Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чаңгы-чана шуар чак

Кышның матурлыгын бернәрсә белән дә чагыштыра алмыйм.

Кышның матурлыгын бернәрсә белән дә чагыштыра алмыйм. Яңа яуган ак карлар күңелләргә сафлык, көрлек өсти. Аклыктан күзләр камаша. Чаңгы-чана шуар өчен дә хөрлек бит карның күп булуы. Кыскасы, кышкы хозурга һәркем үзенчә сокланып, салкын көннәрдән дә ямь табып күңелен күтәрә ала.

Казан шәһәренең Чебакса бистәсендә 2009 елдан бирле чаңгы юлы эшли башлады. Бу чаңгы юлын “Казан корыч эшләнмәләр заводы” карап тора һәм ел саен биредә Казанның һәм республикабызның төрле оешма хезмәткәрләре спортсменнары арасында зур ярышлар уздырыла. 2012 елдан 2016 елга кадәр “Казан шәһәре зур чаңгы марафоны” һәм Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны гөрләде. Ә менә Чебакса бистәсендәге иң беренче чаңгы ярышлары бик суык көннәр булуына карамастан, 2010 елның 16 гыйнварында оештырыла. “Казан корыч эшләнмәләр заводы” хезмәткәрләре өчен ел саен чаңгы ярышлары уздыру күркәм традициягә әйләнә шуннан соң. 2017 елдан башлап биатлон буенча эстафета ярышлары уздырыла башлый. Биатлон ярышлары катнашучылар һәм җанатарлар өчен дә күпкә кызыклырак. “Казан утлары” журналының якын дусты, “Казан корыч эшләнмәләр” ААҖнең генераль директоры Илдар Ногманов, Татарстанның биатлон буенча җыелма командасының баш тренеры буларак, бу спорт төренең үсеше өчен аеруча зур көч куеп эшли.

Чебакса бистәсендәге чаңгы юлында уза торган иң төп чара булып чаңгы узышлары буенча “Казан корыч эшләнмәләр” ААҖ нең призына оештырылган Республикакүләм ачык ярыш тора. Бу ярыш елына ике тапкыр декабрь һәм март айларында уздырыла. Ярышта яшь спортчылар белән беррәттән профессиональ спортчылар һәм ветераннар да катнаша ала. Һәр катнашучыга урын алу-алмавына да карамастан, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Ә җиңүчеләр кубок, медаль һәм затлы бүләккә лаек була. Компания оештырган бу сезонның икенче ярышы 8 март көнне уздырылачак. Теләгән һәркем бу ярышта катнашып үз көчен сыный ала.

Айсылу Имамиева

фото: "Казан утлары"

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев