Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәби мизгелләр. «Казан утлары» – Азнакайда

Фотоархив

ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре
комиссиясе ярдәме белән уздырыла торган «Әдәби берләшмәләрдә» проектының чираттагы чарасы Азнакайдагы «Мәдәни үзәк»тә үтте. Ул
Азнакай районында татар әдәбияты көннәре кысаларында узды. Анда «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза
бүлеге мөхәррире Рафис Корбан, редакциябез хезмәткәре, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина алты дистә елдан артык «Маяк» газетасы редакциясе
каршында эшләп килгән «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. Р.Корбан азнакайлыларның шигырьләре басылып чыккан
журналларны («Казан утлары», 5 нче сан) бүләк итте. Әлеге чарада Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән Азнакай районына татар әдәбияты көннәренә килгән язучылар да катнашты. Аннары Азнакайдагы 1 нче мәктәптә шушы район тумасы, Татарстанның халык язучысы, редакциябезнең дусты, басмабызның
актив авторы Марсель Галиев музеен ачу тантанасы булды.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев