Бөек әдип

Максим Горькийның тууына 150 ел

«Бу – озын буйлы, ябык гәүдәле, салам чәчле, эре сөякле кешене кырда күрсәң – игенче, юлда күрсәң – кучер дип, итек тегүче яисә мөсафир түгелме дип тә уйларга мөмкинсең; тумышыннан ук рус кешесенең рәвеш-чагылышын үзендә туплаган халык ул».

Степан Свейг

Максим Горький – дөньяви бөек әдип. Аның гомер юлы четерекле вакыйгаларга шулкадәр бай, гыйбрәтле, әйтерсең, ул җир йөзендә яшәгән 68 ел эчендә өч гасырлык дәвер кичергән.

Ул 1868 елның 16 мартында Түбән Новгород шәһәрендә дөньяга килә. Яшьли ятим кала. Кырыс холыклы бабасы өендә аңа җылы итеп эндәшүче бердәнбер кеше – әбисе Акулина Муратова була. Караңгы тормышның сирәк эләккән якты истәлекләре булып, Алексей Пешковның урамда, шәһәр читендә, Идел ярында бергә уйнаган дуслары – Язь, Хаби, Чурка, Вяхирь, Кострома кушаматлы рус, татар, мукшы малайлары хәтерендә кала. Ә үзенең кушаматы – Башлык була.

Беркөнне аңа бабасы Василий Каширин болай ди: «Ну, Ляксей, ты – не медаль, на шее у меня не место тебе, а иди-ка ты в люди». Шулай итеп, Алексей Пешков 11 яшендә өйдән чыгып китә, ялланып, төрле эшләр башкара: ул – пароходта савыт-саба юучы, ул – магазинда әйбер ташучы, ул – икона ясау остаханәсендә өйрәнчек; аннары һөнәр мәктәбендә белем ала.

Алексей Пешков 1884 елда, университетка керү нияте белән, Казанга килеп төшә. Кирәк бит, нәкъ шул елда университетка түбән, ярлы катлаудан чыкканнарны һәм яһүдләрне алуны бик нык чикләргә дигән устав чыккан була, булачак даһи каршында затлы уку йортының саллы ишекләре ябыла. Менә шул дәвердән инде аның өчен «тормыш университеты» дигән хикмәтле дөнья ишекләре киереп ачыла. Эт тибенкесендә яшәп тә, ул нинди генә катлау кешеләре белән аралашмый. Һәрберсеннән кызык табып, мәгънә эзләп, күңеленә сала бара. Юкка гына ул, «мин тәнем белән – Түбән Новгородта, ә рухым белән Казанда тудым», дими.

Великоросс тәкәбберлеге, битарафлык аның табигатенә хас түгел. Казанның үзендә яшәп, татарларны искәрмичә каламы, әлбәттә, искәрә, күрә, ишетә, тоя һәм мондый юлларны язып калдыра: «Китаптан туеп, моңсуланган чакларда Татар бистәсенә барасым килә иде. Анда ниндидер үзгә бер төрле, пөхтә тормыш кайный, анда эчкерсез, ягымлы, рус телен мәзәк итеп бозып сөйләшүче кешеләр яши; кичләрен биек манарадан мәзиннәре, моңлы көй сузып, мәчеткә чакыра. Минем уемча, татарларның яшәү рәвеше бөтенләй бүтәнчә корылган, мин белгән, миңа куаныч китермәгән тормыштан нык аерылып тора иде».

Семёнов пекарнясында эшләгәндә, Алексей Пешков лавка тотучы Андрей Деренков белән таныша. Аның шәхси китапханәсеннән гаҗәеп китаплар алып торып, төннәр буе укый. Ницше, Шопенгауэр, Гартман, Каро, Сёллиның философик хезмәтләрен өйрәнеп, аң-зиһенен чарлый. Андрей Деренков тирәсендә алдынгы карашлы студентлар кайнаша, ул, юмарт буларак, һәрберсенә ярдәм итә, акчасын кызганмый. Тәмам бөлеп, бурычка батканы билгеле булгач, аны полиция эзәрлекли башлый. Деренков Себер якларына качып китәргә мәҗбүр була.

Кирәк бит, ярты гасырдан соң калкып чыгып, ул Максим Горькийга хат белән мөрәҗәгать итә. Андрей Деренков язмышына большевиклар «лишенец» дигән мөһер сугып, яшәрлеген калдырмаган булалар. 1936 елда Максим Горький Деренков яшәгән төбәкнең партия өлкә комитеты секретаре Р.П.Эйхе исеменә хат юллый. Деренковның заманында сәяси тоткыннарга, студент хәрәкәтенә ярдәм иткәнлеген тәфсилләп яза, җитмештән узган өлкән кешегә мәрхәмәт күрсәтүләрен үтенә. Шуннан соң Деренковка пенсия билгеләнә, Горькийга рәхмәтле булып, ул Анжеро-Суджен районында йөз яшькәчә җитеп, 1953 елда дөнья куя.

Алексей Пешков, бер яктан, марксистик әдәбият, икенче яктан, дин, философия, тарих белән кызыксына. Кызыксына, дию генә аз. Тирәннән өйрәнә, канына, вөҗүденә сеңдереп үзләштерә. Бу чорда дөнья философиясенә караган китаплар Европадан күпләп керә, русчага тәрҗемә ителә. Укырга – ирек. Нинди генә сораулар бимазаламый яшь буынны. Мин ни өчен яшим? Аллаһ – мин «бар», дисәм – бар, мин «юк», дисәм – юкмы? Яшәү мәгънәсе нидә? Әнә шундый мең-мең сорау кайный яшьләр җыелган җирдә; «сүз акробатикасы»на бирелеп, күңел чоңгылларына артык тирән төшеп, чыга алмыйча азаплану зыялылыкка омтылган, уйланучан яшьләр өчен хас була ул заманда.

Бәргәләнгән җанын тынычландыруны Алексей Пешков җиңел хәл итмәкче була. Револьвер сатып ала да, караңгы төшкәч (1887 елның 12 декабре), Казансу ярына килә. Текә яр, кыргый куаклыклар. Җәсәдемне кар сулары ияртеп аска төшерер дә, олы сулар агызып алып китәр, дип уйлый ул. Язмыш дигәнең кайчакта кечкенә генә очраклылыктан тора шул. Әгәр ул төнне Алексей Пешков, яр буена килешли, песи баласы белән сөйләшеп утырган каравылчы агайны искәреп тукталмаган булса, суыктан калтыранган песине жәлләп, толып эченә алып җылыт син аны, дип каравылчыга әйтмәгән булса... тын гына үтеп китәр иде шулай... үлеменә таба... шартлау тавышына каравылчы игътибар да итмәгән булыр иде... Әле генә сүз каткан егет киткән тарафтан ату тавышы яңгырагач, каравылчы йөгереп бара, хәлнең мөшкел икәнен күреп, тиз генә үз постына кайтып полиция чакырта, извозчик яллап, ярымһушсыз егетне хастаханәгә кадәр озатыша бара. Үпкәсенә ядрә тигән егетнең палатасына да килеп йөри әле. Шулай итеп, татар агае – Мостафа Юнысовның гадәти-ярдәмчел холкы булачак әдипнең гомерен саклап калуда хәлиткеч роль уйный.

Шунысы кызыклы: атаклы җырчы булачак Фёдор Шаляпин белән Алексей Пешков бер үк чорда, бер үк урамнардан йөргәннәр, яшәгән җирләре дә бик якын булган, әмма бер-берсен күреп белмәгәннәр. Икесе бер үк көнне опера театрына килеп, хорга җырчы булып керергә имтихан тотканнар. Шаляпин «яраксыз» дип табыла, ә Горькийны хорга алалар. Тавышы хәйран көчле була егетнең. Ходай Тәгалә, шушындый сәнгать юлыннан китмәсен тагын, дип, аның язмышына «төзәтмә» керткән ахрысы. Бервакыт, вагонга йөк төяп бетергәч, Алексей Пешков, өскә менеп, йөкне торыпша белән капларга керешә, шул мәлдә көчле җил кубарылып, егетне торыпшасы-ние белән вагон өстеннән алып ата. Егет муен турысы белән рельска төшеп бәрелә. Шунда аның тавыш җепселләренә зыян килә. Менә ни өчен, замандашлары язганча, Максим Горькийның тавышы тонык, руслар әйтмешли, «саңгырау» булып калган икән.

Шулай итеп, «Казан ятимнәре» – тормыш төбеннән, ярлылыктан калыккан, охшаш язмышлы ике даһи – Шаляпин һәм Горький, танылган шәхесләр булгач кына танышып, дус булып китәләр.

Еллар узгач, Парижда яшәгәндә, Фёдор Шаляпин болай дип яза: «Мин белемле кешеләрне хөрмәт итәм. Горький искиткеч белемле иде. Аны галимнәр, философлар, тарихчылар, рәссамнар, инженерлар, зоологлар, тагын әллә кемнәр даирәсендә күргәнем булды. Һәрчакта да Горький белән үз өлкәсенә караган темага сөйләшкәндә, бу компетентлы шәхесләр аңарда үз тиңдәшен күрә иделәр. Горький дөньяның бик кечкенәсеннән алып зур нәрсәләргә кадәр бай мәгълүматка ия иде. Мисал өчен, әгәр мин Горькийдан балан чыпчыкларының яшәү рәвешен сорасам, Алексей Максимович бу кош турында шундый бөртекләп сөйләр иде, мең ел буена яшәгән балан чыпчыкларының барчасын җыйсаң да, үзләре хакында болай ук төгәл әйтә алмаслар иде».

Яшьлегендә Алексей Пешков босяк булып ил гизә, «халык урманын ерып», кайларга гына барып чыкмый: Кавказ, Кырым, Бессарабия, Украина далалары... Әйтерсең, ул язачак әсәрләренә язмышлар аланыннан нектар туплап йөри. Ниләр генә күрми, ниләр генә кичерми чуар, күпмилләтле, могҗизалы, акылга сыймас шаукымлы-кырыс Рәсәй киңлекләрендә.

Менә бер генә мисал: Херсон өлкәсенең Кандыбовка (Кандыбино) авылына килеп кергәч, шаккатып кала: урамга халык җыелган, җигүле арбада – кул-аягы бәйләнгән яп-ялангач хатын-кыз. Җирән чәчле ярсыган адәм аны чыбыркы белән туктаусыз яра. Хыянәт иткән хатынын шундый җәзага тарткан икән бу. Халык арасыннан ник берсе ярдәмгә килсен. Алексей Пешков, гаделсезлеккә каршы торучан аяусыз егет буларак, әлеге хатынны коткарырга дип ташлана. Мужиклар аны, урап алып, таптап-изеп ташлыйлар. Кабыргалары сынган, тынсыз калган егетнең гәүдәсен авыл читендәге пычракка илтеп ташлыйлар. Җылы, дымык мәтеле җир егетнең тәненә көчен кайтара. Исән кала. Бу хәлдән тетрәнүе шулкадәр көчле була, савыкканнан соң да әле озак вакытлар кулына каләм ала алмый, сынган рухы дәвага озак бирешми.

Утызынчы елларда Кандыбовка авылы кешеләре Максим Горькийга хат язалар. Кичерүен сорыйлар. Теге җирән чәчле кансыз адәмнең Сильвестр Гайченко икәнен әйтәләр. Шулай итеп, ике арада җылы хатлар алышу китә. Авыл халкы тарафыннан Максим Горькийга үзәк мәйданда бронза бюст куела.

Аның баштагы чорга караган язмалары төрле газеталарда Иегудиил Хламида исеме белән басыла. «Макар Чудра» хикәясен 1892 елда беренче тапкыр Максим Горький псевдонимы белән чыгара. Аннары бер-бер артлы пьесалар, повестьлар языла башлый.

1901 елда Максим Горькийны Император фәннәр академиясенең шәрәфле академигы итеп сайларга ниятлиләр. Әмма аның дәүләткә каршы язган рекламацияләрен, кулга алынуын, Түбән Новгородтан куылып, полиция күзәтүе астында яшәвен искә алып, патша Николай Икенче академиянең бу карарын раслап кул куймый. Патшага протест, Горькийга теләктәшлек йөзеннән, Чехов белән Короленко да шәрәфле академик исемен алудан баш тарталар.

Максим Горький төшенкелеккә бирелми, киресенчә, рухи ныгый гына бара. XX гасыр башында рус әдәбияты галәмендә моңарчы күрелмәгән талант иясе, уе белән дә, буе белән дә, хезмәте белән дә, сәләте белән дә – чын баһадир калка. Көтмәгәндә, халыкның үзеннән чыккан бу мәһабәт кыя гарасатлы иҗаты белән күпләрне сискәндерә, сокландыра, куркыта, аптырата, көнләштерә. Көнләшү шаукымы хәтта Лев Толстойның үзен дә читләтеп узмый.

Максим Горькийның пьесалары йөзләгән театрларда куела башлый. Әсәрләрен бөтен Европа илләре тәрҗемә итәргә керешә. Россиядә исә халык арасында шулкадәр популяр була, танылган артистларныкы кебек, аның да сурәте төшкән открыткалар меңәрләп сатыла башлый. Кыяфәт, гәүдә торышы нинди диген: аякта – ваксаланган күн итек, кара чалбар өстенә чыгарып салынган киндер күлмәк, билбау, күперенке кара мыек, куе чәч. Нәкъ шулай киенеп, «Мин – Максим Горький», дип йөрүчеләр күренә башлый. Төрле шәһәрләрдә халыкны җыеп, нәкъ аныңча «о»лаштырып сөйләп, очрашулар оештыручы «Максим Горькийлар» артык ишәеп киткәч, чын әдип үзе, «халыкчан» өс киемнәрен алыштырып, европача киенергә мәҗбүр була.

Үпкә чире белән интеккән әдип, 1906 елда дәваланырга дип Европага китә. Италиядә тукталып, ул Тиррен диңгезенең Неаполитан култыгындагы Капри утравында 7 ел яши (1906-1913). Вилласында кунаклар өзелми. Монда танылган шәхесләр – Нобель премиясе лауреаты Эмиль Беринг, В.И.Ленин, Иван Тургенев, Фёдор Шаляпин, А.В.Луначарский, Иван Бунин, Леонид Андреев, К.С.Станиславский, Саша Чёрный, Илья Репин, Оскар Уайльд, Анри Жид, Райнер-Мария Рильке, Пабло Неруда, Грем Грин, Александр Дюма, Альберто Моравия, Сомерсет Моэм һәм башкалар, төрле елларда килеп, Капри утравының тынычлыгын «бозалар». Аралашалар, сәяси темаларга бәхәсләр куба, яңа әсәрләр укыйлар, җитдилектән арыганда исә, йомры сүз, шаярту, көлешү уртага чыга.

Кызышып алгач, утрауның яр кашагасында яшәүче оста балыкчыларын да ияртеп, кунакларны Горький диңгез киңлекләренә, нәни утрауларга алып китә. Борынгы Неаполитан кояшы астында истирәхәт чигәләр. Асылмалы казанда уха кайный, йөземнән сыгылган шәраб җемелдәп тустаганнарга ага, түгәрәк табында шигырь, җыр тынмый. Ә инде, йөрәк җитеп, акуланың үзен ауларга адарыну... Мондый чакта Горький мәҗүси бер халәткә керә. Ул – сәргаскәр, балыкчыларның һәр ымына буйсынырга әзер. Әсирлеккә эләккән диңгез хакиме ярсулы бәргәләнә, көймәне чөеп атарлык елгыр көч белән ургый-сикерә. Шушындый дәһшәтле-мәгърур көчкә ия соклангыч ерткычны эләктер әле... Горькийның күзләрендә кыргый дәрт уйный, аучылык азарты, соң кимәленә җитеп, мускулларын шыгырдатып тартыла. Менә акуланы бердәм командалар астында ярга сөйриләр, хәле китә бара дисәң дә... юк әле, вакыт-вакыт ыспай гәүдәсен чөеп, елдырым-уйнаклап ала, хәнҗәр-хәнҗәр тезелгән тешләре дәһшәтле елтырый. Инде ярга өстерәп чыгарып тәмам җиңгәч, еш-еш сулу алган, әсәренгән Максим Горький, балыкчылар төркеменнән читкәрәк китеп, кулларын як-якка җәеп, ком өстенә чалкан төшә. Бу мәхшәрне үзе генә җиңеп чыккан баһадир шикелле, күккә карап ята. Күз төпләрендә – бәхетле яшь тамчылары. Менә хәзер, менә хәзер табын янында аның хөрмәтенә тостлар яңгырар.

Нинди рәхәт чаклар. Алда – еллар аша нинди хәтәр тетрәнүләр көткәнен белмәгән ваемсыз, кояшлы мизгелләр. Бәлки, бу Максим Горькийның дөньялыкта кичергән, соңгы сулышында да искә төшерерлек иң сәгадәтле мизгелләре булгандыр...

Горькийның мәшһүр язучы икәнен дә, «Италия әкиятләре», «Тәүбә» кебек әсәрләренең нәкъ менә шушында язылганын да, хатыны – Мария Андрееваның үз илендә иң гүзәл актриса саналуын да, аларга килгән кунаклар арасында дөнья бәясе торырлыклары барлыгын да Капри утравындагы халык бик белгән һәм горурланган. Шул горурлыкны буыннан-буынга тапшыра барып, бүгенге көнгәчә китереп җиткергән. Утрауның йөзек кашыдай шәһәрчегендә, кешене олылый белү мисалында, күркәм генә урамга әдипнең онытылмас исеме кушылган. Парк уртасына бюст куелган. Ул яшәгәндәгечә сакланган вилла диварына истәлекле язу беркетелгән. Бу сәнгатьле төзелгән йортның хәтер нуры мөлдерәп торган иң якты тәрәзеннән түбәтәй кигән олуг зат, тылсымлы сүз остасы – «Максим бабай», мут елмаеп, безнең заманга бармак янар шикелле... Юк шул инде... Диңгез кадереннән яралган бу кояшлы утрауга Күк катларыннан вакыт-вакыт кайткалап, аның сәмави рухы гына саваплы тынычлык алып китәдер, мөгаен...

Чабаталы Россияне революция ялкыны белән тетрәтеп, тарихта күрелмәгән биеклекләргә ирешергә мөмкин дигән самими хыял ул дәвердә бик күп зыялыларның аңын биләгән. Максим Горькийны да бу хыял алгысытып яшәткән була. Әмма революция давылы котырынып алганнан соң, ул шаккатып кала: илдә аяусыз террор, кырылыш, талау, җимерү башлана. Большевиклар бернинди канунны да танымыйлар, манаралар аударыла, әхлакый нормалар бетә. Горькийның гонорар акчасын савып яшәгән бу мәкерле кавемнең, хакимият урыннарын биләп алгач, чын йөзе ачыла. Дус дип йөргән Ленинга да туры сүзле, гаделсезлеккә каршы баручы Горькийның кирәге бетә. Ул аңа комачау итә. Астыртын-хәйләкәр юлбашчы үгетләп, алай гынамы – таләп итеп, Максим Горькийны чит илгә дәваланырга җибәрә. Италия диктаторы Бенито Муссолини Каприда яшәргә рөхсәт бирми, «пролетариат язучысы» Соррентода төпләнергә мәҗбүр була (1924-1933 еллар).

1918 елдан 1933 елга кадәр Максим Горький кандидатурасы Нобель премиясенә биш тапкыр тәкъдим ителә. Соңгысында – аның белән куелганнардан Иван Бунин әлеге бүләкне алуга ирешә. (Әх, дип уйлап куясың, Максим Горькийда бер тамчы гына яһүд каны булса... аласы иде бит). Ул, бернигә дә карамыйча, көнгә унар сәгать язу өстәленә «сәҗдә кылып» эшли. 1925 елда «Артомоновлар эше» дигән роман-трилогиясен тәмамлый. Иҗатына хилафлык китермичә, дөньядагы, илдәге әдәбият-сәнгать яңалыклары белән дә кызыксынып бара. Совет иленнән аңа меңнәрчә хат килеп тора: әдәбиятчылар, эшчеләр, авыл хәбәрчеләре, мәктәп укучылары яза. Төгәл адресын белмәгәннәр дә хат юллыйлар: «Италия. Самара», дип тә, «Швейцария. Остров Кипр. Горькому», дип конверт тышына язып җибәргәннәре дә, барыбер, югалмый. Европа Максим Горькийның кайда яшәвен белә.

Монда яшәгән елларында Горький шәхси сәркатиб, хуҗалык эшен алып баручы тота, әмма иң ышанычлысы, якын иткән таянычы, теләктәше Мария Закревская-Бенкендорф-Будберг була. (Ул ире граф Бенкендорф үлгәч, барон Будбергка кияүгә чыккан – бу фамилияләр шуннан.) 1919 елда, беренче тапкыр танышкан көндә үк, әлеге искиткеч кызыклы ханымга Горький «корыч ханым» дип әйткән була.

Мария (якыннары аны «Мура» дип йөртәләр) – җитез, тәвәккәл, һәммә эшкә маһир ханым буларак, Горький өендәге бөтен тормыш агышын бармак тирәли бөтереп йөртә. Хәтта акча кәгазьләренә кул кую да аңа ышанып тапшырылган була. Ул, дөньяның төрле тарафыннан килгән хатларны барлап, рәткә китереп тора. Европа матбугатында чыккан яңалыкларны, игътибарга лаек китапларны инглизчәдән турыдан-туры тәрҗемә итеп, Горькийны таныштырып бара. Гүя ул олуг әдипнең рухи шәүләсе: илһамлы минутларның кадерен тоеп, дөнья ваклыкларыннан, кирәкмәгән хәбәрләрдән аралап, даһины кагылгысыз биеклеккә күтәреп, иҗади тәхет югарылыгында тота белә. Кайчандыр баронесса Будбергка атап Блок шигырь язган булса, Горький исә дүрт бүлекне тәшкил итәчәк «Клим Самгин тормышы» дигән яңа яза башлаган романын Марияга багышлый.

– Илгә бергә кайтыйк, – дип, Горький никадәр үтенсә дә, Мария бирешми. «Баронесса» һәм «пролетар язучы» – бу титулларның янәшә булуын совет халкы кичермәс», – дип, кайтмый кала. (Бөекбритания гражданлыгын алып, Лондонда яши башлый, язучы Герберт Уэльска кияүгә чыга.)

1925 елда яңа әсәрен – роман-эпопеясын язарга керешкән (ул бу әсәрнең соңгы бүлеген редакцияләп чыга алмый кала, гомере өзелә) әдип, эшен бүлеп, 1928 елда улы Максим белән Мәскәүгә кайтып төшә. Белорус вокзалында аларны кыл сафка баскан кызылгвардиячеләр ташкыны тантаналы каршы ала. Вокзал мәйданы шау итеп тора. Монда – дәүләт эшлеклеләре, язучылар, артистлар, завод-фабрикалардан килгән эшчеләр яраткан язучысын алкышлап сәламлиләр.

Берничә ай эчендә Максим Горький дистәләрчә шәһәрдә (шул исәптән Казанда да) халык белән очраша, илдәге үзгәрешләрне үз күзләре белән күрә. Артык зур тәэсирләнүдәнме, дымлы көз җитүдәнме, авыруы тагын көчәя, ул кабат Соррентога китәргә мәҗбүр була.

Ике арада йөри торгач, барыбер туган илгә гомерлеккә дип кайту көне җитә

Горький дөнья сәхнәләрен тоткан дусты Шаляпинны да илгә кайтырга кыстап карый. Әмма Шаляпин кырт кисә: «Бушка җырларга мин кош түгел!» – ди. Әлбәттә, бөек җырчыны илдә күтәреп алган булырлар иде. Нишлисең, егерменче елларда төн уртасында өенә көн аралаш бәреп кереп, тентү оештырып, кул астына эләккән әйберләрен надан-тинтәк солдатларның талап чыгып китүен күргән, мондый мәсхәрәдән күңеле каткан җырчы, илгә инде хыялында гына кайтырга була. Шулай итеп, очрашкан чакларында Казанны,аның тын урамнарын искә төшереп, хискә бирелергә яраткан ике бөекнең юллары гомерлеккә аерыла.

Хакими көче ныгыгач, Сталинга рухи таяныч кирәк була. Халыкның яратканына әверелгән әдипнең ул илгә кайтуын бик тели. (Бәлки, үзе турында китап язар дип тә өмет баглагандыр.)

Аның әмере белән, Горький исеме паркларга, урамнарга, корабларга бирелә. Мәйданнарда аның хөрмәтенә куелган һәйкәлләр, бюстлар калка. Каршы килә алмый бөек әдип, бу фанфаралы шаулар үтәр, иҗат калыр, вакыт катламнары астында утлы лавасы сүнмәсен генә... дип типкәндер аның олыгаеп арган җаны...

Максим Горькийга беркем татымаган уңайлыклар тудырыла. Асраулар, хезмәтчеләр, мул гонорарлар, Мәскәүнең үзәгеннән борынгы затлы особняк бирелә (бүгенге көндә Горький музее). «Горькийны Сталин алтын читлеккә япты», – диләр әче теллеләр.

Ә кемнәрдер бүген дә Горький күләгәсеннән гөнаһ эзләп бәргәләнә, эпилептик фикерләр кузгатып, даһиның тарихи пьедесталын кечерәйтергә адарына. Горький гаепле, имеш, ул, фәкать ул – кылыч болгап, Сталинга каршы барырга тиеш иде. Ә калган язучылар, данга күмелеп, күндәм генә классик булып, тыныч култыктан күзәтеп кенә торырга тиеш булганнар икән...

Әсәрләренә иелеп карагыз: яфрак өзелгәннән дә гаҗәеп фәлсәфә чыгара белгән әдип, бу җирдә артык күпне кичергән, артык күпне белгән олылык иясе, әлбәттә, әлеге очракта аның зиннәтле байлыклардан һушы китеп, дан рәшәсеннән алданып, аңы томаланмагандыр. Сизгер күңеле сызылып сулкылдагандыр, әмма...

Совет язучыларының беренче съездын ясканып оештыру мәшәкате белән йөргәндә, Горькийны олы кайгы аяктан ега; беренче хатыны Екатерина Пешковадан туган, 37 яшенә җиткән улы Максим кинәт вафат була. Бу кайгыны өлкән әдип бик авыр кичерә. Хәзер инде аның таянычы булып, тәрбиягә алып үстергән улы Зиновий кала. Ул да еракта, чит илдә. Зиновий Пешков (1884-1966) – (Яков Свердловның бертуганы) кечкенәдән үк укырга хирыс була. Җиде тел белә (шул исәптән гарәп, япон, кытай телләре). Ул – Франция армиясенең генералы, төрле сугышларда катнашып, легендар батырлыклар кыла, сыңар кулын өздерә, җитмеш тапкыр дәүләт бүләге алуга ирешә, соңрак дипломатия эшенә күчә.

Максим Горькийны ялгызын гына калдырмыйлар. Якыннарының шифалы сүзе, эчкерсез мөнәсәбәте, дәүләти югарылыктан торып әйтелгән юату сүзләреннән үтемлерәк, әлбәттә. Халык та үзенең кадерле язучысын ташламый. Тагын да чалара төшкән олуг әдип тормыш җаена әкрен генә кайтып төшә. Ачылу көне берничә айга кичектерелгән язучылар съезды, ниһаять, 1934 елның 17 августында эшен башлап җибәрә. Шушы кадәр күп язучының бер учка җыелуы – күрелмәгән вакыйга. Дулкынландыргыч рухи бергәлек! Үзәктә – Максим Горький. Төрле милләт язучыларының кайгыртучан әткәсе шикелле күзәтә, сыный, уй-гөманнарын күңеленә сала. Төп докладында ул татар әдәбияты турында да әтрафлы сүз әйтә.

Кайчандыр: «Мин татарларның тырыш, аек акыллы, саф әхлаклы, максатына ирешү үҗәтлегенә күңел йомшаклыгын да куша алган халык икәнен балачактан ук беләм», – дип язган олпат әдип «үз татарлары» – Казаннан делегат булып чакырылган язучылар эргәсенә килә, сөйләшә, фикерләшә, фотога төшә.

Еллар узгач, шул съездда делегат буларак катнашкан Гомәр ага Бәширов үзенең истәлекләрендә Хәсән ага Туфанның әйткәннәрен болай дип яза:

«...ул безне, чыннан да, бик ярата иде. Хәтереңдәдер, язучыларның беренче съездында татар әдәбияты турында махсус доклад тыңланды. Ул бит көн тәртибенә Горький тәкъдиме белән кертелгән иде. Шул съездда, көндезге тәнәфес вакытында, безне, татар язучыларын, Лидия Сәйфуллина эзләп тапты. «Картыгыз сезне шул арада сагынып та өлгерде, үз янына чакыра», – ди бу. Барсак, аның янына үтеп керә алмаслык. Тирә-ягын хәбәрчеләр, фотографлар, кино кешеләре әйләндереп алган. Ә ул, бернигә карамастан, безне янына утыртты да, әти кеше кебек, бөтенесен белешергә, сорашырга тотынды.

Әйе, ул безне ата үзенең улларын яраткан кебек ярата иде. Аның безнең әдәбиятны даими кайгыртуын татар язучылары һәрвакыт сизеп тордылар».

Максим Горькийның төрле елларда шактый күп әсәрләре татарчага тәрҗемә ителә, сайланма әсәрләре 6 томда басылып чыга, пьесалары сәхнәләргә менә.

Язучыларның илкүләм форумыннан соң, елдан артык вакыт узгач, Максим Горький авырый башлый. Тән авыртуыннан бигрәк җан сызлавы борчый аны. Өенә бит аның көн аралаш йөздән артык кеше килеп тора иде. Зыялы катлауданмы, гади халык вәкилеме – һәрберсенең үз гозере, үтенече, кайгыгаме бар. Алар бит танылган әдипнең абруена, гаделлегенә, һәммә нәрсәне чишә аласына ышанып килә. Әнә бит ул – борынгы йортының эчке архитектура бизәлешенә хилафлык китереп булса да, аскы каттагы бүлмәләрен сүттереп, киңәйттереп, килгән кешеләргә уңайлы булсын дип, олы зал ясаткан.

Максим Горький гүя – үзе бер Кремль. Эчкерсез кабул итә халыкны, гозерләрен күңеле аша үткәзеп тыңлый, бар эшен калдырып, ярдәмгә ашыга. Үзенең генә көченнән килмәгән очракта тагын да көчлерәкләргә мөрәҗәгать итә – барыбер үз дигәненә ирешә. Хәзер менә... авырып киткәч, олы бүлмә ямансу бушлыкта...

Олуг әдипнең авырып киткәнлеген ишетүгә үк, Лондоннан Мария – баронесса Будберг кайтып төшә. Аны күргәч, тән көче сула барган әдипнең күзләрендә: «Менә шушы корыч ханым мине үлемнән йолып калачак инде...» дигән сыман тересу-җете өмет чаткысы уянгандыр ул мизгелдә.

Әмма... Тәкъдирне кирегә борырга хәтта Сталин кодрәте дә җитә алмый шул. Мария күпме елларны бергә кичергән әдипнең соңгы сулышына кадәр баш очында утыра. Ярабби. Акыл адашып калырлык нинди уравыч аның гомер юлы: ымсындыргыч упкынлы да, кырыс кыялы да... Үзе бер шаукымлы роман, тетрәндергеч поэма... Мария, кадерле истәлекләрдән тыны кысылып, әле кайчан гына дөньяны киеп яшәгән азамат ирнең маңгаена учын куя. Хәлсез җыерчыклары арасыннан шытып чыккан салкын тир бөртекләре аның учын пешерә. Соңгы тапкыр...

1936 елның 18 июнендә шанлы «Давыл хәбәрчесе»нең йөрәге тибүдән туктый.

Күк гөмбәзендә эре бер йолдызының нурын җуйган ил өстенә кайгы канаты җәелә. Тетрәп калган халык, капылт кына Ходайны искә төшереп, күккә бага.

Әйе, Максим Горький – дөньяви-бөек әдип, дидек. Аның йөзләгән телләрдә өч йөз миллион данәгә якын китаплары басылган. Искиткеч бай әдәби хәзинәсе – кешелеккә калдырган үзе бер пирамида.

Бу – титаник талантның сүз кодрәте белән тантана итү мирасы.

Бу – кешелек рухын югары кимәлгә җиткереп, яшәү мәгънәсен Ходай каршында раславы.

Бу – «Кеше – горур яңгырый!» дип, яшьлегендә әйткән шигарьне, тетрәнүләр аша үтеп тә, үз иманына тугры калып раславы.

Лев Толстойдан соң рус әдәбиятының «алтын дәвер» капкасын ябып, мәңгелек кәгъбәсенә юл алган олуг әдип ул... Капканың бу ягында исә бүтән үлчәмдәге эпоха нәүмиз торып калды...

 

"КУ" 03, 2018

Фото: С.А. Толстой.

 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: