Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәби елга йомгак ясалды

Ел азагында һәркем кылган гамәлләрен анализлый, казанышларын искә алырга тырыша, үзенә бәя бирергә омтыла.

Ел азагында һәркем кылган гамәлләрен анализлый, казанышларын искә алырга тырыша, үзенә бәя бирергә омтыла. Чынлап та, бу бит барыбызга да таныш. Күңелемдә, уй-фикерләремдә үзгәрешләр кичердемме мин? Кылган гамәлләрем кемгә булса да файда китердеме? Әйткән сүзләремнең халыкка тиешле йогынты ясарга көч-куәте җиттеме? Соңгы сорау турында еш кына милләтебезнең хәзерге көн шагыйрьләре, прозаиклары, драматурглары уйланадыр, мөгаен. 13 декабрьдә Татарстан Республикасының Язучылар берлегендә әдәби ел йомгакларына нәтиҗә ясалды.

«Кадерле туганнар! Бүген «язучылар безгә килерме, алар киләчктә булырмы» дигән уй-фикерләр белән яшибез. Бүген бирегә без «чебешләрне санарга килдек» – дип, Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салиховның кереш сүзе башланып китте җыелыш. Аның чыгышыннан соң сүз Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗановка бирелде. Җылы теләкләреннән соң ул татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткән язучылар га дәрәҗәле бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов, язучы Заһит Мәхмүди, әдәбият галиме Ләйлә Минһаҗева, шагыйрь Галиәхмәт Шаһиәхмәтов, язучы Фирдәвес Зариф тәбрик ителде. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына язучылар Вазыйх Фатыйхов, Гөлнур Корбанова, Мансур Вәлиев, Наил Шәрифуллин, Евгений Турхан; шагыйрь Шәфыйкъ Иматдинов лаек булды.

Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш тәбрикләү, бүләкләр тапшыруга бай булып чыкты. Язучы Рәдиф Сәгъди Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе белән, шагыйрә Флера Гыйззәтуллина Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе белән, язучы Җәүдәт Дәрзаман (вафатыннан соң) Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе белән, язучы Фәрит Яхин Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе, Нурия Сәйяр Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе; драматург Аманулла (Әмир Камалиев) (вафатыннан соң) Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнделәр.

Халкыбызның мәдәни, тарихи җәүһәрләре булырдай сыйфатлы, зәвыклы, эчтәлекле, мәгънәле китапларыбыз – олы мирасыбызның кабатланмас байлыгы. Язучыларга иҗатларын тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткән Татарстан китап нәшрияты ел саен басмага ике йөздән артык исемдә ярты миллион данә китап әзерли. Аның оешуга 100 ел тулу уңаеннан Данил

Салихов китап нәшрияты хезмәткәрләренең кулларына Язучылар берлегенең Рәхмәт хатларын бирде. Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов һәм шураның җаваплы сәркатибе ГосманГомәр шагыйрь Зиннур Мансуровка да Аксакаллар шурасы медален тантаналы рәвештә тапшырды.

Чараның иң күңелле өлеше – Язучылар берлегенә яңа сафларны кабул итү булгандыр. Яңа көчләр, талантлар һәм казанышлар бит ул! Конкуренция дә булмый калмас шул. Шундый өметләргә таянып, Берлеккә 2019 елда кергән язучылар Рамил Ханнанов, Айсылу Имамиева, Николай Сорокин, Галина Булатова, Рәкит Әбделманов, Риман Гыйлемханов, Лилия Фәттахова, Рәхимә Арсланова, Эдуард Учаров, Марс Яһүдин әгъза таныклыгы алдылар. Бу турыда Айсылу Имамиева «Язучылар берлегенә керү – минем өчен, иң беренче чиратта, өстәмә җаваплылык дигән сүз. Хәзер инде язганнарыма профессиональ язучы буларак та карарга тиешмен. Башкаларның да игътибары артыр, бәлки. Ник дигәндә, әлегә кадәр тәнкыйтьчеләрдән, галимнәрдән ни акка, ни карага дигәндәй бер кәлимә сүз дә ишеткәнем юк иде», – дип белдерде.

Икенче өлештә Данил Салихов Язучылар берлегенең 2019 елгы эшчәнлеген йомгак ясау докладын укып китте. Шулай ук утырышта Чаллы һәм Әлмәт бүлекләре җитәкчеләре Факил Сафин, Рифкать Шаһиев еллык хисап докладлары белән чыгыш ясадылар.

Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышның иң кызыклы өлеше – жанрлар буенча ясалган докладлар булгандыр. 2019 елгы татар шигъриятенә күзәтүне шагыйрә, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, «Бэлла» Халыкара әдәби премиясе лауреаты Луиза Янсуар башкарды. «Докладым бер ел дәвамында вакытлы матбугатта басылып чыккан шигъри әсәрләрне күзәтеп, анализлап язылды. «Казан утлары», «Сөембикә», «Мәйдан», «Мәдәни җомга», «Идел» кебек газета-журналларда басылган тезмә әсәрләрне укып, өйрәнеп чыктым. Моннан тыш, шигъриятнең виртуаль мәйданнарда тәкъдим ителгән өлешенә дә игътибар юнәлттем. Чөнки, без хәзер текстны «Инстаграм» аша үзләштерү режимында яшибез. Шулай ук, бүгенге көнтенденциясе шигырьнең яңа формаларын, күчешләрен сорый: сәхнә, экран һ.б. визуализация алымнары. 90 нчы елларда шигырь күбрәк мәйдан шигърияте булса, бүген, бәлки, фатирниклар форматы аңа күбрәк якындыр. Бу – заман хасияте, мәдәни өлкәдәге күчеш, метаморфозалар белән бәйле, дип уйлыйм. Докладның идеясе - бүгенге татар шигъриятенең бер еллык торышындагы төп тенденцияләрне билгеләү, иң игътибарга лаек әсәрләргә туктап, аларга бәя бирү. Тыңлаучысын тыңлаучылардан сорарга кирәктер. «Миңа ошады,

яхшы анализладың», – дип шалтыратучылар, очрап әйтүчеләр дә булды. Ошатмаганнары да булгандыр, дип уйлыйм. Бу – табигый күренеш. Һәрхәлдә, мин, көчемнән килгәнчә, үземә йөкләнгән вазифаны башкардым” диде ул. Татар прозасына филология фәннәре кандидаты, КФУның Татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина, рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемәләргә күзәтүгә сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенең рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемә буенча әдәби консультанты Галина Зәйнуллина, балалар әдәбиятына филология фәннәре докторы, КФУның Татар әдәбияты кафедрасы доценты Ләйлә Минһаҗева, сәхнә әдәбиятына театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, әдәби тәнкыйтькә язучы, әдәби тәнкыйтьче, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов күзәтү ясадылар.

Әлеге мөһим сөйләшүләргә йомгак итеп, җыелышның азагында Язучылар берлеге тарафыннан резолюция оешты. Татар әдәбиятының бүгенге үсеше, әсәрләрнең жанры ягыннан өстенлекләре, кимчелекләре, яңа үрләргә менү мөмкинлекләре ачык күрсәтелде, 2019 ел буе нәтиҗәле хезмәт күрсәткән каләм тибрәтүчеләрне котлаулар уздырылды. Кыскасы, бик күңелле һәм файдалы үтте әдәби елга йомгаклар ясау чарасы. Быелгы казанышлар белән рухланып, яңа көч, илһам туплап иҗатчыларыбыз яңадан-яңа әсәрләр белән татарның әдәби мирасын һәрдаим баетып торыр дип ышанып калабыз.

 

Фото: авторныкы

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев