«БАЛАЛАРНЫ... БАШКА ЗАМАН ӨЧЕН УКЫТЫГЫЗ»

2016 елда үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнеп яткан химиклар шәһәренең иң беренче төзелгән йортлары арасында бөек Тукай исеме белән аталган урамда урнашкан Түбән Кама педагогика көллияте – махсус урта һөнәри белем бирүче мохтариятле дәүләт уку йорты. Яңа төзелеп килгән яшь шәһәргә мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен белгечләр әзерләү ихтыяҗы туа. 1981 елның маенда РСФСР Мәгариф министрлыгы Түбән Камада балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары әзерләүче педагогия училищесы ачу турындагы карар кабул итә. Әлеге эшне башлап йөрүчеләр ТАССРның мәгариф министры Р.А.Низамов һәм Түбән Кама шәһәре мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.Ш.Әхмәтшиннар була, уку йортының беренче җитәкчесе итеп бертуган апалары үрнәгендә укытучы һөнәрен сайлаган, энергиясе ташып, эшләү теләге янып торган Евгения Ильинична Тупикова билгеләнә. Җитәкче алны-ялны белми, коллектив туплау, укыту тәрбия эшен оештыру, хуҗалык һәм идарә эшләрен алып бару белән шөгыльләнә. Янып-ялкынланып эшлиләр, училище коллективы Татарстан Мәгариф министрлыгының һәм Республика профсоюзлар комитетының, КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1994 елдан педагогия училищесы коллективын РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, мәгариф һәм идарә өлкәсендә бай тәҗрибәле, шагыйрь җанлы педагог – Рәфкать Нурулла улы Муллин җитәкли. Педучилище шәһәр һәм районның, төбәкнең ихтыяҗын өйрәнеп, мәктәпкәчә учреждениеләрнең рус телендәге аудиторияләре өчен татар теле укытучылары, музыка, ритмика хореография һәм гамәли сәнгать түгәрәкләре җитәкчеләре, балаларның ялы өчен җаваплы педагог-оештыручы, коррекция педагогикасына кагылышлы өстәмә белгечлекләр дә әзерли. Училищеның офыклары киңәя. Рәфкать Муллин училищеда татар төркемнәренең санын арттыру, татар филологиясе бүлеген оештыру буенча күп гамәлләр башкарды. Училищеда халык педагогикасы, төрле милләт халыкларының үз тамырларын табу – телләрен һәм мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын торгызу һәм үстерү, кыскасы, милләтләрне саклап калу юнәлешендә зур эш башкарылды. 2009 елда көллият статусын алган уку йорты бүгенге көндә махсус урта белемле укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү, өстәмә белем бирү буенча махсуслашкан. Көллиятнең 35 еллык эшчәнлеге белемнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Һөнәри яктан үз-үзеңне камилләштерү, булачак педагогларны милли рухта тәрбияләү, студентларда сайлаган һөнәргә тотрыклы кызыксыну булдыру – көллиятнең белем бирү сәясәтендә төп мәсьәләләр. Өзлексез педагогик белем бирү кысаларында укыту программаларын һәм планнарын югары уку йортлары белән килештерү – педагогика көллиятенең төп стратегик бурычы. Шуны исәптә тотып, Түбән Кама педагогика көллияте Казан федераль университетының Алабуга институты һәм Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән ныклы хезмәттәшлек алып бара. Көллиятнең бүгенге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Яхъя кызы Манихова – укытучылар гаиләсеннән. Һәр укытучы үзенчә талантлы. Берсе ул талантны әти-әнисеннән мирас итеп ала, берәүләре бу сыйфатларга үзенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешә, өченчеләренең таланты исә иҗади коллективта үсә. Ә Фәйрүзә Яхъя кызында бу сыйфатлар бер төшенчәгә тупланган. Тырыш, тынгысыз, талантлы җитәкче ул. Мәгариф системасының барлык нечкәлекләрен төптән аңлаган Фәйрүзә ханым бар көчен бүгенге тотрыксыз заманда көндәшлеккә сәләтле, дәүләт белем стандартларының барлык таләпләренә дә җавап биргән белгечләр әзерләүгә юнәлтә. Көллияттә үз эшләренең остасы булган, югары квалификацияле, һәрвакыт эзләнүчән, яңа ачышлар ясарга, педагогик камиллеккә омтылган, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармак кебек белгән, аларны үз балаларыдай якын күргән укытучылар эшли. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Түбән Кама педагогика көллияте дә заман сулышы белән яши: камиллеккә, яңалыкка омтыла. Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Педагогик процессны камилләштерү максатында теләсә кайсы модельне (технология, авторлык программалары) сайлап алу мөмкинлеге тудырылды. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә. Укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен, яңа педагогик технологияләрне белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала. Бу җәһәттән Риза Фәхреддиннең сүзләрен искә төшерү бик тә урынлы булыр иде: «Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр». Чынлап та, XXI гасыр укытучысы, булган белемнәре белән генә чикләнеп калмыйча, яңадан-яңа үрләргә омтылырга, киләчәкне күздә тотып эш итәргә тиеш. Җәмгыять бездән шуны таләп итә.

Шуларны исәптә тотып, бүгенге көндә Түбән Кама педагогика көллиятендә дүрт инновацион педагогик мәйданчык эшли. Болар – Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе; Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе – «Тормыш мәктәбе» концепциясе; Сингапур мәгариф системасы технологияләре; Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларының нигезе – укыту тәрбия эшендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш. Әлеге мәйданчыклар булачак педагогларга мәгариф системасының асылына төшенергә, көллиятне тәмамлаганда, педагогик эшчәнлекне дөрес оештыра алучы, көндәшлеккә сәләтле белгеч булырга өйрәтә. Кыскасы, 35 еллык тарихы булган педагогика көллияте, бай тәҗрибә туплап, яңадан-яңа үрләргә омтылып яши. Мәктәпләребезне һәм балалар бакчаларыбызны югары культуралы, зыялы, зәвыклы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин итүне максат итеп куя. Заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булдырып, мәгариф системасы алдына куелган бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: