Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чынлап та, кая бара соң, татар әдәбияты? (дәвамы)

Туфан абый: “Улым, син унҗиде яшьтә гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәте турында нинди тәҗрибәдән чыгып язасың?” – дип кызартты. Аннан: “Ничә язган пьесаң бар? Пьесаңны озак язасыңмы?” – ди. Илгиз: “Айга – утызны!”, – дип ычкындырды.

(Башыннан укыгыз) 

 

Бу уңайдан “Иделем акчарлагы” бәйгесе турында да берничә җөмлә язып китәм. Мин анда 2002, 2003, 2004нче елларны катнашып, ике тапкыр Гран-при иясе булдым. Бу бәйге язучылар дөньясына үзеңне күрсәтү генә түгел, үзеңә яңа каләмдәш дуслар табу, аларның иҗаты белән танышу һәм иң мөһиме берьюлы күпме танылган язучылар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бит! Бу изге эшне башлап җибәргән оештыручылар Миләүшә апа Шарапова, Мөршидә апа Җиһан, Игорь абый Кнайнов, Язучылар Берлегенең ул вакыттагы рәис урынбасары Шаһинур абый Мостафиннарны хәзер дә бик җылы хисләр белән искә алам. (Кызганыч, “Иделем акчарлагы”ның 20 еллыгы уңаеннан җиңүчеләрне бергә җыюлар да булмады, чыккан җыентыкны, аңда Гран-при алучыларга җибәрә алмадылар, һичьюгы миңа килмәде). Хәзер бу чара ничектер, белмим, әмма ул вакытта иң югары дәрәҗәдә иде. Уздыру урыны “Санта” санаториясе. Жюрида Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Газинур, Морат, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Искәндәр Гыйләҗев, Гөлшат Зәйнәшева һ.б. . Һәркөнне нинди дә булса кызыклы мәдәни чаралар, конкурслар, концерт, спектакльләр, язучылар, журналистлар белән очрашулар... Аеруча мөхтәрәм Туфан абый Миңнуллин, танылган журналист Миңназыйм Сәфәров, журналист-язучы Искәндәр Сираҗи, җырчы-журналист Алия Исрафиловалар белән очрашу күңелгә сеңеп калган. Алия Исрафилованыкы кебек йомшак матур тавышым да, сәхнә кешесе булу теләгем дә булмагач, Алия апаның җырлавы бик ошаса да, миннән юньле җырчы чакмаячагын аңлаган идем инде. Әмма мин ул очрашулардан, алар кебек, мөмкин булса бар сәләтеңне дә күтәрергә кирәклеген аңладым. Драматург буларак катнашып, Гран-при алсам да, Туфан абый белән очрашу һәм аннан соң, дәвамы буларак бер чара минем драматургия өлкәсендәге якты хыялларыма чик куйды. Шушы урында мин үземнең ничек драматург булмый калуымны да язарга булдым. Дөрес, мин кечкенәдән сәхнәне бик үк яратмадым. Мәктәптә берәр скетч, йә спектакль кую планлаштырылса, очынып йөрмәдем. “Иделем акчарлагы” бәйгесенә 2002 елны катнашып, аңа шигырьләремне җибәрдем. Йомгаклау өлешенә чакыру алгач сөенүләремне аңлата да алмыйм. Һәм анда мин шигриятьтә, ә Буадан Рузия Сафиуллина прозада Гран-при алдык. Икенче елны тагын катнашасым килде. Инде шигырь өлкәсендә Гран-при алганга, көчемне прозада сынап карарга булдым. Мин анда “Төш” дигән хикәям белән катнаштым. Әмма Казанга килгәч, кунарга калган туганым Тәлгать абый (Тәлгать Бариев танылган журналист, Сталин чорында сөргенгә куылган авылыбыз мулласы Барый хәзрәтнең оныгы) минем хикәямне укыды да, “Мәдәни җомга” редакциясенә бирәм дип, копиясен алып калды. Ул шул елның октябрь санында “Мәдәни җомга” гәҗитендә “Тәшвишле төш” исеме белән басылып чыкты. Бәлки ул шуңададыр, ул елны Гран-прига прозадан Мөслимнән Гөлчәчәк Хафизова лаек булды, ә мин лауреат кына... Шуңа да бәхетемне өченче кат бу өлкәдә драма әсәре язып катнашырга булдым. Туфан ага Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” драмасының дәвамын “Кыямәт көне, ягьни янә Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре язып җибәрдем. Һәм 2004 елны Гран-прины шигриять буенча Ленар Шәех, драматургия буенча мин алдым. Хикәяләр күп булса да, бу номинациядә ике генә драма әсәре язучы бар иде. Аның берсе Аксубай егете Илгиз Зәйниев. Безнең әсәрләрне бәяләргә Туфан абый үзе килде. Минем драманы анализлап: “Пролог белән беренче пәрдәң бик әйбәт, икенче пәрдәң өч тиенгә тормый, кыска һәм эшкәртүне сорый, ә прологыңны ныгытып язарга кирәк !” дип, әсәремне “сүтеп атты”. Аннан: “Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры быел «Яңа татар пьесасы» бәйгесен уздыра башлады. Катнашырга теләгең юкмы?” – дип сорады. Мин: “Быел шушы әсәремне җибәргән идем инде, урыннар яуламадым,” – дидем. Туфан абый: “Гаҗәп, никтер күрмәгәнмен аны”, – дип куйды. Тәнкыйтьнең катысы Илгизгә эләкте. Иң беренче ул аннан: “Илгиз сиңа ничә яшь?” дип сорады Илгиз: “17 яшь”, ди. Туфан абый: “Улым, син унҗиде яшьтә гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәте турында нинди тәҗрибәдән чыгып язасың?” дип кызартты. Аннан: “Ничә язган пьесаң бар? Пьесаңны озак язасыңмы?” ди. Илгиз: “Айга утызны!”, дип ычкындырды. Туфан абый урыныннан ук сикереп торды. “Мин җитмешкә җитеп тә 30 пьеса язмадым әле, син инде мине уздыргансың икән”, ди. Аннан, тынычланып, киңәшләрен бирә башлады, Илгиз белән икебезне дә укуларны бетергәч, Казанга Галиәскәр Камал театры каршында ачылачак драматурглар лабораториясенә чакырды. Ул кичне безне Кәрим Тинчурин театрына Рәдиф абый Сәгъдинең “Сынган беләзек” спектаклен карарга алып бардылар. Шунда мин драма язу өчен, сәхнәдә яшәргә, һәр персонажның һәр хәрәкәтен, һәр мимикасын күз алдына китерергә, язган рольләреңне күңелдән үзең уйнарга тиеш икәнлеген төшендем. Спектакль тәмамланып, залдан чыкканда миндә драматург үлгән иде инде. Ә Илгиз – молодец! Кулын селтәмәде, үз өстендә эшләде, укыды. Әйе, Илгиз талантлы зәркәнче кулына эләкте. Инде 2010 елда “Бибинур” киносында төп рольләрнең берсен бик уңышлы уйнап тарихка кереп калды. (Сүз уңаеннан әйтим әле, бу кино минем туган авылым Алгайда төшерелде). Инде менә безнең буынның бердәнбер сәләтле драматургы булып ачылды. Аңа чын күңелдән иҗади уңышлар телим.

   Ә менә Миңназыйм абый белән очрашудан соң, миндә журналист, йә тәнкыйтьче булу теләге кузгалды. Ул очрашу уздырган залның сәхнә түренә: Тәнкыйть – кирәкле шәйдер. Габдулла Тукай” – дигән шигарь язылган иде. Мин шунда журналистның ниндидер вакыйганы сурәтләп язучы гына түгел, вакыйганы укучыга кызыклы, әмма күпертмичә, дөресен, шул ук вакытта тәнкыйть күзеннән язучы икәнен аңладым. Анда беренче тапкыр, Җәүдәт абый Сөләйманов оештырган “Сәләт” лагеры һәм яшь журналистлар өчен ел саен уздырыла торган “Алтын каләм” бәйгесе турында ишеттем. Үземне журналист булырга әзерли башладым: 2004 елны ук “Сәләт” лагерында тәҗрибә туплап кайттым, районның “Нократ” Һәм “Сабантуй” гәҗитләренә мәкаләләр дә яза башладым. Мамадыш районының Крещенов исемендәге журналистләр премиясенә лаек булдым, ике тапкыр Мамадыш, бер тапкыр Кукмара районы турларында җиңеп “Алтын каләм” бәйгесендә катнашып бер икенче, ике беренче урыннар яуладым. Ләкин Гран-при эләкмәде... Ә шулай да мин ничек журналист булмый калдым... Бәлки миннән ярыйсы гына язучы-журналист чыккан булыр иде. 2004 елны мәгариф министры итеп Шәйхелисламов Рәис Фалик улы билгеләнде. Укытучы гаиләсеннән булганлыктан, безнең өйгә “Мәгърифәт” гәҗите дә килә иде. Аңа мин дә күз салгаладым. Аның министр булып торуына 100 көн уңаеннан гәҗиттә “Министрга сорау” рубрикасы чыккан. Инде күңелгә уку йортларын сайлау проблемасы кергәнлектән “Мин моңа гаеплеме?” дигән сорау яздым. Тик ул сорау күләмлерәк булып мәкаләгә тартым иде. Анда мин авыл мәктәбендә укучының шәһәр укучысыннан белем ягыннан йомшаграк булуын, чөнки авылда бер укытучы төрле фәннәр укытуын, ә ул фәннән укытучының профиле түгеллеген, укучыларның колхоз басуында эшләп күп дәрес калдыруларын яздым. Министрга сораулар күп килгән булган, аның җаваплары басылды. Ә минем сорау (миңа редакциядән бернинди кисәтүсез) гәҗиттә мәкалә булып басылып чыкты. Аңа карата кайтаваз буларак гәҗиттә минем язганымны хуплап берничә укытучының мәкаләсе дә басылды, тик безнең мәктәптән түгел... Ә киресенчә, укытучыларының кайберсе: “Безне мыскыллап язгансың”, дип миңа ябыштылар, эш хәтта хурлауга барып җитте. Директор да алар ягына авышты. Безнең сыйныфта мине гаепләп анкета уздырдылар. Минем ул мәктәпкә аяк та басасым килмәде. Ә биш айдан чыгарылыш имтиханнары. Кышкы каникулдан соң мин, Кукмара районы Түбән Өскебаш урта мәктәбенә укырга күчтем. Редакциядән Язучы Сәйдә апа Зыялы килеп тикшереп, мине яклау мәкаләсе белән чыкса да минем фикерем үзгәрмәде. Ул мәктәптә дә гел бишлегә укып киттем. Хәтта татар теленнән район олимпиадасында катнашып икенче урын алдырга да өлгердем, тик күңелне чыгарылыш нәтиҗәсе төшерде. Бөтен фәннән дә бишлегә укып имтиханнарны да “5”легә бирүгә карамастан, миңа көмеш медаль тапшырдылар. Директор: “Район мәгариф бүлеге шулай хәл итте”, диде. Әти белән Казанга документларны тапшырырга чыккач, ул Кукмара мәгариф бүлегенә кереп китте. Ул вакытта анда җитәкче Мөяссаров Роберт Мансурович иде. Ул әтигә Мамадыштан шалтырату булуын һәм риза булмаганда, Министрлыкка бара алуыбызны әйткән. Һәм без шулай эшләдек тә. Казанда мәгәриф министрлыгы комиссиясе минем эшемнең “5” гә лаек булуын раслап көмеш медалемне алтынга алмаштыру турында карар чыгардылар. Мин югары уку йортына, “5”легә биргән очракта, бер экзамен белән керү хокукын кайтара алдым. Казанга, документларны журналистика бүлегенә тапшырырга киттек. Безне “Алтын каләм”дә минем белән төн уртасына кадәр гәҗит чыгарган декан Гарифуллин Васил абый Заһитович каршы алды. Әмма ул татар бүлегенә бары 15 кеше генә алыначагын, 12 кешенең юллама белән килүен, ә өч урын “Алтын каләм” гран-причыларына калуын әйтеп, матур гына ишектән озатты. Әти белән кунарга тиешле туганнарыбыз Ринат абыйларга кайтып киттек. Алар Щапова урамында, Язучылар Берлеге бинасына якын гына, 100 метрлап кына ераклыкта яшиләр иде. Туганнар эштә булу сәбәпле, әти белән Язучылар Берлеге ишек алдындагы “Сарман” кафесына кереп тамак ялгап чыктык та, шул бина капкасы янында моңсуланып торабыз. Шул вакыт Язучылар Берлегеннән бер яшь ир-егет чыкты да, безгә бер карап алып, кызу гына узып китте. Әмма өч-дүрт адымнан туктап, кире борылып килде. “Нәрсә, балтагыз суга төшкәндәй торасыз. Язучылар өенә кертмиләрме әллә?” диде ул, елмаеп, “Син Ләйсән Мөгътәсимова бит әле? Ә мин Нияз Акмал булам”, дип күреште. Безнең төшенкелек сәбәбен сораштыргач: “Минем анда бик әйбәт таныш укытучым бар. Илдар Низамов атлы профессор. Шуның белән сөйләшермен”, дип, китеп тә барды. Әти: “Кызым, син аны беләсеңмени? Кем ул?” – ди. Мин: “Күргәнем юк әти”, дип акланам. Бер күрмәгән кешегә бик ышанып бетмәдек, шуңа да иртәгесен документларны татфакка тапшырырга карар кылдым. Язучылар берлегеннән дә, Депутат Разил абый Вәлиевтан да мөһерле юлламаларыбыз булгач, өмет зурдан иде. Шулай да бер авыз пешкәч, әти деканның үзенә күренергә булды. Ни дисәң дә, Искәндәр абый Гыйләҗев (имеш, “Иделем акчарлагы”ннан) миңа таныш та, танылган язучы Аяз абый Гыйләҗевның улы да бит! Әмма ул да минем алып килгән эшләремә күз дә салмады. Шулай да, чынлыкта инде керү урыннары юллама белән килгән алтын медалист- абитуриентларга биреләчәген, ә миңа керү өчен бүтән урыннар эзләргә киңәш итеп озатты. Мин, Аллага тапшырып, документларымны күңелемә бик үк якын булмаган Экономика факультетына калдырып чыктым. Чыгуга, залда каршыбызга елмаеп журфак деканы Гарифуллин Васил абый килде һәм журфакта миңа урын булачагын, документларымны кертеп тапшыруны сорады. Әмма миндә (мин шундый инде) шул минутларда татфакта да, журфакта уку теләге беткән иде. Шулай да Нияз абый Акмал белән профессор Илдар абый Низамовка рәхмәтлемен.

Барыбер күңелдәге тәнкыйть мәкаләләре язу теләге сүнмәде, “кытыршырак” темалар күзгә чалынса кулым да, телем дә кычыта башлый. Үземне тынычландыру өчен, берәр дүртьюллык пародия, йә сатирик шигырь “сырлап” куям. Шул 10 елда республика матбугат чаралары “Ватаным Татарстан”, ”Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга”, Татарстан яшьләре”, “Мәгърифәт”, “Идел”, “Сөембикә” “Ялкын”да күп санлы шигырьләр һәм хикәяләргә өстәп 27 мәкаләм басылды. Ә инде, “Идел”дә басылган шигырьләрем турында танылган шагыйрә Нәҗибә апа Сафинадан, мәкаләләрем турында “Шәһри Казан” гәҗитенең хатлар бүлеге җитәкчесе Хәмзә абый Бәдретдиновтан мактау хатлары алгач, күңелем тагын үсеп китте. Журналистика һәм татфакта укымаучы студент өчен болар начар күрсәткечләр түгелдер шикелле?! Алар шактый күләмле басылдылар һәм һәрберсенә диярлек гәҗит укучылар тарафыннан “кайтаваз” мәкаләләр басыла килде. Югарыда телгә алынган, мәктәп турында мәкаләдән кала, “Телсез күке” милләте” мәкаләсеннән соң, Туфан абый мине үзенең “Кара каршы” тапшыруына чакырды, аннан Роберт абый Миңнуллин “Китап” тапшыруына, Зәмирә апа Рәҗәпованың “Мәдәният дөньясы”на... “Идел” журналында басылган Татар Конгрессы эшчәнлегенә багышланган “Эшләгән эшегез бумы?!” мәкаләсеннән соң Конгрессның ул вакыттагы рәисе Ринат абый Закиров мине кабинетына ук чакырды. Минем эш эзләгән вакытым иде. Мине үзенә эшкә алыр дип торам, ә ул миңа ярты сәгать Татар Конгрессының, мин язганча, “Сабантуй” һәм “Татарча көрәш” уздырып, акча туздырып кына йөрмәве турында сөйләде. Дөрес ачуланмады да, тавышын да күтәрмәде. Эшкә дә алмады... Ә иң каты “кыен ашау” “Шәһри Казан”да Зәки абый Зәйнуллинның “Татар театры турында уйланулар” мәкаләсенә кайтаваз буларак язылган “Татар театры турында “Ай- вай”ланулар” дигән мәкаләм булды. Анда мин, Зәки абыйның мөхтәрәм язучы булуын белсәм дә, аның театрга кагылышы булган барлык исән һәм мәрхүм режиссер, драматургларны булдыксызлыкта гаепләвенә җавап язарга батырчылык иттем һәм аңа каршы Зәки абый мине тәнкыйтьләп тагын бер әче мәкалә бастырыр дип уйлаган идем. Минем мәкалә басылды. Иң гаҗәбе, мәкалә астында “Ләйсән Мөгътәсимова, КДУ студенты. (Орфографик хаталары төзәтелмичә бирелә) дигән язу иде. Ягъни, редакция, һичьюгында, мин яшәгән 18 елда, беренче тапкыр мәкаләне ничек бар шулай бастыра гына түгел, ә ялгышлар барлыгына төртеп күрәтә. Аннан анда эшләүче журналист Гөлнара Галәвиева “Илһамият” исеменнән мине хурлап мәкаләсен бастыра. Минем “мохтаҗ” сүзендә игътибарсызлыгым нәтиҗәсендә киткән ялгышка төртеп күрсәтә һәм Гөлнара ханымның мәкаләсе, миңа сабак булсынгадыр инде, кара биткә ак шрифт белән басылып чыга. Әмма мәкаләдә телгә алынган бер драматург, язучы һәм режиссёр мине яклап язмады. Рәхмәт, шулай да, шул ук гәҗиттә драматург Юныс абый Сафиуллинның һәм “Казан утлары”нда тәнкыйтьче Азат абый Әхмәдуллинның мәкаләсендә мине яклау сүзләре бар иде. Шушы вакыйгалардан соң, мин турысын ярган чын тәнкыйть татар дөньясында бары түрәләрдән аның кулы астында эшләүчеләргә һәм тәнкыйть язган тәнкыйтьченең үзләренә генә юнәлгән булуын аңладым. Заманында әсәрләргә компромиссыз тәнкыйть язучы Мансур Вәлиев Барҗылының тәнкыйтьче буларак 2005 елдан юкка чыгуының сәбәбе дә шул түгел микән? Ә калган өлкәдә, бигрәк тә әдәбият өлкәсендә тәнкыйтьчеләр, Нури Арсланов язганча, безнең әдәбиятта төп тәнкыйтьче булган туганым Рифә апа Рахман да, якташым Әлфәт абый Закирҗанов та, Дания апа Заһидуллина да “ведомственный” тәнкыйтьчеләр рәтендә, ахрысы. Үзәк матбугат-ның гәҗит-журналларында 100 артык шигырь һәм хикәяләр, бер китабың басылып та, бер кәлимә тәнкыйть сүзен дә күрмәгәч, ни диясең инде?! Ниндидер юбилей уңаеннан язылган “төче телле” мәкаләләр, минемчә, чын тәнкыйть түгел. Шулай да Дания апаның, соңгы вакытта бәхет йолдызы атылган Лилия Гыйбадуллинаның шигырьләре басылган “Казан утлары”ында (2018, №5) тәнкыйть мәкаләсе чыкты. Әмма ул да күбрәк мактауга корылган мәкалә. Инде Тукай бүләгенә тәкъдим итәсе генә калган. Дөрес анда бераз йомшак кына кагылган тәнкыйть юллары бар, әмма алар да татфак юнәлешендә: иҗек һәм үлчәмнәр санау, рифмалыкны һәм кабалануларны тикшерүдән узмаган. Лилиянең бу шигырьләре “Юралмаган төшләр” циклы (“Казан утлары” 2022, №3) көйле, яңгырашлы авазларга, символларга бай... әмма уку белән күңелгә кереп каламы? “Соң инде” шигырендә ни өчен Лилия сайрап торган сандугачка сайрамаска куша, өстәвенә моңыннан ваз кичүдә, җырын саклап калмауда гаепли... Ә “Вакыт кәүсәсендә” дигән шигырендә Лилия:

Хәтер – туфрак.

        Шул туфракны

       Таптап китә, гөл утырта, оя кора,

        Иген игә, сата, зират итә…

Уза тора, бары да туза тора, – дип яза. Әмма туфракны кем таптый сата, зират итә, кем уза тора, кем туза тора? Алга таба, “Барлыгымны беләм” шигырендәге, Дания апаның күңеленә бик тә хуш килгән “Әрем чәчкә ата һәрбер язда” юллары. Безнең якларда әрем язын түгел, август ахырлары, сентябрь башларында гына чәчәк ата. Дания апа шулай ук татарда кулланышта булмаган “җирге” (җирдәге түгелмени?) һәм “сизгү” (сиземләү) сүзләрен игътибарсыз гына үтеп китә. Лилиянең шигырьләрендә андый шаккатризм”нар бик еш очрый. Ә инде кулланыштан чыккан “кыргач, кучкар”, кашага” кебек сүзле шигырьләренең мәгънәсен аңлау өчен татарча- иске татарча сүзлек белән укырга кирәк. Кайбер шигырьләрен укыгач, бу ни турында әле, дип уйлап куясың. Күбәләк” шигыре ни турында? Мәсәлән, мин бу шигырьне бер кат укыгач, моны язган кеше, әти-әниләрен ташлап чыгып киткән һәм инде тегеләр мәрхүм булып, еллар үткәч кенә кайткан зимагур турында дип уйладым. Әйе, өй эчендәге бар нәрсә үткәннәргә кайтара, бәгыре булган кешене үксетеп елатырлык, әмма аның бу адәмнең мәрхәмәтсез күңеле барыбер йомшармый. Ничектер өйгә кереп калган һәм тәрәзәгә бәргәләнгән бердәнбер җан иясе –  күбәләкне чыгарып очырмый, әллә бәреп үтерә, әллә күбәләк аның күз алдында үзе тәрәзә төбенә ятып үлә... Заманында Мөдәррис Әгъләм: “Бүген шагыйрь өчен иң әйбәт тәнкыйтьче – икенче бер шагыйрь. Татарда үз гомеремдә тәнкыйтьче күргәнем булмады”, – дип әйткән булган. Чыннан да, гомерендә бер куплет шигырь язмаган тел белгечләре шигырьләрне күбрәк җөмлә төзелешендә, орфографик кимчелектә гаепли инде ул! Мин дә, шундыйрак, уенга ошаган булса да, бер тәнкыйть аша узганмын икән. 2013нче ел азагында “Идел” журналы оештырган “Әдәби суд”та катнаштым. Анда минем яшь язучылар өчен язылган шактый күләмле шигъри “Яңа Кәҗә белән Сарык әкияте”н тикшерделәр. Гаепләүче, (тәнкыйтьче) югарыда телгә алган туганым галимә, шагыйрә, тәнкыйтьче, Рифә апа Рахман. Минем яклаучы, минем бәхеткә юморны аңлый торган, бу өлкәнең осталары Искәндәр абый Сираҗи һәм Фәнзаман абый Баттал иде. Бу чарада катнашучылардан, Рифә ападан кала, бер язучы да алдан минем бу әсәремне укымаган булып чыкты. Барысы да чара башланыр алдыннан кына укырга тотындылар. Искәндәр абый мине “Иделем акчарлагы”ннан ук исендә калдырган һәм минем иҗатым белән шактый таныш икән һәм бик көчле яклап чыкты. Миңа каршы шаһит Рашат абый Низами да, үзенә казыйдан берничә кисәтү алса да, мине мактады гына. Ә Фәнзаман абый бөтенләй күңелемне үстереп җибәрде. “Безнең Мансур Барҗылы дигән бик зур, гадел тәнкыйтьчебез бар. Шул бер егерме еллар элек минем турыда болай дигән иде: сатириклар сирәк туа, бөек Тукайны, Гамил Афзалны искә алганнан соң Фәнзаман Баттал исеме хәтергә төшә. Менә, ә мин сине дүртенче итеп кабул итәм. Җиңел, шат күңел белән иҗат иткәнсең”, дип, миңа хәер-фатихасын бирде ул. Ә Рифә апа авызыннан бер уңай фикер ишетмәдем. Ун ел үтүгә карамастан, алга таба үсешем булмавында, балалыктан котылмаганлыгымда гаепләде, шул ун ел дәвамында минем бер басылган әсәремә бер кәлимә тәнкыйть сүзе язмаган, тәнкыйтьче исемен күтәреп йөргән туганым Рифә Рахман. Ә соң балалыктан чыкмау язучы өчен гаепмени? Балалар язучысы булу өчен язучыга күңеле белән балалыкта калу мөһим бит! Әгәр дә бар булганнары белән балачактан чыккан булсалар, безнең Резедә апа Вәлиева, Йолдыз апа Шәрәпова, Рафис абый Корбан кебек талантлы балалар язучылары булыр иде микән?

Аннан, “Идел” әдәби судына бирелгән бер әсәр буенча гына миңа андый вердикт чыгару дөресме? Картайгач та яшьлек мәхәббәте турында эротик шигырь язучы шагыйрәләрне яшүсмерлектә калган дип гаепләргәме? Мине киләчәктә язучы буларак катгый карар чыгарып: “Ләйсән, син лутчы язма!” – диюе башыма чүкеч белән суккан кебек булды... Иң гаҗәбе, Рифә апа да, журналист Галәвиева кебек тыныш билгеләренә бәйләнде. Нишлим соң, теләсәм дә мин журфакта да, татфакта да укымадым. Шуңа, да тыныш билгеләрен күбрәк эчке тоемлавым белән куям. Татар телендә басым билгесе булмау сәбәпле күпнокталар гына түгел, күпөндәүләр дә куям әле. Әле хәзер дә, шигырьләрдә җөмлә тәмамланмаса да, икенче юлны ни өчен зур хәрефләр белән башлап язганнарын аңламыйм. Ә шулай да “ведомственный” булмаган тәнгкыйтьчеләр бар! Минем бик турысын бәрә торган дүрт тәнкыйтьчене атап китәсем килә. Алар-компромиссыз тәнкыйтьчеләр Гомәр абый Даутов, Искәндәр абый Сираҗи, Миләүшә апа Хәбетдинова, икенчеләре - “Интертат” хәбәрчеләре Рузилә Мөхәммәтова белән Гөлназ Хәбибуллина. Бу тәнкыйтьчеләр рәтендә Рәмис абый Латыйповны да күрәсем килгән иде, әмма Язучылар Берлегенә җиңел генә кергәч, бер әңгәмәдә “әгәр син бер коллективта икәнсең, сүзеңне халыкка җиткергәнче, беренче чиратта үзләренә әйтергә кирәк”, дип, үзенең “ведомственный” тәнкыйтьче булырга әзерлеген белдерде, ягъни тәнкыйть мәкаләсен язганнан соң, аны башта тәнкыйть утына эләккәннәргә таныштырып йөрергә кирәк дигән фикерен алга сөрә башлаган.

(Дәвамы бар)

 

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әһә, тәмләп кенә яза торгач, ипләп тешли башлады бит кайберәүләрне... Шәп яза.