Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фронтовик язучылар. Фотоархив.

Фронтовик язучыларыбызның истәлекле фотоларын тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга фронтовик язучыларыбызның истәлекле фотоларын тәкъдим итәбез.

1, 2. Сибгат Хәким фронтта һәм аның «Совет әдәбияты» журналына язган «Фазыл чишмәсе» шигыренең кулъязмасы.

3. Афзал Шамов – «Алга, дошман өстенә» газетасының  (Калинин фронты) хәбәрчесе.  1943 ел, 5 май..

4. Габдрахман Әпсәләмов (икенче рәттә сулдан беренче) – «В бой за Родину», «Сталинский воин» фронт газеталарының корреспонденты сугышта катнашучы дуслары белән. 1943 ел, 5 май.

5. Әбрар Кәримуллин. 1946 ел.

6. Муса Җәлилнең  фронттан Гази Кашшафка язган хатының беренче бите. Хат рус телендә язылган. 1943 ел.

7,8. Абдулла Алиш,А. Алишның үлеме турындагы таныклык. 1944 ел,  25 август, 12 сәгать, 12 минут.

9. Фатих Кәрим.

10. Гадел Кутуйның соңгы фотосы. Польша, 1945 елның язы.

11. Ибраһим Салахов.

12. Гариф Ахунов.

13. 1977 елда Нәби Дәүлигә «Бухенвальд-Дора үлем лагеренда фашистларга каршы хәрәкәттә катнашучы» медале бирелү турында Указ чыга. Язучы үзе бу турыда белми кала. Медаль 1990 елда гына – язучының вафатыннан соң ярты ел узгач – аның туганнарына килеп ирешә.  

14. Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларыбыздан бер төркем. Беренче рәт: сулдан-уңга — Әдип Маликов, Мөнир Мазунов, Сибгат Хәким, Зәйни Шаһиморатов, Мәхмүт Хөсәен, Шәрәф Мөдәррис; икенче рәт — Халикъ Садри, Шәйхи Маннур, Әхмәт Ерикәй, Афзал Шамов, Риза Ишморат, Госман Бакир; өченче рәт — Габдрахман Әпсәләмов, Гамир Насрый, Әсгать Айдар, Абдулла Әхмәт, Вадим Земной, Хатыйп Госман; дүртенче рәт – Әмирхан Еники, Әхмәт Исхак, Әхмәт Фәйзи, Хәсән Шабанов. 23 апрель, 1947 ел.

Фотолар архивтан.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев