"Милләт аналары"

7 декабрь көнне Анкарада Аяз Таһир Төркистан Идел-Урал фонды каршында "Милләт аналары" исемле җыелыш үтте. Әлеге чарада Мәхбүбҗамал Акчурина, Шәфикә Гаспралы һәм Сәгадәт Исхакый-Чагатай турында сүз алып барылды. Әйтергә кирәк, бу өч шәхеснең тамырларында татар каны ага.
Мәхбүбҗамал Акчурина (1869, элекке Саратов губернасының Лемино авылы - 1948, Баку) - татар кызы, прозаик, публицист, педагог. Гомере буенча балалар һәм хатын-кызларны укыту-тәрбияләү эше белән шөгыльләнгән. 1908 елдан башлап "Шура" һәм "Сөембикә" журналларында мәкалә һәм хикәяләре даими чыгып барган. Мәсәлән, аерым китап та булып басылган хикәяләре: "Шәфкатьсез ата, яки Мишәрләр тормышы" (1914), "Хәммал Ягъкуб" (1915).
М.Акчурина иҗатында игътибарны бала тәрбияләү мәсьәләләренә, хатын-кызның тормыштагы хәлен сурәтләүгә багышлаган. Шулай ук, әдәби мирасны өйрәнү һәм популяштыру өстендә эшләгән. Мисал буларак, "Шура"да басылган "Сәйфелмөлек", "Сөбател гаҗизин", "Таһир илә Зөләйхә" әсәрләренә багышланган мәкаләләрен әйтергә мөмкин.
Шәфикә Гаспралы (1886, Бахчасарай - 1975, Истанбул) - Исмаил Гаспралы һәм Зөхрә Гаспралының кызы. Зөхрә Гаспралы - татар кызы, Акчуралар гаиләсеннән. Зөхрә Гаспралы Шәфикә 17 яшендә булганда якты дөньядан китә. Бөтен өй мәшәкатьләре Шәфикәнең җилкәсенә төшә. Шул ук вакытта "Тәрҗемән" газетасын чыгару, язышу, русчадан тәрҗемә итү, почта аша җибәрү, тарату кебек эшләрдә әтисенең төп ярдәмчесе була.
Шәфикә Гаспралының беренче мәкаләсе 1903 елда "Тәрҗемән"дә чыга. Соңырак, әтисе Россиядә хатын-кызларның социаль статусларын күтәрүгә, белем алу һәм эшкә урнашу мөмкинчелекләренә кагылышлы мәсьәләләрен тагын да ныграк яктырту максаты белән "Галәме нисван" (Âlem-i Nisvan, татарча "Хатын-кызлар галәме") исемле журнал чыгара башлый. Журналны Шәфикә җитәкли. Шуны ассызыкларга кирәк, “Галәме нисван" журналы хатын-кызлар өчен чыгарылган беренче төрки журнал булган.
Ш. Гаспралы 1906-1912 еллар арасында бик еш Азербайҗанга китеп килгән. Гендже шәһәрендәге бер мәдрәсә (Medrese-i Ruhâniye) шәкертләрен яктырту эшен алып барган. Бер китап кибетен ачып, азербайҗан яшьләрен бер арага китергән. 1917 елгы инкыйлабтан соң Ш.Гаспралының беренче эше булып, хатын-кызлар хокукы мәсьәләләрен яктырту, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру һәм хатын-кызларны җанландыру максаты белән язылган мәкаләләр чыгару булган. Ш.Гаспралы тарафыннан "Бахчасарай хатын-кызлар ихтилал комитеты" оештырылган. Хәтта Бахчасарайда бер митинг ясалган. 1917 елның август аенда Симферопольдә (Акъмесджит) Хатын-кызлар конгрессы уздырылган. Бу конгресста "Симферополь мөселман хатын-кызлар комитеты" "Кырым мөселман хатын-кызлар комитеты" исеменә күчерү карары алынган. Шул ук елның 17 ноябрендә Кырымда узган корылтай сайлауларында биш хатын-кыз депутат буларак сайланган. Алар арасында Шәфикә Гаспралы да булган. Депутатлык эше белән беррәттән Ш. Гаспралы "Тәрҗемән"нең язу эшләре булеген, Исмаил Гаспралы исемендәге хатын-кыз мөгаллим мәктәбен җитәкләгән.
Сәгадәт Исхакый-Чагатай - татар кызы, язучы, тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор, Гаяз Исхакыйның кызы. Ул үзе дә гомере буенча үзен "Гаязның кызы" буларак кына таныткан.
С. И.-Чагатай Санкт-Петербург хатын-кызлар гимназиясендә белем ала. Әтисенең чакыруы белән 1922 елда чит илгә китә. Берлин университетында фәлсәфә һәм тюркология фәннәрен өйрәнә. Биредә 1932 елда төрки телләр докторы дәрәҗәсен ала. Әтисе белән бергә "Милли юл" журналын чыгара. 1939 елда тормыш иптәше Таһир Чагатай белән бергә Төркиягә күчеп китә. Анкара университеты Тел, тарих, география факультетына китапханә хезмәткәре буларак кабул ителә. 1943 елда доцент, 1953 елда профессор дәрәҗәсен ала. Монда аның тикшеренүләре Себер төрки телләре буенча була. С. И.-Чагатай Төрек теле һәм әдәбияте бүлемендә төрек диалектлары  дәресен бирә. "Төрки телләргә үрнәкләр" (Türk Lehçeleri Örnekleri) исемле ике томлык китап чыгара. Икенче томында Саха, Тува, Хакасия, Алтай төрки халыклары һәм аларның телләре турында мәгълүмат белән беррәттән телләрендә язылган текстлар да үрнәк буларак бирелгән. С. И.-Чагатай, шулай ук, төрки телләр тарихы, заманча төрки телләр грамматикасы буенча бик күп сандагы мәкаләләр авторы да. Мәсәлән, тува телендәге "ийик" кисәкчәсенең килеп чыгышы һәм функциясе турындагы мәкаләсе аеруча игътибарга лаек. Шулай ук, С. И.-Чагатайның Төркия диаспорасында карачай-балкар фольклорын өйрәнүгә өлеш кертүен билгеләп үтәргә кирәк.
Сәгадәт Исхакый-Чагатай 1988 елда әтисе Гаяз Исхакый (1878-1954), тормыш иптәше Таһир Чагатай (1902-1984) хөрмәтенә, Төркистан (фарсча "истан" - өлкә) - төрки халыклар берлеге аңламына килгән, туган ягы Идел-Урал исемнәрен дә үз эченә алган "Аяз Таһир Төркистан Идел-Урал" исемендәге фонд кора. Чараның оештыручысы язучы һәм тәрҗемәче Роза Корбан тарафыннан бу чара өчен фонд бинасы очраклы сайланмады. Чараның датасы да 7 декабрьгә билгеләнде. Чөнки ике көн алдан 5 декабрь Төркиядә Бөтендөнья хатын-кызлары хаклары көне билгеләп үтелде. Тамырларында татар каны аккан бу өч шәхес нәкъ менә Аяз Таһир Төркистан Идел-Урал фонды бинасында Бөтендөнья хатын-кызлары хаклары көне уңаеннан искә алынырга тиеш иде. Мәхбүбҗамал Акчурина һәм Шәфикә Гаспралы гомерләре буенча хатын-кызлар хаклары мәсьәләләрен көн тәртибенә куйган шәхесләр. Сәгадәт Чагатай исә, тормышта башына килгән авырлыкларга карамастан, бер хатын-кызның нинди югары дәрәҗәгә ирешә алуына якты үрнәк булып торган шәхес. Фонд җитәкчесе Түлай Дуран хикәясенә күрә, Сәгадәт ханымның Алманиядә яшәгән периодта ач калган вакытлары да булган: бер көнне тышта аш исен тоеп, тышка чыгып исен иснәп, шул ашны ашаган итеп кереп китә. Гомере әти хәсрәте белән үткән. Әтисе турында бер тапкыр да "минем әтинең" дип әйтмәгән, бары тик "әтинең" дип үткән. Аңа әни булу бәхете дә тимәгән. Әмма, боларга карамастан, сыгылмый-сынмаган. Тормышын фәнгә багышлаган, һәм тарихта эз калдырган.
М. Акчурина турында язучы һәм тәрҗемәче Роза Корбан "Татар язучысы, педагог Мәхбүбҗамал Акчурина тууына 150 ел тулу уңаеннан", Ш. Гаспралы турында Хаҗы Байрам Вәли университеты хезмәткәре доктор Ышылай Сава "Шәфика Гаспралы - Төрки дөньяның якты йөзе" исемле чыгыш ясады. Сәгадәт Исхакый-Чагатай турында Аяз Таһир Төркистан Идел-Урал фонды җитәкчесе Түлай Дуран мәгълүмат бирде. Түлай Дуран үзе Зәки Вәлиди Тоганның укучысы, бүгенге көндә яшь галимнәр җитештерә. Бүген әлеге фонд тарафыннан 32 кешегә стипендия бирелә. 90лы еллардан башлап 300 000 укучыга фонд тарафыннан стипендия бирелгән. Түлай Дуран Сәгадәт И.-Чагатайның бөтен архивын җыйган, өйрәнгән һәм фонд исеменнән 3 томлык китап чыгарган. Ул Сәгадәт И.-Чагатайның алманча язылган барлыгы 35 хәтирә дәфтәрен төрекчәгә тәрҗемә иткән. Бүген өстендә эшләргә кирәк булган С. И.-Чагатай турында 1600 битлек мәгълүмат бар. Гаяз Исхакиның тууына 144 ел тулу уңаеннан Түлай Дуран Татарстанга чакырыла. Фондта булган журнал өстәлен, эш өстәле һәм урындыгын Милли музейга тапшыра. Соңырак Гаяз Исхакыйның башка әйберләрен кайтара. 2018 елда барлык кулъязмаларын Фәннәр академиясенә энциклопедия чыгару өчен бирә. Бүгенге көндә Сәгадәт И.-Чагатай архивын әтисе белән бергә яшәтергә теләгеннән кайтарырга ниятли.
Чарада, аеруча сөендергән, студентлар: Хаҗы Байрам Вәли университеты Заманча төрки телләре һәм әдәбиятләре бүлеме студентлары, Кастамону университеты һәм Ардахан университетында фәнни эш алып баручылар булган. Шулай ук, Хаҗы Байрам Вәли университеты Тарих, җөмһүрият тарихы бүлеме хезмәткәре доцент Мәшкурә Йылмаз,
ТРТ телевидениесе элекке хезмәткәре  Уфук Байкал Улгәр, Төрек теле җәмгыяте (Türk Dili Kurumu) белгече Нәвин Балта, пенсионер укытучы Сәйфеддин Җанролат, Казан татарлары, Кырым татарлары,  уйгырлар, төрекләр барлыгы 30лап кеше катнашкан. Җыелыштан соң сораулар җавапланган.

Айгөл Зара Кәбирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: