берүзенә дошманның алты истребителенә каршы сугышырга туры килә. МиГ-3 истребителендә ул аларның икесен бәреп төшерергә өлгерә. Ләкин үз лачыны да, «каты яраланып», җиргә таба мәтәлә. СССР Югары Советы Президиумының 1941 елның 22 июль карары белән С.П.Супрунга, һәлак булганнан соң, икенче мәртәбә Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелгән.

Дошман явының икенче көнендә 39нчы истребительләр дивизиясе очучысы кече лейтенант Михаил Жуков (1917-1943) та Псков шәһәрен бомбага тотарга килүче берничә дошман самолётына бер ялгызы каршы төшә. Беренче сугышчан очыш ясаган шул көндә үк зур уңышка ирешә — дошман бомбардировщигын бәреп төшерә. Гитлерчылар инде безнең тәмам тар-мар ителгән һава көчләре вәкилләреннән мондый шуклыкны көтмәгән булганнардыр, мөгаен. «Без аларның барлык очкычларын аэродромнарында ук юк иттек», дип тынычланган булганнардыр. Безнең Кокорев, Жуков, Супрун, Иванов, Фәтхуллиннар кебек кыю лачыннарыбыз буласына фәһем итмәгәннәрдер, күрәсең. Сугышның беренче көннәрендәге батырлыгы өчен Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булган Михаил Жуковка шушы вакыйгадан соң да байтак кына сугышчан очышларда катнашырга, тагын берничә дошман самолётын дөмектерергә туры килә. Әмма бер очыш вакытында үзе дә «өлешсез» калмый — 1943 елда бу тапкыр һәм батыр очучы да һәлак була. Балтыйк буенда хәрәкәт итүче 5нче истребительләр полкы очучысы, азәрбайҗан егете Гөсәен Алиев (1919-1941) та сугыш башланган беренче атналарда дошманга каршы бәрелешләрдә бик актив катнаша. Нибарысы егерме җиде көн яшәп калган лейтенант Алиев кырык тугыз мәртәбә сугышчан очыш ясап һавага күтәрелгән. Дошман самолётлары белән бәрелешләрдә дә, җир өстеннән һөҗүм итеп килүче көчләргә каршы көрәштә дә катнаша ул. Шәхсән аның тарафыннан дошманның бер танкы, өч автомашинасы, берничә мотоциклы һәм дистәләгән гаскәрие юк ителгәнлеге теркәлгән Г.Алиевне бүләкләү документында. 18 июльдә ул берүзе дошманның өч «Юнкерс»ына каршы ташланырга мәҗбүр була. Шул бомбардировщикларның икесен бәреп төшергәннән соң, үзе дә каты яралана. Көч-хәл белән үз самолётын аэродромга утырканнан соң, ул озак яшәми — вафат була. Батырлык кылып вафат булган очучы Гөсәен Алиевне СССР Югары Советы Президиумы Ленин орденына лаек дигән карар чыгара. Ә бераз соңрак «Правда» газетасында күренекле журналистка Вера Кетлинская егерме ике яшен дә тутырмыйча һәлак булган бу егетнең данын илгә белгертә — «Воля» исемле очеркын бастырып чыгара.

Әйе, Г.Алиев дошманның бер генә самолетын бәреп төшермәгән очракта да, 27 көн дәвамында 49 очыш ясавы һәм үлем хәлендә булып та үз самолетын саклап җиргә төшерә алуы белән генә дә данлауга лаек.

Бу мисаллардан күренә ки, сугышның беренче көннәреннән үк вермахт очучыларына да «үз күрәчәкләрен күрергә» туры килгәләгән. Сугышның беренче айларында аларның да шактый гына «Юнкерс», «Хейнкель», «Фокке-Вульф», «Мессершмидт» һ.б. самолётлары безнең батыр очучыларыбыз һәм тупчы-зенитчыларыбыз тарафыннан дөмектерелгән. Тарихчы А.Иванов китабында мондый факт та китерелә: 25 июньдә безнең гаскәрләрнең һава көчләре дә дошманның унтугыз аэродромына берьюлы контрһөҗүм оештырган икән. Ул һөҗүм барышында безнең 263 бомбардировщик һәм 224 истребитель катнашкан. Шул көнне дошманның кырык бер самолёты аэродромнарда юк ителгән. (Автор бу контрһөҗүмнәрнең кайсы фронт тарафыннан оештырылган булуын гына хәбәр итми. Мөгаен, ул кыю һөҗүм дә Ленинград фронты Һава көчләре гаскәрләренеке булгандыр. Бу вакытта Көнбатыш һәм Көньяк-көнбатыш фронтларның авиациясе тәмам сафтан чыгарылган була ич.) Вермахт гаскәрләре мондый югалтуларның нәтиҗәсен сугыш башлануның беренче елында ук — Мәскәү шәһәре өчен барган яу вакытында ук сизә башлый. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар бу чорда бигрәк тә очучылары җитмәүдән җәфа чиккән.

Әйе, сугышның иң авыр айларында да дистәләрчә, йөзләрчә сугышчы яу кырында батырлык үрнәкләре кылган, гомерләрен корбан итү исәбенә алар җиңү көнен якынайтуга үз өлешләрен керткәннәр.

Лирон Хәмидуллин

"КУ" 7 (июль), 2015

фото: newpackfon.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев