Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Черек күл» паркында – «100 Тукай» перформансы

29 апрельдә «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак. Әлеге чара бөек шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана.

Чараны Г.Кариев театры Казан Мэриясе белән берлектә оештыра.
29 апрельдә «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак. Әлеге чара бөек шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана. Чараны Г.Кариев театры Казан Мэриясе белән берлектә тормышка ашыра. Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган текстлары яңгыраячак.
Кечкенәдән без Габдулла Тукай турында ишетеп үсәбез, әсәрләрен һәм тормышын өйрәнәбез. Һәркемнең күңелендә Тукай үзенчә чагылыш таба. Ә сезнең күңелдә урын алган Тукай – ул нинди? «100 Тукай» шигъри-хореографик перформансында без бу сорауга бергәләп җавап табарга тырышырбыз.
Чарада Кариев театры артистлары: Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина, Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Рамил Вафин катнаша. Постановканың режиссеры – Эльдар Гатауллин, хореографы – Елена Музеева.
Керү ирекле. Көтеп калабыз!
Кайда: «Черек күл» паркы
Кайчан: 29 апрель, 18.00
Аккредитация өчен элемтә: 299-15-99, 89503163021 (Алинә).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев