Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ике очрашу

...Казанда татар студентларының чәй һәм сый белән оештырылган бер кичәсендә мине яңа ачылган татар рабфагының бер укучысы белән таныштырдылар.

Бу көннәрдә мин кулыма Муса Җәлилнең шигырьләрен аламмы яисә аның турындагы истәлекләрне укыйммы, ничек кенә булмасын, һәр юлы мин аның белән бергә үткәргән ике кичәне хәтеремә төшермичә калмыйм.

Аның берсе 1923 елның көзге айларында булды.

...Казанда татар студентларының чәй һәм сый белән оештырылган бер кичәсендә мине яңа ачылган татар рабфагының бер укучысы белән таныштырдылар. Өстенә кара сатин күлмәк киеп, билен киң ремень белән буган, күрер күзгә яшүсмер малайны хәтерләткән кара чәчле, үткен кара күзле егет, миңа кулын биреп, исемен авыз эченнән генә әйтте. Тирә-якта яшьләр шаулашалар-гөрләшәләр иде — егетнең исемен ишетми калдым, кайтарып сорамадым, дөресе, кызыксынмадым. Чөнки егет үзенең төсе-бите, кием-салымы, барыннан да бигрәк, үзен тотышы белән күзгә ташланырлык түгел иде. Әйләнә-тирәдәге башка егетләрнең күбесе — йә завод-фабрикалардан килгән, йә гражданнар сугышы фронтларын үткән, утны-суны кичкән егетләр. Моны аларның кием-салымнары, кояшта, яңгырда уңган, беренче төсен күптән югалткан, урыны-урыны белән ямалып та өлгергән гимнастёркалары, чалбарлары, күпне күргән хәрби ботинкалары сөйләп тора. Аннан алар игътибарны җәлеп итәрлек шау-шулы, тынгысыз егетләр иде.

Яңа танышым тыйнак, оялчан иде, ахры. Табын янында да, соңыннан залда, уеннар барганда да тавышын чыгармады, үзен күрсәтмәде. Кичәдә бар идеме, юк идеме — аны сизмиләр, күрмиләр иде шикелле. Шулай да, «римский папа» уены башланып, егетләрне, кызларны зал уртасына чыгарып, төрле «җәзалар» бирергә керешкәч, аңа да чират җитте. Уенны алып баручы — аның белән бергә укучы кызларның берсе булса кирәк — кара күзле егетне зал уртасына чакырды да, уйнаучыларга карап, сорады:

— Нинди «җәза» бирәбез моңа?

Берничә кеше беравыздан кычкырды:

— Шигырен укысын, шигырен!

«Шигырен укысын?.. Кем булуы мөмкин моның?..» — дип уйладым мин. Чөнки Казандагы, бигрәк тә студентлар арасындагы яшь шагыйрьләрнең барысын да диярлек күреп белә идем. Әмма бу егетне, дөресрәге, үсмер малайны беркайда күргәнем һәм очратканым булмады. Шуңа күрә бу студентның чыгышын бик кызыксынып көтә башладым.

Егет, бераз уңайсызланып, аска карап, оялгандай басып торды. Мин аны шулай бераз басып торыр да, бер сүз дә әйтмичә, «җәзасын» үтәмичә, кешеләр арасына кереп югалыр һәм иптәшләрчә гомуми көлүгә сәбәпче булыр дип көткән идем. Ләкин алай булып чыкмады. Егет сынын турайтты, ике кулы белән каешын рәтләп, күлмәк итәген тарткалап куйды, башын күтәрде... Минут та үтмәде, кара тутлы яшүсмер егет, билгесез шагыйрь шау-шулы залны үз кулына алды, ихтыярына буйсындырды. Бу минутта хәтта иң шау-шулы егетләр белән чыркылдавык кызлар да тынып калдылар.

Шагыйрь ниндидер бер сылу кызның мәхәббәте турында сөйли иде. Төн уртасы, авыл кырыендагы салам түбәле ярлы йорт. Капка төбендә, караңгыда, кешеләрдән качып, бер яшь кыз белән бер яшь егет басып тора. Кыз күз яшьләрен коя. Чөнки ул сөйгән егете, җанкисәге белән саубуллаша. Егет еракка, халык бәхете өчен, азатлык өчен каты сугышлар барган якка кан эченә китә. Китмичә ярамый. Аны анда ил чакыра, намусы чакыра... Аерылышу авыр, читен, йөрәкләрне телгәли...

Хәзер мин күп еллардан соң, бу шигырьнең эчтәлеген тулысынча хәтерләмим, әмма аның безне, сугышчыларны, фронтларны күргән, аерылышу дигән ачы шәрабның тамчысын да калдырмыйча эчкән егетләрне, уйланырга, тынып калырга мәҗбүр итүен бүгенгедәй хәтерлим. Шигырен укучы егет тә күңеленнән шундый ук хисләрне кичерәдер иде кебек: йөзе алсуланган, кара күзләре чаткыланып яна, ә үзе җаны-тәне белән шигырь рухына бирелгән... Шигырь укылып бетте. Зал кул чабарга, яшь шагыйрьне алкышларга кереште. Егет, оялып булса кирәк, иптәшләре арасына кереп югалды.

— Кем бу? — дип сорадым мин күршемнән.

— Муса Җәлил, — диде ул.

Мусаның шигырьләрен газеталарда, яңа гына чыга башлаган әдәби журналларда укыганым булса да, моңа чаклы үзен күргәнем юк иде. Мин аны, поэтик талантына, үсеп, күтәрелеп килүенә һәм шигырьләренең киң катлау укучыларның игътибарын җәлеп итә башлавына карап, зур гәүдәле, таза бер егет итеп күз алдына китерә идем. Ә ул менә нинди икән! Тәбәнәк буйлы, җыйнак гәүдәле үсмер егет.

Соңыннан миңа Муса белән күп мәртәбәләр очрашырга, Мәскәүдә бер үк елларны университетның бер үк факультетында укырга, бер үк әдәби оешмада торырга, аннары утызынчы еллар ахырында Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә сайланып, аның белән бергә эшләргә дә туры килде. Шуңа карамастан, Мусаны мин нигәдер күп очракта беренче һәм соңгы тапкыр очрашуларым белән күз алдыма китерәм.

Соңгы тапкыр очрашуым да хәтеремдә яхшы сакланган.

1942 ел. Гыйнвар. Каты салкын көннәр. Муса, Минзәләдәге хәрби политик курсларны тәмамлап, берничә көнгә Казанга, гаиләсе, иптәшләре янына кунакка кайтты. Бераз ябыккан, яңаклары суырылып кергән булса да, шинель киеп, билен каеш белән каты итеп бугач, чыныгып, тазарып киткән, хәтта буйга да үскән шикелле тоелды. Йөзе дә салкын җилләр беләy киселгән, янган. Бу да аңа ниндидер батырлык төсе бирә идне.

Мусаның кунакка кайту хәбәре язучылар, артистлар, композиторлар арасында бик тиз таралып өлгерде.

Без, Казаннан Мәскәүгә, ГлавПУРККА карамагына, аннан фронтка китәчәген белеп, аның хөрмәтенә үзебезчә озату кичәсе оештырырга булдык. Берникадәр акча җыеп, мәҗлесне авыр сугыш вакыты мөмкинлек биргәнчә, хәлебездән килгәнчә, сый белән, хөрмәт белән үткәрергә җыендык. Мәҗлесебезгә кайбер композиторлар да, артистлар да катнашырга теләкләре барлыгын белдерде.

Шагыйрь иртәгә чыгып китәсе дигән кичне язучыларның Г.Тукай исемендәге клубына җыелдык. Халык көтелгәннән артык килде: язучылар, артистлар, композиторлар һәм нәшрият җитәкчеләре... Кунакларыбыз да җитәрлек. Иң зур кунак, билгеле, Муса. Ул — мәҗлес түрендә. Аның белән янәшә урындыкларда рус язучыларыннан Алексей Сурков, Владимир Бахметьев, Италия язучысы, коммунист Джованни Джерманетто һәм башкалар утыралар.

А.Сурков хәрби киемнән. Ике шпалалы — димәк, батальон комиссары. Яңа гына фронттан килгән. Аның хатыны, балалары Татарстанда, эвакуациядә. Шулар янына кайткан булса кирәк. В.Бахметьев, Д.Джерманетто һәм башкалар октябрь урталарыннан бирле Казанда яшиләр. Алар да эвакуация белән килгәннәр.

Татар язучыларыннан Нур Баян белән Риза Ишморат та хәрби киемле. Н.Баян Казандагы частьларның берсендә хезмәт итә. Политрук Р.Ишморат әле фронтка китмәгән, элеккеге Каргопольский казармада яши, танк училищесында эшли. Озакламыйча алар да фронтка, ут эченә китәчәкләр.

Клуб салкын. Өске киемнәрне салырлык түгел. Тәрәзәләр бәсле, калын пәрдәләр белән томаланган, караңгылатылган. Түшәмдәге анда-санда калган лампочкалар да тонык булып, саргылт нур сибеп яналар. Әмма аның каравы сугыш еллары өчен табыныбыз шактый мул: һәр кеше саен 200 грамм кара ипи, аның өстендә 30 грамм чамасы ак май, чөгендердән, бәрәңгедән ясалган винегрет, бер кисәк селёдка һәм ике «борынга» бер «кечкенә» эчемлек. Аларны, һәр ике кеше каршына берне утыртып, өстәл буйлап тезеп куйганнар.

Кичәнең ничек ачылуын, ничек дәвам итүен язып тормыйм. Бер караганда, ул гадәттәге дуслар кичәсе иде. Аерылышып, бер-берләрен озак күрми торганнан соң, дуслар очрашканнар, сөйләшәләр, көлешәләр... һәм шундук аерылышырга әзер торалар. Көннәр авыр, ел дәһшәтле. Дусларның моннан соң, кем белә, бәлки, беркайчан да очрашмаулары, болай җыелышып, сөйләшеп утыра алмаулары да мөмкин. Бик мөмкин.

Икенче караганда, шагыйрьнең отчёт кичәсе дә иде бу. Муса үзенең Кызыл Армиядә үткәргән алты ай эчендә нәрсәләр эшләвен, ничек укуын, нинди хәрби юл үтүен сөйләде һәм безгә яңа шигырьләрен укыды. Хәер, бу кичәдә икмәккә, хәтта майсыз винегретка зур мохтаҗлык булса да, шигырьгә мохтаҗлык сизелмәде. Шигъри сый мул иде. Чөнки монда шагыйрьләрнең атаклылары җыелган: М.Җәлил, Г.Кутуй, Н.Баян, А.Сурков, Д.Джерманетто һ.б. Мондый плеяданы шуннан соң Тукай клубының күргәне булдымы икән?

(Мәкалә кыскартып урнаштырылды)

 

"КУ" 02, 2016

Фото: pixabay

 

 

 

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев