Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ирек дигән татлы сүз...

Татарстан референдумына 25 ел

Ялган белән яла бер тамырдан, Бер камырдан бугай тарих та. Җирдә җәбер-золым яшәгәндә, Гел үзгәреп торыр харита.

«Референдум» дигән латин кәлимәсе безнең телгә «ирештерелергә тиешле хәбәр» диебрәк тәрҗемә ителә икән. Ә менә «хәбәр»нең исламияттә «вәхи» дип тә аталуын истә тотсак, әлеге сүзнең илаһи, галәми мәгънәсе дә ачык шәйләнә кебек. Күрәсең, ул урысча «Глас народа – глас Божий», безнеңчә «Халык әйтсә – Хак әйтә» дигән әйтемнәргә мотлак туры килгән төшенчә-категория була торгандыр инде. Гәрчә 1936 елда кабул ителгән СССР Конституциясендә референдум үткәрү мөмкинлеге турында әйтелсә дә, тоталитар режим шартларында аны гамәлдә куллануны хәтта күз алдына китерүе дә кыен иде, әлбәттә. Кыскасы, 1990 елга кадәр безнең телдә бу сүзнең ис-косы да юк иде. Шул елны Литва парламенты, совет империясендә беренче буларак, бөтенхалык референдумы турында канун кабул итте. Декабрь аенда СССР халык депутатлары корылтае да шундый ук закон чыгарып куйды. Шул закон нигезендә, 1991 елның 17 мартында СССРда беренче һәм соңгы мәртәбә яңартылган мөстәкыйль республикалар федерациясен саклап калу турында бөтенхалык референдумы үткәрелде. Халыкның зур күпчелеге бу сорауга уңай җавап бирде. 20 августта исә яңа Союз килешүе имзаланырга тиеш булып, анда Татарстан да тигез хокуклы җөмһүрият сыйфатында кул куярга әзерләнгән иде. Әмма, ни хәл итәсең, Союзны элекке хәлендә саклап калу сылтавы белән фетнә оештырып, илгәсәрләр бу юлы да бар дөнья алдында рисвайга калды. Бөтенхалык референдумы карары да танк башмаклары астында сытылып чәлпәрәмә килде, зур империя үзе дә, терәүдә торган черек йорт кебек, күз алдында ишелеп төште. Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүгә ирешкән Татарстан да, димәк, моннан соң да империя хәрабәләре тузанын сулап яшәргә тиеш була иде... Бер акыллысы әйтмешли, бездә кыямәткә илтә торган юллар да изге ниятләр белән түшәлгән шул. Хәер, илгәсәрләр никадәр генә чәбәләнсә дә, «җен шешәдән чыгып» өлгергән иде инде. 1985 елда исә башлаган үзгәреш җилләре тәмам сөрсегән «халыклар төрмәсе»н әкренләп җилгәрергә керешкән иде. Хакимият тарафыннан гомер-гомергә куркытып тотылган халыкның да теле бераз ачыла төшкәндәй булды. Матбугатта, радио-телевидениедә ил җитәкчеләрен уңлы-суллы тәнкыйтьләү дә гадәти бер күренешкә әйләнеп китте. Һәм иң кызыгы: моның өчен төрмәгә дә, җүләрләр йортына да илтеп япмый башладылар.

Ә 1987 елның 28 маенда (Чик сакчылары көнендә!) моңарчы дөньяда күрелмәгән бер сәер тамаша булып алды: Матеас Руст атлы алман егете самолёты-ние белән исән-имин генә Кызыл мәйданга төшеп утырды. Чыннан да, башка сыймаслык хәл бит: Көнбатыш империалистларының кошлары да очып керә алмастай ил чигеннән очкыч кадәр очкыч белән үтеп кара әле син! Әллә күрмичә калганнар, әллә күреп тә күрмәмешкә салышканнар. Белмәссең... Өстәвенә, хулиганлыкта гаепләп берничә ай ябылуда тоткач, ул егетне туган иленә дә кайтарып җибәрделәр. Бәласеннән башаяк дигәннәрдер инде. «Теге» чорларда, билгеле, мондый «хулиган» белән артык юанып тормаслар, ким дигәндә йә «сары» йортка, йә Себергә үк олактырырлар иде. Хәзер уйлап куям: әллә соң ул Руст дигәннәре безгә чынлап та «давыл хәбәрчесе» булып очып килгән идеме икән?.. Әлеге «гасыр очышы»ннан соң тагын берничә ел узар да без, ниһаять, Казанның үзендә үк тагын бер «давыл хәбәрчесе» Борис Ельцин авызыннан: «Суверенитетны йота алган кадәр алыгыз!» – дигән канатлы гыйбарәне ишетербез. Илнең карагруһчыл көчләре аны чыраен сытып, әледән-әле көтелмәгән гамәлләр майтарып куярга яратучы Ельцинның чираттагы бер шаяртуы дип кенә кабул итсә, Татарстанда исә ул алга таба тәвәккәлрәк адымнар ясар өчен хәер-фатиха кебегрәк аңлашылыр. Һәм бу нәкъ шулай килеп чыкты да. Республикабыз җитәкчеләренә дә, халкыбызга да әлеге сүзләр бик тә җитди әйтелгән кебек тоелды. Ельцин үз Мәскәвенә кайтып китеп, өч атна үтүгә, Югары Советыбыз, килештерү комиссияләре төзеп, бөекдержавачыл «демократ» депутатларны игә китерә-китерә, төн уртасы җитеп килгәндә, ниһаять, бертавыштан Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итүгә иреште. Әлеге тарихи документны халыкка укып ирештергән депутат Фәндәс ага Сафиуллинның хәрбиләрчә кырыс та, ораторларча ышандыргыч, үзәкне өзәрдәй җылы-ягымлы да бәрхет тавышы әле хәзер дә күңелдә шул даулы көннәрнең шаулы кайтавазы булып яңгырап тора кебек... Татарстанның субъектлылыгын күрсәтмичә генә, иң алдынгы халыкара стандартларга туры китереп эшләнгән Декларация, шулай итеп, халкыбызның гасырлар дәвамында кан тибеп торган җәрәхәтле күңеленә сихәт өстәгәндәй, канат куйгандай булды. Инде аны халкыбызның үзенә лаек эчтәлек белән баетасы гына калды. Ләкин гомер бакый крепостное право шартларында көн иткән, халыкларны сортларга бүлеп, аларны бәйдә тотып яшәргә күнеккән бу илдә хәтта «тигез хокуклылык», «мөстәкыйльлек», «үзбилгеләнү» кебек мөкатдәс төшенчәләр дә тискәре мәгънә белдерергә, башбаштаклык булып аңлашылырга мөмкин шул. Декларациябез өстендә, көне-сәгате белән дигәндәй, кара болытлар куера башлавы нәкъ шуны күрсәтә дә. Мәскәү үз таләбен катгыян кистереп әйтә: референдумнан башка без сезнең суверенитетны таный алмыйбыз, ди. Юкса Татарстан Югары Советын куып таратып, Декларацияне гамәлдән чыгарырга да күп сорап тормаслар иде ул вакытта. Ни гаҗәп, җөмһүриятебездә референдумга әзерләнү һәм аны үткәрү мәрәкәсе турында әлегәчә бер генә рәсми исәп-хисапның да басылып чыкканы юк икән. Хәтер яңартыр өчен бердәнбер диярлек ышанычлы чыганак – ул да булса, Рәфикъ Юнысның «Татарстан референдумы» дигән китабы (Татарстан китап нәшрияты, 2000)2. «Тарихи-сәяси детектив кебек укылган, әмма бер генә юлы да авторның хыял җимеше булмаган» (Фәндәс Сафиуллин сүзе), тәфсилле елъязмага бәрабәр саллы хезмәт язган Рәфикъ абыебыз. Кыскасы, референдумның үзе кебек, тарихи кыйммәтен беркайчан җуймаслык, халыкның һәрдаим хәтер сагында торырлык документаль әсәр иҗат ителгән! Бу җәһәттән, Фәндәс Сафиуллинның аерым язмалары да (әйтик, «Яшәсен референдум!» дигәне3) иш янына куш булып тора. Әмма референдумга чаклы Татарстан тагын бер хәлиткеч сынау-имтихан тапшырды әле. 1991 елның 12 июнендә Россиянең беренче Президенты сайланырга тиеш иде, баштарак ул кампания республикабызда да тавыш-тынсыз гына узып китәр төсле тоелды. Барып чыкмады. Ирек мәйданы янә каршы килде, чөнки Декларациядә субъектлылыгы күрсәтелмәгән Татарстан тупрагында Россия сайлаулары үткәрүнең юридик нигезе юк иде. Өстәгеләр, бәлки, моңа күз йомарга да уйлагандыр, ләкин Декларацияне яклап мәйдан тоткан, утка-суга керергә дә әзер торган халкыбызның күңел күзе тәмам ачылып өлгергән иде шул инде. Бу юлы эшләр тагын да зургарак китеп, хәтта ки сәяси ачлык тотуга кадәр барып җитте. Татарстанның халык депутаты, милли әйдәрләребезнең берсе булган Фәүзия Бәйрәмова Ирек мәйданында башлады бу авыр сәяси акцияне. Аннары аңа егермеләп кеше кушылды яки кушылып алды. Фәүзия ханым барысыннан да озаграк, 14 көн буена ач торды. Татарстанда Россия Президентын сайлауны үткәрмәү таләбе белән Татарстан Югары Советында да чыгыш ясады әле ул. Шактый дәрәҗәдә шушы сәяси ачлыклар тәэсирендә Югары Советыбыз, шөкер, Россия Президентын сайлау Татарстанда рәсми төстә үткәрелми дигән карар кабул итте. Юкса ул чакта мөстәкыйльлеге референдум нигезендә дә расланмаган, Россия белән Шартнамә аша да ныгытылмаган Татарстан янә гап-гади бер субъект булып каласы иде бит. Сайлауда катнашу тыелмады үзе. Ләкин анда катнашучылар саны нибары 35,5 процент тәшкил итте. Дөресен әйтим, мин үзем табигатем белән шактый ук кыюсыз һәм беркатлы адәм. Тик менә Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Рәшит Әхмәтҗан, Илдус Әхмәтҗан кебек гаярьләр арасына ничекләр тәвәккәлләп барып кергәнмендер – хәзергәчә аңлап җиткерә алганым юк. Өстәвенә, бу ачлыкның күпмегә сузылачагы да, ничек тәмамланачагы да безгә мәгълүм түгел иде бит. Әгәр Татарстан Югары Советы, халык ихтыярына каршы килеп, федералларга гына ярашлы карар чыгарып куйса, ул, гомумән, тәмамланыр иде микән әле? Монда инде, телисеңме-юкмы, 1981 елда ун ирланд егетенең ирек хакына сәяси ачлык тотып шәһит китүен кабат исеңә төшерергә туры килә. Ә шул егетләрнең берсе, 66 көн ачлыктан соң, Тукай яшендә дөньядан киткән Роберт Сэндс, үзенең төрмә көндәлегенә түбәндәге юлларны теркәп калдырган: «Алар мине сындыра алмас, чөнки хөрлеккә, ирланд халкының хөрлегенә омтылыш – минем йөрәгемдә...» Ул чакта бу каһарманнарны яклап һәм, әлбәттә, неоколонизаторларны кискен гаепләп, Мәскәү матбугаты да бер шаулап алган иде. 80нче еллар башында, әлеге егетләр истәлегенә багышлап, мин үзем дә «Лонг-Кеш» дигән бер әсәр язып бастырган идем әле. Утлы таба сыман чыжлап торган Ирек мәйданында, ирексездән, менә шуларны да уйлап утыргаларга туры килде безнең башкайларга. Уйламаслык та түгел иде шул: әгәр Мәскәү, дуамал бер фикергә килеп, гөрзиле опричникларына боерык иңдерә калса?.. Ә андый хәл кабатланмас дип йә кем кистереп әйтә ала? Ил әле Тбилиси, Баку, Вильнюс, Ригадагы канлы вакыйгалардан да айнырга өлгермәгән. Ә Россия куенындагы ниндидер татар тагын буза куптарып йөри!..

Хөр булырга хакы бардыр җирдә Һәрбер кызның, һәрбер угылның... Ачлык тотып ачыклады халкым Кояш астындагы урынын.

Фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килгәндерме, бу юлы язмыш безгә мәрхәмәтлерәк булып чыкты. Ачлык вахтасы хәвеф-хәтәрсез тәмамланды...

*********************************************************

Дәвамын "Казан утлары" журналының 3нче (март, 2017) санында укырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев