Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гаилә – көндәлек проза ул

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.

“Ике кеше дә үзен җаваплы хис итсә генә, ялкын сүрелми” дигән канатлы сүзләр 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә аеруча туры килә. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Гади, 5 хәрефтән генә торган сүз, ә үзендә нинди олы мәгънә, җылылык һәм рухи күтәренкелек сыйдырган төшенчә. 
Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без ашыга-ашыга, сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз бит. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул. 
“Казан утлары” редакциясе дә гаилә бәйрәмен якты йөз белән каршы алды. Гаилә нәрсә ул?  Гомумән, гаиләдә, өйдә тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен өчен, тәҗрибәләренә нигезләнеп, нинди киңәшләр бирерләр алар?

 

Фирүзә Җамалетдинова, шигърият бүлеге мөхәррире:
“Гаилә ул кешенең матди да, рухи да таянычы, бәхетнең ни икәнен тояр җирлеге. Иң олы куанычлары, иң тирән борчулары. Җир өстендәге мәхәббәт дигән хисне сакларга, кадерләргә өйрәтү үзәге. Гаиләдәге тынычылк серләренә килсәк, иң беренче сүзнең үскәнен, чәчәк атканын белеп яшәү мөһим. Вакытында дәшми калу да яхшы. "Минем өчен барыбер шулардан да якынрак беркем дә юк" дип уйлау.”

Фәнил Гыйләҗев, мөхәррир:
“Гаилә ул - һәркем өчен дә иң изге төшенчәләрнең берседер инде. Чөнки гаиләдә иминлек, татулык булса - кәеф күтәренке, энергияң ташып тора, һәрбер башлаган эшеңә күңел ята. Димәк, гаилә бәхете ул - бәрәкәтле тормышның асылы. Татулының сере юк инде аның, бер-береңә карата сабыр булу, юл куя белү кирәк. Минемчә, балалы гаиләне генә тулы гаилә дип атап була торгандыр. Ә балалар үстергәндә, ни дисәк тә, төп авырлык - тәрбия һәм өй эшләре хатын-кыз җилкәсенә төшә инде. Шуңа күрә дә җай табылганда, хатын-кызга бераз шәхси вакыт бирергә, аңа да бераз ял итеп алырга мөмкинлек табарга кирәк. Үзем моны яхшы аңламам да, бу эшне булдыра алам дип бик мактана алмыйм. Чөнки бала тәрбияләү бер дә җиңел эш түгел, сабырларның да сабыры булуны һәм хатын-кызга гына бирелә торган зирәклекне таләп итә. Гаиләмне бик яратам, шудай да кич эштән өйгә кайткач һәм ял көннәрен үткәреп җибәргәннән соң мин: "Әле дә ярый балалар бакчасы бар!" – дип шөкер итәм”.

 

Ильгизә Сабирова, офис-менеджер:
“Гаиләм (ирем, балаларым) минем өчен һәрвакыт беренче урында тора. Әгәр дә  тормышта сайларга туры килә икән, мин уйлап та тормыйм, гаилә бәхете өчен барысын да икенче планга калдырам. Безнең гаиләдә үзара аңлашу –  ул бер-береңә ышаныч. Әгәр өйдә аңлашылмаучанлык барлыкка килсә, бер-беребезгә дәшмичә, үпкәләшеп йөрмибез, ә утырып фикер алышабыз.”

 

Рүзәл Мөхәммәтша, шагыйрь:
“Гаилә - минем өчен бу дөньяның иң гүзәл, иң рәхәт, иң матур өлеше. Минем терәгем. Ышанычым. Өметем. Мине җылытып торучы учак. Дус-тату яшәр өчен бер-береңә юл куярга, бер-береңне аңлый, тыңлый һәм ишетә белергә кирәк, мөгаен.” 

 

Ландыш Әбүдәрова, җаваплы сәркатип:
“Гаилә ул:
- Әни, апа миңа уенчыгын бирми...
- Әти, курчак, яңа күлмәк, туңдырма һәм күп итеп шоколад алып кайт!
- Кызым, уенчыкларыңны җый...
- Кызым, аша инде, тагын бер генә кашык...
- Җаным, эштән кайтышлый ипи, сөт һәм пластырь алып кайт әле, кечкенәсенең бармагына шырпы кадалган, пластырь ябыштырсак кына, еламыйм, ди.
- Кредитны түләдеңме?
- Нигә телефоныңны алмыйсың? Йөз тапкыр шалтыраттым бит инде!
- Иртәгә башка эшләр планлаштырма, балалар белән калып торасың була, тырнак ясатырга язылдым...
- Әни, кояш нигә түгәрәк? Ә алма? Алайса, груша нигә түп-түгәрәк түгел?
- Бүген нинди тәмле әйбер пешерәсең?
- Кер юылган анда, кайсыбыз элә?
- Синең чират...
Гаилә – менә шундый көндәлек проза ул чынында. Ә шигърияте - менә шушы олы хезмәтне ярату аша кабул итүдә.”

 

Вакыйф Нуриев, баш мөхәррир урынбасары:
“Гаилә минем өчен моннан 6 ел элек бакыйлыкка күчкән, 34 ел бергә торган хатынымны сагыну да, бергә торган елларның кадерен белеп бетермәгән чаклар да булган бит, дип үкенү дә, балаларымның, оныкларымның тавышын ишетеп шатлану да... Гаиләдә татулык булсын өчен бер-береңне туйдырмаска, ара-тирә каядыр эшкә (вахта), йә командировкага, йә сәфәргә китеп югалып тору кирәк.”

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән кайнар котлыйбыз! Гаиләләрегезгә татулык, иминлек, ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм шатлыклы мизгелләргә байлык теләп калабыз. Өйләрегездә балалар, оныклар тавышы сүрелмәсен, бәхетнең җиденче катларында яшәгез!

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев