Логотип Казан Утлары
Публицистика

Артём — татар шахтёрлары шәһәре

Приморье краена эш сәфәре белән килгәч, минем төп тукталу урыным Артём шәһәре булды, мин шунда килеп төштем, шуннан киттем, башка урыннарга да шушы кала аша тукталып бардым. Моның сәбәпләре дә бар, чөнки төп һава аланы — аэропорт шушы шәһәрдә, биредән Владивостокка 50 чакрым, Уссурийск белән Находкага да юл биредән үтә. Биредә тукталуымның тагы бер сәбәбе — Артёмда бик гади, эчкерсез, үзебезнең яклардан килеп урнашкан татарлар яши, алар берләшеп, укмашып, мәш килеп эшләп яталар. Мин дә алар арасына бик тиз кереп киттем, очрашулар уздырдым, шулай ук шәһәрнең таҗиклар салган гыйбадәт йортында (мәчет) булдым, музейларына, тарихи урыннарына сәяхәт кылдым. Биредә табигать бик матур, тирә-якта тайга, анда нәрсә генә үсми һәм нинди генә киек-кошлар яшәми! Ерак түгел диңгез-океан җәйрәп ята, мин анда да булдым, Татар дәрьясының иксез-чиксез киңлекләре белән хозурландым... Артём шәһәрендә мине зурлап каршы алган һәм һәрчак ярдәм иткән милләттәшләремә — Приморье краеның «Туган ил» татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовка, Артём шәһәренең «Туган дин» оешмасы рәисе Гаязетдин Сыйтдиковка, аның ярдәмчеләре Фәния һәм Зәнфирә ханымнарга, киң күңелле Гөлсинә апа Хәмитовага, Рафик Нургалиевка зур рәхмәтләремне әйтәм. Хәзер исә иң беренче эшем итеп Артём шәһәре, аның кыскача тарихы, мондагы татарларның тормышларына тукталып үтим. Биредә гомер буе татар шахтёрлары яшәгән һәм эшләгән, сүзем дә алар турында булыр. Артём шәһәренең борынгы тарихы юк, чөнки ул узган гасырда, күмер чыгарылу сәбәпле генә барлыкка килгән. «Основан в 1924 году как рабочий посёлок при месторождении бурого угля, городом стал 26 октября 1938 (эта дата считается днём рождения города). Назван в честь русского революционера Артёма (Сергеев Фёдор Андреевич) (1883-1921)», — дип яза Википедия сайты. Бәлки борынгы заманнарда биредә җирле халыклар яшәгәндер, әмма ул чор өйрәнелми дә, яктыртылмый да. ...Әйе, бу якларда беренче шахтёрлар татарлар һәм украиннар булган. Узган гасырның утызынчы елларында башта Сучан (Партизанск) бистәсендә, аннан Артёмда (Зыбунный) күмер чыгара башлыйлар. Элек бистә Зыбунный исемен йөрткән, бу украинчадан — «сазлыклы, баткак урын», дигәнне аңлаткан, музейда әйтүләренчә, ул инде 1913 елда ук булган. Әмма шәһәрнең рәсми тарихын совет чорыннан, күмер чыгудан гына башлыйлар. Әйе, биредә күмер күп һәм яхшы сыйфатлы булган. Әйтик, Артёмның үзендә генә дә 9 шахтада өчәр мең кеше эшләгән, аларның яртысы татарлар булган. Артём шахтёрлары арасында беренче Социалистик Хезмәт Герое да татар кешесе — Әхмәтша Җиһаншин, ул 1909 елда Тәкәнеш районының Иске Искубаш авылында туган, 1946 елда алар гаиләләре белән Сучанга (Партизанск) күчкәннәр. Артём шәһәрендә Җиһаншин исемендәге урам бар, туган авылында бюсты тора, диделәр, шәһәр музеенда аның һәм гаиләсенең фотолары урнаштырылган. «В Приморье первые татары и башкиры пришли в составе казачьих войск осваивать и охранять новые восточные земли Российской империи, — дип яза журналистлар. — При этом большинство семей из Татарстана и Башкортостана основательно обустроились, пустили корни в приморской земле преимущественно в 1930-1950 гг., когда мощными темпами стала развиваться добыча угля, в крае открывалось много новых шахт. Татары гордятся своим земляком Ахметшой Зиганшиным, который первым в Приморье был удостоен высокого звания — Героя Социалистического Труда». (Светлана Алембаева. «Туган дин» — значит «родная вера» // Утро Востока, 2011, №22, 25 марта.) Әмма утызынчы еллар Артём тарихына үзенең төрмәләре белән дә кереп калган, биредә ГУЛАГның җиде төрмәсе булганлыгын язган идек инде. Сугыштан соң исә бирегә немецларда әсирлектә булганнарны, «власовчыларны», Идел-Урал легионы тоткын татарларын да китергәннәр, алар баш күтәрми шахтада эшләгәннәр, шунда үлеп калучылары да булган. Төрмә сроклары тулгач, бу тоткын татарларның бер өлеше Артёмда урнашып калган, алар татар кызлары белән гаилә корганнар, шәһәрдә бүген дә аларның нәселләре яши, диделәр. Әлбәттә, бер килүдә генә мондый зур һәм катлаулы тарихны, фаҗигале чорны ачып-өйрәнеп бетереп булмый, урыннардагы милли оешмалар да әле бу юнәлештә эшли белмиләр, димәк, бу тоткын татарлар темасы да махсус өйрәнүне көтә. Бүгенге көндә шәһәрдә 110 мең кеше яши, шуның меңнән артыгы — татарлар, әмма бу сан күбрәк булырга тиеш, диләр, «һәр бишенче кеше татар», дип әйтүчеләр дә бар. «Татары — одна из самых многочисленных диаспор в Артёме, — дип яза җирле журналистлар. — Примерно пятая часть нашего населения может с полной уверенностью отнести себя к этой национальности». (Сергей Манин. Если бы татары всей земли... // Выбор, 2009, 9 декабря.) Чыннан да, шәһәрдә татарлар элек тә күп булган, хәзер дә шактый. Дөрес, биредә инде алар эшләгән барлык шахталар да ябылып беткән, соңгы шахта 2000 елда ябылган, күмерне хәзер Кытайдан ташыйлар. Биредә йортларда табигый газ юк, электр ягалар, табигый газ Владивостокка да Сахалиннан яңа гына килеп җиткән. Артёмда барлык предприятиеләр дә диярлек ябылып беткән, яшьләргә эш юк, алар Мәскәүгә һәм башка урыннарга китә. Шунысын да әйтергә кирәк: биредә ризык бик кыйммәт, квартплаталар бик югары, ә хезмәт хакы әллә ни түгел. Халык, шул исәптән татарлар да, үз бакча-дачалары һәм ризыклары исәбенә яши. Тормышлары нинди генә катлаулы булса да, Артём татарларында милли рух сүнмәгән, дингә хөрмәт зур. Биредә татар-башкортларның «Туган дин» дип аталган иҗтимагый оешмалары бар, утырып эшләргә үз бүлмәләре бар, ансамбльләре оешып килә. Артём татарлары өлкә һәм шәһәр күләмендә уздырылган бөтен мәдәни чараларда катнашалар, үзләрен матур яктан күрсәтәләр. Дөрес, биредә беркайчан да татар мәктәпләре булмаган, хәзер дә юк, әмма яшьләр ул заманнарда ук «татар клубы» дип аталган мәдәният сараенда үзара аралаша алганнар. Артёмда мәчет тә булмаган, әмма халык бөтен дини бәйрәмнәрне дә билгеләп үткән, җомга намазларын чиратлап өйләрдә укыганнар. Артёмда татар зираты бар, әмма ул инде тулган, шуңа күрә төбәкнең татар зираты булып хәзер күршедәге Тавричанка бистәсе санала, мулла булып та шул бистәдән Фәүзи хәзрәт йөри. Әйткәнемчә, Артём шәһәрендә мин халык белән махсус очрашулар уздырдым, милли хәрәкәт җитәкчеләре, дин әһелләре, гади халык белән очраштым, милли киемнәрдән, калфак-камзуллардан килгән татар әбиләренең көйләп мөнәҗәт әйтүләре һаман колагымда яңгырап тора... Аларның күпчелеге туган яклары белән бүген дә элемтәдә тора, балалары да үзләренең Идел-Уралдагы тамырларын белә. Хәзер биредә бөтен татар тормышы шушы «Туган дин» татар-башкорт оешмасы тирәсендә укмашкан, шунда кайный. Приморье краеның «Туган ил» татар оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовның Артёмда яшәве дә бәлки милли эшләрне җанландырып җибәргәндер. Казакъстанда туып-үскән бу милләттәшебез хәзер биредә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Владивостокта мәчет салдыру артыннан йөри, татар тарихы белән бик кызыксына һәм эзләнә. «Туган дин» оешмасының җитәкчесе — милләттәшебез Гаязетдин Салихҗан улы Ситдыйков, ул 1963 елда шушы Артём шәһәрендә туган, Владивостокта политехник институтны тәмамлаган, элек бизнеста эшләгән. Ул хәзер шәһәрнең бөтен тормыш- көнкүрешенә җаваплы кеше — ООО «Артёмовская управляющая компания»нең генераль директоры, шәһәр Думасы депутаты. Безнең белән очрашуга ул да килде, аз сүзле булса да, милләтебез өчен күп эшли Гаязетдин, сабантуйларның, фестиваль-концертларның, бөтен милли һәм дини чараларның чыгымы аның өстендә. Менә шундый ир-егетләребез дөнья читендә дә милли рухка сүнәргә ирек бирмиләр, халкыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр, милли тормышны һәм эшне җигелеп тарталар. Артёмда татар тормышын, «Туган дин» оешмасының эшен Фәния Хисамовадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Фәния Хәйбулла кызы — «Туган дин» татар-башкорт оешмасы рәисе урынбасары, шәһәрнең җәмәгать пулаты әгъзасы, хатын-кызлар советы әгъзасы, ул һәрвакыт эш урынында. Фәния 1954 елда шушы Артём шәһәрендә туган, әтисе Хәйбулла — Башкортстанның Архангель районы Узунлар авылыннан, әнисе Әдибә — Татарстанның Азнакай районы Әгер авылыннан, алар шушы Артём шәһәрендә очрашып кавышалар, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Хәйбулла абзый вафат инде, Әдибә апа Артёмда балалары белән яши. Фәниянең үзенең дә өч баласы, дүрт оныгы бар, алар барысы да аңа милли эшләрдә ярдәм итәләр, татар-башкорт оешмасы бүлмә алгач, анда ремонтны да балалары ясый. Фәния — татар-башкорт оешмасының символы, бөтен милли чараларны оештыручы, халыкның көндәлек хәлен белеп торучы һәм ярдәм итүче. Мин анда вакытта, армиядә хезмәт итүче бер татар егете, гарипләнеп, больницага эләккән иде, Фәния Владивостокка аның янына да барып йөрде, Татарстандагы әти-әниләре белән дә даими элемтәдә торды. Фәниянең якын ярдәмчеләре — башкорт хатыны Зәнфирә Бурая, якташыбыз Гөлсинә апа Хәмитова, Зәйтүнә Мәрданшина, Кәримә Хафизова, Хәдичә Гарипова, Фәнис һәм Зәйтүнә Баһаветдиновлар, Фәрит Фәйзуллин, Вахит һәм Сөембикә Ивановлар һәм ашка актив милләттәшләребез, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! Гөлсинә апа белән Табил абый Хәмитовларга аерата рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Артём шәһәрендә мин аларда тордым, алар мине беренче көнне үк якын туганнары кебек кабул иттеләр, киткәндә, үз балалары кебек кадерләп озатып калдылар. Табил абый — Башкортстанның Кушнаренко районы Әхмәт авылыннан, ә Гөлсинә апа Татарстанның Азнакай районы Мачаклы Баш авылыннан булып чыкты. Алар биредә очрашып кавышканнар, Табил абый — шахтада, Гөлсинә апа сәүдә өлкәсендә эшләгән, балалар үстергәннәр, хәзер оныкларын багалар. Аларның шулкадәр тырышлыгына, түземлегенә таң калырлык, нинди шартларда да уфтанмый-зарланмыйча, күкрәкләре белән боз ярып бара торган токым бу... Мондый кешеләр булганда, милләт ач-ялангач калмас, кар өстенә казан асып, бөтен илне туендыра алырлык татарлар алар! Үземне бик тетрәндергән тагы бер кешенең язмышына һәм сөйләгән сүзләренә тукталасым килә, ул — Тавричанка бистәсе мулласы Фәүзи хәзрәт Хәматханов. Фәүзи Гыйлемхан улы 1939 елны Башкортстанның Борай районында туа, яшьтән ятим кала, аннан язмышы шушы яклар белән бәйләнә. Ул 30 ел шахтада эшләгән, лаеклы ялга чыккач, Тавричанкада мулла вазифасын үти, дини йолаларны башкарырга халык чакыруы буенча Артёмга да килә икән. Безнең Артёмдагы очрашуда ул да катнашты һәм менә нәрсәләр сөйләде: «Шахтада эшләгәндә дә ураза тота идек, авыз ачтыра идек, — диде Фәүзи хәзрәт. — Халыкны җыеп, зур-зур ашлар уздыра идек. Кырда җитмешләп кеше гает укый идек, Тавричанкада... Бу бит теге заманнарда... Закир исемле карт бар иде, аңа налог сала башладылар бу эшләр өчен. Мулла аны яклап хакимияткә барган. Аннан җомга намазларын йорттан-йортка йөреп укый башладык, бу 60-70нче елларда инде... Шахтада дога кылып утырган карт ир-атларны күргәнем булды. Шул сәбәпле алар игелек күрде. Хәтта тирән шахта төпләрендә дә коры җир табып намаз укучылар булды... Бик күп үлемнәрдән калдым, шахтада эшләп, хәтта бармагым да сынмады. Аллаһы Тәгалә шулай өйрәтә... Балаларыма гел бәхет теләдем. Пычрак, тузанлы шахта киемнәрен кигәндә: «И Раббым, бу киемнәрне балаларым кимәсен иде», дип тели идем... Теләгән теләкләрем кабул булды, ике балама да югары белем бирдем... Аллаһы Тәгалә беркайчан да ярдәменнән ташламады... Мин бу дөньяда гыйбрәт алып яшим...» Тирән шахта төпләрендә дә намаз укыган татар ир-атлары... Көне буе җир астында күмер кисеп ураза тоткан милләт агалары... Сез дөньяның, ил-җирнең, милләтнең терәге һәм догачылары булдыгыз, инде нәселегездә сезгә дә догачылар булсын иде! Сез шундый авырлык белән төзегән бу шәһәрләр, бу тормыш сездән соң да иманлы һәм имин калсын иде! Менә тагы күзгә яшьләр китерерлек бер истәлек, аны Кәримә апа Хафизова язган. Үзем барысыннан да сорашып өлгерә алмагач, кайбер татарлардан истәлекләр язып бирүләрен үтенгән идем, Кәримә апа шушыларны язып китергән. Ул 1939 елны Башкортстанның (Ярмәкәй, дигән, Илеш районы булырга тиеш) Абдулла авылында туа. Артём шәһәрендә армиядә хезмәт иткән абыйсы шунда шахтада эшкә кала, 1957 елда ялга кайткач, әнисе белән Кәримәне дә Артёмга алып китә. Ул вакытта инде аларның әтиләре үлгән була. «Авыл тормышы бик авыр булганлыктан, илне ташлап китәргә булдык», — дип язган Кәримә апа. Биредә ул төзелештә эшли башлый, 1959 елда Арча районы Югары Пошалым авылы егетенә кияүгә чыга. 2009 елда аларның алтын туйлары була, ике кызлары, өч оныклары, оныкчыклары бар икән. «Үземне бик бәхетле әби дип саныйм. Бабаем белән тигез картаеп яшибез. Үз йортыбыз белән торабыз. Җәй айларында бакчам тулы төрле-төрле чәчәкләр үстерәм, чәчәкләр арасында йөрим дә бу дөньяның оҗмахында яшәгән кебек булам. Кулдан килгән хәтле төрле мероприятиеләргә йөрим. Сабантуйларга татар-башкорт ризыклары әзерлим, анда мәҗлесләребез татарча уза». Элек алар туган якларга еш кайтып йөргәннәр, бүгенге көндә анда якын туганнары калмаган инде... Һәм Кәримә апа үзенең үзәк өзгеч сагыну сүзләрен ак кәгазь битенә төшергән, аны еламыйча уку мөмкин түгел: «Бик сагынабыз туган илебезне, исән-сау булсак, кайтып бәхилләшеп килербез, Алла бирса. Туган илнең кышкы суык бураннары да җылы, көзнең үзәкне өзәрлек ачы җилләре, язның йомшак җилләре, яңгырлары, җәйнең сандугач сайраулары, сыерчыкларның бии-бии сайраулары, бакаларның бакылдаулары — барысы да күз алдында... Юкка гына җырламыйлар бит: Чит-чит, дидем, читкә киттем, чит иде теләкләрем, Хәзер инде чит илләрдә өзелә үзәкләрем... Быел кызларым илгә кунакка кайталар, сагынуларыма түзәлмагач әйтеп куйдым, туып-үскән йортымның бакчасыннан ике-өч стакан җир алып килергә. Җиремнең исләрен иснәп сөенермен. Үлгәч, җирләгәндә, шул җирне сибәргә куштым...» Бу — үзәкләр өзелеп, туган якларны сагыну, җирсү инде... Моңа дәва юк, ул — читтә яшәп калган күп татарларның йөрәк ярасы... Барысы да бар кебек — яхшы, тигез тормыш, балалар һәм оныклар, кеше арасында кадер-хөрмәт, әмма иң кадерлесе — туган ил юк... Туган җир юк, карлы-буранлы, сандугачлы-бакалы туган авыл юк... Анда да, монда да инде яңа буын, алар бер-берләрен белмиләр диярлек, чөнки аралашырга ара гаять ерак, дөньяга караш төрле, кызыксынулар капма-каршы... Мондагы нәсел урыслашып бара, 90 проценттан артык катнаш никахлар, оныклар урыс телле, аларны әллә кайда калган татар авыллары, аның сандугачлары һәм бакалары кызыксындырмый инде... Моны милли фаҗига дип тә, котылгысыз чынбарлык дип тә бәяләргә мөмкин, әмма аннан берни үзгәрми. Дөнья читенә килеп дөньяны күтәргән татарлар дөньядан менә шулай туган якларын сагынып-саргаеп китеп баралар... Үзләре белән сандугачлар моңын, тургайлар җырын, көзге урманнарның шашып шаулавын, кышкы бураннарны, язгы ташуларны да алып китә бит алар... Мәңгелеккә дә туган як белән бергә күчә... Моннан 30 ел элек шушы татарларга багышлап язган шигырь юлларым искә төшә: «Казанга, тик Казанга! Барысына да риза!» Бохарадан, Донбасстан, Уралдан һәм Кузбасстан Хәбәр сала якташлар, Аваз сала татарлар. Мин тетрәнеп уйлап торам, Мин тетрәнеп карап торам. Әй, татарлар, татарлар, Сибелдегез, чәчелдегез, Буталды кан-нәселегез, Җиде яттан, җитмеш җирдә, Нужа сезне кудымы икән Туган яктан, туган илдән?!. Бер анадан без ун туган, Без ун туган, без мең туган, Мең тарафта меңебез. Үзбәкстан чүлләреннән, Тирән шахта төпләреннән Килә соңгы сүзегез: «Казанга, тик Казанга! Барысына да риза!» Әй, туганнар, туганнар, Әллә язмыш, әллә күрмеш Дөнья буйлап куганнар... Яшьлек киткән, картлык кайта, Кан тарта шул, һай, кан тарта! Бар байлыгын бирер иде Илендәге бер көненә! Бәхилләшә алса әгәр Үз җирендә, үз телендә. Айлы каберләр моңая Чит зират эчләрендә. Туган як җиле сулкылдый Туфрагы өсләрендә... Әй, туганнар, туганнар! Әллә язмыш, әллә күрмеш Дөнья буйлап куганнар... Миңа еш кына, «Син нигә әллә кайлардагы, Ерак Көнчыгыштагы татарларның тарихын, тормышын өйрәнеп азапланып йөрисең, татарлар анда беткән һәм бетәчәк бит инде», диләр. Бәлки шулайдыр да, чын татарларның, милли рухлы, иманлы татарларның монда инде бәлки күп гомерләре калмагандыр... Алар урынын бәлки урыс телле, урыс динле, урыс ризыклы һәм урыс йөзле татарлар алыштырыр, алар инде үзләрен урыс дип яздырырлар, Кытай басып алса, берничә буында кытайга әйләнерләр... Бәлки шулай булыр, без узган тарихта моны күрдек бит инде. Ә мин исә бүгенге тарихны һәм татар тормышын ничек бар, шулай теркәп калдырам, борынгы тарихны өйрәнеп, биредә татар казыгын кагып куям... Дөньяның ничек үзгәрәсен һәм ничек бүленәсен әле беркем белми, бәлки минем әлеге язмаларым киләчәктә татарларга бу җирләрнең татарныкы булуын исбатларга бер дәлил булыр. Әйе, Ерак Көнчыгышта борынгы тарих безнеке — төрки-татарныкы, әйе, бу җирләрне, бу илләрне соңгы йөз елда да татарлар күтәрде — алар калалар салдылар, диңгездә балык тоттылар, шахтада күмер чаптылар, юллар салдылар, урман кистеләр, ат кебек җигелеп, тормышны өстерәделәр. Татарларның биредә бөтен нәрсәгә тулы хокуклары бар — үз телләрендә сөйләшергә дә, үз диннәрен тотарга да, үзләренчә яшәргә дә... Татарлар бу үзгәртеп кору елларында милли һәм рухи яктан шактый аякка басып калдылар, аларның хәзер бөтен Ерак Көнчыгыш буенча милли һәм дини оешмалары, милли эшмәкәрләре, милли зыялылары бар, алар бер-берләрен табыштылар һәм укмаштылар. Димәк, алга таба да шулай дәвам итәргә, нинди шартларда да, кайда гына яшәсәң дә, үзең булып — татар-мөселман булып калырга кирәк! Приморье татарлары мине бик зурлап, рәхмәтләр әйтеп озаттылар, мин үзем дә аларга эчкерсез ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле! Алар тапшырган рәхмәт хаты бүген дә иң кадерле урында, Ерак Көнчыгышка сәфәремне искә төшереп тора. Барырга-кайтырга самолёт белән егерме мең чакрым юл үтеп, мин Тын Океан буйларыннан Идел-Уралыма әйләнеп кайттым... Үзем белән океан-диңгезләр тирәнлегендәге, таулар биеклегендәге Татар Тарихын алып кайттым, бу турыда язмаларым киләчәктә дә дөнья күрер әле... Миңа бу сәфәрне оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына, аның җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закировка, урыннардагы милли хәрәкәт җитәкчеләренә зур рәхмәтләремне әйтәм! Ерак Көнчыгышта тарихны өйрәнү алга таба да дәвам итәр, инша Аллаһ, чөнки бу — безнең иң борынгы үз тарихыбыз, татар тарихы. ........................................................................................................................... “Казан утлары” журналының авторы, язучы һәм тарих фәннәре кандидаты, быел “Кырык сырт” һәм “Күчем хан” тарихи романнары белән Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән намзәтләрнең берсе Фәүзия БӘЙРӘМОВАның “ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР” дип исемләнгән публицистик язмасын “Казан утлары” журналының 1нче, 2нче һәм 3нче саннарында тулысынча укырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев