Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Ел китабы - 2021" конкурсында җиңүче билгеле!

Татарстан китап нәшриятында чыккан Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телләрендәге өч китаптан торган “Сайланма әсәрләре” "Ел китабы - 2021" конкурсында җиңүче булды.

Татарстан китап нәшриятында чыккан Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телләрендәге өч китаптан торган “Сайланма әсәрләре” "Ел китабы - 2021" конкурсында җиңүче булды. Кичә "Современник" Мәскәү театрында лауреатларны бүләкләү тантанасы үтте.
«Ел поэзиясе» номинациясендә Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга конкурсның махсус дипломы тапшырылды.
Әлеге проект Татарстан китап нәшрияты тарафыннан күренекле татар шагыйре,тәнкыйтьче, публицист, тәрҗемәче, яңа татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) 135 еллыгы уңаеннан чыгарылды. Китапларда Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр тәкъдим ителә.Һәр җыентыкка шагыйрьнең 120 әсәре кергән.
Бу проектның нигезен Габдулла Тукайның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә 2011 елда Лондонда чыккан «Selected Poetry» китабы тәшкил итте. Китапны төзүче һәм кереш мәкалә авторы дөньякүләм масштабтагы танылган шагыйрь һәм тәрҗемәче Равил Бухараев. Г. Тукайның әсәрләре инглиз теленә Равил Бухараев һәм Илья Генн тарафыннан тәрҗемә ителгән. Татарстан китап нәшрияты әлеге китапны яңадан бастырырга рөхсәт алды һәм, нәтиҗәдә, татар, рус һәм инглиз телләрендә 3 китап басылып чыкты.
"Ел китабы - 2021" конкурсы Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. 20 елдан артык инде Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә узган сезонга йомгак ясала һәм елның иң яхшы китабы билгеләнә. Быел конкурста Россиянең 30 шәһәреннән 110 нәшрияттан 700 китап катнашкан.

Татарстан китап нәшриятының белем бирү проекты һөнәри осталык буенча дәрәҗәле "Ревизор" конкурсында җиңү яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды. Китапчылар, китап тарату һәм китапханә эше,  китап бастыру өлкәсендә иң яхшы проектлар  арасында үткәрелә торган "Ревизор" конкурсының унынчы, юбилей елында "Иң яхшы белем бирү проекты" номинациясендә Татарстан китап нәшриятының «Адымнар — белемгә һәм бердәмлеккә юл» проекты җиңде. 

Конкурска Россиянең 30 төбәгеннән 200дән артык гариза кабул ителгән. Ярты ел дәвамында барган әлеге бәйгедә номинантларның проектлары тәкъдим ителде, интернетта тавыш бирелде һәм эксперт советы нәтиҗә ясады.

Конкурсны "Книжная индустрия" журналы, Россия китап берлеге, Халыкара китап күргәзмәләре һәм ярминкәләр генераль дирекциясе, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы, ә 2021 елдан - РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы оештыра.

 

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев