Җан иреге

(Туфан Миңнуллинның иҗат портретына штрихлар)


ХХ гасырның икенче яртысы – ХХI гасыр башы татар драматургиясенең үсеш- үзгәрешен, сәнгати эзләнүләр юнәлешен, тормышчанлык һәм халыкчанлык белән сугарылуын билгеләгән әдипләрнең берсе – Туфан Миңнуллин. Татар драматургиясе һәм театры башлангычында торган Г.Камал һәм Г.Исхакый, М.Фәйзи һәм К.Тинчурин, Ф.Борнаш һәм Т.Гыйззәт, Н.Исәнбәт һәм Х.Вахит кебек классиклар традициясен уңышлы дәвам итеп, ул татар сәхнә әдәбиятын үзенчәлекле тема-мотивлар, кабатланмас образлар, сәнгати алымнар белән баета, татар яшәешенә караган әхлакый һәм фәлсәфи мәсьәләләрне гомумкешелек кыйммәтләре яссылыгында сурәтләп, татар әдәбиятын- сәнгатен ил күләмендә, күпсанлы халыклар арасында танытуга зур көч куя.
Иҗат гомерендә Т.Миңнуллинның өч дистәдән артык китабы басылып чыга, иллегә якын әсәре сәхнәгә куела, йөзләгән мәкалә-язмалары дөнья күрә. Аларның һәрберсе сәнгатьчә югарылыкта язылып, әдәби процесска зур йогынты ясый, укучы- тамашачы ихтирамын казана. Әдипнең байтак әсәрләре башка телләргә тәрҗемә ителеп, Татарстаннан читтә дә танылу ала. Иң уңышлы пьесалары Башкортстан, Бурятия, Дагыстан, Чечня, Калмыкия, Латвия, Литва, Марий Эл, Казакъстан, Кыргызстан, Осетия, Таҗикстан, Удмуртия, Эстония милли театрлары, шулай ук Россиянең Омск, Воронеж, Әстерхан, Мичурин, Мурманск, Түбән Новгород, Новокузнецк шәһәрләре рус театрлары сәхнәләрендә зур уңыш казана. Әдипнең әсәрләре белән чит ил театр сөючеләре дә таныша. Г.Камал театрының Германия, Финляндия, Төркиядәге гастрольләре вакытында «Әлдермештән Әлмәндәр» (Финляндия, 1996; Төркия, 1999), «Җанкисәккәем» (Германия, 1996; Финляндия, 2000), «Йөрәк маем» (Финляндия, 1997) спектакльләре тәкъдим ителеп, җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә.
Т.Миңнуллин әдәби иҗатка килгән 1960 еллар ил-халык тормышында җитди үзгәрешләр белән характерлана. Татар әдәбияты да милли яшәешкә йөз белән борылып, тормышчанлык юнәлешендә һәм сәнгатьчә эшләнештә яңа баскычка күтәрелә. Драматургиядә Н.Исәнбәт, Р. Ишморат, М.Әмир, Ю.Әминев һ.б. янәшәсендә Х.Вахит, А.Гыйләҗев, Ш. Хөсәенов, И. Юзеев кебек авторлар үсеп чыга, театр дөньясы җанлана. Т.Миңнуллин әнә шундый шартларда шигырьләр, юмористик хикәяләр, скетчлар язып, каләмен сынап карый һәм «Безнең авыл кешеләре» (1962), «Комиссия» (1966), «Күрше кызы» (1967), «Бәхетле кияү» (1967) кебек беренче пьесаларын яза. Яшь автор заман үзгәрешен оста сиземләп, тамашачының рухи ихтыяҗларына йөз тотып, тормыштагы актуаль, җитди, төрле буын кешеләрен борчыган мәсьәләләрне алга куеп иҗат итә. Чор мәсьәләләрен яктыртуны әдип табигый рәвештә кешенең уй-хыялларын, яшәү максатын, кешелек сыйфатын ачуга бәйли. Т.Миңнуллинны киң җәмәгатьчелеккә драматург буларак таныткан «Нигез ташлары» (1968), «Миләүшәнең туган көне» (1968) пьесалары шәхеснең каршылыклы рухи дөньясын чор билге-төсмерләре контекстында күрсәтәләр. Драматург үз заманына, тормышчан хәл-күренешләргә мөрәҗәгать итә һәм шулар аша яшәешнең каршылыклы мәсьәләләренә килеп чыга. «Миләүшәнең туган көне» драмасында дусларның туган көн уңаеннан очрашуы әкренләп социаль эчтәлек ала һәм җитди мәсьәләләр турында бәхәскә әверелә. Үз иҗатында реализмга өстенлек биргән драматург сәнгать әсәрендә дә тормыш дөреслеген, реалистик детальләрне яклап чыга. Әлеге пьесаның дәвамы язылып, персонажлары белән генә түгел, билгеле бер эчке моң, олы идея белән сугарылган «Дуслар җыелган җирдә» (1975), «Хушыгыз» (1990) драмаларын берләштергән трилогия туа. Анда тулы бер буын кешеләренең тормыш-яшәеше эзлекле рәвештә ачылып, чор рухы җәмгыятьтә кабул ителгән рухи һәм матди кыйммәтләр белән бергәлектә тикшерелә. Драматург совет системасының кешене бер төрле уйларга, эш-гамәл кылырга мәҗбүр итүен, рухи богауда тотуын тәнкыйтьли. Тамашачыны шәхес ирегенә омтылып, мөстәкыйль фикерле булып яшәргә чакыра. Сәнгать кешеләре тормышын чагылдырган әлеге трилогия – җәмгыятьтәге иҗтимагый һәм социаль шартлар йогынтысында хәтта якын 
дуслар арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзгәрүен, әхлакый кыйммәтләрнең җимерелә баруын гыйбрәтле мисалларда чагылдыра.
Т.Миңнуллин үз чоры сәхнә әдәбиятын жанр формалары белән баетып, аларның эчке хасиятләрен ачуга, төрләндерүгә җитди өлеш кертә. Ул драма һәм комедия жанрларында бердәй тигез эшли. Арада комедия жанрының шаян («Бәхетле кияү», 1967), җитди («Нигез ташлары», 1968), лирик («Яшьлегем-юләрлегем», 1978), водевиль («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), моңсу («Әлдермештән Әлмәндәр», 1976); сатирик («Бәйләнчек», 1982; «Кәҗә туган түгел, баҗа мал түгел», 1989), музыкаль («Гармун белән скрипкә», 1987; «Гөргөри кияүләре», 1995) төрләре, драма жанрының интеллектуаль («Миләүшәнең туган көне», 1968; «Дуслар җыелган җирдә», 1978), тарихи («Канкай углы Бәхтияр», 1975), социаль («Әниләр һәм бәбиләр», 1981), фәлсәфи-публицистик («Моңлы бер җыр», 1981) кебек жанр формалары бар. Автор өчен әсәрнең эчтәлегенә салынган төп фикерне ачык, мәгънәле, тамашачыга тәэсирле итеп җиткерү юлларын табу мөһим, жанрлык хасиятләре шул максаттан урынлы файдаланыла.
Драматургның геройлары гаять тормышчан һәм үзләренә генә хас характерга ия булулары белән аерылып тора. Аларның күңел халәтен ачуда әдип психологизм алымнарына нигезләнә, хис-кичерешләрен укучы-тамашачыга җиткерүнең яңадан- яңа юлларын, алым-формаларын таба. Т.Миңнуллинның күпсанлы язмаларында, әңгәмәләрендә чагылыш тапкан тормыш-яшәеш концепциясе пьесаларында да киң урын ала – ул битараф булмау, үҗәтлек дәрәҗәсендәге тырышлык, үз-үзеңә ышану, оптимизм, милләт язмышын кайгыртып яшәү һ.б. Шуңа да драматургны, беренче чиратта, көчле рухлы, ихтыяр көченә ия булган, тормыш каршылыкларында куркып калмаучы, үзен, гаиләсен кайгырта алучы геройлар кызыксындыра. Әмма бу һич тә тормышта гел уңай герой гына эзләү дигән сүз түгел. Җәмгыятьтәге каршылыклар, явызлык һәм әхлаксыз күренешләре дә, тормышта үз урынын таба алмыйча, аптырап-югалып калган геройлар да аның пьесаларында урын ала һәм әдип аларның сәбәпләре турында җитди сүз алып бара, булдырмау юллары турында уйлана, укучы-тамашачысын да уйланырга мәҗбүр итә («Үзебез сайлаган язмыш», 1973; «Ай булмаса, йолдыз бар», 1977 һ.б.).
Драматургның бөтен иҗаты милләт гаме белән сугарылган. Ул кыю рәвештә татар милләте, аның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, традицияләре сагында тора. Барлык әсәрләрен дип әйтерлек иңләп үткән, үзе бөтен барлыгы белән яклаган, милли менталитетның асылын билгеләгән сыйфатлар булып хезмәт ярату, өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасында рухи бәйләнеш саклану, борынгыдан килгән әхлакый кануннарга тугрылык, туган җирне ярату һ.б. тора. Шуңа әдипнең «Йөрәк янар өчен бирелгән» (1970), «Уйланыр чак» (1972), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976) һ.б. пьесалары тормышчанлыгы һәм образларның логик яктан ныклы, бөтенлекле булып ачылуы белән җәлеп итә. Драматургның иҗаты төрлеләнгән саен, аның үзенә хас стиль үзенчәлеге ачыла һәм ул яңа алым-чаралар белән байый бара. Ә инде реаль тормыш материалын шартлылык һәм фантастика элементлары белән кушып сурәтләүдә җитди казанышларга ирешә. Т. Миңнуллин иҗаты үзенчәлеген генә түгел, чор әдәбиятының йөзен билгеләгән әсәрләрнең берсе булган «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе яшәешнең мәңгелек төшенчәләрен гыйбрәтле образлар аша ачуы белән киң яңгыраш ала. Драматург яшәү һәм үлем, мизгел һәм мәңгелек, яшәү мәгънәсе һәм аның асылы турында уйлана, вакыйгалар аша укучы-тамашачыны да шулар турында уйланырга этәрә. Татар драматургиясенең иң матур традицияләрен дәвам итеп, шартлылык алымына мөрәҗәгать итә һәм Үлемне мөстәкыйль образ буларак сәхнәгә чыгарып, кешенең рухи көчен, мөмкинлекләрен ачуга хезмәт иттерә. Әлмәндәрне мәңгелеккә алып китәргә дип килгән Әҗәл үз алдында гомере буе кешеләрне яратып яшәгән, матурлык тудыруга бөтен көчен салган, тынычлыкны саклауга канын түккән, хәзер дә сүзе-фикере белән әйләнә- тирәдәгеләрне матур яшәешкә дәртләндергән олы йөрәкле картны күрә. Әлмәндәр карт – милләтебезгә хас иң матур сыйфатларны үзенә туплаган ил карты, нәселенең үзәк тамыры булып күзаллана. Әсәрдәге конфликт чишелешендә, ягъни Әлмәндәрнең үзе сорап алып, Әҗәл дәфтәренә кул куюында, мөселман Шәрык һәм Урта гасыр төрки- татар әдәбиятында киң чагылыш тапкан мотив – фани дөньяда мәгънәле яшәгән кешенең бакый дөньяга – Аллаһы белән очрашуга шат күңел белән китүе чагылыш таба.

Т.Миңнуллин иҗатында авыл, аның табигате, милли рухта тәрбияләнгән авыл кешесе аерым урын алып тора. Әдип авылны татар милләтенең нигезе, бишеге, рухи таянычы дип саный. Авыл гасырлар дәвамында татар халкының күмәкләшеп яшәгән урыны, монда тел саклана, байый, монда гореф-гадәт яши, кеше кечкенәдән татар рухында, татар моңында тәрбияләнеп үсә. Драматург «Бәхетле кияү» (1967) комедиясендә үк татар авылының матур образын тудыра. Ә инде соңрак язылган «Кырларым-тугайларым» (1980), «Без бит авыл малае« (1983) кебек төп вакыйга авыл тормышы белән бәйләнгән әсәрләрендә генә түгел, бәлки, яшәешнең төрле якларын ачып салган дистәләрчә пьесаларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Ир-егетләр», «Әлдермештән Әлмәндәр» һ.б.) татар авылына мәдхия укый, аны үзенең дә «тормыш бишеге» дип белдерә. Авылны сурәтләгәндә, драматургның карашлары, чынбарлык хәлләренә бәйле, билгеле бер үзгәреш тә кичерә. Югарыда аталган пьесаларында татар авылы халыкның чын рухын, иң матур сыйфатларын саклый торган урын буларак сурәтләнә. Автор милли яшәешне, татар кешесенең үзара ачык мөгамәләсен, ярдәмчеллеген, күрше хакын санлап яшәвен гаять үзенчәлекле күренешләрдә, образларда ача. Ә инде әдип иҗатындагы ике гасыр чиге татар авылы җитди сынаулар өермәсендә тасвирлана. Базар мөнәсәбәтләренә бәйле халыкның бер өлеше үзен яңа шартларда таба алмыйча, рухи кыйммәтләрдән читләшә. Яңа гасыр башында язылган «Шулай булды шул» (2002), «Мулла» (2006) кебек пьесаларында әлеге борчулы хәлләр калкулана. «Мулла» драмасында Т.Миңнуллин авылның үз асылын югалта бару сәбәпләрен ача һәм әлеге аяныч хәлдән котылу юлын кешенең иманга килүендә, Аллаһы Тәгалә каршына басуында күрә. Пьеса ахырында Әсфәндияр укучысы Илдарның мәчет манарасыннан азан әйтүен белдерү – яшь мулла яклаган иманлы яшәешкә йөз белән борылу билгесе булып тора.
Драматургның иҗат эволюциясе аеруча шәхес концепциясендә тулы чагылыш таба. Билгеле булганча, әдәби герой бирелешендә авторның дөньяга, чынбарлык күренешләренә мөнәсәбәте, яшәештәге әхлакый һәм фәлсәфи сорауларны аңлауда әдәби- эстетик карашлары чагылыш таба. Тормыштагы вакыйга-хәлләргә гаять игътибарлы драматургның иң уңышлы әсәрләрендәге әдәби образлары – яшәү фәлсәфәсен үзләрендә чагылдыручы олы характерлар, үз язмышларын халык язмышы белән тыгыз бәйләгән милли типлар. «Нигез туздыручылар»ындагы Гарифулла, «Ир-егетләр»ендәге Мәрвән, «Үзебез сайлаган язмыш»ындагы Илгиз, «Ай булмаса, йолдыз бар»ындагы Мәдинә, «Монда тудык, монда үстек» әсәрендәге Саттар, «Әлдермештән Әлмәндәр»ендәге Әлмәндәр, «Әниләр һәм бәбиләр»ендәге Гөлфинә кебекләр эш-гамәлләренең күпләргә үрнәк булуы, укучы-тамашачы күңелендә киләчәккә өмет-ышаныч тәрбияләве белән әдәби барышта аерылып тора. «Әниләр һәм бәбиләр» (1982) драмасында халыкның гасырлар дәвамында буыннан-буынга күчеп килгән традицияләре, гореф-гадәтләре, милли үзенчәлекләре югала баруы сурәтләнә. Нәкъ менә әлеге язылмаган кануннар кешене кеше итеп саклый, күңелендә яхшылыкның өстенлек алуына китерә, дип саный автор, шуңа да пьеса герое Гөлфинә буыннарны тоташтыручы Ана булып ачыла. Драматургның бу юнәлештәге эзләнүләрендә, тарихка мөрәҗәгать итеп, билгеле шәхесләрнең әдәби образларын тудыруы аерым игътибарга лаек. «Канкай углы Бәхтияр» (1975), «Моңлы бер җыр» (1981), «Без китәбез, сез каласыз» (1986), «Агыла да болыт агыла» (2001) кебек драмалары, тарихи вакыйгаларны торгызу белән бергә, татарның ерактагы һәм якындагы тарихына яңача бәя бирүнең һәм танылган шәхесләрнең әдәби образларын иҗат итүнең матур үрнәге булып тора. Т.Миңнуллин үзенең истәлекләрендә Тукай һәм Җәлил иҗаты, аларның яшәеше белән горурлануын, баш июен һәм әлеге ике зат турында ике пьеса язарга тиешлеген әйтә. Шартлы-абстракт алымнардан файдаланып язылган «Моңлы бер җыр» публицистик драмасында Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгының тирән тамырлары ачыла, алар батырлыгына үз чорыннан һәм бүгенге көн биеклегеннән торып бәя бирелә. Драматург җәлилчеләрнең намус белән ил-халык каршындагы бурычларын үтәп, башны горур тоткан хәлдә мәңгелеккә атлавын «моңлы бер җыр» буларак сурәтли. «Без китәбез, сез каласыз...» тарихи-биографик драмасында Тукайның Идел буенда мануфактуралар тоткан Акчуриннарга сәфәре вакыйгасы үзәккә алына. Автор ХХ гасыр башы вакыйгаларында калкып чыккан мәсьәләләрнең гасыр ахырында да гаять актуаль булуын искәртә. Үз чорында зур үзгәрешләр уртасында калган 
Тукай да даими уйланган, эзләнгән, еш кына икеләнеп тә калган. Әмма төп мәсьәләдә аның иманы нык һәм ачык: милләт язмышын үз язмышы итеп яшәү генә кешегә рухи ныклык, фикер ачыклыгы, яшәү яме бирә.
Т.Миңнуллин үз иҗаты белән 1980 еллар уртасында җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә башланып киткән үзгәртеп коруларны әзерләшә, аның котылгысызлыгын дәлилли, шуңа да тормышның демократик юнәлештә үсешенә, фикер төрлелегенә, кеше ирегенә ирешүгә әсәрләре белән дә, иҗтимагый-сәяси позициясе белән дә ярдәм итә. Драматург иҗатында яңа этап башланып, ул тема-мотивлар төрлелегенә, публицистик пафоска, укучы-тамашачы белән җитди әңгәмә коруга нигезләнә. Гасыр ахырында язылган әсәрләре әлеге катлаулы чорны аңлау омтылышы белән бәйле булып, әдип икътисади һәм сәяси яңалыклар йогынтысында кеше аңында барган шактый авыр үзгәрешләрне чагылдыруга йөз тота («Без китәбез, сез каласыз» (1986), «Тал бөресе имәндә» (1987), «Вөҗдан газабы» (1987), «Гармун белән скрипкә»(1988) һ.б.).
Т.Миңнуллин алдагы традицияләргә таянып, халык рухына тәэсир итәрдәй темалар эзли, яңа эчтәлеккә, заман мәсьәләләрен чагылдыруга омтыла. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә милли үзаң үсү, дәүләтчелекне торгызу идеясенең киң яклау табуы әдәбиятта милли тематиканың киң чагылуына китерә. Милләтебезне инкыйраздан ничек коткарырга? Аның телен, яшәү рәвешен, традицияләрен ничек саклап калырга? Әлеге сораулар бу чор драма әсәрләренең күпчелеген иңләп үтә. Әдипнең «Илгизәр плюс Вера»(1991) драмасы катнаш никах кебек гаять җитди, четерекле мәсьәләне сәнгать чаралары ярдәмендә тәэсирле итеп сурәтләве белән генә түгел, бәлки яшь геройларның рухи йөзен, психологиясен гыйбрәтле күренешләрдә ачуы белән җәмәгатьчелекнең хөрмәтен казана. Драматург «Шәҗәрә»(1995) драмасында морза нәселенең төрле вәкилләре тормышын гыйбрәтле вакыйгалар аша күрсәтеп кенә калмый, бәлки, аларны үзара якынайту, берләштерү юлларын да эзли. Ә инде керәшеннәр турындагы «Гөргөри кияүләре» (1995), мишәрләр тормышыннан алып язылган «Йөрәк маем» (1996) кебек комедияләре халыкның җанлы тормышын эчтән торып сурәтләве белән тамашачы тарафыннан яратып каршы алына.
ХХ гасырның 90 нчы елларындагы икътисади торгынлык, матди һәм рухи кыйммәтләрнең үзгәрүе, әфган һәм чечен сугышы нәтиҗәләре йогынтысында тулы бер буын рухи кризис кичерә. Әлеге «югалган буын», аның сәбәпләре турында уйланулар Т.Миңнуллин иҗатында бөтен кискенлеге белән куела. Әдип каршылыклы, еш кына фаҗигале язмышлардан гыйбрәт алырга, андыйларга миһербанлык күрсәтергә чакыра. «Эзләдем, бәгърем, сине» (2000) драмасында төрле сәбәпләр аркасында инвалид коляскасына беркетелгән яшь геройлар Рәхимҗан белән Нурсинәнең җан сыкрануларын, катлаулы һәм каршылыклы күңел тибрәнешләрен укучы-тамашачы алдына куя, яшәеш кыйммәтләре турында уйланырга этәрә.
Т.Миңнуллин иҗатында реализм өстенлек итсә дә, ул һич тә романтик сурәтлелекне, аның җете буяуларын кире какмый. Сентименталь кичерешләргә киң урын бирелеп, җыр-музыка үрелеп барган мелодрама жанрына да мөрәҗәгать итә. Шуның белән бергә, әдип модернизм алымнары ярдәмендә яшәешнең серле якларын ачуга да килеп чыга. Кеше күңелен аңлап һәм аңлатып бетерү мөмкин түгел, шуңа да ул аны төрле шартларга куя, төрле сынауларга дучар итә. Иң мөһиме: пьесаларда хәрәкәт итүче геройлар кемнәр һәм ниндиләр булуына карамастан, автор аларга хөрмәт белән карый, аңларга һәм ярдәм итәргә омтыла. Иҗатының соңгы елларында басылып чыккан яисә төрле сәхнәләрдә куелган «Саташу» (2001), «Аерылабыз – хуш инде» (2005), «Алты кызга бер кияү» (2005), «Гашыйк буласым килә» (2005), «Мулла» (2006), «Дивана» (2006), «Син мине күрәсеңме?» (2009), «Нәзер» (2010) пьесалары тема-проблемалары, яшәеш мәсьәләләренең милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре яссылыгында чагылыш табуы, һәрберсендә дип әйтерлек индивидуаль сыйфатлары белән аерылып торган замандашыбызның характерын иҗат итүе һәм әдип кулланган сурәт чараларының, форма-алымнарының төрлелеге, байлыгы, еш кына кабатланмаслыгы белән аерылып тора. Драматург яшәештәге актуаль мәсәләләрне укучы-тамашачыга җиткерүнең яңадан- яңа алым-чараларын табу буенча даими эзләнүләр алып бара. Әгәр «Шәҗәрә»дә вакыйга- күренешләрне «оялап» урнаштырса, «Шулай булды шул...»да әсәрнең төп герое вакыйга-
күренешләрдә катнашып кына калмый, аларны сөйләп-аңлатып та бара. «Тәнзиләкәй» монодрамасы исә «бер артист театры» формасында булуы белән игътибарга лаек. Ә инде «Галиябану, сылуым-иркәм» (2005) пьесасы интертекстуальлек алымына нигезләнеп, авторның үзенчәлекле әдәби-эстетик концепциясен чагылдыруга хезмәт итә.
Балалар өчен театрның әһәмиятен яхшы аңлаган драматургның «Азат», «Айга сәяхәт», «Кайда хаклык, кайда дөреслек» (1976), «Иптәш командир» (1977) кебек пьесалары фикер ачыклыгы, акцентларның төгәллеге, әхлак-тәрбия мәсьәләләрнең уңышлы куелышы белән игътибарга лаек. Драматург алдагы эзләнүләрендә балалар күңеленә әдәп-әхлак орлыклары салуга хайваннар дөньясының үзенчәлекле якларын ачу, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләү аша килә. Әдипнең Акбай турындагы тулы бер цикл пьесаларында – «Авыл эте Акбай» (1989), «Акбай нигә күңелсез?» (1991), «Акбайның яңа маҗаралары» (1991), «Акбай белән Кыш бабай» (1991), «Акбай, Тәмлетамак һәм Этбүрләр» (1992), «Акбай һәм сарык малае» (1993), «Акбай, SOS!» (1994), «О,кей, Акбай!» (1995) – хайваннар дөньясының серле, гыйбрәтле яклары ачылып, балалар өчен дә гаять кызыклы һәм бай мәгълүмат бирелә. Автороста психолог буларак эш итә, сиздерми генә бала күңеленә миһербанлык, туган җирне, телне ярату сыйфатларын сеңдерә. Сәхнәдән балалар белән кызыклы да, гыйбрәтле дә әңгәмә алып бара, бала күңелендәге күпсанлы сорауларга бергәләп җавап эзли.
Драматург буларак киң танылу алган Т. Миңнуллин әдәбиятның башка төрләрендә дә уңышлы эшли. Ул иҗатын юмористик хикәяләр язудан башлый һәм бу жанрга караган әсәрләре аерым җыентыкларда басыла(«Дуслык хакына» (1965), «Чишмә җыры» (1968), «Кеше бул!» (1975). Татар тормышыннан алып язылган хикәяләр матур, сыгылмалы, еш кына юморлы тел белән язылган. Аларда яшәеш матурлыгы, тормыш фәлсәфәсе, буыннар арасындагы бәйләнеш, дуслык-ярату, ярдәмчеллек, миһербанлык турында җитди сүз бара. Т.Миңнуллинның проза әсәрләре арасында «Минһаҗ маҗаралары» (1998) аерым игътибарга лаек. Беренче карашка ил сәясәтенә пародия булып торган әсәр, әдипнең сәнгати фикерләвендәге яңачалыклары, гыйбрәтле дөнья моделе тудыруы белән игътибарны җәлеп итә.
Әдип иҗатының мөһим бер тармагын публицистик әсәрләре тәшкил итә («Утырып уйлар уйладым», 1997, 2001, 2005, 2010);«Татарның бер баласы», 2003), «Сайланма әсәрләре»нең 7-10 томнары, 2002). Сәяси, иҗтимагый, мәдәни хәл-күренешләргә нисбәтле уй-фикерләре чагылыш тапкан язмаларда халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атучы, матур сыйфатларына шатланучы, ямьсез якларына тирәнтен борчылучы шәхесне күрәбез. Т.Миңнуллин укучысы белән чын күңелдән сөйләшү алып бара. Ул купшы сүзләрне, төчелекне кабул итми. Шуңа да җәмгыятьтәге кыйммәтләрнең үзгәрүе, тормыш каршылыклары, татар язмышына янаган куркынычтурындаачыктан-ачык һәм гыйбрәтле мисалларга нигезләнеп яза. Тагын бер үзенчәлек булып публицистик аһәңнең лиризм белән өретелүе тора. Бу бигрәк тә аның остазлары, каләмдәшләре, үзе белгән һәм аралашкан кешеләр турындагы язмаларында чагыла. Тормышны гаять оста күзәтүче буларак, яшәештәге вакыйга-күренешләрне сәбәп-нәтиҗә бәйләнешендә карый. Бу исә аңа үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне фәлсәфи яссылыкта бәяләү мөмкинлеге бирә. Автор өчен яшәү мәгънәсе ул – үз язмышыңны милләт язмышы белән тыгыз бәйләп, аның гаме белән яшәү. Моның өчен һәр кешедә милли үзаң уятырга, чын шәхес тәрбияләргә кирәк. Иң мөһиме, үзе язганча, «ул рухыңның, җаныңның иреген саклау. Җаны ирекле кешене бер генә тупас көч тә буйсындыра алмый».
Шулай итеп, Т.Миңнуллин халкыбызның каршылыклы үткәне һәм бүгенгесе, яшәешнең милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре, кешенең асылы һәм рухи иреге, яшәү мәгънәсе кебек фәлсәфи, милли, әхлакый мәсьәләләрне бөтен каршылыгында куеп, аларны реализм һәм романтизмга хас алым-чаралар, модернизмның үзенчәлекле формалары, сурәт-тасвирлары аша чагылдыруга килә, укучы-тамашачы белән җитди әңгәмә алып бара.
Әдипнең фикер көрәшенә, кискен конфликтка, җанлы һәм җор телгә ия пьесалары тормыш материалының җитдилеге һәм әһәмияте, милли рухы һәм мәгънә тирәнлеге белән әдәбият тарихында лаеклы урын алып тора.

"КУ" 8, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: