Публицистика
Балтач Үзәк китапханәсендә “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре белән очрашу узачак
Барлык әдәбият сөючеләрен, “Казан утлары” журналының тугры дусларын көтеп калабыз!
21 март көнне 10.00 сәгатьтә Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре белән очрашу узачак.
Биредә татар әдәбиятының актуаль темалары, журналның яңа проектлары һәм әдәбият дөньясындагы соңгы яңалыклар турында сөйләшү булачак. Кичә барышында баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөхәррире Рафис Корбан, шигърият бүлеге мөхәррире Фәнил Гыйләҗев үзләренең иҗади эшчәнлекләре белән таныштырыр, укучыларның сорауларына җавап бирер дип көтелә.
Барлык әдәбият сөючеләрен, “Казан утлары” журналының тугры дусларын көтеп калабыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев