Акын Абай иҗаты безгә бик якын

Кардәш казакъ халкының бөек шагыйре һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Абай Конанбай улы Татарстаннан бик еракта – Алтай тауларының бер өлеше булган Чыңгызтау тирәләрендә туса да, безгә бик якын шәхес. Олуг шагыйрьләребез аның иҗатын белгән, хөрмәт иткән. Хәзер дә беләләр. Хәер, Абай үзе дә яшьли татарлар белән аралашып үскәнлеген искә ала. Язмыш татарны ерак-еракларга тараткан бит. Унсигезенче йөзнең икенче яртыларыннан Россия биләмәсенә кергән Җидепулат (Семипалатинск) өлкәсендә дә солдат яки тәрҗемәче вазифасын үтәүчеләр дә, хәлфә-муллалар да, сәүдәгәрләр дә шактый күп булган. Ыруг солтаны вазифасын үтәүче рәвешендә Каркаралы шәһәрчегенә баргалап йөргән Конанбай да анда татар сәүдәгәрләре өенә төшүне хуп күргән. Башлыча шуларның теләген дә үтәп, ул биредә мәчет салдыруга да рөхсәт алган. Нигездә, үз хисабына шул мәчетне төзеткән. Мәчет ачылышында яшүсмер Абай да катнаша. Шунда ул беренче мәртәбә шушы төбәктә яшәп иҗат иткән Шөҗе, Балта кушаматлы акыннар белән очраша. «Балта» дигәч тә, күзалдына «үткер телле» сатирик шагыйрь килеп баса. Тормышта ул кем булгандыр – әйтә алмыйм.
Абайның үз заманына кагылышлы уй-фикерләрен чагылдырган «Гаклия» хезмәтен искә төшерик. (1981 елда чыккан китапта мин аны «Хикмәтле сүз» рәвешендә тәрҗемә иттем.) Анда татар-нугай солдат буларак та, бик күп хезмәт куеп, мал табучы сәүдәгәр сыйфатында да, хәлфә һәм мулла буларак та, уңай яктан искә алына. Әйе, әлеге язманы укыгач, Абайның Евразия буйлап таралып яшәргә мәҗбүр ителгән милләтемнең авыр язмышын аңлавын да, аларның һәрчак белемгә омтылганлыгын чамалавын да тоясың. Киләчәктә дә безгә бөек акыннарыбыз – Абай, Тукайларыбыз әйтеп калдырганча, дус, тату яшәргә насыйп итсен.
Абай Конанбаев 1845 елның июль ахырларында, казакъча әйтсәк шилде (челлә) белән тамыз айлары аралыгында туган. Ул чорда казакъ халкы кыш айларында бер-ике дистә чамасы саман өйдән торган кечерәк авылда – кышлакта яшәгән. Җәй айларын җәйләүләрдә уздырган. Абай Чыңгызтау тезмәләре аралыгындагы Каскаболак җәйләвендә туган. Аның элекке карт мулла кушкан исеме – изге китапларда теркәлгән Ибраһим. Авылчарак итеп әйткәндә – Ибрай. Әмма аны тәрбияләгән әбисе белән әнисе яшьтән үк, яратып, «Абаем» дип йөрткәнлектән, ул шагыйрь буларак та шул исем белән таныла. Аның чордаш һәм якташ акыннарының үз атамалары тагын да үзенчәлеклерәк: Шөҗе (чебеш), Балта булган.
Атасы, солтан Конанбай оештырган кышлак мәктәбендә Абайга беренче хәреф танытучы мулла да – Габитхан исемле татар. Бу яшь мулла җәй айларында да солтанның анасы Зәрә (мулла кушкан исеме Зөһрә буладыр), уртанчы хатыны Олҗан җәйләвенә еш килеп йөргән. (Олҗан – олы җанлы мәгънәсендәге исем. Без кулланган Гөлҗан, Батырҗаннар кебек.) Абайны һәм аның ике бертуганын тәрбияләп үстергән бу ике ана шигъри җанлы шәхесләр була. Болар Габитханны кичләрен китап укыр өчен дип чакыралар (Иван Тургеневның әнисенең – татар карчыгының да кичләрен хезмәткәрләреннән китап укытып «тинтерәтүен» искә алалар ич). Мулла боларның иркен тирмәсендә җыелган кешеләргә «Йосыф-Зөләйха,» «Идегәй», «Кыз җибек» (Ефәк кыз) кебек борынгы китапларны кычкырып укый торган була. Абай беренче төрки әдәбияты үрнәкләре белән шушы рәвешле таныша. Шактый кырыс холыклы Конанбай солтан икенче хатыны җәйләвенә ике-өч көнгә бер генә килеп чыккалаганлыктан, Абай шушы ике ана (каенана белән килен) тәрбиясендә, шушы мохиттә үсә.
Абайга ун яшь тулгач, аны Җидепулат шәһәрендәге «укымышлы нугай мулла»

Әхмәт Риза хәзрәт мәдрәсәсенә урнаштыралар. Бу шәһәргә илтүче өч көнлек юлда аны атасының ярдәмчеләренең берсе белән Габитхан озатып бара. Әлбәттә, мәдрәсәдә ул «Абаем-Ибраем» дип түгел, Ибраһим буларак теркәлә. Шушы Әхмәт Риза мәдрәсәсендә укыган вакытта чын-чынлап иҗат итә башлый. Монда ул борынгы төрки һәм фарсы әдәбияты үрнәкләре белән тирәнтенрәк таныша. 1850-1860 елларда бу шәһәрдә берничә мәдрәсә булган дип язалар. Бу мәдрәсә шәкертләре үзара да аралашканнар. Казакъ әдәбиятына хас рәвештә, алар арасында шигъри әйтеш-ярышлар да оештырылгандыр. Абай кылкубыз (скрипка) һәм думбрада уйнарга да оста булган. Ул тудырган берничә җырның озак вакыт халык арасында таралган булуын да искә алалар.
Һәрхәлдә, Абайның беренче җитди шигырьләре шушы шәһәрдә языла. Булачак ыру җитәкчеләренең берсе рәвешендә ул русча да белем үзләштерергә тиеш саналган. Шул ук елларда ул казакъ-рус мәктәбенә дә йөргән. Анда ул рус әдәбияты үрнәкләре белән таныша. Һәм соңрак А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов вә алар дәрәҗәсендәге рус шагыйрьләре әсәрләрен казакъчага тәрҗемә дә итәчәк әле. Пушкинның «Евгений Онегин» поэмасындагы «Татьянага хат» өлешен көйләп җырлау рәвешенә дә китерәчәк. Һәм казакъ яшьләре ул җырны бик яратып кабул итәчәкләр.
Абайның кайбер әсәрләре Акмола каласында чыга башлаган «Дала вилаяте газетасы»нда нәшер ителгән. Казакъ галиме Бабаш Әбелкасыймов бу газетаның 1888 елдан чыгуын, гасыр ахырынарак аның тиражы 1300 данә булганлыгын белдерә. «Анда акын Абай, Шөҗе шигырьләре, Ибрай Алтынсарин хикәяләре басылган» дип яза. Бу газетаның мөхәррирләре кем булганлыгын ачыкламаганмын. И.Алтынсарин казакълардан беренче рәсми хикәяче буларак таныла. Аның байтак вакыт Оренбург каласындагы казакъ-рус мәктәбендә укытканлыгы мәгълүм. «Дала вилаяте...»ндә татарча әсәрләрнең тәрҗемәләре нәшер ителгәнлеген дә хәбәр итә Бабаш әфәнде. Әмма кемнәрнең нинди әсәрләре икәнлеген язмый.
1870-1883 елларда Ташкентта казакъ телендә атналык «Төркестан вилаяте газетасы» да нәшер ителгән. Мөгаен, Абай шигырьләре әле анда чыгарга өлгермәгәндер. Үзбәк телендә шул ук исемдәге атналык газета 1917 елда гына чыгудан туктый. Бу газеталар безнең галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән. Анда татар әдип һәм журналистларының әсәрләре дә нәшер ителгәндер, шәт. Газета мөхәррирләренең кайберләре безнең милләт вәкилләре булган бит...
Абай Конанбаевның шигырьләре бик соң туплап чыгарыла. «Казакъ акыны Абай Конанбаевның өлеңi» китабы 1909 елда, автор вафатыннан соң биш ел үткәч чыга. Ул Санкт-Петербургта кырым татары Ильяс Браганский басмаханәсендә нәшер ителә. Казакъ телендә икенче китабы – «Абай тирмәсе» җыентыгы 1916 елда Оренбургта бертуган Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсендә чыга. Дәрдемәнднең Абай шигырьләрен үз иткәнлеген берничә кеше искә алган. Акынның өченче китабы: «Абай Конанбай өлеңнерi» Казанда 1922дә һәм дүртенчесе шул ук елда Ташкентта «Таңдамалы өлеңнер» исеме белән нәшер ителәләр.
Татар телендә әлегә Абайның ике җыентыгы нәшер ителгән. Казанда 1947 елда шагыйрь Мәхмүд Максуд тәрҗемәсендә акынның «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы басылган иде. Ә 1981 елда «Шигырьләр һәм поэмалар. Хикмәтле сүз» җыентыгын мин туплап чыгардым. ( Соңрак нәшер ителгән «Абай энциклопедиясе»ндә ул җыентыкны төзеп чыгаручы, дип ялгыш «А.Хәмидуллин» дип күрсәтелгән. Әсгать ага Хәмидуллин ул елларда сәяси әдәбият нәшрияты «Казахстан»да баш мөхәррир иде.) 1980 елда мин Сабит Мокановның 80 еллыгына багышланган чараларда катнаштым. Башкортстаннан анда Равил Бикбаев та килгән иде. Шушы юбилей алдыннанрак кына Казакъстанда Абайның тууына 135 ел тулу уңаеннан чара да уздырылган икән. Шуны искә төшереп, кайбер каләмдәшләр: «Без Г.Тукай, М.Җәлил, М.Гафури китапларын һәр биш ел саен нәшер итәбез. Татар, башкорт кардәшләребез безнең классикларыбызны сирәгрәк искә ала», дигәнрәк сүзләр дә әйткәләде. Шуннан соң мин Абайның 1977 елда «Гылым» басмасында нәшер ителгән ике томлыгын алып кайттым. Республика җитәкчеләреннән рөхсәт алгач, Абай әсәрләренең бер томлыгын тиз арада әзерләдек.
Бу эштә миңа иң күп ярдәм итүче Нури ага Арслан иде. Казакъ телен һәм әдәбиятын иң камил белүче буларак, кереш сүзне язуны да аңа йөкләмәкче идек. «Сибгат Хәкимне 
үгетлә, ул язса, отышлырак булыр», – диде. Һәм Сибгат абый да ул бурычны үтәргә бик теләп алынды. Шул ук Нури ага: «Абайның берничә шигырен Хәсән Туфан да тәрҗемә итте. Барып ялын әле, шуларны табып бирсен. Җыентыкның дәрәҗәсе арта төшәр», –дигән иде. 1950 еллар ахырында Казакъстанда татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре уздырыла. Анда безнең күп кенә дәрәҗәле шәхесләребез катнаша. Алар арасында яңарак кына сөргеннән кайткан Хәсән Туфан да була. Күптән түгел генә Хәсән абыйны яңа фатирга – А.Вишневский белән хәзерге Ә.Еники урамнары чатындагы яңа йортка күчерешүдә катнашкан идем. Үзара мөнәсәбәтләр әйбәт иде. Бер йомышым бар, дип хәбәрләшеп, өенә бардым. Абай китабын нәшер итәргә алынуыбызга сөенде. Казакъ, үзбәк, азәрбайҗан әдәбияты әһелләре белән даими аралашып яшәргә кирәк, дигән фикерләрне кат-кат искә төшергәләдек. Әмма ләкин яңа күченгән фатирдагы өстәл тартмаларында да, шкаф киштәләрендә дә Хәсән ага тәрҗемә иткән шигырьләр табылмады. «Хәзер минем архив белән Мәсгуд Гайнетдинов шөгыльләнә. Аңа әйтермен», – дигәч тә аерылыштык. Әмма Мәсгуд та ул шигырьләрне тиз генә табып бирә алмады.
1981 елда «Абай» исеме белән нәшер ителгән ул томлыкка керүче әсәрләрне туплашуда казакъ телен яхшы белүче шагыйрьләр Нури Арслан, Мәхмүт Хөсәен, Әхмәт Исхаклар актив эшләде. М.Максуд тәрҗемәләреннән иң уңышлыларын Н.Арслан сайлап алды. Казакъстанда чирәм җир күтәрүдә катнашып, бераз сөйләм телен үзләштергән Әхмәт Рәшит белән нәшрият мөхәррире Марс Шабаев та ул китапны чыгаруда катнаштылар. Мин Абайның «Гаклия» («Хикмәтле сүз») хезмәтен тәрҗемә иттем. Тарихи эчтәлекле «Бераз сүз казакъның төбе кайдан чыкканы туралы» язманы да тәрҗемә итә башлаган идем. Ул хезмәтнең рөхсәт ителгән томлык күләменә сыймавы сәбәпле, аны тәмамламадым. Менә шул рәвешле туды ул «Абай. Шигырьләр һәм поэмалар. Хикмәтле сүз» исеме белән дөнья күргән бер томлык (рөхсәт ителгән күләме 11 табак иде). Ул томга акынның 1887 елда иҗат ителгән, иртә вафат булган улы Мәсгудкә багышлап язылган поэмасы да керми калды. Ул поэманы Казакъстанда үскән М.Хөсәен тәрҗемә итте.
Китап басылып чыгуга, аның берничә данәсен мин Казакъстан язучылар оешмасына җибәрдем. Аерым данәләрен шул яктан килгән әдипләргә дә бүләк иткәләдем. Ә 2014 елда Казанда төрки әдәбиятлар форумы узды. Аны «Тюрксой» оешмасы уздырды. Ул оешманың генераль-секретаре Дусен Касеинов Казакъстан вәкиле булганлыктан, «Абай» китабын мин аңа да бүләк иттем.
Абайның шушы җыентыгы чыгуга багышлап каләмдәшебез Тәүфикъ Әйди 1982 елда күләмле генә мәкалә язды. Китапның чыгуын бик хуплаган һәм тәрҗемәләрнең уңышлы булуын билгеләп киткән иде ул анда. «Үз йөзен саклап» дигән исем белән ул мәкалә «Казан утлары» журналының шул елгы 7 нче санында һәм шул ук җәйдә Казакъстан Язучылар берлегенә караган «Казакъ әдәбияты» газетасында нәшер ителде.

"КУ" 8, 2020

Фото: pinterest.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: