Логотип Казан Утлары
Публицистика

1552 ЕЛ: ХӘТЕРЛӘР ЯҢАРУ

Ни өчен татарның тарихи хәтере гел 1552 елга әйләнеп кайта? Бер карасаң, әле бит башка татар дәүләтләре соңрак та яшәгән. Кырым ханлыгы, гомумән, госманлы төрекләре кул астындагы протекторат буларак 1783 елга кадәр килеп җиткән. Шуңа да карамастан, 1552 ел бөтен татар дөньясын да борчый торган дата булып тора. Ахрысы, эш XVI гасыр уртасында татарларның дәүләт суверенитетларын югалтуында гына түгел. Казан ханлыгын яулап алудан соң, Мәскәүдән Көнбатыш илләренә киткән хәбәрдә «Возвысилась руна христианская над мусульманами» дигән сүзләр бар. Ягъни йөзләрчә еллар буена (Болгар дәүләте чорын да истә тотсак) мөселман цивилизациясенең бер өлеше булган татар дөньясы XVI гасырның икенче яртысыннан башлап чит цивилизация басымы астында кала. Бу, билгеле, колониаль халәт булган, ләкин икътисади һәм сәяси яктан гына түгел, рухи яктан да. Әмма, татарлар бу гадәттән тыш шартларда, Мәскәү дәүләте күпме генә тырышса да, сынмыйлар, рухи дөньяларын саклап калалар, ягъни тулаем алганда православ цивилизация эченә кермиләр. Алай гына да түгел, тарихтан килгән толерантлык ияләре буларак – ә бусы күпмилләтле Алтын Урда җәмгыятенең варисы – татарлар шушы урыс-православ цивилизациясенә дә уңай йогынты ясый алганнар һәм үз-үзләренең мөселман буларак яшәешләрен тәэмин иткәннәр, ә XIX йөздә илдә гомуми шартлар үзгәрүгә, мәдәни мирасларына таянып урыслар башкара алмаган нәрсәне – Аурупа өчен генә хас реформацияне (җәдитчелек шул инде ул) үткәреп, чын милләт формалаштыру эшенә тотынганнар. Әйтергә кирәк, дөньядан бу юнәлештә әллә ни артка калмыйлар алар, чөнки Көнчыгыш Аурупада башка халыклар да милләт төзелешен XIX йөздә генә башкарганнар. 1552 елдан – безнең милләтебезнең суверенитеты – эчке эшләрен үз ирке белән башкару мөмкинлеге әле безгә шул дәвердән соң кире кайтарылмады диярлек. Ләкин милләтебез исән, рухи дөньясын яшәтү һәм үстерү юлындагы көрәштә. Халык үз бәхете өчен ныклап көрәшә икән, алдагы көнгә өмет бар дигән сүз. Казан ханлыгының соңгы сәеде Кол Шәриф язганча, татар, син «китмә бу җирдән, газа өмидегәр булса». Ә Аллаһыбыз күңелләрендә һәм эшләрендә аңа таянучыларны ташламас, бу очракта исә, Коръәндә әйтелгәнчә, безне «һичкем җиңә алмас» (Коръән, III сүрә, 160 аять һәм IX сүрә, 25 аять). Дөрес, безнең эшебез өчен көрәш тиз генә тәмамланмас, шуңа күрә алга таба да бабаларыбыз тәҗрибәсенә таянып хәрәкәт итәсе булыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев