Гөлүсә Закированың «Энекәш» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Автор әлеге китапка кергән повестьта 2022 елның 24 февралендә башланган Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең сугышчан юлын тасвирлый.
Бүген, 19 март көнне, Әдәби кафеда язучы, журналист Гөлүсә Закированың «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Энекәш» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Чарада «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе ААҖ генераль директоры Илшат Әминов, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал һәм башка мәртәбәле кунаклар, шулай ук язучының якыннары катнашты.
Гөлүсә Закированың әлеге китабы укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Чара барышында кунаклар авторның иҗатын югары бәяләделәр, китапта урын алган темаларның актуальлеген ассызыкладылар.
Автор әлеге китапка кергән повестьта 2022 елның 24 февралендә башланган Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең сугышчан юлын тасвирлый.
Фотолар: Алинә Хәбибуллина видеосыннан скрин.
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев