БЫЛБЫЛЛАРЫН ЭЗЛӘП, ТАҢНАР ТУА

Шәхесләрне тарих тудыра. Әдәбиятыбыз тарихы һәм язмышы да шәхесләр кулында. Факил Сафин – әнә шундый шәхесләребезнең берсе. Мөслимдә, татар теленең бишегендә, зыялы нәсел-ыру дәвамчысы булып дөньяга килгән егет әдәбият мәйданында оранын салганчы, шактый бай күңел һәм тормыш тәҗрибәсе туплый. Авыл хуҗалыгында, соңрак Чаллы төзелешләрендә эшли, югары белем ала, мөгаллим, мөхәррир булып хезмәт куя, әдәби Казанда кайный, аннан кабат Чаллыда төпләнә. Туксанынчы еллардан башлап, Факил Сафинның бер-бер артлы китаплары дөнья күрә: «Соңгы көз» (1992), «Тузганак чәчәге» (1994), «Гөлҗиһан» (1998), «Сәфәр» (2002) һ.б. повесть-хикәяләре дә, шигъри җыентыклары да укучы һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы кабул ителә. Ә инде 2003 елны нәшер ителгән «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе – сүз сәнгатебез тарихында зур вакыйга, әдәби ядкарь буларак кабул ителә.

Инкыйлабтан башлап, сәяси репрессияләргә кадәрге канлы дәвер, шул чор корбаннарының аяныч язмышларын тасвирлаган бу әсәргә әдип ун ел гомерен багышлый. Оренбург, Казан, Уфа, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдәге төрле дәүләт архивларындагы тарихи документларны, фәнни әдәбиятны, истәлекләрне өйрәнә, ил гизә. Әхмәтсафа Дәүләтьяров язмышы аша Ш.Усманов, М.Җәлил, Ш.Камал, Ф.Сәйфи-Казанлы, С.Сәйдәшев кебек олпат шәхесләребезнең кара тәкъдирләрен ак кәгазьгә «түгә». Укы, шул каралыкка күңелеңне чылат, аннан бүгенгеңә, киләчәккә күз ат: бу фаҗигаләр кабатланмасмы? Шушы каһарманнар каны саркылган әдәби сүз, тел язмышы бүген ни сулышта? Рухлары рәнҗемәслекме?..

Аяз Гыйләҗев 1996 елны ук Факил Сафин турында: «Милли язучыбыз ул, иманлы язучыбыз. Аның әсәрләре халыкны уятырга ярдәм итә», – дигән фикер әйтә. «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе исә чаң сугу, набат-кисәтү ул – телсез-чукраклар гына уянмаслык! Тарихның, ил язмышының канлы сәхифәләрен реаль шәхесләр тормышы мисалында, фактик материалларга нигезләнеп тасвирлаган мондый ядкарьләрне танымыйбыз, танытмыйбыз, пропагандаламыйбыз икән, бармактан имеп язылган шикле әсәрләр белән китап рәвешендә дә, фильм форматында да милләтебезнең үзаңын агулау дәвам итәчәк ләбаса.

Әдәбиятка Факил Сафинны шигърият әйдәкли. Шигъри сүздә осталык – мөнәҗәтбәетләр әйтергә хирыс әнкәсеннән, туган нигездәге бишек җырларыннандыр. Сабый чактан ук күңелендә әнкәй теле, туган тел шигърият булып бөреләнгән. Шагыйрьлеге проза әсәрләренә дә күркәмлек өсти: поэтик аһәң, тасвир чаралары нечкәлеге чәчмә иҗат үрнәкләренең телен бай һәм сыгылмалы итә.

Әдип җанының сурәте – шигырьләрендә. Бу уңайдан, «Галәм күзе» (2011) җыентыгы аерым игътибарга лаек. Алты бүлектән торган саллы китап ул – саллы диюем күләме турында гына түгел. Хәер, кыйбласы нык, җирдәге миссиясен анык белеп, үз йөрәк көченең зурлыгын тоеп иҗат итә торган шагыйрь мактау сүзләренә мохтаҗмыни?! Шигырьләрдәге лирик герой – нәселе, туган халкы, милләте тарихында үзен үткән белән киләчәкне тоташтыручы бер буын-чылбыр итеп таный. Сызлану-сагышлары, өмет, шатлыклары да шушы миссия белән бәйле тәгаенләшә. Тормыштагыча, шигырьләрендәге лирик «мин»е дә тыйнак, басынкы. Көн яктысына ул башкаларны чыгара, башкаларны данлый. Тукай, Җәлил, Әгъләм, Туфан, Зөлфәт, Исхакый, Гамбәр, Кадыйр һ.б. маяк затларыбызга багышланган шигырьләре аша ил-җиргә, бөек максатларга тугрылык, хакыйкать кебек кыйммәтләрне югары күтәрә, мескенлекне, хөсетлекне тәнкыйтьли. («Сәер китә шагыйрь...», «Халык шагыйре», «Җомга көн, кояш чыкканда...», «Шагыйрь һәм көтүче», «Күңел чакыруы», «Дәүләтлеләр», «Биеккә дәшү» һ.б. әсәрләр)

Факил Сафин шигырьләрен укыган саен, Шигырь бөеклегенә инанасың. Сүз сөреше, фикри яңгырашы белән Галиҗәнап шигъриятне һәм шагыйрьләрне олылый торган шигырьләр. Алар аша ирексездән шигъри иманыңны, шул иманга тугрылыгыңны барлыйсың, үзеңне Шигырь тарихында бер сәхифә итеп тоясың. Бу – бәһасез, бәхәссез.

...Рәхәтем дә, михнәтем дә минем

Шигырь зурлыгында – Җан чаклы.

«Бүләк»

Туган җир, туган ил, әткәй-әнкәй, туган нигез – шагыйрь иҗатында төп кыйммәтләр, дисәк, ялгышмабыз. «Әмәкәй дәфтәреннән» циклы – моңа күркәм үрнәк. Аерым авылдашлары язмышлары аша кече ватанының олы тарихын ачып бирә ул. Купшы мәдхияләр укымыйча, гади, гамьле һәм үтемле итеп ача. Әлеге шигъри бәйләмдә һәркем үз туган ягын, үз якташларын таный, үз булмышын барлый. Бәгырьләр сулкылдап куя, тамырларның нык булу кирәклеге турында искәрәсең.

...Әмәкәй егете, диеп

Язып куегыз ташка.

Шушы сезгә үтенечем,

Сорамыйм берни башка.

«Серле яктылык»

Туган җиренә, туган теленә таянган, аларга сыенган шагыйрь илгә-җиргә терәк булуны бурычы санап яши. Иҗатта да, көнитештә дә. Татарның Чулман аръягындагы мәдәни, әдәби тормышы сагында төп таянычыбыз нәкъ менә Ф.Сафин дип әйтергә тулы нигез бар. «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан», «Фән һәм мәктәп» басмаларын булдыру һәм җитәкләү, рухи-мәдәни мирасыбызны барлау, әдәби түгәрәкләр оештыру, өлкән әдипләргә ярдәм, яшь каләм ияләренә остазлык – хезмәтләре санап бетергесез. Әдәби иҗаттан тыш, иҗтимагый тормышта да кайнап, үз сүзен әйтеп килә әдип. Төбәкләрдә милли гамь, татар рухы яшәсен, дисәк, Факил ага кебек шәхесләребез хезмәтен күрә белик. Бу – үзебезне хөрмәтләүнең һәм киләчәк буыннарга үрнәк күрсәтүнең күркәм мисалы булыр иде.

Әдип иҗатында тамырларга тугрылык – иманыңа, намусыңа тугрылык булып яңгыраш ала. Чор-дәвернең вакытлыча бизәкләре ымсындырмый, аның үз буразнасы, ата-баба юнәлгән үз кыйбласы. «Эзләр», «Курай тавышы», «Ялган тәрәзәләр», «Үзгәртәсем килде...» һ.б. әсәрләрендә бу ачык чагыла. Шигъри үлчәм, калып җәһәтеннән дә Факил Сафин иҗаты традицияләргә тугры.

Хакыйкатьне, асыл фикерләрен шагыйрь әсәр тукымасына төрле рәвештә сибә. Иҗтимагый яңгыраш, гражданлык лирикасы үрнәкләре еш кына тирән фәлсәфә, нечкә образлар белән үрелеп китә. Тәнкыйди рухта язылган усал-каты әсәрләрендә дә өрфия канатлы нәзберек күбәләктәй җылы, якты тасвирлар чагылып ала. Бу синтез шигырьнең тәэсир көчен арттыра, «ак-кара» бизмәненә күнеккән күңелләрне сискәндереп куя. («Бина», «Курку», «Тукталышта», «Бергә булсак...», «Ни көтәргә?..», «Хәбәрсез югалганнар» һ.б.)

Ф.Сафин шигърияте жанрлар төрлелеге җәһәтеннән дә бай. Жанр үзенчәлекләрен оста файдалана ул: поэма, поэма-эскиз, баллада, цикллар, мәсәл, сонет, робагый, сюита һ.б. «Аталар кабере», «Баешта кояш йөри», «Курай тавышы» балладалары, «Эзләр», «Халык шагыйре» һ.б. поэмалары – күркәм үрнәкләр.

Әдип иҗаты гаҗәеп киңкырлы. Ул – сабыйларга да, карыйларга да үз кеше. Балалар өчен язган хикәяләре, шигырьләре, җырлары – берничә буын татарның балачагын ихлас гамь белән сугарды. Ф.Сафинның бик күп җырлар авторы, сүз дә, көй дә язуын да искә алыйк. Искитмәле: тыйнак кына, җыйнак кына бер агай гомеренә күпме бәрәкәт, күпме игелекле хезмәт!

Факил Сафинның тирән фәлсәфи уйлануларга корылган уйчан әсәрләрендә «батасың», сагыш-әрнүле нечкә-сизгер тезмәләрен укып, тын каласың, канатлы мәхәббәт лирикасында яз сулышын тоеп исерәсең. Һәм инде күңел касәң тәмам тулып, тагын нинди әсәрләр белән генә хушландыра алыр икән дигән шик белән иҗат галәме буйлап ары атлыйсың да шаккатасың. Анда әле – бәгырьләрне өтеп алырлык килбәтсез чынбарлыкны шапылдатып маңгаеңа сугып куя торган соңгы кизәнү калган икән. «Галәм күзе» китабы ахырында «Милләт бакчасыннан репортаж» поэма-эссесы турында әйтүем. 1987 елда языла башлап, 1993 елда тәмам ителгән әлеге әсәрдә – бүгенге сыктаулар, бүгенге көн зары. Әрнүләр, сызланулар, өмет һәм өметсезлек – барысы да нәкъ бүгенгечә. Йа Хода, дисең, чиге-ахыры булырмы моның? Әллә ахыры – үзебез үкме?.. Шагыйрьнең затлы, якты Шигърият сарайлары буйлап сәяхәт кыласың, ачкыч арты ачкыч табасың, ишек соңра ишек ачасың да, менә шушы сорауга, шушы ишеккә килеп төртеләсең. Ары таба – ишек артында нинди бүлмә? Тереклек бармы анда? Тере килеш үтә алырбызмы?..

Ф.Сафинның иҗаты шушы сорауларны калкыта да һәм җавабын да бирә: Телле, Сүзле, Аңлы булып киләчәккә барып җитәр өчен иң элек Кеше булып калу кирәк. Ә Кеше – ул, тәү нәүбәттә, үткән белән киләчәкне тоташтыручы бүгенгенең терәге – тамырлары белән тарихка, милләтенә сыенган терәк. Прозасында да, шигъри мирасында да һәм башка әсәрләрендә дә үзәктә әнә шундый геройлар тора, чор сулышын, дәвер кыйммәтен алар билгели. Ни дисәң дә, Кешелеген саклау – кешенең үз кулында. «Былбылларын эзләп, таңнар туа...» дип яза бер шигырендә Факил ага. Әйе, шәхесләрен эзләп, дәвер тулгана. Чөнки чорны яктыртырдай, тарихны билгеләп, тарихка билгеләнердәй шәхесләр сирәк ул.

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: