Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбиятыбыз “ак чәчкәләр” булып атты

«Икмәк ашамаган кешене күргәнегез бармы? Әсәр укымаган да бер генә адәм иясе юк. Бу форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: мондый бәйгеләр язучылар өчен генә түгел, безнең киләчәгебез, халкыбыз өчен дә бик кирәк. Шулар ярдәмендә генә әдәбиятыбыз ак чәчәкләр кебек атачак» - Данил Салихов.

Сәламәтлек сагында торучыларның игелекле хезмәтенә әдәбиятыбыз аша игътибар юнәлтү, татар әдәбиятын сәламәтлек саклау, медицина өлкәсенә караган әсәрләр белән баету, иҗатта яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатыннан «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Казан утлары» журналы редакциясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, медицина хезмәткәрләре турында иң яхшы повестька, хикәягә, шигырьгә «Шифалы куллар» дигән ачык әдәби конкурс игълан иткән иде. Ниһаять, барлык җибәрелгән эшләр каралды, иң яхшы язмалар сайланып алынды, нәтиҗәләр ясалды. 17 декабрьдә «ТАТМЕДИА» бинасында «Шифалы куллар» әдәби конкурсы һәм шулай ук ТАССРныж 100 еллыгына багышланган «Татарстан.Тарих. Шәхесләр» әдәби очерклар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булып узды.

Әлеге конкурсларның географиясе бик бай булган. Казаннан, республикабызның төрле төбәкләреннән, чит төбәкләрдән килгән төрледән-төрле, бер-берсенә охшамаган, оригиналь эшләрнең барысы да зур игътибарга лаек булды. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның сәламләү чыгышыннан соң, чараның иң күңелле һәм дулкынландыргыч өлеше – җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы башланып китте.

«Татарстан. Тарих. Шәхесләр» әдәби очерклар конкурсы җиңүчеләре лаеклы премияләрен иң беренчеләрдән булып кулларына алдылар. Аларны котлай өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире, шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин чакырылды. «Без һичшиксез бүгенге әдәбиятыбызның төп флагманы итеп «Казан утлары» журналын атыйбыз. Нигә соң алар тәкъдим иткән проект безгә кызыклы булып тоелды соң? ТАССРның 100 еллыгына багышланган әдәбият һәм публицистика бәйләнешендә язылган очерк жанрына конкурс бик үзенчәлекле тәҗрибә булыр дип көтелде. Өметләр акланды» - дип белдерде ул.

«Татарстан. Тарих. Шәхесләр» конкурсының кызыксыну бүләкләренә Казаннан Гөлинә Гыймадова, Актаныш районыннан Зәлифә Әхмәтгалиева, Төркиянең Искешәһәреннән Айзирәк Гәрәева-Акчура ия булдылар. Ниһаять, төп җиңүчеләрне дә тәбрикләү килеп җитте. Өченче урынны – Роза Хәбибуллина, Чаллы; икенчене – Лилия Фәттахова, Яңа Чишмә; лаеклы беренче урынны журналист Риман Гыйлемханов яулап алды. Тамашачы җиңүчеләргә алкышларны җәлләмәде. Шунысы күңелле!

«Шифалы куллар» әдәби конкурсы язучыларыбызда да, сәләтле укучыларыбызда да зур кызыксыну уятты. Олы йөрәкле медицина хезмәткәрләре, аларның җаваплы вазифасы, көндәлек мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары турында татар әдәбиятында яңа әсәрләр туды. Жюри әгъзалары сүзләре буенча, иң яхшы әсәрләрне билгеләү җиңел булмаган.

Катнашучылар рәтендә тәҗрибәле каләм тибрәтүчеләр генә түгел, ә бәйгедә кызыксындыру бүлегенә лаек дип табылган мәктәп укучылары да булды. Илһамия Гыйззәтуллина, Булат Мөхәммәтҗанов, Данир Гыймалтдинов, Зөһрә Хисамиева, Камил Хәйруллинны Г.Тукай премиясе лауреаты, татар китап нәшриятының әдәбият берлеге мөдире Газинур Морат котлады. Жиңүчеләрне тәбрикләү максатыннан «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Равил Фәйзуллин чыгыш ясады. Менә кечкенә иҗатчыларны көтелгән бүләкләре белән куандыру мизгелләре башланып китте. Өченче урын – Роза Әмировага, икенче урын – Артем Русов, беренче урын исә Алия Вафина кулларына эләкте. Мәктәп укучыларының мондый мәртәбәле бәйгедә җиңүләр яулап алуы – әдәбиятыбызның матур киләчәге барлыгына өмет тә тудырадыр. Бүләкләү тәмамлагач, балалар үз иҗатлары белән таныштырып та киттеләр. Рәсми чарага охшаш вәзгыять шундук җанланып китте, кәефләр күтәрелде.

«Шифалы куллар» бәйгесенә йомгаклай бәйрәме кульминацион ноктасына килеп җитте. Өлкәннәр арасында җиңүчеләрне котлар вакыт җитте. «Хикәя» номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек дип табылган җиңүчеләрне котлар өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чакырылды. «Икмәк ашамаган кешене күргәнегез бармы? Әсәр укымаган да бер генә адәм иясе юк. Бу форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: мондый бәйгеләр язучылар өчен генә түгел, безнең киләчәгебез, халкыбыз өчен дә бик кирәк. Шулар ярдәмендә генә әдәбиятыбыз ак чәчәкләр кебек атачак» – дип, кәлимәт сүзләрен тамашачыларга җиткерде. Кызыксындыру бүләгенә Фирдәвес Зариф, Гөлнур Айзат, Зинаида Захарова, Ильяс Баһауов ия булдылар. «Әлбәттә, мин бик шатмын! Синең иҗатыңны, синең язганыңны шундый зурлакта бәяләгәч, тагын да күбрәк, яхшырак әсәрләр язу теләге барлыкка килә. Стимул пәйда була. Чынлыкта, «Казан утлары» журналы булмаса, бу җиңү дә булмас иде, чөнки башта алар әлеге әсәрне бастырып чыгарды, ә аннары конкурска юллады» – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Ильяс. Әлеге номинациянең җиңүчеләре дә билгеле булды. Алар: өченче урын – Ркаил Зәйдулла, икенче урын – Фирүзә Җамалетдинова, беренче урын – Зиннур Хөснияр. Котлыйбыз аларны!

«Повесть» номинациясендә җиңү – мактаулар һәм, һичшиксез, шәхесеңә олы хөрмәт кенә түгел, ә бәйгенең иң зур премиясе – 80 мең сум да алып килде. Моңа кем ия булган икән соң? Лаеклы рәвештә өченче урынны Рәмис Латыйповка, икенче урынны Марат Кәбировка, һәм, ниһаять, беренче урынны Зөлфәт Хәкимга тапшырдылар. Кызыксындыру бүләге белән исә Сәмига Сәүбанова, Рәмзия Габделхакованы тәбрикләделәр.

«Казан утлары» журналы уздырган саллы бәйгеләр бик күп еллар дәвамында каләм тибрәтүче профессиональ язучылар белән бер рәттән үзешчән иҗатчылар әсәрләрендә олы мәйданга илтүгә туры юл дип торалар. Андый конкурслар ешрак уздырылыр дип ышанып калабыз!

 

Бүләкләү тантанасыннан фотолар. 

Бүләкләү тантанасыннан видео.

 

Фото: Солтан Исхаков

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев