Логотип Казан Утлары
Публицистика

Халыкның сөекле шагыйре

Шагыйрь – барыннан да бигрәк үз халкының көтеп каршылаган сөекле, тансык улы, аның йөз аклыгы, иманы, вөҗданы!Шулай булганда гына ул аның күрке, мактанычы да санала ала. Ышанып әйтә алабыз: бу саналганнар – халкыбызның күренекле шагыйре Фәнис Яруллинга да хас сыйфатлар...

Шагыйрь – барыннан да бигрәк үз халкының көтеп каршылаган сөекле, тансык улы, аның йөз аклыгы, иманы, вөҗданы!

Шулай булганда гына ул аның күрке, мактанычы да санала ала. Ышанып әйтә алабыз: бу саналганнар – халкыбызның күренекле шагыйре Фәнис Яруллинга да хас сыйфатлар; ул чын мәгънәсендә татар халык шагыйре, халык моңнары һәм өметләре бакчасында үскән, димәк ки, аның язмышыннан аерылгысыз шәхесләрдән иде.

Тукай, Җәлил, Кәрим, Туфаннар мәктәбеннән иде ул, нәкъ алар кебек үз вакытында мәйданга чыккан һәм пәйгамбәрләр язмышына тиң рухи ныклык, батырлык, Сүз үрнәге күрсәтеп, тагын бер тапкыр татар шагыйренең нинди булырга тиешлеген исбатлаган Олуг Язмыш иясе дә иде.

Күренекле башкорт шагыйре Хәсән Назар бер китабына язган кереш сүзендә: «Асылда мин гомер буе бер Китапны язам... Язмыш Китабын...» – ди. Бу сүзләрне остазы Наҗар ага Нәҗми сөенеп кабул итә һәм: «Язмышың – Халкың язмышы була алсын», дип теләк белдерә.

Бу, минем уемча, барлык шагыйрьләргә дә, бигрәк тә татар халкы кебек күпне кичергән халыкның үз бәгыреннән чыккан талант ияләренә карый.

Әйе, үз язмышың китабы, шул ук вакытта халкың язмышын, аның газап-әрнүләрен сыйдырган китап! Аны сирәк талантлар гына тудыра ала!

Фәнисебезне дә без шундыйлар арасында күрәбез: нинди генә жанрларда язмасын (шигырь, поэма, җыр, хикәя-повестьлар, мәкаләләр һ.б.), асылда – Язмыш китабы ул! Фәнис – әнә шул Китапны тудыра алган, халыкның үз моңына әверелгән шагыйрь, әйе, халык баштан ук үзе дә сөеп, «маңлаеннан сыйпап үстергән» үз баласы, димәк, газаплар аша пәйгамбәрләр биеклегенә аша алган бәхетле иҗатчы!

Бүген инде Фәнисебез үзе бер легенда булып һәм туган җирендә тугры яры белән һәйкәлгә әверелгән рәвештә яши икән – бу да халкының аңа рәхмәте, мәхәббәте ич! Ышанабыз, Тукай әйткәнчә, «милләт яшәгәнчә яшәр» бу шагыйребез: аның гомере дә халык яшәвенә тоташ хәзер.

Сорау туа: сөйгән туган телендә язып, аның дәвамы булып, укучылар, мәктәпавыллар, димәк, халкыбыз җанына шулай пәйгамбәрләр язмышы кебек береккән Сүз, кодрәт ияләре булырмы алда? Мең җәрәхәтле халкыбыз җаны яңа Фәнисләрне тудырырмы? Һәм туган телендә җырлап, сөя белгән милли Яр – Нурсөяләрне?

Әллә башка телләрдә язып, шәүлә генә булып яшәүче бәгъзеләр кебек халыкның «изге кан, изге сөт» тудырган иң мөкатдәс васыятеннән читләшербезме? Юк, мең кабат юк!

Фәнисебез кебек чын халык уллары, туган телебез сагында мәңгегә калачак шагыйрьләребез әнә шулай диячәк безгә! Уйланыйк, дуслар!

 

"КУ" 02, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев