Логотип Казан Утлары
Публицистика

12 яшь автор Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия алачак

27 февральдә, Шәриф Камалның туган көнендә, Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее — Татарстан Республикасы Милли музее филиалында Шәриф Камал исемендәге бишенче Әдәби премия тапшырылачак.

 

27 февральдә, Шәриф Камалның туган көнендә, Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее — Татарстан Республикасы Милли музее филиалында Шәриф Камал исемендәге бишенче Әдәби премия тапшырылачак.

Конкурска 60 тан артык гариза кабул ителгән. Катнашучылар арасында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар, режиссерлар һәм драматурглар, укытучылар, инженерлар, программалаучылар да бар – премия төрле кешеләрне берләштерә. Конкурсның географиясе киңәйгән: хәзер бу Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, шулай ук чит илләр — Казахстан, Таҗикстан, Төркия һәм Мисыр.

            Быелгы премиядә номинацияләр дә артты, кабул ителә торган әсәрләрнең тематикасы киңәйде. Ел саен була торган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» юнәлешләреннән тыш, «Галиәсгар Камал. Комикслар» һәм «Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» дип исемләнгән махсус номинацияләр кертелде. Алар Галиәсгар Камалның 140 еллыгына һәм Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышлана. Шулай         итеп, әдәби премия бәйгесенә эскизлар, комикс сценарийлары һәм график романнар да килде.

               «Биш ел эчендә Шәриф Камал премиясе яшь авторларны эзләү һәм үстерүнең мөһим чарасына әверелде, – дип саный Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.– Әлеге конкурста ачылган һәр исем киләчәктә әдәби брендка әверелергә мөмкин, һәр яшь язучы – киләчәк музейларының потенциаль герое».

            Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия 2020 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды. Премиягә дәгъва итүчеләр арасындагы бәйгене оештыручылар: Татарстан Милли музее һәм аның филиалы - Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты). Бүгенге көндә бу 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге татар телендә хикәя яки повесть язучы, әсәрне татарчадан чит телләргә тәрҗемә итүче яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен бердәнбер премия. Быел премия республиканың Милли музеена 130 ел тулуга, Шәриф Камалның музей-фатирының 75 еллыгына һәм Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повестена 110 ел тулуга багышлана.

 

Татарстан Республикасы Милли музее – фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-мәгариф учреждениесе, Татарстанның әйдәп баручы музей үзәге һәм Россиянең иң эре төбәк музейларының берсе. 1894 елда Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музее буларак нигезләнә. 1895 елның 5 апрелендә тантаналы рәвештә ачыла.

Татарстанда таш гасырдан бүгенге көнгә кадәр төбәкнең бөтен тарихы тәкъдим ителгән бердәнбер музей. ТР Милли музееның Музей җыентыгында 947 мең саклау берәмлеге исәпләнә. Музей составына 15 музей-филиал керә.

 

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры – республикадагы татар язучысына багышланган беренче музей. Аны булдыру турындагы карар авыр сугыш вакытында – 1944 елда кабул ителә, рәсми рәвештә ул үзенең ишекләрен 1950 елда ачып җибәрә.

Музей татар әдәбиятының классигы Шәриф Камал яшәгән кечкенә генә фатирда урнашкан. Фатирны музей итәр өчен дәүләт карамагына язучының үлеменнән соң кызы Зәйнәп Байгильдиева (1910-2002) тапшыра. Ул үзе үк музейның беренче фәнни хезмәткәре була: Шәриф Камалның архивларын берәмтекләп җыя, сакланып калган әйберләр һәм кулъязмалар исемлеген төзи.

Фото: tatbookhouse

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев