Илдус Гыйләҗевның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Синең белән киңәшәсе ике мәсьәлә бар. Беренчесе: быел шигырь бәйрәмен кем оештыра, кем алып бара?
Равил абый, исәнме!!
Илдус борчый. Синең белән киңәшәсе ике мәсьәлә бар. Беренчесе: быел
шигырь бәйрәмен кем оештыра, кем алып бара? Мин барыбер бармый
түзалмам. Бик авыр булмаса, программага кыстырсыннар иде. Шулкадәр җир
баргач, берәр мәгънәсе булсын иде. Икенчесе: барганда берничә (6-7) шигырь
алып барам. Ошатсаң, бәлки, журналга тәкъдим итәрбез, зур оятсызлык
булмаса. Бармаслык булса – турысын әйтерсең. Үпкәләү яшеннән узган инде
без. Сагындым. Баргач сөйләшербез әле. Сезнең рәхәт: сөйләшеп, гапләшеп
торасыздыр. Эч поша, ачу басылмый, күңел тыныч түгел.
Бәйрәмнән соң узган елгы кебек «кяферләр» мәҗлесе оештыра алсаң – шәп
булыр иде. Башка җиргә сугыласы килми.
Җиңгигә дусларча сәлам тапшыр.
Менә шулар. Бәйрәмнең үткәрелү көнен берәр җай чыгарып хәбәр итәрсез
әле.
Ихтирам белән, Гыйләҗевләр гаиләсе.
"КУ" 6, 2025
Фото: freepik.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев