Бөек җырчыны искә алу чарасы булачак
16 гыйнвар көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының бөек җырчысы – Илһам Гыйльметдин улы Шакировны искә алып, каберен зиарат кылуны һәм чәчәкләр салуны оештыра.
Сезне татар халкының бөек җырчысы – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакировны искә алып, каберен зиарат кылу чарасына чакырабыз.
Быел 2025 елның 15 февралендә бөек җырчының тууына 90 ел, арабыздан китүенә 6 ел була. Шул уңайдан, 16 гыйнвар көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының бөек җырчысы – Илһам Гыйльметдин улы Шакировны искә алып, каберен зиарат кылуны һәм чәчәкләр салуны оештыра (Казанның Яңа Татар бистәсе зираты, Пригородная ур.,1).
Башлана: 10.00 сәгатьтә.
Чарада мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары катнаша.
Кыскача белешмә:
ШАКИРОВ ИЛҺАМ ГЫЙЛЬМЕТДИН УЛЫ
1935 елның 15 февралендә ТАССРның Тукай районы Яңа бүләк авылында туа. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат була.
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012).
Мактаулы исемнәре, бүләкләре: ТАССРның (1964), РСФСРның (1974), атказанган артисты, ТАССРның (1969), Каракалпакстан АССРның (1981), РСФСРның (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Казан шәһәренең һәм Сарман районының шәрәфле ватандашы (2006), «Халыклар дуслыгы» ордены (1986), «Алтын аполлон» бүләге (2000) иясе, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре» өчен орденының беренче кавалеры, Россиянең «Лучшие люди России» дип исемләнгән Югары иҗтимагый бүләге иясе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев