Әдәбият яшьләр кулында
"Әгәр дә артыңнан яшь язучылар килми икән, димәк, әдәбият капкаларына ябылу куркынычы астында..."
29 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлеге бинасында үткәрелгән Яшь язучыларның республика семинары үтте. "Әгәр дә артыңнан яшь язучылар килми икән, димәк, әдәбият капкаларына ябылу куркынычы астында. Әмма бу татар әдәбиятына янамый", – дигән сүзләр белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әлеге матур чараны ачып җибәрде. Ул, шулай ук, Язучылар берлегенең яшьләргә мохтаҗ булуын искәртте, хатын-кыз язучыларының тормыш мәшәкатьләре аркасында әдәбияттан читләшү проблемасын да әйтте.
Семинарда барлыгы 34 яшь каләм тибрәтүче катнашты. Аларны тәбрикләр өчен тәҗрибәле шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар һәм шулай ук мәдәният эшлеклеләре дә килгән иде. Талантлы яшьләребезгә остаз булып, ак юл һәм хәер-фатыйха теләп торучы аксакалларыбыз булмаса, әдәбиятыбыз үсмәс тә иде. Шундый әдипләребезнең берсе – олы әдәбият мәйданына күпләрне җитәкләп алып кергән халык шагыйре Рәдиф Гаташка да сүз бирелде. Шагыйрь чыгышын үзенең иҗаты белән башлап җибәрде. Яшь язучыларга иҗади яктан үсәр өчен мәйдан тәкъдим иткән “Казан утлары”, “Идел”, “Мәдәни җомга” басмаларының баш редакторлары да катнашучыларга киңәшләрен бирделәр, уңышлар теләделәр. Ахырда яшь шагыйрәләр Юлия Лугинова һәм Гүзәл Закирова иҗат җимешләре белән тамашачыны сөендерделәр.
Остаханәләр эшләрен бик кызу башлап җибәрде. Проза секциясендә барлыгы 12 катнашучы тикшерелде. Фоат Галимуллин, Рифат Сверигин, Галимҗан Гыйльманов, Камил Кәримовның һәрберсе аерым бер әсәр буенча фикер алмаштылар, авторга төпле киңәшләрен бирделәр, хаталарын төгәл күрсәтеп, конструктив анализ ясадылар. Яшь прозаиклар исә югалып калмадылар – әдипләрнең һәр әйткән сүзен игътибар белән тыңладыр, теркәп тә бардылар. Беренче катка төшсәк, без шигърият секцисенә эләгәбез. 12 шагыйрәнең берничә иҗат җимеше танылган шагыйрьләр тарафыннан каралды, кимчелекләре күрсәтелде һәм тулаем йомгак ясалды. Остазлар буларак Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Фәйрүзә Мөслимова һәм Фәнил Гыйләҗев чыгыш ясады. Драматургия секциясендә бер генә кеше катнашты – Мөхсинова Раилә. Галим Әлфәт Закирҗанов һәм драматург Мансур Гыйләҗев аның белән кара-каршы утырып, яшь кызның «Җәйге пикник» дип аталган фантастик пьесасына анализ ясадылар. Сюжет безнең заманнан Бөек Болгар вакытына эләгү белән үзенә алып кереп китә. Маҗаралар дәверендә геройлар үзгәрә, аларда үз аңнары уяна, милләткә кире кайталар. Остазлар сүзе буенча, Раиләнең каләме чарлана башлаган, ул сюжет кору белән хәрәкәтне дөрес итеп күрсәтә белгән, әйтәсе фикере ачык күренә, авторның хисләре әсәрдә чагыла. Әмма кимчелекләре дә булды: исемнең уңышсызлыгы һәм күзгә күренеп торган конфликтның йомшак булуы. Тулаем алганда, әсәрләргә һәрьяклап анализ ясау – авторларга үзләренең иҗатларына яңача караш белән карарга этәрде, хаталарны төзәтеп, яңа үрләргә менәргә мөмкинлек тудырды. Дөресен әйткәндә, остазларның әйткән һәр сүзен йотлыгып тыңлап утырасың. Конструктив, гадел һәм төгәл кисәтүләр ясаган, шул ук вакытта әсәрдә отышлы, матур җирләрне искәртеп әйтүче әдипләр тагы бер тапкыр үз осталыкларын күрсәттеләр. Кайсысын гына сайлап алма, һәрбер остаханәдә җылы һәм күңелле атмосфера иде.
Ял итеп алу максатыннан оештырылган кофе-брейктан соң, түгәрәк өстәл җыелды һәм семинарга йомгак ясалды. Чакырылган әдипләр сүзләре буенча, бүгенге көндә татар әдәбиятын яңа дәрәҗәгә күтәрергә сәләтле яшь язучылар бар икән әле. Әмма бу алга таба үсергә, камилләшүгә чик куя дигәнне аңлатмый. Язучы, шагыйрь яки драматург һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Югыйсә, сәләт һәм осталык юкка чыгарга да мөмкин бит. Яшь
язучыларның республика семинары каләмгә тартылучыларның һәрберсенә үзенчәлекле йогынты ясады, яхшы хәтирәләр генә калдырды дип ышанып калабыз. Өстәвенә, кичәгә яхшы бонус буларак, Язучылар берлеге исеменнән алты авторның иҗатларын Татарстан китап нәшриятының 2021 елгы планына аерым җыентык итеп бастыруны сорап, мөрәҗәгать итәргә карар кылынды. Әлеге бәхеткә прозаик Чулпан Хаҗиева, Алинә Вәлиева, Айгөл Габдрахманова, Алинә Бикмуллина, шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина белән Гүзәл Закирова ия булды.
Фото: авторныкы
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев