Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ерак Көнчыгышта татарлар

Мин дә Уссурийскига сәфәремне шул Арча татарлары өендә башладым, милләттәшләрем Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннарда берничә көн мосафир-кунак булдым. Аларда барысы да үзебезчә-милли — бакчасы, мунчасы, ризыгы, киемнәре, дөнья читендә дә татарча яшәп яталар! Уссурийск шәһәрендәге сәфәрем өчен ирле-хатынлы Хәсбиуллиннарга, аларның ярдәмчеләре Флёра, Зилә, Вәсилә, Зөлфирә сеңелләремә иксез-чиксез рәхмәтләремне әйтәм, Аллаһ алар белән тагы очрашырга насыйп итсен иде! Шәһәрдә татарлар күп түгел, әмма бар, хәтта үзләренең милли оешмалары да бар, аңа инде 20 ел. Биредә татар хәрәкәтенә нигез салучылар — Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннар. Әхтәм әфәнде — Арча районының Яңа Мәңгәр авылы кешесе, ул башта Казан дәүләт ветеринария институтында укый, аннан Камчаткага китә, Уссурийск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, Камчаткада төньяк боланнарын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институтында эшли, аспирантурада укый, шактый еллар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында директор булып эшли. 1990 елда аны Камчаткадан Уссурийскига, Тимирязев авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына җитәкчелек эшенә күчерәләр, шуннан бирле ул гаиләсе белән биредә яши. Аның хатыны Роза ханым да — фән кешесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Роза ханым Хәсбиуллина Приморье краенда, Смолянино бистәсендә татар гаиләсендә туып-үскән, Владивосток дәүләт университетының биология факультетын тәмамлаган, юллама белән Камчаткага эшкә киткән, анда булачак тормыш иптәше Әхтәм әфәнде белән танышкан һәм алар 1968 елда гаилә корып җибәргәннәр. Роза ханым Камчаткада һәм Уссурийскида озак еллар фәнни-тикшеренү институтында эшли, гыйльми секретарь дәрәҗәсенә ирешә, хәзер инде алар икесе дә лаеклы ялда. Хәсбиуллиннар өч ул тәрбияләп үстергәннәр, ялга чыккач, бизнес белән дә шөгыльләнеп алганнар, хәзер исә җигелеп, парлашып милләт эшләрен тарталар. Аларның милли оешма исемлегендә йөздән артык татар тора, оешма төбәктә һәм шәһәрдә узган барлык милли-мәдәни чараларда катнаша, үзләре милли киемнәр тегеп, концертлар бирәләр. Һәр елның 8 мартында алар Приморье краеның бөтен татар-башкорт лидерларын, активистларын Уссурийск шәһәренә, яхшы залларга кунакка чакырып, бер табын артына утырталар, халыкка бәйрәм ясыйлар. Мин дә Уссурийск шәһәренең хакимият бинасында татарлар белән очрашу уздырдым, аларга бу төбәкнең тарихын сөйләдем, шигырьләремне укыдым, китапларымны бүләк иттем. Икенче көнне бу очрашуны җирле телевидениедән дә күрсәттеләр. Уссурийск шәһәрендә бик зур мәчет төзелеп ята, мин анда да булдым, эшләп килә торган гыйбадәт йортына кереп, намазларымны да укыдым. Мәчет төзелеше бик зур, кызыл кирпечтән берничә биек бина инде төгәлләнеп килә иде. «Инде хакимият берәр сәбәп табып, мәчет төзелешен туктата гына күрмәсен», дип уйлаган идем, нәкъ шулайрак булып чыккан да. Интернетта күренгән хәбәрләр буенча, инде төзелеп беткән мәчетне законсыз дип тапканнар, җимерергә кушканнар... Мин барганда мөселманнар намазны бер йортта укыйлар иде, алар аны сатып алып, гыйбадәтханә итеп тоталар. Югыйсә, Уссурийскида адым саен чиркәү дә монастырь бит, ә мөселманнарга шушы бер мәчетне дә күпсенгәннәр... Тагы Уссурийскиның элеккеге чорларына әйләнеп кайтыйк әле, чөнки монда патша заманында да мөселман-татарлар яшәгән бит! Менә минем кулымда 1897 елгы беренче халык исәбе алу мәгълүматлары, аннан күренгәнчә, ул вакытта Уссурий округында 109 мөселман яшәгән, 54 кеше үзенең ана телен татар, дип, 22 кеше — мишәр, дип, 22 кеше башкорт, дип яздырган, 2 кыргыз-кайсак та булган. Монда сүз Владивосток турында бармый, ул Көньяк-Уссурий округына кергән, анда тагы 514 мөселман яшәгән, шуларның 497се үзен татар телле, дип яздырган, 82 мишәр, 13 башкорт та бар. (Первая всеобщая перепись населения Российской империи, 1897 г. Приморская область. — Санкт-Петербург, 1905, стр.61, 64.) Бу мөселман-татарларның биредә мәчетләре дә булган булырга тиеш, чөнки хәрби мулла нәкъ менә Уссурийски шәһәрендә яшәгән. Мөселман-татарларның бирегә патша заманында ук, хәрбиләр арасында килүе турында хәбәрләр фәнни чыганакларда еш очрый. Әйтик, Уссурийски янындагы Казачий полкларда дистәләгән мөселманның хезмәт итүе, татар сәүдәгәрләренең биредә эш алып баруы билгеле. Шулай ук күршедәге Кытайдан уйгурлар Уссурийски тирәсенә күчеп, җир эшкәртәләр, сәүдә белән шөгыльләнәләр. (Мусульманская община Уссурийска. Рукопись.) Башка бер чыганакта Ерак Көнчыгышка хәрби мулла билгеләнүе, аның даими рәвештә Уссурийскида яшәве дә язылган. «Появление мусульман на территории Приморского края непосредственно связано с истории освоения региона, — дип яза тарихчылар. — Последователи ислама переселялись на дальневосточные земли в числе других народов Российской империи. Мусульмане были среди военнослужащих российской императорской армии. Для обеспечения их религиозных нужд на Дальний Восток был назначен военный мулла, с постоянным проживанием в г.Никольск-Уссурийский. В первые годы XX века мусульмане составляли около 1 % населения Приморской области, по этническому составу в основном были татарами и башкирами». (Религиозные организации Приморского края. Словарь-справочник. — Владивосток, 2009, стр.137.) Димәк, бу төбәк татарсыз тормаган, татарсыз булмаган, алар хәзер дә биредә бар һәм үз милли йөзләрен, үз диннәрен саклап калу өчен тырышалар. Безгә исә дөнья читендә яшәп яткан бу милләттәшләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк булачак, дөрес тарихын язу да шушы юлда бер адым булып тора... Биредә дин башында күпчелек таҗиклар һәм үзбәкләр, араларында Казанда, Әлмәттә укыганнары да бар, татарларга яхшы карыйлар, әмма аларның намазга аз йөрүләрен, мәчет төзелешенә аз булышуларын әйтәләр. Югыйсә, шәһәрдә мәчет төзетергә хәленнән килерлек татарлар да бар икән – картон фабрикасының директор урынбасары татар, диделәр, әмма милли оешма белән элемтәдә тормый. Шулай ук ремонт заводы директоры урынбасары да татар кешесе икән. Моннан тыш шәһәр хакименең урынбасары Саченкова Рәхимә Миннәхмәт кызы да татар, ул татар-башкорт оешмасы белән элемтәдә тора, диделәр. Шәһәр уртасында «Риф» дип аталган ике катлы дәвалау-матурлык үзәге тоткан милләттәшләребез Риф һәм Рида Фәткиевлар белән мин үзем дә очраштым, татарларның кайда да юкка чыкмауларын күреп, сөендем... Бу милләттәшләребез Башкортстаннан булып чыктылар, Риф хәрби офицер булган, биредә хезмәт иткән һәм яшәп тә калганнар, ике ир бала үстергәннәр, алар да биредә әти-әниләренә ярдәм итәләр. Дәвалау-матурлык үзәгендә 30 кеше эшли, алар сөлек белән дәвалыйлар, халык медицинасын, бигрәк тә җирле үләннәрне киң файдаланалар, ә Уссури урманнарында аларның ниндиләре генә юк! Мин аралашкан татарлар, нигездә, бирегә узган гасырда төрле сәбәпләр белән килеп урнашкан милләттәшләребез. Менә апалы-сеңелле Вәсилә һәм Зөлфирә Хөснуллиналар. Алар Башкортстанның Иглин районында туып-үскәннәр, бу якларга башта Вәсилә юллама буенча килеп чыга, аннан аның янына сеңлесе Зөлфирә дә килә. Вәсилә украин кешесенә кияүгә чыга, хәзер аның фамилиясе Давиденко, ә Зөлфирә үзенең тормышын рус кешесе белән бәйли, ул Губанова фамилиясе йөртә, икесенең дә балалары бар. Вәсилә дә, Зөлфирә дә белемле, әзерлекле белгечләр, Вәсилә – Госнадзорда, ә Зөлфирә мәгариф системасында эшли, алар – Уссурийскида татар-башкорт милли хәрәкәтенең иң актив әгъзалары. Бөтен милли чаралар, сабантуйлар, фестивальләр апалы-сеңелле Хөснуллиналар катнашында үтә, алар җырлый да, чәкчәк, кыстыбыен, өчпочмагын да әзерли, кунакларны милли киемнәрдә матур итеп каршылый да белә. Менә тагы катлаулы язмышлы бер милләттәшебез – Флюра Галиуллина-Кан, ул Казакъстанның Талдыкурган шәһәрендә туып-үскән. Аның әби-бабалары – патша заманында ук бу якларга сөрелгән татарлар була, әмма нәселләрендә төрекләр, нугайлар да бар икән. Бу нәсел Казакъстанның Андреевский районы Лежинск – Берег Татарка авылында яшәгәннәр, моннан тыш тагы бу тирәдә Чубар дип аталган татар авылы да булган. Флюра үзенең татар әби-бабаларын зур хөрмәт белән искә ала: «Алар үзләрен аксөякләр дип йөртәләр иде, ягъни, затлы татарлар, – дип сөйләде ул. – Бик чисталар иде, тәрбия бик кырыс булды. Мин зур нәселдә, агалар һәм түтиләр тәрбиясендә үстем, алар һәр ике яктан да дистәләгән иде... Алар бик тырыш иде, бакча да тоттылар, күпләп мал да асрадылар, кырда җир дә эшкәрттеләр, каникуллар вакытында без дә ярдәм итә идек. Минем туганнарым, агай-түтиләрем матур итеп күңел дә ача беләләр иде, гармуннарда уйнап, җырлашып ял иткәннәрен хәтерлим. Шул ук вакытта әби-бабайларым намазны да калдырмадылар, безгә дә ислам буенча төп нигезләрне өйрәттеләр. Алар һәрвакыт сабыр, тыныч һәм ачык күңелле иде, бу сыйфатлар әти-әни аша безгә дә күчкән». Әйе, Флюра да бик ачык күңелле, кеше өчен җанын ярып бирергә әзер булып тора. Ул үзе Казакъстанга сөргенгә сөрелгән кореецка кияүгә чыккан, шуңа күрә дә фамилиясе Кан. Аларның өч уллары бар, барысы да университетларда укыйлар, Флюра белән ире дә югары белемле. Ә Уссурийскийга алар 1998 елда, сөргенгә сөрелгән кореялыларны аклагач күчеп кайталар, хәзер дә Казакъстан белән ике арада яшиләр. Флюра татарларның бөтен милли чараларында актив катнаша, кореялыларныкында да аларны татар ризыклары белән сыйлый икән. Аның ире Уссурийск янында корея авылына нигез салган, ә Флюра анда Көньяк Кореядан килгән кунакларны чәкчәк, өчмочмак, азу кебек татар ризыклары белән каршы ала. «Кореецларның күп гадәтләре безгә охшаган, – ди Флюра. – Алар да бик тырыш, чиста, олыларны хөрмәт итәләр... Мин исә һаман үземнең әби-бабаларыма, әти-әниемә рәхмәтләремне әйтәм, алар өчен белгән догаларымны укыйм... Барыбер үземнекеләргә – татарларга тартылам...» Менә шундый язмышлар, шундый тормышлар бу җирләрдә... Барысы бергә буталган – урысы-татары-украины-кореецы, һәм бу безнең милләттәшләр язмышы аша да үтә... Бу инде котылгысыз процесс, кеше нәсел калдыру өчен барысына да бара икән... Мин аларны хуплый да алмыйм, гаепләргә дә телем бармый, чөнки үз тормышын, үз язмышын һәркем үзе хәл итә... Әмма бу урыс-кореецлардан туган балаларның татар булулары икеле инде, һәрхәлдә, әниләре милли җанлы татарлар булсалар да... Тик барыбер балаларыңа, нәселеңә кемлегеңне, бөек тарихыңны тапшырып китәргә кирәктер дип уйлыйм, алар рухлары белән татар булырга теш...   ***************************************************************** Фәүзия Бәйрәмова мәкаләсенең дәвамын "Казан утлары" журналының 2нче (февраль, 2016) санында таба аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең алкышлар!