Бу - минем фикерем!

Миңа 15 яшь. Азмы, әллә күпме бу? Йә, шушы гомерем эчендә мин ниләргә ирешә алдым? Соңгы вакытта мин шулар турында уйлана башладым әле. Һәр уку елы башында без бер кәгазьгә кул куябыз. Кечерәк сыйныфларда мин бу язуга әллә ни әһәмият бирми идем. Ә быел аңа кулымны куяр алдыннан зурларча укып чыктым. Чөнки үземнең гамәлләрем өчен үзем җавап бирә алырга тиешмен. Бу кәгазьдә сүз 71нче Федераль закон турында бара. Аның эчтәлеге белән без күптән таныш инде. Ул безне җаваплылыкка, тыйнаклыкка, әдәплелеккә өйрәтә. Билгеләнгән сәгатьтән соң урамда йөрү безнең кебек үсмерләргә ни бирә, йә? Дөрес, урамда бик кызык, әллә нинди уеннар бар. Ләкин уеннарның ахыры бик күңелсез дә бетәргә мөмкин ич. Бик үк тәртипле булмаганнар, төнне ябалаклардай көтеп торганнар да бар бит әле. Үткән ел бөтен вакытлы матбугат Чаллы кызы Василиса Галицинаның фаҗигале үлеме турында шаулады. Сабый бала көпә-көндез нинди коточкыч бәлага тара бит. Ул көннәрдә бөтен аналарның да күзе яшьле булгандыр инде. «Яңа Гасыр» каналында Василисаның әтисе әйткән сүзләр минем бәләкәй йөрәгемне дә урыныннан куптарды. «Без бит сугыш вакытында яшәмибез...» Хәтта сугыш вакытында яшәсәк тә, бу хәлне аклап булыр идеме икән әле?

Минем Наҗия әбием бар. Еш кына аның бала чагы, үсмер чагы турында сорашам. Аның истәлекләрен елый-елый тыңлыйм. Аларның бала чагын сугыш урлаган, үсмер елларын авыр колхоз хезмәте «бизәгән». Ул чорда бүтән «комендант сәгате» булган шул. Сыер җигеп, көлтә ташыган балаларда уен кайгысы булмаган, төн караңгылыгында маҗара эзләп йөриселәре дә килмәгән. Аларның уенда бары бер генә көчле теләк – Җиңү көнен якынайту теләге булган. Тормыш авырлыгыннан сыгылып төшмичә, ялан аякка чабата сәләмәсе элеп кенә булса да алар буыны әле укырга да тырышкан. Нинди көчле булганнар алар! Үзләре күрмәгән хөрлекне, байлык-муллыкны, рәхәт тормышны киләчәк буын булса да күрер дип өметләнгән алар. Без менә шул киләчәк буын инде. Без килдек инде. Ләкин бабаларыбызда, әбиләребездә булган ныклык бездә бармы соң? Укыр өчен бөтен шартлар тудырылган, затлы киемнәребез бар, аш-сыйлар тәмледән-тәмле. Ләкин нәрсәдер дөрес түгел инде... Уңышсызлыкларда еш кына тирәлекне, мохитне гаеплиләр. Наркоманнар күбәйгәч, «мохите шул, урам тулы наркотик сатучы бит», диләр. Җенси тотнаксызлыкны «заманы шул, бөтенесенеке шундый», дип аклыйлар. Мин еш кына үземә менә шундый сорау бирәм: заманны үзгәртеп булмыймы? Менә шул бөтенесен бозучы заманны әбиемнәр заманыдай акыллы итеп булмый микән? Әллә заманны затлы кием, татлы ризык үзе бозамы? Үзен хөрмәт иткән, әти-әнисен чын күңелдән яраткан кеше, җәмгыятьнең бер кисәге буларак, эшне үзеннән башлый ала. Дөрес режим белән яшәп, төн кошларыдай урамда каңгырып йөрмәсәк, бабаларыбызның лаеклы варислары була алуга беренче адымыбыз ясалган булыр. Ләкин «71нче Федераль закон таләп итә бит», дип түгел, аңлы рәвештә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: