ИМАН БУЛГАН ҖИРДӘ БӘРӘКӘТ БАР
Тукай авылы кешеләре узган гасырларда да, соңгы елларда да Болгарның, Казанның изге җирләренә сукмакны суытмый.
Колхозларны таркату авылларга нык «сукты».
Эш урыннары булмагач, яшьләре китә, халкы
картая... Болай зарланучылар күп хәзер. Шул ук
вакытта үрчеп-ишәеп, туган җирләрендә уңышлы
яшәп ятучылар да бар. Әлеге язмада сүзебез
шундыйларның берсе – Тукай авылы халкы турында
булыр. Чувашстан Республикасының Комсомол
районындагы зур гына татар авылы ул.
Бераз тарих
Авылның барлыкка килүе турында берничә риваять бар. Мәчет картлары,
XVII гасыр уртасында Түбән Новгород якларыннан өч бертуган, төпләнер өчен
җир эзләп килеп, шушында яшәп калган, шул туганнарның берсе Тукай атлы
булган, дип аңлата. Төбәк тарихын өйрәнүче, пенсионер укытучы Гаязетдин
Җамалетдинов «Нурлы иман» газетасында түбәндәге юлларны китерә: «...ну-
гай һәм калмыклар һөҗүменнән саклану өчен 1652–1656 елларда Кама аръягы
ныгытма линиясе төзелә. Бу линияне төзүдә татарлар, чувашлар, марилар,
удмуртлар катнаша. Шушы линияне саклау өчен, XVII гасырның икенче
яртысында һәм XVIII гасырда байтак кына йомышлы татар-мишәрләр Сембер,
Түбән Новгород, Пенза якларыннан күчереп китерелә. Кама аръягының
көньяк-көнбатыш җирләрендә бик күпләгән татар-мишәр авыллары шул чорда
барлыкка килә...»
«Нурлы иман»ның чираттагы санында, «Исемнәр, атамалар» дигән
мәкаләсендә Гаязетдин ага, тел белгечләре Йосыф Гәрәй, Алим Гафуров, Гомәр
Саттаров хезмәтләрен күздән кичереп, авыл атамасының Тукайдан тыш, Токай-
Тогай-Тугай рәвешендә булу мөмкинлеген дә җиткерә. Чынлап та, бу сүзнең
ай исемен белдерүе, игеннәрне җыеп алган вакытны аңлатуы да ихтимал. Әле
генә дөньяга килгән сабыйны (Туганай рәвешендә) иркәләп әйтү омтылышы
барлыгын да кире кагып булмый. Елганың бормалы, түгәрәк үзәнле өлешен,
тугайлы урынын белдерүе дә мөмкин. Байтак кына төрки телләрдә «токай»,
«тогай» кәлимәсе «урман куаклыгы, әрәмәлек, урманлы җир, урын»ны
аңлата. Авыл атамасының рус телендә «Токаево» рәвешендә әйтелеше әүвәл
авылның «Токай» дип йөртелү ихтималын куәтли (сер түгел: байтак кына
татар авылларының русча атамаларында, шул телгә яраклаштырып, борынгы
исеме, әйтелеше сакланган).
Дөрес, хәзер инде тукайлылар урман-әрәмәләре, тугай-болыннары белән
мактана алмый. Моның сәбәбе гади: сөрү җирләрен күбәйтү максатында,
борынгылар агач төпләп, кыр-басуларын арттырган, иген иккән, терлек асраган. Совет заманында, илдә культуралы көтүлекләр булдыру, күпьеллык
үлән басуларын ишәйтү белән мавыгу башлангач, ул болын-тугайларның
мәйданы тагын да кими төшкән.
Мөселман халкын чукындыру омтылышы бу тарафларны да урап узмаган.
XVIII-XIX гасырларда авылның бер өлешен чукындырганнар. XX башында
болар ислам диненә кире кайтып беткән. Үзләре теләп чукынучыларга исә
кызыктыру өчен өстәмә җир, акча биргәннәр. Дөрес, авылда аларның аерым
зираты булмый. «Керәшеннәрне бер почмактарак күмгәннәр. Халык белә моны.
Бездә ул мәсьәләне кузгатырга яратмыйлар», – дип сөйләде әлеге җәһәттән
мәчет картлары.
1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Тукай авылы халкы өчен
дә зур кайгы, югалтулар китерә. Сугышка алынган ике йөзгә якын ир-
егетнең яртысы әйләнеп кайтмый.
Тукайлылар сугышта һич сынатмый.
Алай гына да түгел, авылда туып-
үскән Гыйниятулла Гобәйдуллин
Советлар Союзы Герое исеменә
лаек булган. Комсомол районы
үзәгендә шуны раслап торучы бюст
бар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы
уңаеннан мәктәп ихатасында Җиңү
бакчасы булдырганнар. Анда
каһарман якташларының истәлеген
мәңгеләштереп торган таштакта
куйганнар.
Мәхәллә җирләре
Тукайлылар бүген шөкер итеп, җир-суларының, тугай-көтүлекләренең
бәрәкәтен күреп, аны ятларга бирмичә, көн күрә.
Ятлар дигәннән. Тукай колхозчылары күп еллар дәвамында күршедәге
Урмай авылы халкы белән бер күмәк хуҗалык – «Алга» колхозы булып гомер
иткән. Колхоз идарәсе, авыл Советы да шунда. Чөнки күршеләр ишлерәк, сөрү
җирләре дә дүрт мәртәбә диярлек зуррак. Урмайлыларның сөрү җирләре 2000
гектардан артык булса, тукайлыларның нибары 650 гектар гына тәшкил итә.
Үзгәртеп кору сәясәте башлангач, 1993 елда, тукайлылар, үзбаш яшәргә
дигән карарга килеп, мөстәкыйль колхоз булып оеша. Әмма бу дәвер озакка
сузылмый. 2004 елда «Тукай» колхозы банкротлыкка чыга, таркала. Әлеге
кырлар берничә ел эшкәртелмичә яткач, аны Урмай авылы егетләре вакытлыча
файдаланып тора. Аппетит ашаганда килә дигәндәй, тора-бара урмайлылар
ул кырларны үзләренеке итеп хис итә башлый. Әгәр шушылай дәвам итсә, бу
җирләрдән бөтенләй колак кагуыбыз ихтимал дип, тукайлылар үз җирләрен
рәсмиләштерү чарасына керешә.
«2009 елда үзебезнең колхозга караган җирләрне 49 елга дәүләттән арендага
алдык, барча болын-кырларны, күл-кизләүләрне, көтүлекләрне, тулысынча
ызанлап, мәчеткә, мәхәлләгә теркәп куйдык», – дип искә алды ул вакытны Ту-
кай авылы мәдрәсәсенең Химаячеләр советы рәисе, Чувашстан Республикасы
татарларының милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Әгъзам хаҗи Шакиров.
Ни өчен җирләрне мәчет-мәхәлләгә теркәгәннәр дисезме? Беренчедән, Тукай авылында мәчет-мәхәллә, ислам дине бик
зур абруйга ия. Икенчедән, элеккеге заманда гына
түгел, бүген дә ул бөтен авыл халкын берләштерү-
че, ышанычлы юридик зат. Кыскасы, 2009 елдан
бирле әлеге кырлар мәхәллә җирләре дип атала.
Мәчеттә моның документы бар.
«Авыл халкы файда күрсен дип, кемнең
хуҗалыгы, теләге бар, җирне кишәрлекләргә
бүлеп, шуларга пай буларак өләштек. Гаделлек
булсын дип, әүвәл жирәбә салдык. Җирләр
бүленеп, номерлар сугылды. Бернинди бәхәс
булмады. Кемгә кайсы номер эләкте, шуңа риза
булды. Төрле җир бар: тигез, таулы-сыртлы,
уңдырышлы, уңдырышсыз. Өлешеңә тигән –
көмешең. Кеше саен 60 сутый җир эләкте», – диде
безгә бу уңайдан мәчет картлары.
Билгеле, булган бөтен җир бүленеп бетмәгән, запаска да калдырылган.
Боларын башка чыккан яңа хуҗалыкларга, яшь гаиләләргә бирәләр. Җирдән
файдаланган өчен дәүләткә салымны мәхәллә түли. Беркем дә аерым түләп
йөрми. Буш яткан җирләр юк. Әгәр кеше үзе эшкәртергә теләмәсә, дустына,
туганына бирә. Һәр хуҗалык үз кишәрлегеннән ике-өч мәртәбә печән җыеп
ала. Хәзер читтән печән сатып алучылар сирәк икән. Ихатада күпләп мал асрау
өчен бу хәл халыкка бер этәргеч булган.
Һәр кешенең җир эшкәртү техникасы, тракторы, комбайны юк ич, дип
кызыксынам. Авылда дистәдән артык кешенең авыл хуҗалыгы машиналары,
куәтле техникасы булып, ул егетләр күпьеллык үләннәрне чәчеп, чабып,
төргәкләп, кайтарып та бирә икән.
Авылда җиде мал сую цехы эшләп килгәнгә, итне Мәскәү, Казан кебек
зур шәһәрләрдәге сәүдә нокталарына тапшыру, адреслы илтеп бирү ысулы
җайга салынганга, ихаталарында 10-15 баш мал асраучылар бик күп. Гомумән,
Тукайда ит белән сәүдә итүчеләр шактый җыела. Алар эре, көр малны
авылдашларыннан да, читтән дә сатып ала, күрше-тирә, ерактарак булган
авыллардан тайлар, бозаулар алып кайтып, үзләре дә симертә, кулланучыга
илтеп бирү белән дә шөгыльләнә.
Күп кенә төбәкләрдә, «ул байга эшлисем килми», дип, гадәттә,
авылдашларының ширкәтендә эшләүдән баш тарталар, район үзәгенә яки
ераккарак барып эшләү ягын карыйлар. «Сездә ничек?» – дип, Әгъзам
Шакировка уңайсыз сорау бирәм. «Мин үзем дә фермер. 2004 елдан бирле
мал сую цехы тотам. Эш хакын әйбәт түләсәң, авылдашлар да килеп эшли.
Миндә тугыз кеше хезмәт куя. Шуларның алтысы – авылдашлар», – диде ул.
Тукайда, күпьеллык үлән үстерү белән генә чикләнеп калмыйча, комбайн
яллап, иген игүчеләр дә бар икән. Шундыйларның берсе – фермер Ринат
Ибраһимов. «Җирем күп түгел. 150 гектар гына. Аның 100е – Тукайныкы.
50 гектарын күрше чуваш авылыннан алдым. Әле менә урмайлылар белән
сөйләштем. Алардан 25 гектар алырга җыенам. Бездә җир азрак. Миндә ике
кеше – бер чуваш белән үзбәк, ялланып, ел буе эшли. Җәйге чорда, чәчү, урып-
җыю вакытында эш күбәя, тагын ике-өч кеше алырга туры килә. Җәйләрен
пенсиядәге әтием дә ярдәм итә. Орлык сайлау, чәчү эшләрен ул яхшырак
белә», – дип бәян итте җирдә эшләү үзенчәлекләрен Ринат.
Ибраһимовлар 25 баш тай, 30 баш үгез симертә, үгезләрне үзләрендәге ит
эшкәртү цехларына тапшыралар.
Башка бик күп төбәкләрдәге кебек, монда да ихаталарында сыер асраучылар
нык кимегән. 10-15 ел элек авылда ике сыер һәм бер сарык көтүе булса, бүген
биредә сарык көтүен бөтенләй көтмиләр. Сыерлар саны да шактый азайган,
бер генә көтү калган. Әле ике ел элек авыл көтүендә йөздән артык сыер малы
булса, хәзер 80 чамасы гына.
Үз көннәрен үзләре күрә
Тукай авылында үзләрендә җитештерелгән иттән пилмән, мантый,
голубцы, кәтлит кебек ярымфабрикатлар ясау белән дә шөгыльләнәләр. Әйтик,
пилмәннең өч төрлесен – сыер итеннән, елкы итеннән һәм ике төрле итне бергә
кушып ясыйлар. «Егерме төрле ярымфабрикат җитештерәбез. Бездә биш кеше
эшли», – дип сөйләде әлеге ширкәт җитәкчесе Илгизәр Баһаветдинов.
Үзгәрәк юнәлештә үз эшләрен булдыручылар юкмы, дип кызыксынгач,
тимер-томыр белән мәшгуль осталар, дип мине Аймәт Ямалетдинов ихатасына
алып бардылар. Без барып кергәндә Аймәт оста гаражында, төп нигездә калган
төпчек улы Ирек белән бергә, кизләү аша чыгу өчен кирәкле басма-күперчек
ясап ята иде. Татарстанның Чүпрәле районындагы бер авыл заказы диделәр.
Узган җәйдә Чүпрәледә бер авылның зират коймасын тотканнар. Тимердән
тәрәзә йөзлекләре, чардуганнар, капка-кабаклар, асылмалы күперләр – шуның
ишенең барысын ясап бирә Ямалетдиновлар.
«Бу эшкә тотынганыбызга дистә ел гына. Элек тире җыю белән шөгыльләнә
идек. Хәзер аңа ихтыяҗ калмады. Олы улым Тәлгать Түбән Камадан, Казаннан
тимер, калай ташый: заказ булса, аларны күрше-тирә авылларга, Түбән
Новгород якларына илтеп бирә. Үз станогы бар: шунда калай кисә, бөгә, тәрәзә
йөзлекләре, «угольник»лар ясый. Уртанчы улым Марат кибет тота. Тәлгать
алып кайткан калай-тимерне сата. Тәлгать белән Марат башка чыгып, күрше
булып, бер-берсенә булышып, тату яши», – дип сөенә әти кеше.
Тукай авылы халкының төп өлеше ит сәүдәсе белән мәшгуль булса, икенче
урынны төзелеш белән шөгыльләнүчеләр били. Болары – балта осталары, таш,
кирпеч йорт, каралты-кура салучылар. Йортның эчке төзекләндерү эшләрен
башкаручылар, һәртөрле төзекләндерү эшләрендә хезмәт куючылар, түбә ябучылар,
кирпеч өючеләр... Алар үзләрендә дә, чит төбәкләргә дә барып эшли, бу эш белән
көзен, кышын, хәтта кайберәүләр ел дәвамында шөгыльләнә икән. Авылда сигез
кибет эшли. Бу – үзе үк ике дистәдән артык кешегә эш урыны дигән сүз. Мәскәү
кебек зур шәһәрләргә барып вахта ысулы белән эшләүчеләр дә бар. Әйтик, Фәрит
Әхмәтсафин егерме көн өендә торып, егерме көн Мәскәүдә сак хезмәтендә эшли.
Иҗтимагый киңәшмә
Тукай авылы татар дөньясында беренче чиратта мәхәллә, иҗтимагый
киңәшмә оештырып яшәве белән танылды. «Мәчетнең манарасын 1941 елда
кискән булганнар. Илле елдан соң, җирлегебезгә иман нуры кайтты, мәчет
ачылды», – дип, тукайлылар авылның алга китешен 1991 елдан башлап исәпли.
Дөрес, моңарчы да картлар җомга намазларын, гаетләрне калдырмаган. Инде
мәчет ачылгач, татар авыллары совет властена кадәр ничек яшәгән икән, дип
уйлана башлаганнар. Финляндия татарларының мәхәллә булып яшәүләрен ул
вакытта газета-журналлар еш яза, телевидение дә күрсәтә иде. «Финляндиядәге бер меңләп татар булдыра алганны без – ике меңләп чамасы кеше бу эшне
оештыра алмыймыни?» Ике меңенче еллар башында бу сорауны үзләренә
дә, картларга да еш биргән авыл яшьләре. Шулай итеп алар мәхәллә, ягъни
үзидарә системасы коруга алынган.
Авылга нәрсә җитми, беренче чиратта кайсы проблемага тотынырга? Эшне
балаларга ислам тәрбиясе бирүдән башларга кирәк, дип дини укулар – җәйге
лагерьлар оештыруга керешкәннәр. Тик бу гына аз. Дөньяви белемнәрне
үзләштерә-үзләштерә, балалар җәен өйрәнгәнен оныта, шуның өчен ел
дәвамында дин сабагы бирә торган система кирәк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Шулай итеп, 2006 елда мәчет янында ике катлы агач мәдрәсә ачканнар. Анда
өч мөгаллим гыйлем биргән.
«Балалар күз алдында үзгәрде. Үз-үзләрен тотышлары да, дингә карашлары
да яхшырды. Алар өйгә кайтып намаз укый, дога кыла башлагач, бу хәл
өлкәннәргә – әти-әниләргә, әби-бабайларга да тәэсир итми калмады. Шулай
халык дингә тартылды. Элек дин сабагы алырга теләүче ир-атлар, хатын-кызлар
сирәк-мирәк булса, балаларны укытырга керешкәч, андыйлар күзгә күренеп
артты. Бу эш системага салынгач, авылдагы көнкүреш шартларын уңайлату
мәсьәләсенә алындык: юллар түшәү, кизләүләрне карау да мөһим эш дидек.
2007 елда авылыбызның киләчәгенә битараф булмаган яшьләр белән уйлаштык
та, мәхәллә-үзидарә оештырырга булдык», – дип хатирәләрен яңартты бу
уңайдан әлеге башлангычны бүген дә әйдәп баручы, авыл мәдрәсәсенең
Химаячеләр советы рәисе Әгъзам хаҗи.
Мәхәллә оештыру фикерен тукайлыларга үз вакытында Чувашстан
мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие (хәзер Россия мөселманнары Дини
мәҗлесе рәисе) Әлбир хәзрәт Крганов биргән. Россия Үзәк Диния нәзарәте
рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең бу җәһәттән махсус фәрманы булган
икән. Егетләр әлеге үзидарәне Иҗтимагый киңәшмә дип атаган.
Бу яңа башлангыч Тукайда бик уңышлы эшләп китә. Һәр ай саен җыелалар,
көн кадагында торган мәсьәләләрне хәл итәләр. Иҗтимагый киңәшмә, өч
катлы, яхшы кирпеч мәдрәсә салынганчы – 2015 елга хәтле актив җыела.
Сирәгрәк җыела башлауның сәбәбен оештыручылар Иҗтимагый киңәшмә
эшчәнлегендә катнашкан кешеләрнең олыгая төшүе белән аңлатты. Бүген дә
киңәшмә эшчәнлегендә Тукайның бүгенгесенә, киләчәгенә битараф булмаган
теләсә кайсы авылдашлары килеп катнаша ала. Әүвәлге елларда Иҗтимагый
киңәшмә эшчәнлегендә утызлап кеше – мәктәп директоры, авыл Советы
рәисе һәм депутатлары, укытучылар, фермерлар катнашкан. Дөрес, тора-бара,
вазифага куймыйча, кешенең лидерлык-әйдаманлык сәләтен белеп булмый,
дип Иҗтимагый киңәшмәгә үз араларыннан ике ел саен яңа рәис сайлый
башлаганнар. Әйтик, хәзерге вакытта бу вазифа элеккеге укытучы, эшкуар
Ринат Зиннәтуллин җилкәсендә.
Авылдагы проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү өчен бик отышлы
механизм булып чыккан бу орган. Үзидарә системасын булдыручылар, үз
эчебездә бикләнеп ятмыйк, тормышны яхшырту өчен бүтән татар авылларында
ниләр эшлиләр икән, дип, Россиянең башка төбәкләренә бара, шулар тәҗрибәсен
дә өйрәнә. Авылның үз сайты, «Нурлы иман» газетасы гамәлгә куела. Йөзләгән
агач утыртыла, күл янында парк булдырыла, кизләүләр, күперләр ясала. Мәүлет
кичәләре, Шәкертләр бәйрәме зурлап үткәрелә башлый.
2008-009 елларда колхоз җирләрен мәхәлләгә беркетү – Иҗтимагый
киңәшмә эшчәнлегенең иң зур нәтиҗәсе.
Авылда балалар бакчасының юклыгы хәл итәсе иң җитди мәсьәләләрнең
берсе була. 2009 елда, мәктәпкә әзерлек группасы балалары булса да йөри
алсын, дип мәхәлләчеләр мәдрәсәдә, СанПиН таләпләренә туры китереп,
тулысынча җиһазландырып, балалар бакчасы ачып җибәрә. Сабыйларга өч ел
тәрбия бирелә анда. Әүвәл бакча хезмәткәрләренә җирле фермерлар хезмәт
хакы түләп тора. Бераздан район башлыгы Геннадий Волков, егетләрнең
күркәм башлангычын хуплап, дәүләт эшләргә тиешлене сез үзегез эшлисез,
дип, авылга ике тәрбияче штаты бирү турында фәрман чыгара.
2013 елда авылда балалар бакчасы белән бергә 324 балага исәпләнгән урта
мәктәп төзелә.
Күп җирдә «демографик чокыр» күзәтелә дип зарлансалар, биредә, мәктәптә
укучы балалар саны тагын да артачак, дип фаразлыйлар.
Ике меңенче елларда бу авылда туучылар вафат булучыларга караганда
ике-өч мәртәбә артыграк булган! Таҗлы вирус зәхмәте аркасындамы, башка
сәбәптәнме, соңгы елларда авылда бу нисбәт бераз начарайган.
Иҗтимагый киңәшмәнең соңгы вакытта кылган нинди саллы гамәлләре
булды, дип кызыксынам. «Мәдрәсәдә кунып яши торган ике атналык җәйге
лагерьлар оештыра башладык. Башта малайлар, аннан кызлар өчен ике атналык
җәйләү була. Без моны тырышып Коръән укыган малайларны, кызларны
рухландыру, канатландыру өчен эшләдек, – дип ачыклык кертә авыл мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалетдинов. – Анда бергәләп биш вакыт намаз
укыдык, экскурсияләргә бардык. Көндезге лагерьга йөздән артык бала йөрде.
Кунып яшәгән балаларга егерме карават, ятак урыннары алу өчен 200 мең
сум кирәк иде. Шул вакытта Иҗтимагый киңәшмә җыелды. Мәдрәсә ачылу
уңаеннан Татарстан Республикасы безгә автобус бүләк иткән иде. Аңа гараж
кирәк булды. Ул мәсьәләне дә Иҗтимагый киңәшмәне җыеп хәл иттек».
Заманында Иҗтимагый киңәшмәне оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә
теләүчеләр бик күп булган. Тәгаен алганда, Бөтендөнья Татар конгрессы
җитәкчеләре, Казанга, I Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены
делегатларын, Чувашстанга алып килеп, бу эшне ничек оештырганнарын
үз күзләре белән күреп китсеннәр, дип, Тукай, Урмай, Шыгырдан авыллары
уңганнарының эш тәҗрибәсе белән таныштырган. Татарстанның төрле
районнарыннан, башка татар төбәкләреннән махсус делегацияләр оештырып
килеп тә, бу тәҗрибәне үзләрендә кулланышка кертергә теләүчеләр байтак
булган. Бу күркәм башлангычны күрше урмайлылар күтәреп алган. Урмайда
мәшһүр «Мишәр» фольклор ансамблен оештырган, озак еллар Чувашстан
татарлары милли-мәдәни мөхтәриятен җитәкләгән Фәрит Гыйбатдинов исән
вакытта Иҗтимагый киңәшмә уңышлы гына эшләгән. Шыгырдан авылында
бүген дә уңышлы эшләп килә ул (хәер, әле хәзер дә бу эшчәнлекне өйрәнергә
теләп төрле татар төбәкләреннән, әйтик, күптән түгел генә Оренбург өлкәсеннән
килеп киткәннәр). Дөрес, байтак кына җирдә мондый омтылыш ясап карасалар
да, уңышка ирешә алмаганнар. Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә
районындагы Сафаҗәй авылы фидакаре, Киров исемендәге хуҗалык рәисе
Шамил Нуримановтан: «Иҗтимагый киңәшмә оештырып караганыгыз
булмадымы?» – дип кызыксынгач, ул: «Халыкның моңа әллә ни исе китмәде.
Җаваплы кәнәфиләрдә утыручылар Иҗтимагый киңәшмә утырышларына
бик сирәк йөрде», – дип җавап бирде. Чынлап та, бер-береңнең сүзенә колак
салырга теләмәү, мин-минлегеңне җиңә алмау дигән чирне дәваламый торып,
бу җәһәттә уңышка ирешү икеле.
Ни генә булмасын, әлеге мәхәллә, үзидарә оештыру омтылышларының
нәтиҗәсе булмый калмаячак. Чөнки бүген Россиянең күп кенә төбәкләрендә,
әйтик, шул ук Түбән Новгород өлкәсендә, Чувашстан Республикасында районнарны территориаль муниципаль округлар дип үзгәртеп кору бара (шөкер,
Татарстанда мондый омтылышлар күренми). Хәзер авылларда җирле үзидарә
Советы урынына җирле иҗтимагый үзидарә (ТОС) оештырмакчылар. Тукайда
булган көннәрдә Әгъзам Шакиров миңа: «Иҗтимагый киңәшмә оештырганда,
без җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы 131нче
федераль законга таяндык. Асылда бу гамәл әлеге җирле иҗтимагый үзидарә
вәкаләтләренә туры килә. Элек без җәмәгатьчелек тәртибендә башкарган
эшне хәзер рәсми дәрәҗәдә үтәмәкчеләр, дәүләт статусы бирмәкчеләр. Әлегә
хакимиятләрнең ни-нәрсә эшләргә теләгәне ачык аңлашылып бетми. Һәр
авылда ТОС булачакмы? Бу сорауга җавап бирүче юк», – дип сөйләгән иде.
Әлеге сәфәрдән кайтып бераз вакыт үткәч, ТОСлар уңаеннан берәр ачыклык
кермәдеме, бүген Урмай авыл Советы ничек атала, дип шунда баш белгеч
булып эшләүче Алсу Арифуллинага шалтыраттым. «Хәзер без Чувашстан
Республикасының Комсомол муниципаль округындагы территорияләрне
уңайландыру һәм үстерү идарәсенең Урмай территориаль бүлеге дип
йөртеләбез. Хәзер бездә авыл Советы депутатлары бетерелде. Комсомол округы
җыелышында Урмайдан – ике, Тукайдан бер депутатыбыз бар. Һәр авылда
ТОСлар оештырырга кушылды. Хәтта һәр урам ТОС оештыра ала», – дип
аңлатты ул булган үзгәрешләрне.
Алсу ханымның сөйләвеннән аңлашылганча, ТОСларга юридик статус
бирергә җыенсалар да, аларның бюджетын булдыру, кемгәдер хезмәт хакы
түләү каралмаган. Элек җирле бюджетка милек, транспорт салымының, җирле
эшкуарлар түли торган салымның бер өлеше калдырылса, хәзер бөтен салым
акчасы туп-туры районга китә. Моннан кечкенә авыллар отса да, Урмай, Тукай
кебек зур авыллар оттыра. Инде хәзер кечкенә генә сумма өчен дә кул сузып
округ-район хакимиятләре каршына барырга туры киләчәк, тегеләр кемгә тели,
шуңа бирәчәк, дигән сүз бу.
Әлеге үзгәрешләр турында Әгъзам Шакировның фикерен белештек. «Астан
тәкъдим ителгән эш әйбәт бара ул. Ә менә өстән тәкъдим иткән эшне дәүләт үзе
тартып барса гына нидер килеп чыгачак. Бәлкем ТОС өчен җаваплы кешеләрне
билгеләп куярлар. Әмма бу гамәл күп җирдә формаль килеп чыкты», – дип
җаваплады ул.
Мәктәп тормышы
Тукайда миңа иң ошаганы мәктәптә милли мәгарифнең куелышы булды.
Тукай урта мәктәбендә бер милләт балалары – татарлар гына белем ала.
Дәрестән тыш чаралар, төрле бәйрәмнәр татар телендә уза, укучылар
бер-берсе белән ана телендә аралаша. Сәгатьләр саны кимесә дә, беренче
сыйныфтан алып, унберенче сыйныфка кадәр татар теле һәм әдәбияты
дәресләре укытыла.
«Балаларга милли тәрбияне үз телебез, әдәби әсәрләр аша гына биреп була.
Барыбызга да билгеле: бүген әдәби әсәрләрне балалар бик сирәк укый. Ә бит
Әмирхан Еникинең һәр әсәре аша баланы тәрбияләп була. Хәзерге әниләр
үзләре дә телефонга «чумган». Әнисе телефонда утыргач, баласы да шунда
яши», – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Гыймалтдинова.
«Без үзебез көрәшмәсәк, милләтебезнең, телебезнең сафлыгы өчен кем
көрәшсен?! Фатих Әмирханның «Хәят» повестен үтәбез. Гаяз Исхакыйның «Ул
әле өйләнмәгән иде» әсәрен өйдә укып килегез дим. Аннан дәрестә әсәрләрне анализлап, укучылар катнаш никахларның нинди кыенлыклар китерүе турында
инша яза. Шөкер, безнең авылда катнаш никахлар юк», – дип тә өсти ул.
Мәктәптә «Яшьлек» театр түгәрәге эшләп килә икән. Укучылар белән беррәт-
тән, укытучылар да төрле бәйрәмнәргә туры китереп, спектакльләр, концертлар
куя монда (авылда клуб юк, мәктәпнең 160 урынлы җыелышлар залы клуб
вазифасын да башкарып килә). «Әниләр һәм бәбиләр», «Кичер мине, әнкәй»,
«Каенана» спектакльләрен уйнаганнар, бу тамашалар авыл халкына бик ошаган.
«Яшьлек» түгәрәгенә йөрүче балалар ел саен Буа шәһәрендә уза тор-
ган «Ният» төбәкара конкурсында катнаша. 2022 елда алар шул ярышта
Т.Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклен уйнап, гран-прига
лаек булган.
«Укучыларыбыз татар теле буенча Казанда уза торган төрле конкурс,
конференция, олимпиадаларда даими катнашып килә, призлы урыннар яулый.
Әгәр теләкләре, сәләтләре булмаса, аларны көчләп катнаштыра алмыйсың», –
диде безгә бу уңайдан мәктәп директоры Наил Зарипов.
Миңа Тукай мәктәбендә алтынчыларның татар теле дәресенә, унберенче
сыйныфларның әдәбият дәресенә кереп, тыңлап утыру насыйп булды. Бу
балаларның белем дәрәҗәсе Татарстан мәктәпләрендәгедән һич тә ким түгел.
Алтынчылар – шарт фигыль темасын, унберенчеләр Муса Җәлил иҗатын
үтә иде. Ике дәрестә дә балалар укытучы сорауларына шартлатып җавап
бирде. Алар Муса Җәлилнең киң танылган шигырьләрен генә түгел, сирәк
ишетелгәннәрен дә ятлап килгән. Сөбханалла, күз тимәсен!
Авылның зур куанычы
2023 елда тукайлылар, намаз укырга килүче барча мөселман мәчеткә сыймаганга, гамәлдәгесен сүтеп, агач гыйбадәтханә урынында ике
катлы яңа таш мәчет салуга керешкән. Ике елда авыл уртасында бик күркәм, мәһабәт мәчет күтәрелгән. «Элек гаетләрдә халык мәчет эченә сыймый, байтак кеше гает намазын урамда укырга мәҗбүр була иде. Бүген мәчетебез меңнән артык кешене сыйдыра. Беренче, икенче катта
урын җитмәсә, подвалда укырлар, дип, шунда намазлыклар җәеп куябыз.
Соңгарак калып килгәннәр шунда төшә. Хәзер урамда калучы юк», – дип
сөенечләре белән уртаклашты мәчет картлары. Шунысын да әйтик: икенче
мәхәллә ачып, яңа урында мәчет салсак, мондый хәл халыкны бүлгәләргә
мөмкин – гамәлдәгесен зурайтып, киңәйтеп салу хәерлерәк булыр, дигән
карарга килгән авыл халкы.
Дини яңарыш тарихына килгәндә, Тукайда бу эшчәнлекне 1991 елда мәчет
ачылудан башлап исәплиләр. 1994 елда рамазан аен уздыруда булышу өчен
Төркиядән Йосыф хәзрәт килгән. Шуның тәэсирендә яшь тукайлылар, мәктәптә
азан әйтеп, коридорда тезелешеп басып, намаз укыган. «Сез 50 елга артта
калгансыз икән», – дип Йосыф хәзрәт бер ай мәктәп бусагасын таптаган. Ул
елларда мәктәп директоры булып эшләгән Нәзирә Әхмәтсафина: «Шуннан соң
авылыбыз алга китте. Йосыф хәзрәтнең килүе – дини алгарышыбызда икенче
адым. Аның догалары кабул булгандыр», – дип узган гасырның туксанынчы
елларын исенә төшерде.
Өченче этап, мөгаен, мәчет янында мәдрәсә ачып, балаларга, өлкәннәргә дини
белем бирә башлаудыр. 2015 елда мәдрәсәнең өч катлы, 825 квадрат метрлы
яңа кирпеч бинасы салыну – дини гыйлем алуга яңа сулыш-этәргеч биргән.
Бүген моны олысы-кечесе авылның бик зур уңышы дип саный. Әлеге мәдрәсә
бинасында сыйныф бүлмәләреннән тыш, китапханә, тәһарәтханә, ашханә,
укытучылар, кунакханә, намаз бүлмәсе, спорт күнегүләре ясый торган зал бар.
Көн саен монда дин сабагы өйрәнгән балаларны кайнар аш белән сыйлыйлар.
«Хәзерге вакытта мәдрәсәбездә 120дән артык бала көндез дин сабагы укый,
алтмышлап өлкән кеше – ир-атлар, хатын-кызлар, әбиләр, бабайлар, кичен килеп,
дини гыйлемен арттыра», – дип сөйли мәдрәсә мөгаллимәсе, элеккеге мәктәп
директоры Ә. Баһаветдинова. Балалар монда атнасына ике мәртәбә шөгыльләнә.
Сишәмбедән тыш (җыештыру көне), атна буе дин сабагы өйрәнәләр.
Уңышның сере
Авылыгызның уңышлы яшәү сере нәрсәдә? Тукайда мин бу сорауны бик
күпләргә бирдем. «Безнең авылда иман бар, иман булган җирдә бәрәкәт бар.
Биш вакыт намаз укымаганнар да, малларын хәрам эшләргә исраф итмичә,
гаиләсен, нигез-йортын кайгыртып яши. Дин кушканча яшибез, туып-үскән
нигезләребезне ятим итмибез. Каныбызга генетик дәрәҗәдә салынган, күрәсең:
кешеләребез читкә китми. Ике малай булса, берсе мәҗбүри рәвештә төп
нигездә кала, нигезне саклый. Киткән кешеләр дә, нигезне, әти-әнине карарга,
дип, кире кайта. Авылыбызда ата-ана рәнҗешеннән бик куркалар. Бездә өч
буын бергә яши. Дүрт буын бергә яшәүчеләр дә бар. Бүгенге тормышыбыз,
булмышыбыз – әби-бабайлар белән бергә яшәүнең бәрәкәте ул», – дип
җаваплый бу уңайдан Иҗтимагый киңәшмә активистлары.
«Тукайда һәр төп йортта килен бар. Үз вакытында киленнәр каенаналарына
яраган, хәзер инде алар, үзләре каенана булып, киленнәренә ярый, тату-бердәм
яши», – дип тагын бер уңышлы, күркәм яшәү серен ачты Нәзирә Әхмәтсафина.
«Халкыбыз тырыш, эшчән, бездә ак көнчелек бар», – дигән сүзләрне
монда еш ишетергә туры килде. «Тукайлылар аз йоклый. Иртәнге намазга
барганда инде 30-40 машина сәфәргә кузгала. Яхшы, тәмле ашарга, сыйфатлы,
кыйммәтле кием кияргә, матур йортларда яшәргә, шәп машиналарда йөрергә
телиләр. Бу бит көнчелек түгел, яхшы яшәргә бер этәргеч, – дип укытучылар
берсен-берсе бүлә-бүлә моңа мисаллар китерде. – Берәр сыйныф Яңа ел
бәйрәменә ишеген бизәп куйса, алардан күреп, башкалар да бизи. Берәр кеше
тәрәзә буйый башласа, бөтен авыл тәрәзә буйый. Берсе бәрәңге утыртырга
тотынса, бөтенесе утырта. Берсе искерә башлаган ызбасын сүтеп, яңасын
салса, калганнары да тотына. Бездә соңга калырга ярамый...»
Мондагы халыкның ярдәмчеллегенә тирә-якның исе китә. Кемгәдер бәла-каза килсә, бөтен авыл бергәләшеп ярдәм кулын суза. Күптән түгел берәүнең
йорты янган булган. Шул ук көнне әлеге йортны нигезенә кадәр сүткәннәр дә,
икенче көнне яңа нигез ясап куйганнар. Өч-дүрт көндә диварларын өеп, бер
атна дигәндә түбәсен япканнар.
Әле берничә ел элек күрше авылда бер йорт янып киткән. Зыян күргән
хуҗага тукайлылар бер миллион сум чамасы акча җыеп биргән. Хәтта читкә
китеп эшләүчеләр дә ярдәм җибәргән. Янгын кебек зур каза булганда кемдер
акчалата ярдәм итә, кемдер килеп, үз куллары белән эшләп, турыдан-туры
булыша. Янгын очракларын кисәтү максатында, тукайлылар үз хисапларына
янгын сүндерү машинасы алган, аңа гараж салып куйган, ут чыкмагае дип
кизү торучы кешегә ай саен хезмәт хакы түлиләр.
«Халкыбыз капитализмга күптән әзер булган, дәүләттән көтеп ятмаган.
Күпчелек ирләр колхозда бер көн дә эшләмәгән, читтә, шабашкада йөреп мал
тапкан. Беренче чиратта үзләренә ышанган», – дип алар мөстәкыйльлекне
үзләренең бер асыл сыйфаты дип исәпли.
Күп кенә авыллардан аермалы буларак, Тукайда туу күрсәткече үлем
күрсәткеченә караганда артыграк, дип әйттек инде. 324 урынга исәпләп салынган
мәктәптә бүген 332 укучы булуы, анда фәкать тукайлылар гына укуы, янәшәдәге
балалар бакчасына 75 сабый йөрүе – үзе генә дә авылның уңышлы яшәвенә дәлил.
«Безнең авылда бөтен нәрсә, бөтен эш – бизнес, мәдәният, мәгариф
оешмалары эшчәнлеге булсын – татарча алып барыла. Без татарча уйлыйбыз,
татарча сөйлибез, динебез, гореф-гадәтләребез кушканча яшибез, авылдан
беркая да китмибез», – дип аңлатты үз чиратында туган авылының уңышлы
яшәү ысулын Чувашстан татарларының танылган әйдаманы Әгъзам Шакиров.
Тукайлыларның тагын бер зур хикмәте шунда: Татарстан, татар дөньясы,
Бөтендөнья Татар конгрессы белән алар һәрвакыт тыгыз элемтәдә. Татар
конгрессы үткәргән бер чарадан да читтә калмыйлар. «Без үз заманында Казан
губернасы составында булганбыз, бүген дә Казанны милли-тарихи мәркәзебез
дип исәплибез», – дип тукайлылар һәрдаим татарның тарихи башкаласы белән
бер сулышта яшәвен тәкрарлый.
Тукай авылы кешеләре узган гасырларда да, соңгы елларда да Болгарның,
Казанның изге җирләренә сукмакны суытмый. Әйтик, соңгы елларда алдынгы
укучыларны, дин сабагын тырышып өйрәнгән шәкертләрне Болгарга, Казанга
экскурсиягә алып бару матур гадәткә әйләнгән. Күбесе, үз аягында йөри
алганы, ел да Изге Болгар җыенында катнашырга тырыша. Бер-бер сәбәп
чыгып, бара алмый калганы ел дәвамында ничек тә шушы изге җиребезгә
барып, болгар бабаларыбызны яд итеп, шәһитләребезгә дога кылып кайтуны
изге бурычы саный. «Без килмешәк түгел. Бабаларыбыз бер мең бер йөз ел элек
шушы туфракта ислам динен кабул иткән», – дип әйтергә ярата тукайлылар.
«КУ» 02, 2026
Фото: архивтан, 3 фотода Әгъзам хаҗи Шакиров, 4 фотода мәдрәсәдә белем алучы балалар, 5 фотода Тукай авылындагы яңа ачылган мәчет.
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев