Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең журналга язылучылар арасында "Казан утлары" - минем тормышымда" бәйгесен игълан итәбез

Сезнең игътибарга яңа бәйге игълан итәбез. 

Хөрмәтле укучыларыбыз,безнең журналга язылучы дуслар!

Сезнең игътибарга яңа бәйге игълан итәбез. 

 Журналга бәйле якты истәлекләрегезне искә төшереп, безнең редакциягә видео төшереп җибәрүегез зарур.

Бәйгенең шартлары:

1) "Казан утлары" журналына 2023 елның 1нче яртыеллыгына язылуыгыз турында квитанция

2) Журнал турында уй-фикерләрегез, теләкләрегез язылдырылган видеоязма.

3) Безнең Вконтакте һәм Одноклассники төркемнәренә теркәлгән булуыгыз мөһим.

Бәйге 1 ноябрьдән алып 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җиңүчеләрне журналның редакциясе билгели.

I урын - 2000 мең сум

II урын - 2000 мең сум

III урын - 2000 мең сум

Видеоларыгызны безнең Вконтакте төркеменә яисә журналның электрон почтасына салыгыз!

Вконтакте: https://vk.com/kazan_utlari

Электрон почта: kazanutlari@yandex.ru

Конкурс  йомгаклары турында мәгълүмат "Казан утлары" журналы сайтында урнаштырылачак.

Дуслар, уңышлар сезгә,бергә булыйк,бердәм булыйк!

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев