Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чын Тукай өчен көрәшеп…

Тукайчы дидеңме, һичбер башка кеше түгел, күңелгә иң тәүдә остазым Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин килә. Аның бөтен гомер юлы халкыбызның онытылмас талант иясен аңлау һәм аңлаганын халыкка ирештерү, шагыйрьне күңелләребездә мәңге яшәтү уе белән үткән икән. Тукайга бәйле нинди генә сүз чыкмасын, Ибраһим ага, бәхәсләр вакытында үзендә уяна торган кайнарлык белән, аның хакында сөйләргә тотына иде. Башкалар күңелләрендә нинди уй яшәсә, дәлилсез-нисез генә шуны ирештергәндә, олы галимебез һәр фикерен фактлар белән раслап, теоретик яссылыкка салып шәрехләп бирәчәк. Ибраһим абый, гомумән, дәлилсез бәхәсләшә дә белми, үз әйткәнендә нык тора, юк кына мәсьәләләрдә дә иманына хилафлык кылмый. Бу дәрәҗәдәге принципиальлек кайбер кешеләргә аның үҗәтлеге, хәтта кирелеге, катылыгы кебек күренә. Ә бит ул асылда үтә йомшак күңелле, читләр кайгысын да үзенеке кебек кабул иткән, гүзәллектән бик хисләнүчән, татлы телле, әдәпле сөйләмле кеше иде. Күпме хатын-кызның гомере андый затлы ир-атларны эзләп, көтеп ялгызлыкта үтә. Фәнебез дә шундый затлылыкка, Ибраһим агадагы тирән белемгә ия әдәбиятчыларга мохтаҗ. Ул мохтаҗлык бүген үзен тагын да ныграк сиздерә башлады. Инкыйлаблар чорыннан соң (1923) дөньяга килгән Ибраһим ага шул чор тәрбияләгән, шул ук вакытта совет фәне мәктәбен дә узган язучы-прозаик, әдәбият галиме, тәнкыйтьче иде. Татарлар арасында зур гыйльми дәрәҗәләр алырга авыр бер вакытта ул фән докторы, мәртәбәле профессор булды. Әдәби җәмәгатьчелектә шәхесенә булган хөрмәт Ибраһим аганың Тукай иҗатын, заман биеклегеннән торып, фәнни дәрәҗәдә, комплекслы, тирәнтен тикшерүенә; тәрҗемәи хәлен, тирәлек-даирәсен, нәсел-нәсәбен максатчан өйрәнүенә; шагыйрьгә кагылышлы һәр фактны бөртекләп барлап, объектив шәрехләргә тырышуына да барып тоташты дип уйларга кирәк. Ибраһим Нуруллин, шушы төр эшчәнлек нәтиҗәсендә, фәндә дә, матур әдәбиятта да Тукай шәхесен, иҗатын булдыра алганча тормышчан чагылдырган күпсанлы фундаменталь хезмәтләр калдырды. Ибраһим ага Тукай фәненә әдәби иҗат тәҗрибәләре, кече күләмле гыйльми мәкаләләре аша килә. «Томаннарга еллар күмелде» язмасында хәләл җефете Розалина ханым болай ди: «Ибраһим өчен 1955-1962 еллар арасы, иҗади шатлык-омтылышлар белән бергә, икеләнүләр, эзләнүләр чоры булды. Нәфис иҗат һәм фән арасында калып, кайсысына өстенлек бирергә икәнен аныклый алмый изаланды. ...Ибраһимның җаны әдәби әсәрләр язу ягында. Пьесалары өстенә, ул Тукай турында хикәяләр циклын башлап җибәрде. «Язгы үрләр» исемле повесть өстендә эшләде. Тик бу өлкәдә уңышсызлыклар еш кабатлана башлады. «Аның йолдызы»н Галиәсгар Камал исемендәге академия театры кабул итте – куелмады. Анны сәхнәләштерергә тиешле Ширияздан ага Сарымсаков театрдан китәргә мәҗбүр булды. Соңыннан ул пьесадагы төп эпизод Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы»нда кабатланды. Ә Ибраһимның әсәре халык театрында гына куелды. Урицкий исемендәге клубта куелганда, халык күп җыелган иде үзе». Шулай да Тукай образын сәхнәгә менгерү юлында Ибраһим ага аерым уңышларга да ирешә. Аның «Тукай Петербургта» пьесасы рус телендә телевизион спектакль рәвешендә телестудиядән күрсәтелә һәм халык күңелендә бик җылы хисләр калдыра. Руслар да күтәреп алган пьесаны татар режиссёрлары сәхнәләштерергә теләми. Ахыр чиктә ул университетның драма түгәрәге көче белән академия театрының элеккеге бинасында куела. Рольләрне соңрак бөтен татар дөньясына танылачак каләм ияләре башкара: Миркасыйм Госманов, Кояш Тимбикова, Рим Кәримов… И.Нуруллинның Тукай хакындагы пьесасы тамашачы күңелен яуламый, диючеләр дә бар. Һөнәри артистлар тарафыннан зур сәхнәдә куелмаган әсәр хакында мондый ашыгыч нәтиҗә ясау бик үк яхшы түгелдер. Икенче яктан, бәлки, спектакль, чынлыкта да, Камал театрында озак бара алмас иде, чөнки ул фикер драмасы була, ә андый әсәрләр ул чакта да, хәзергедә кебек, татар тамашачысы  арасында популярлашмый. Моны, нигездә, Р.Мингалимовның фикер драмалары булган әсәрләренең дә кайчандыр, залга кеше җыя алмыйча, куелудан туктатылулары раслап тора. «Тукай Петербургта» – уйланылып, конфликтлары дөрес табылып язылган әсәр. Аның конфликты көчле, чөнки үзәк герой өстенә килгән авырлык-кыенлыклар бихисап, ә ул аларның һәрберсен җиңә. Гадәттә, драматурглар, тамашачыны әсәр тартып торсын өчен, сюжетта мәхәббәт вакыйгаларын да файдаланмый калмый. И.Нуруллин да аны таба, әмма егет-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерми, чөнки шагыйрь биографиясенә ялган кертергә теләми. Әсәрдә аның кызлар белән очрашуы, аларга атап шигырьләр язуы, фоторәсемнәр алышуы турында урыннар бар. Без Тукайның, чыннан да, Зәйтүнә Мәүлүдова һәм башка берничә кыз белән очрашканын, кичәләрдән соң алдынгы карашлы туташлар белән аралашканын беләбез, әмма ул мөнәсәбәтләрен артык тирәнәйтергә теләми. Автор да вакыйга- күренешләр аша шуны җиткерәдер шикелле. Күрәбез, И.Нуруллин, бүгенге каләм ияләребез кебек, шагыйрь тормышында, бәлки, гадәти генә булган вакыйгаларны, очраклы мөнәсәбәтләрне күпертү, гап-гади дуслык хисләрен мәхәббәт дәрәҗәсендә чагылдыру ягында түгел. Безнең кайсыбыз кемгә атап шигырьләр язмаган, йә әйтегез? Без шул адресатларның барысына да ихластан гашыйкмы, хәтта өйләнер, кияүгә чыгар дәрәҗәдә яратканбызмы? Чын каләм иясе теләсә нинди темага җиңел яза, моның өчен үтә гашыйклыкның һич кирәге юк. Гашыйклык хисе – болай да шагыйрьнең гомерлек юлдашы, синең хәтта яраткан кешең булмаса да, ул тойгы күңелеңдә яши, җае килеп чыкканда, ташый да китә... Инде кабат Ибраһим ага алып барган икенче юнәлешкә – Тукай фәненә килик. Галим шөгыльләнгән проблемаларга охшашлары, шул исәптән Тукайга кагылышлылары белән философлар да, тарихчылар да кызыксына. Алар инде нәфис текстларга әдәбиятчылар кебек якын килми, «өлкән милләт» сызган тарих фәне яссылыгында бәяли, үзенә кирәк фактларны аралап таба, рәсми идеология кушканча шәрехли. Ибраһим абый белән тарихчы-тукайчылар арасындагы карашлар каршылыгы шуңа барып тоташа дип уйлыйм. Бу факт һәм аның үз карашларында фәнгә аяк басканда ук үтә принципиальлеге, холкына хас кыюлык, Тукайча турылык шәхси тормышында да бик зур киртәләр торгызылуга сәбәп була. Илленче еллар ахырында партия билетларын алмаштыру башлангач, социаль хәлен дөрес күрсәтүе, ягъни мәдрәсә белеме алганлыгына ишарә аркасында, башта коммуна, аннан колхоз оештырган совет мәктәбендә укыткан Зиннәт аганы – кулак, ә улы Ибраһимны кулак баласы итеп күрсәтергә тырышу, партиядән чыгарып ташлау хәрәкәте кузгала, тик кара эчле коллегалары үз дигәннәренә ирешми. Әнә шулай нәфис иҗат юлы зур каршылыклар белән башланган И.Нуруллинны фән дә кочак җәеп каршы алмый, чөнки ул монда да кысаларга сыешмый, гел үзенчә булып кала, гел дөреслеккә омтыла, күзаллаулары еш кына чор идеологиясе кысаларыннан чыгып китә, ә үзе кәнәфидә утырган галимнәр сүзен кабатламый, югарыда кушкан боерыкларны үтәми. Шулай да, ныклап торып уйлаганда, нинди генә авырлыклар кичәргә туры килмәсен, Ибраһим ага барысыннан җиңүче сыйфатында чыга, һәрвакыт ахыр чиктә аның хаклылыгы раслана. Ул сугыштан да исән кайта, нәфис әдәбиятта да таныла, бүгенге көндә аны хәтта чит ил галимнәре дә Тукайны яктыртуда иң объектив тикшеренүче сыйфатында бәяли. Ибраһим ага идеягә бирелүчән, бер башына килгәнне һич чыгарып ташламый торган зат иде. Бу хакта аның бөтен тормыш юлы ачык сөйли. Озак еллар Тукайга багышлап роман иҗат итү хыялы белән янган И.Нуруллин башта аның хакында кече күләмле әсәрләр яза һәм аларда Тукайны төрле яклап ачарга, тәрҗемәи хәленең төрле баскычларына үтеп керергә тырыша. Шушы вакытта ул шагыйрьнең катлаулы тормышын, бай иҗатын фәнни яссылыкта тирәнтен өйрәнергә һәм матур әдәбиятта әлеге темага яңадан әйләнеп кайтырга кирәклек фикеренә килә, дип уйлыйм. Галимнең «Тукайның әдәби пародияләре» исемле тәүге мәкаләсе 1948 елда дөнья күрә һәм шунда ук әдәби-фәнни җәмәгатьчелек игътибарын яулый. Шул вакыттан алып, Тукайның иҗаты, ул узган юл, аның татар әдәбиятында тоткан урыны хакында уйлану И.Нуруллинның гомере ахырынача дәвам итә. Алда аталган язмада галим Беренче рус инкыйлабына мөнәсәбәтле формалаша башлаган яңа татар әдәбиятын теоретик нигезләү көрәшенә Тукайның рецензия-фельетоннар, мәкаләләр, шигырьләр, бигрәк тә юмористик-сатирик рухтагы әсәрләр белән катнашуын әйтә. Алар ярдәмендә шагыйрьнең реализм һәм халыкчанлык принципларына каршы торучыларны, әдәбиятта милләткә зарарлы идеяләр үткәрүчеләрне фаш итүен күрсәтә; бу юнәлештәге эшчәнлегендә ул татар халкының һәм рус әдәбиятының пародик әсәрләр иҗат итү тәҗрибәсенә таянды, иҗтимагый-сәяси мотивларга өстенлек бирде, ди И.Нуруллин. Тукайның юмор-сатирасын, нигездә, пародияләрен эчтәлек һәм форма ягыннан анализлый, аларның әдәби һәм иҗтимагый төрләренә хас үзенчәлекләрне билгели һәм, Тукай — реализм принцибына буйсындырылган тенденциозлыкны, ягъни идеялелекне, демократик идеялелекне яклаучы рәссам, дигән нәтиҗәгә килә. «Тукай тәнкыйтендә реализм һәм типиклык мәсьәләләре»ндә (1953) И.Нуруллин, Тукай реализмны тормышны механик рәвештә генә күчереп алуда түгел, билгеле бер фикер, идея, дөньяга караш яктылыгында чагылдыруда күрә, дип белдерә һәм аның, әдәбиятта халык тормышы өчен әһәмиятле мәсьәләләр куелырга, аңа хезмәт итүче идеяләр үткәрелергә тиеш, дигән фикерен яклый. Галим Тукайның типик образны абстракт фикер җыелмасы итеп караудан ерак торуын, типиклыкны гомумилек белән индивидуальлекнең органик берлеге итеп аңлавын күрсәтә. И.Нуруллин карашынча, реализмның үзәк проблемасы булган типиклык мәсьәләсен куюы, әсәрләрне шул ноктадан бәяләве – Тукайның әдәбиятта реализмны ныгыту юлындагы көрәшендә иң югары нокта. 1954 елда яшь галим «К вопросу о развитии идейно-эстетических и литературно-критических взглядов Габдуллы Тукая» исемле кандидатлык диссертациясе яклый. Анда Тукайның идея-эстетик карашлары тормыш һәм иҗат биографиясенә мөнәсәбәттә, үсеш-үзгәрештә күрсәтелә. И.Нуруллинның бу юнәлештәге эзләнүләре, шул эзләнүләрне чагылдырган язмалары соңрак «Тукай эстетикасы турында мәкаләләр» (1956) китабында да чагылыш таба. Галим фикеренчә, Тукай мирасы фикер ноктасыннан гаять бай һәм аның хакында соңгы сүз һаман да әйтелмәгән. Әлеге хезмәттә автор, шагыйрь иҗатына бәйле рәвештә, халыкчанлык, реализм, әдәбиятның иҗтимагый роле мәсьәләләрен күтәрә; әдәби тәнкыйть принциплары, форма һәм эчтәлек, әдәбият һәм халык иҗаты арасындагы бәйләнешләр, әдәбиятларның үзара тәэсире һ.б. турында сөйли, шагыйрь мирасына комплекслы якын килә, идея-эстетик карашларын бер система буларак ачарга омтыла. И.Нуруллин Тукай каләме камилләшүдә ХIХ йөз әдәбиятындагы уңай идея-эстетик традицияләрнең, татар халык иҗаты һәм рус классик әдәбиятының хәлиткеч роль уйнаганлыгын күрсәтә. Галим шулай ук шагыйрьнең әдәби тәнкыйть принциплары турында сүз йөртә, бу уңайдан Тукай объективлыкны, демократик идеялелекне, чынбарлыкны яклаган дип белдерә. Әлбәттә, галим хезмәтләрендә, шул исәптән монысында да чор идеологиясенә бәйле туган субъективрак карашлар да чагылыш таба. Әйтик, укучыга Тукай милләтнең алгарышына каршы хәрәкәт иткән аерым бер динчеләргә, билгеле шәхесләргә генә түгел, дингә һәм дини-әхлакый, дини-суфичыл әдәбиятка каршы да кискен көрәш алып барган кебек аңлашыла. Үз карашларында да кайвакыт каршылыклы булуына карамастан, И.Нуруллин инде алтмышынчы еллар башында ук Тукай иҗатын, идеологик ноктадан бәяләүдән китеп, объектив яктырту кирәклеген әйтә. Ибраһим ага хәтта диссертация яклауда да үзенчә булып кала, беркемне кабатламаган Тукай юлыннан китә: җитәкчелек, яклату киңәшмәсе өчен банкет уздырмый, ә табынны үз дусларына гына өендә кора. Бу кыланышының нәтиҗәсе озак көттерми, анны типкәләүләр башлана. Р.Нуруллинаның алда аталган истәлекләреннән күренгәнчә, аңа Якуб Агишев болай дип аңлата: «Галимнәр дөньясына яклау вакытында түгел, банкета керәләр». Диссертацияләр аз якланган татар дөньясында бу ачы, әмма асылда күпмедер чынбарлыкны да чагылдырган һәм күпләр хакыйкать санаган күренешне Ибраһим ага асылда белми, һәм ул әле бик азларга гына билгеле була. И.Нуруллинның шушы вакытка әдәби уңышлары да башлана кебек, Мәгариф министрлыгы уздырган конкурста аның балалар хикәясе беренче урынны ала. Соңрак галимне өнәмәүчеләр әдипнең бик отышлы язылган, сюжетлары тик үзе күргәннән һәм чынбарлыктан алынган балалар әсәрләрен дә актуаль проблемаларны чагылдырмый, эчтәлеге тормыштан ерак, дип гаепләп чыга. Студентларымның фәнни эзләнүләре Ибраһим аганың нәкъ менә балалар өчен хикәя жанрында каләм осталыгына иялеген, аларның хәзер дә мәктәп дәреслекләренә кертеп булырлык икәнлеген ачты. Ә бит дәреслекләр өчен бер уңышлы язылган хикәя юк заманда яшибез һәм бу төр конкурсларга да бик мохтаҗбыз. Аны укып-укып карыйм да Ибраһим ага чынлыкта яхшы хикәяче булган, дигән фикергә киләм. Их, язсыннар иде әле бүген андый әсәрләрне! Ибраһим абый гыйльми эзләнүләрендәге, бигрәк тә Тукай фәнендәге уңышларын әдәбияттагылары белән кушар, артыкка китәр дигәндәй, әдәбият юлында тагын да зуррак киртәләр тудырыла. 1960 елда нәшриятка матбугатта чыккан хикәяләрен җыеп тапшырса да, иң көчле эчке рецензентлардан булган Ибраһим Гази һәм Гази Кашшафларның уңай бәяләмәләрен алуына карамастан, китапны бастырмыйлар. Студент чагында ук яшь каләмдәшләре белән үзара тәнкыйтьләшергә күнеккән, белемлелеге белән шаккатырган, Тукай һәм Сталин стипендияләрен алган, беренче курста укыганда ук фәнни эшләре конкурста җиңгән Ибраһим абыйны мөгаллимнәр җәмгыяте дә кочак җәеп каршы алмый. Җитмәсә, ул студент чагында Хатип Госман белән фәнни бәхәсләргә кереп, анда үзен өнәмәү хисе уяткан була. Менә шушы чакта аңа борылырга да китәргә, үзен нәфис иҗатка багышларга, каләмен үстерергә һәм әдип буларак кына танылырга иде дә бит. Гаделсезрәк тә тәнкыйтьләргә дучар ителгән Ибраһим ага фән юлын сайларга карар кыла һәм тагын ялгыша да шикелле. Ә бәлки Ходай аны безгә Татар шагыйренең бөеклеген, талантын күрсәтер галим булачагын белгәнгә, олы фән юлына кертеп җибәргәндер? Кирәкмәгән ыгы-зыгылар мәйданын фәннеке белән чикләгәндер?.. Галимнең «Совет әдәбияты»нда 1961 елда дөнья күргән язмасы татар җәмәгатьчелеген айнытып җибәргәндәй итә. И.Нуруллин анда 1960 елда Тукай турында чыккан истәлекләрнең фальсификацияләнгәнлеге өчен, басманы чыгаручы һәм җаваплы мөхәррирләре Сәгыйть Исәнбай белән Гали Халитне үзе яраткан Тукайча көчле тәнкыйть утына ала. «Шагыйрьне өйрәнү юлында» (1966) язмасында галим: «Тукай кемнеңдер күтәрүенә, ясалма бизәкләргә мохтаҗ түгел, аның үз бөеклеген генә ачарга кирәк, ягъни фәннилектән тайпылмаска кирәк», — дип белдерә һәм үзе дә, заман мөмкинлекләреннән чыгып, шагыйрьне чагыштырмача объектив, иң мөһиме җанлы кеше сыйфатында яктыртуга ирешә. «Тукай иҗаты (Беренче рус инкыйлабы чоры)» (1964) китабында И.Нуруллин Тукайның идея-эстетик карашларын Беренче рус инкыйлабы, иҗтимагый хәрәкәт, шагыйрьнең яшәү шартлары, тирәлеге, алган белеме, шул исәптән өйрәнгән әдәбиятлары белән тыгыз мөнәсәбәттә чагылдыра. Галим, Тукайның 1906-1907 еллар поэзиясендә халыкчанлык принциплары җиңә, бу алга китеш барыннан да элек иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-эстетик карашларының үсешенә, әдәбиятның иҗтимагый ролен революцион-демократик рухта аңлый башлавына бәйләнгән; Тукай тәнкыйди реализм принципларын гамәли рәвештә тормышка ашыру белән бергә, әлеге иҗат юнәлешенә карата кайбер фикерләр дә әйтә башлый, дип белдерә. Тәнкыйтьче, Тукайның мәхәббәт лирикасында, көнчыгышның шартлы-романтик стиленнән арына барып, әкренләп рус поэзиясе тәҗрибәсенә йөз тотуын билгели. И.Нуруллин «Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты» мәкаләсендә шагыйрьнең Крылов, Кольцов, Пушкин, Лермонтов һ.б. белән бәйләнешләрен тәгаен мисаллар ярдәмендә ача. Әйтик, Тукайның реализм турындагы фикерләренең формалашуында Гоголь иҗаты зур роль уйнавын әйтә; шагыйрьнең идея-эстетик позициясе революцион-демократик поэзиясенең башында торган Некрасовка аеруча якын, дип белдерә. И.Нуруллин Белинский, Чернышевский, Добролюбов һәм Писарев кебек тәнкыйтьчеләрнең дә Тукайга тәэсир ясавын билгели. Шул ук вакытта ул Пехтелев «Пушкин, Лермонтов, Тукай» исемле китабында Белинскийның Тукайга идея тәэсире булганлыгын ачыклап китүен игътибарга ала һәм, тәнкыйтьчеләрнең, бер-берсеннән алган фикерләргә нигезләнеп кенә, Тукайның Уральскида вакытта ук Белинский әсәрләрен укыган, диюен хупламавын әйтә. Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында И.Нуруллин, татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә китап яза, аларда ул еш кына Тукай иҗатына таянып фикер йөртә, карашларын раслый. И.Нуруллин хикәяләрен Тукай тормышына һәм иҗатына бәйле документлар, расланган фактлар нигезендә иҗат итә. Алар шагыйрь тормышының төрле чорларын, вакыйга-хәлләрен яктырта. Әдипкә башка темаларга язуга да Тукай иҗаты этәргеч биргәли. Әйтик, «Эш беткәч уйнарга ярый» (1952) әсәрендә автор балаларга кечкенә вакытта ук дөрес тәрбия бирү кирәклеген Алмаз исемле герое ярдәмендә аңлата. Ул Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен укыгач, үз гамәлләре, ясаган хаталары турында уйлана һәм аларны төзәтү юлына баса. 1975 елда галимнең Тукай фәнендәге барлык уңышларын чагылдырырлык фәнни-әдәби «Габдулла Тукай» китабы дөнья күрә һәм 1982 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Алга таба галим Тукай тирәлеген, әйтик, җан дусты Ф.Әмирхан тормышын, иҗатын өйрәнү белән ныклап шөгыльләнә башлый, Тукай мирасын заман биеклегеннән торып бәяләү кирәклеген дә онытмый. И.Нуруллинның Тукайга кагылышы булган шактый хезмәтләре, шул исәптән «Тукай» романы русча да дөнья күрде. 2000 елда «Тукай» романының үзгәртелгән, тулыландырылган басмасы — «Моңлы саз чыңнары» чыга. Әлеге романда Тукайның тормыш һәм иҗат юлы җиде бүлеккә, ягъни тормышында әһәмиятле саналырлык этапларга бүленеп яктыртыла. Алман галиме Михаэль Фридрихның «Габдулла Тукай – высокочтимый поэт на службе татарской нации и советского социализма» китабында И.Нуруллинның Тукай мирасын яктыртуга керткән өлеше темага мөнәсәбәттә чагылыш таба. Әлеге хезмәт һәм галимнең вакытлы матбугатта дөнья күргән язмалары Тукай шәхесенә, иҗатына бәйле бәхәсләрне объектив ачуы, шул исәптән бу бәхәсләрдә И.Нуруллин позициясен дөрес бәяләве белән әһәмиятле, һәм ул киңкатлам татар укучысына да ирештерелергә тиеш дип саныйм. Ибраһим абыйны бездән дә яхшырак белгән Розалина Нуруллина, аны усал дип бәяләүчеләргә каршы, һәрдаим аның усал булмыйча, таләпчән икәнлеген яза. Мин дә шушы фикердә торам. Безнең татар кешеләре, бигрәк тә куркаклары, ялагайлары, үзләре дә тәнкыйтькә эләккәннәре еш кына төшенчәләрнең мәгънә эчтәлеген үзгәртеп куллана. Кешенең сүзе ныклы булдымы, үзен бернинди һөҗүмнәр ясап та куркыта алмадылармы, аның хакында усал дип фикер тарата. Мин Ибраһим абыйны усал гына түгел, хәтта бик йомшак иде дип раслыйм. Үземә мөнәсәбәтеннән чыгып, бары тик шундый бәяләмә бирә алам. Ул талантларга йомшак, булдыксызларга артыгы белән таләпчән иде. Һәм иң зур таләпчәнлекне ул үз-үзенә күрсәтте, шул таләпчәнлеге аркасында, безгә Тукай хакында күпсанлы кызыклы, мәгънәле, дәлилле, бай мәгълүматлы хезмәтләр язып калдырды.

Рифә РАХМАН,

филология фәннәре кандидаты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев