Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ана теле сагында

Галимнәр әйтүенчә, дөньяда 6800 чамасы тел исәпләнә (диалектлар һәм сөйләшләр белән), һәм шуларның алтысы гына халыкара рәсми телләр, ягъни Берләшкән милләтләр оешмасының эш телләре буларак билгеләнгән: инглиз, рус, кытай, гарәп, француз һәм испан телләре. Димәк, Җир шарындагы халыкларның күпчелеге шушы телләрдә сөйләшә. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, 2000нән артык телгә бүгенге көндә юкка чыгу куркынычы яный. Бер Россиядә генә дә шундый телләрнең саны 100дән артып киткән инде. Иң авыр хәлдәге телләр арасында вод, кет, селькуп, алеут, вепс телләрен атыйлар. Аларда сөйләшүчеләрнең саны көннән-көн кими бара... Тел үзендә кешелек тарихын саклый. Шуңа күрә дә һәр халык туган телен саклап калу, үстерү, укыту, дөньяда таныту һәм тарату турында кайгырта. Иң мөһиме – туган телне буыннан-буынга тапшыру, яшь буынга ана телендә белем бирү. Татар телен белергә теләүчеләр өчен бүгенге көндә мөмкинлекләр шактый күп. Телисең икән – китаплардан, үзөйрәткечләрдән файдалан, йә булмаса – курсларга языл, ә инде өйдән дә чыкмыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында компьютер аша телне үзләштерергә хыялланасың икән – «АНА ТЕЛЕ» онлайн-мәктәбенә теркәл: http://anatele.ef.com. «АНА ТЕЛЕ» онлайн-мәктәбе 2013 елның 1 гыйнварыннан эшләп килә. Әлеге проект ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы белән EF (Education First) компаниясе тарафыннан гамәлгә куелды. Анда берьюлы 10 000 кеше теркәлеп, бер ел дәвамында татар телен түләүсез өйрәнә ала. Шушы вакыт эчендә башлангыч дәрәҗәдән югары дәрәҗәгә барып җитеп була. Онлайн-мәктәпнең төп максаты – татар телен шәхесара һәм мәдәниятара аралашу чарасы буларак өйрәтү, тел өйрәнүчеләрнең сөйләм осталыгын үстерү. Мәктәпкә теркәлгән һәр кеше көндәлек тормышта аңлашу-аралашу күнекмәләренә ия була, шулай ук татар дөньясы турында кызыклы мәгълүмат та ала. Ә инде Татарстаннан ерак яшәп тә, татарча сөйләшеп карыйсың килсә, җанлы аралашу дәресләренә рәхим ит! КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «АНА ТЕЛЕ» онлайн-мәктәбе үзәге эшләп килә (электрон адресы: anatele@bk.ru). Югары квалификацияле татар теле белгечләре көн саен кичләрен онлайн-режимда компьютер аша җанлы аралашу дәресләре алып бара. Төркемдә аралашып, тел өйрәнүчеләр бер-берсе белән әңгәмә корырга, тормыш вакыйгалары турында фикер алышырга күнегә. Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре, үзара аралашып, татар телен гамәли үзләштерә. Татарча сөйләшә алабыз, китаплар укыйбыз дип рәхмәтләрен белдерә алар укытучыларыбызга. Димәк, теләк булса, өйрәнеп була икән. Кайберләре, «АНА ТЕЛЕ» аша Казанга гашыйк булып, башкалабызга сәяхәт тә кыла. Әлеге Интернет ресурс, ана телебезне танытуга, төрле милләт кешеләрен үзара якынайтуга хезмәт итә. «АНА ТЕЛЕ» онлайн-мәктәбенә рәхим итегез!»

Кадрия ФӘТХУЛЛОВА

КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты,

"Ана теле" онлайн-мәктәбе үзәге җитәкчесе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев