Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ачык университет һәм Татар китабы йорты лекторийлар циклына чакыра

Сез татар әдәбиятын яхшы беләсезме? Ул сезгә кызык түгел булып тоеламы? Сез ялгышасыз! Һәм без сезгә моны исбатлый алабыз.

Сез татар әдәбиятын яхшы беләсезме?

Ул сезгә кызык түгел булып тоеламы?

Сез ялгышасыз!

Һәм без сезгә моны исбатлый алабыз.

«Татар әдәбияты: борынгыдан – Яңа заманга» курсы

модульле лекцияләргә бүленгән. Ул, гомумтөрки әдәбияттан

башлап, Яңа заман әдәбиятына кадәр иң әһәмиятле

чорларны, әдәби процессны һәм классик мирас калдырган

әдипләрнең иҗатын колачлый.

Курслар һәм пәнҗешәмбе һәм җомга көнне 17:00да

Татар китабы йортында узачак. Катнашыр өчен, @univer.tatar

һәм https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/

аккаунтларына керергә һәм биога куелган сылтама буенча

узып яки директка язып теркәлергә кирәк.

Беренче лекция – 28 нче гыйнварда, 17:00 сәгатьтә.

Икенчесе – 29 нчы гыйнварда, шулай ук 17:00 сәгатьтә.

Лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор

Хатыйп Миңнегулов укыячак. 

Темалары: 

- Болгар чоры әдәбиятына кереш.

«Кыйссаи Йосыф» – татар әдәбиятының таҗы;

- Шәрык Яңарышы һәм Алтын Урда чоры әдәбияты;

- Сәйф Сараи әсәрләрендә гаделлек һәм ярату мотивы;

- Котб иҗатында гадел идарәче һәм кеше идеалы.

Урыннар чикле. Теркәлергә ашыгыгыз.

Курсны тулысынча үтүчеләргә квалификация арттыру

турында танык тапшырыла.

Кыска белешмә:

Ачык университет - татар телендә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә.

Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында

эшләячәк. Координатор: Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

 

Элемтә өчен контактлар:

Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе,

проект менеджеры Зөһрә Вилданова +7 937 618 04 9

Татар китабы йорты проектлар кураторы Айгөл Абдрахманова +

7 919 630 28 43

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев