Логотип Казан Утлары
Повесть

ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (повесть)

Бу повесть герое – Илнур Хәертдинов. Татарстанда оештырылган «Тимер» батальонының тугызынчы ротасы хәрбие «Урал» мотоциклы белән яу кырыннан, алгы сызыктан 126 яралыны алып чыга.

Автордан
Бу повесть герое – Илнур Хәертдинов. Татарстанда оештырылган
«Тимер» батальонының тугызынчы ротасы хәрбие «Урал» мотоциклы белән
яу кырыннан, алгы сызыктан 126 яралыны алып чыга. Бусы – рәсми сан,
хезмәттәшләре ул коткарган кешеләр исәбе бермә-бер күбрәк, 200гә якын ди.
Илнурның позывное, икенче төрле әйтсәк, хәрби кушаматы – Фаза. Аның
гомере 2024 елның 6 июнендә өзелде. 12 июньдә мәрхүмне Казанның Курган
зиратына җирләделәр. Матәм митингында Илнур Хәертдиновка Россия Герое
исеме биреләчәге дә әйтелгән. Бу юллар язылганда, ул вәгъдә үтәлмәгән иде
әле. Автор чын күңелдән, хакыйкать өстен чыгып, Илнур лаек булган әлеге
югары дәүләт бүләгенең Алтын Йолдызы аның якыннарына тапшырылыр
дип өметләнә.
Бу повесть сугыш турында түгел. Бу повесть – үлем тантана иткән
мәхшәрдә дә яшәргә омтылу хакында. Яшәү хакын саклап калу теләге
нәфрәттән өстенрәк тору турында.
Ихлас рәхмәтемне Илнурның әнисе Фәния ханымга җиткерәсем килә.
Ходайдан Сезгә сабырлык сорыйм. Олы югалтуга да карамыйча, күңелегезне
тапламый, дөньяга ачу тотмый, улыгызның якты истәлеген саклавыгыз өчен
баш иеп, рәхмәт Сезгә!
Шулай ук олы рәхмәтем Илнурның хатыны Диләрә ханымга – улыгыз белән
кечкенә кызыгызны
аякка бастырып, аларның кадер-хөрмәтендә яшәргә
насыйп булсын Сезгә!
Илнурның образын гәүдәләндерүгә зур өлеш керткән хезмәттәшләре,
«Тимер» батальоны вәкилләре – батальонның замполиты иптәш Уокер, Бес
позывнойлы иптәш лейтенант Мурзин, Мулла позывнойлы Илдар хәзрәт,
Сезгә рәхмәтем шулай ук чиксез! Яу кырында булсагыз да, Илнур хакында
хатирәләрегезне җиткерергә мөмкинлек таптыгыз. Исән-сау җиңү белән
әйләнеп кайта күрегез! ТНВ телеканалы журналисты Зөфәр Дәүләтшинга шулай ук рәхмәтемне
белдерәм – махсус хәрби операция барган җирләрдә командировкада булган
чакта ул, берничә тапкыр Илнур белән очрашып, интервьюлар яздырган.
Шуларны карап, Фазаның исән чагын күрергә насыйп булды. Чын татар
телендә матур итеп сөйләшкән мизгелләре дә бар.
Әлбәттә, бу – документаль әсәр түгел. Чынбарлыктагы вакыйгаларны
күзаллап, мин аларны үземчә тасвирларга тырыштым. Кайбер позывнойлар
үзгәртелде. Кайбер геройлар – бары тик автор уйдырмасы гына.


I
– Тагын бер биш йөз метр чамасы калды, Фаза, тагын бераз гына! –
Илнурның колагында яңгыраган тавышка меңләгән төсмерле хисләр
төерләнгән иде.
Ул, тешен кысып, «Урал» мотоциклының мөгезләренә ныграк
ябышты. Юлы җиңел түгел шул. Танклар изеп бетергән канаулар
буйлап барасы. Читкәрәк чыгуы хәтәр – минага эләгүең бар. Әнә
бит, хәтта тимер тавы кебек танклар да, язмышларына буйсынып,
бер-бер артлы бер генә сукмактан үткән. Танк кадәрле танк минадан
курыкканны, аның «Урал»ы нәрсә ул?!
Тегеләрнең чылбырлары изгән кантарларда җиңел мотоциклны
як-якка атып бәрә, әмма Илнур аны туры юлдан яздырмаска көч таба.
Үзе генә булганда түзәрлек, ә менә арбага яралы солдатны утырткач,
болай ук каты куаларлык җай калмас...
– Хәзер, килеп тә җитәсең, – дип пышылдады колактагы тавыш.
Илнур теге башта блиндажда утырган пилотсыз очкыч операторын
күз алдына китерде. Менә ул экранга текәлгән дә басу буйлап
җилдергән мотоциклдан һич кенә дә күзен алмый. Аның тирәли,
һичшиксез, тагын берничә хәрби өелешкәндер. Үзенә күрә реалити-
шоу. Аларның да йөрәге, әлбәттә, Илнурныкы белән бер ешлыкта
тибәдер. Чөнки бу – көндәлек уен шикелле. Уенның мәрәкәсе генә
хәтәр – Фаза бу юлы да исән-имин әйләнеп кайта алырмы, әллә
юкмы?!
Экранда – ахырзаман күренеше. Һавада эленеп торган очкыч
камерасы аша ул чынбарлык белән чагыштырганда да яманрак
төсмергә керә. Очлары урак белән урып алынгандай каралып торган
агач-куак калдыклары, Айдагы кратерлар сыман ыржаеп яткан
снаряд эзләре. Басу өсте әйтерсең махсус шулай телгәләп-тишкәләп
бетерелгән. Гүя кемдер шушындый манзараны булдыру өчен биниһая
күп көч куйган...
– Хәзер сулга, Фаза! – дип дәште колактагы тавыш.
Илнур, каерылып, өскә карады. Һавада очкыч эленеп тора. Аның
җансыз күзен шушы йөз метр чамасы арадан да күреп була төсле.
– Безнеке ул, бер дә курыкма. Әлегә тыныч, – диде оператор
тавышы.
Мотоцикл, танклар колеясыннан очып чыгып, бер мәл һавада
эленеп торды, аннары дөбердәп, җиргә барып төште. Газны
киметмичә, Илнур тимер атын агачлыкка юнәлтте.
Һавадагы әчкелтем төтен исе, куаклыкка кергәч, тагын да
зәһәрләнә. Мотоцикл көпчәкләре астыннан көл катыш корым өере
күтәрелде. Илнур ерак бармый туктады, двигательне шунда ук
сүндерде дә як-ягына каранды.
– Тыныч, Фаза, тыныч! – Колактагы тавыш бу шомлы хасияттә
азмы-күпме ышаныч бирә иде. Ялгыз түгел, иптәшләре янәшә.
Ул янә һавага бакты. Очкыч аның өстендә эленеп тора. Бүксә кебек
чыгып торган камера-күзе тирә-юньне күзәтә. Димәк, ул-бу була
калса, аны кисәтерләр.
Ерак түгел снаряд ярылып гөрселдәде. Алгы сызыкта бәрелеш
бертуктамый дәвам итә. Әледән-әле миналар сызгырып үтә. Аннан
соң автомат, йә булмаса пулемёт сиптереп алгалый. Телевизордан
мондый халәтне «канлы бәрелеш» дип атыйлар. Ә тегендә, алгы
сызыкта, барысы да ничектер бер җайга салынган кебек салмак кына
бара. Кемдер үлә, кемдер җиңә. Хәер, җиңәләрме икән?!
Илнур агачларга күз салды. Алар узган ел ук һөҗүмгә эләккән.
Урталай сынган кәүсәләр тоташ кисәүгә әйләнгән, аста исә яңа куаклар
шаулап үсеп чыккан. Сукмаклар шәйләнә. «Кабан» сукмаклары...
Аяк астын күзли-күзли, Илнур куаклык эченә атлады. Һавада
җансыз иптәше – очкыч бар, ә менә җирдәге таҗлы миналар хакында
кисәтүче табылмас. Үзе вак, үзе мәкерле – ялгыш бассаң, аяк табанын
өзеп ташлый. Ике як та ул таҗларны бик мулдан сибә. Өзелгән аякка
үзеңнең мина гаепле булды ни дә, дошманныкы ни – барыбер...
– Фаза, хәзер син аны күрерсең. – Колактагы тавышны элеккечә
аермачык ишетерлек түгел, тоткарлыклар, чит шау-шу да өстәлде.
Фронт сызыгы якын. Элемтәне махсус җайланмалар белән
бастыралар. Оператор белән аралар бөтенләй өзелә генә күрмәсен...
Яралы солдат «ноль» ноктасында. Фаза аңа таба ыргылды. Теге
бичара бронежилетын салып ташлаган. Ул, елан кабыгы төсле
боргаланып, янәшәдә ята. Яралы егет мылтыгын кулына кысып
тоткан. Илнур солдатка тәмам якынайгач кына, көпшәнең үзенә таба
төбәлгәнен абайлады.
– Үзебезнеке мин, – диде ул, кулларын алга таба сузып. Әйтерсең
яралы хәрби кисәк кенә атып җибәрсә, пуляны учлары белән тотып
кала алыр. Бу – акыл белән уйлап караганда, тиле фикер, әмма кеше
инстинктлары һәрвакыт өстен чыга, буш кулын сузып булса да,
организм үзен саклап калырга омтыла.
– Син ни атлы буласың? Мин – Фаза.
– Снежок. – Солдат моны ыңгырашып диярлек әйтте, аннан хәлсез
кулындагы мылтыгын төшерде.
Илнур «өчйөзенче»не күздән кичерде. «Өчйөзенче» – яралы.
Аркасын агач төбенә терәп ята төшкән, сул кулы белән корсагын
кысып тоткан. Бармаклар арасыннан аз гына кан саркый. Илнур
аның янәшәсенә тезләнде, саклык белән генә кулын корсагыннан
каерып диярлек алды. Тегеннән тимер кисәге тырпаеп тора. Пычагын
чыгарып, ипләп кенә киемнәрен кисәргә кереште.
– Снежок – синең ише олы гәүдәгә килешеп үк бетми кебек, – дип,
ул арада карашын егеткә күтәрде.
– Аның каравы сиңа Фаза килешә. Ярый ла, Заземление түгел. –
Йөзе авыртудан чытылса да, яралы елмайгандай итенде.
– Чәчләрең ап-ак, шуңа Снежок, димәк...
– Үзең күзәтүчән тагын, ник разведкага гына бармадың?
Илнур иңендәге букчасыннан күпләп марля, бәйләвеч материал
чыгарды. Яраны тимер кисәге тирәли булса да эшкәртәсе, аннан
әлеге дә баягы кыйпылчыкны арлы-бирле йөрмәслек итеп ныгытып
куярга кирәк иде. Тартып чыгару һич ярамый – солдат шул мизгелдә
үк үлеп китәргә мөмкин. Һәрхәлдә, Илнурны бирегә җибәргәнче
шулай өйрәттеләр кебек.
– Су бирче, – диде Снежок, кипшегән иреннәрен тел очы белән ялап.
– Ярамый, дустым.
– Үзем генә шушында кадәр килә алдым, – диде егет, дезинфекция
сыекчасы яраны өтеп алганда сискәнүеннән кашларын җыера төшеп.
Аның тавышында мактану да, горурлык та сизелде. Илнур янә аның
йөзенә күз салды. Борын асты да кипмәгән яшь егет...
– Алай булса, яшисең инде, дустым. Бераз түзәргә туры килер, яме?
Илнур янә яра үзәгендәге тимер кыйпылчык тирәсендә кайнашырга
кереште.
– Йоклама, – дип, берничә мәртәбә искәртте ул егетне.
– Күзләрне генә йомып торам мин...
– Йомып торма. Йоклап китсәң, уянмыйсың.
– Алай да булырга мөмкин инде. Ни дисәң дә, ике төн аяк өстендә
бит. Изрәтә.
Илнур, яра белән азмы-күпме эшне бетергәч, Снежокның
мылтыгына, букчасына һәм бронежилетына үрелде.
– Мин хәзер боларны илтеп куям да кире киләм, яме?
– Үзем бара алам дидем бит...
– Бармыйсың. Мин хәзер киләм. Ничек мәтәлмәгәнсең шул ара узып...
Фаза мотоциклы янына ашыкты. «Урал» ачыграк урында тора.
Шуңа бирегә иелә төшеп кенә килде.
– Әлегә тыныч, курыкма, – диде колакта оператор тавышы. Якында
гына янә миналар гөрселдәде. Пулемёт, автомат чиратлары яңгырады.
Аннан тирә-як янә тынлыкка охшаш халәткә чумды. Бары тик өстә
пилотсыз аппарат пырылдаганы гына ишетелә иде.
Снежокны аякка бастыру шактый катлаулы эш булып чыкты. Олы
гәүдәле егет тәмам хәлсезләнгән, җитмәсә, берәр төрле хәрәкәт ясаган
саен корсагындагы кыйпылчык, яман авырттырып, тирәнрәк кадала
бара. Алгы сызыкта укол ясаганнар үзенә, әмма аның тәэсире инде
кимегән, ә яңасын кадарга иртәрәк...
– Берәүне «ашыгыч ярдәм» белән алып киләләр, – диде Снежок,
авыр сулап, мышный-мышный булса да атларга тырышып. – Моның
корсагында – пычак. Доктор сорый инде: «Нәрсә, авыртамы?» – ди.
«Юк, доктор, көлгәндә генә», – дип җавап бирә тегесе.
Бәлки, башка вакыт булса, әлеге мәзәк Илнурга көлке дә тоелыр
иде. Әмма мондый шартларда, нигәдер, бер дә көләсе килмәде.
– Сөйләшмә, дустым. Хәлең генә китә.
Мотоциклга ун-унбиш адым калган иде, колактагы оператор телгә
килде.
– Фаза, катып калыгыз. Дрон.
Илнур туктау белән, Снежок та аның гамәлен кабатлады. Әллә ул
да дошман аппаратының якынлашуын сизде, әллә үзен коткарырга
килгән солдат белән сүзсез дә аңлашу дәрәҗәсенә күчкән иде.
– Акрын гына чүмәшергә кирәк, – дип пышылдады Илнур,
чүгәләргә маташып.
Снежок та аңа кушылды, әмма шунда ук тартышып куйды.
– Булмый. Авырта.
– Басып торырлык җаең бармы соң?
– Басып тору хәерлерәк...
Фаза башын һавага күтәрде. Аларны агачларның берән-сәрән
ялангач ботаклары гына каплап тора.
– Җиргә кара, – дип боерды ул Снежокка, үзе дә карашын аяк
очларына төбәп. – Бәлки, күрмәсләр.
– Бәлки түгел. Күрмәсләр.
– Нәкъ сезнең баш очында. – Оператор үзе дә пышылдауга күчте.
Әйтерсең ул да биредә, аның да язмышы Фаза белән Снежокныкы
кебек кыл өстендә тора.
Илнур үзен өстән бораулагандай хис итте. Әлбәттә, дошман аларны
күрде, таныды, агач-куак арасына поскан ике солдатның берсе Илнур
икәнлеген дә ачыклады! Хәзер үк, сызгырып, алар ягына миналар
очып килер.
– Китә. – Оператор тирән итеп сулыш алып куйды.
– Хәзер мөмкин кадәр тизрәк мотоциклга таба! – Илнур
Снежокны иңеннән кысыбрак тотты һәм кызурак атларга өндәде. –
Ныклап тотынып утырырга тырыш. Юлның нәрсә икәнлеген күз
алдына китерәсеңдер. Мин булдыра алганча салмаграк барырга
тырышырмын, шуннан артыгын вәгъдә итә алмыйм. Аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм...
Илнур Снежокка текәлеп карады. Егетнең тәмам хәле киткән, ул
инде Фазага салынып ук тора. Күзләре менә-менә йомылып китәр
төсле.
– Егеткәй, йоклап китә күрмә! Бераз гына түз!
– Түзәм. – Снежок янә кипшенгән иреннәрен ялады. – Миңа
егетләр әйттеләр, «Урал» тавышын ишетсәң, котылдым дип сана. Бу
якта эвакуациядә бердәнбер шундый мотоцикл, аның әле беркемне
дә үлемгә дучар иткәне юк диделәр. Никтер мин аларга ышандым...
Егетнең сүзләре Илнурның күңеленә тиде. Тормышның нәрсә
икәнлеген аңлый гына башлаганда, ут эченә кергән яралы егетнең
карашы ихлас өмет тулы иде. Абыйларча, тегенең башындагы
чәчләрен як-якка тузгытып: «Курыкма, брат!» – диясе килде.
– Күп сөйләшмә. Аларның хаклымы-юкмы икәнлеген моннан
котылгач белербез, – дип, тавышын мөмкин кадәр кырысландырып
ысылдады ул.
Алар икәүләп мотоциклга титаклады. Килеп җитәрәк янә оператор
телгә килде.
– Фаза! – Тавышында курку ярылып ята иде. – Тизрәк бул.
– Тырышабыз.
– Сиңа күктән күкәй төшәргә тора...
Илнурга эсселе-суыклы булып китте.
– Күргән, димәк...
– Мөгаен... «Өчйөзенче» ничек?!
– Яшәячәк. – Илнур адымын кызулатты. Яралы солдат аңа тагын
да ныграк салына төште.
– Әгәр...
– Әгәргә урын юк. Мин аны алып чыгам. Яшәячәк.
Сугышның кануны кырыс. «Әгәр алып чыгарлык булмаса,
калдыр», – димәкче иде оператор. Фаза аңа җөмләне тәмамларга җай
бирмәде. Юк сүз. Илнур Снежокны калдырмаячак...
Калганы бер сулышта булды шикелле. Йөгерә-атлый мотоцикл янына
килеп җиттеләр. Илнурның колагында үзәккә үтәрлек пырылдау –
һич аңламассың, бу үзләренең күзәтү дронымы, әллә инде граната аскан
дошман очкычымы?! Каерылып күккә караудан мәгънә юк.
Снежокны арбага утырту үзе бер газап булып чыкты. Бер үк
вакытта икесе өчен дә газап. Ахыр чиктә, егетне урнаштыра алды,
тегесе тоткаларга чытырдап ябышты.
Калтыранган куллары белән ягулык кранигын ачты. Карбюраторны
көйләде. Яхшы, бензин үз юлын тапты кебек. Массаны кабызды.
Стартёрны ычкындырды. Бер кулы белән газга ябышты. Педаль. Бер
типте. Мотоцикл киреләнеп пошкырып кына куйды.
– Фаза! – Оператор артыгын әйтмәде. Дошман очкычы алар
өстендә икәнлеген болай да аңларга мөмкин иде.
Икенче тапкыр типте.
– Түбәнәя...
Өченче тапкыр. Ниһаять, кабынды. Илнур шунда ук мотоциклга
атланды да газны төбенә кадәр борды.
Алар кузгалып киткәннең икенче мизгелендә граната шартлады.
Илнур мотоцикл багына ята төште. Балчык, таш, агач кисәкләре
шабырдап, аркасына сибелде, яка артына кереп тулды. Ниндидер
кыйпылчыклар кулларын өтеп алды. Әмма алар шартлау үзәгеннән
китеп өлгергән иде инде. Илнур бишектә яткан Снежокка күз салды.
– Йоклама, ишетсен колагың! – дип шәрран ярды ул.
Тегесе аны ишетмәде. Шулай да, аңладым дип, баш бармагын
күтәрде. Хәтта елмайды да кебек.
Мотоцикл һавада янә бер сикереп куйды. Очып барган көенә
үк рульне борып, алар танк үткән юл чокырына килеп төштеләр.
Түмгәкләрдә уңлы-суллы сикергәләп, мотоцикл үзебезнекеләр
ягына ашыкты. Илнурның бер күзе юлда, икенчесе яралы солдатта
иде. Нык егет, бирешми! Мотоциклны як-якка бәргәләсә дә, кискен
тартышулардан үзен чәнчеп алган авыртуны тешен кысып кичерә.
– Курыкма, Снежок! Без әле!... Без әле яшибез, менә күрерсең!
– Фаза, алга таба чиста. – Оператор тавышы янә салмак бер халәткә
кергән иде.
– Йөзенче, – дип, үз-үзенә пышылдады Илнур һәм мотоцикл
бишегендә сузылып яткан егеткә күз салды. – Син – мин коткарган
йөзенче яралы, Снежок...
Тегесенең күз карашы инде томанлана башлаган, әмма ул Илнур
әйткәнне аңлаган кыяфәт чыгарды. Янә баш бармагын күтәреп, шәп
дип ишарәләде. Алда, инде берничә дистә метр гына ераклыкта аны
үзләренең медиклары, снаряд-дроннардан сакланган блиндажлар
һәм тормыш көтә иде. Бәлки, Снежок өчен бу фани дөньяга икенче
тапкыр аяк басу булгандыр...
...Снежокның әйберләрен, коралын, бронежилетын тиешле тәртип
белән тапшырып йөргән арада тегене инде медиклар алып китәргә дә
өлгергән иде. Рәтләп саубуллаша да алмадылар. Хәер, насыйп булса,
күрешерләр дә әле. Дөрес, Снежокка мондый яраланудан соң шактый
вакыт хастаханәдә ятарга туры килер. Иң мөһиме – егет исән-сау.
Илнур, блиндажга төшеп, биш литрлы шешәдән су салып,
йотлыгып эчте дә бер читкә барып утырды. Йөзенче кешенең гомерен
саклап калуны тою ничектер рәхәт иде. Шатлыктан кычкырасы,
блиндаж түбәсенә менеп биисе, үзәкләргә үтәрлек итеп җырлыйсы
килде. Тик ул алай кыланмас. Үз шатлыгын үз эченә бастырыр да бу
көнне дә тыныч кына үткәреп җибәрер. Ә Снежок аны, һичшиксез,
җылы сүз белән искә алыр. Тегендә, алгы сызыкта яралангач та, үзен
коткарырдай фәрештә итеп ул нәкъ менә Илнурны көткән бит. Бер
җылы сүз. Шуннан артыгы кирәкмени?!
Бу очрашулар – кыска ялганыш сыман. Гомере буе энергетика
белән бәйле Илнур үзенә сугыш кырында насыйп булган язмышка
әнә шундый чагыштыру тапты. Ялт итеп кабынып китә, күңелдә
онытылмаслык эз калдыра да шунда ук юкка чыга. Йөз яралы, йөз
язмыш. Аларның һәрберсе артында гаиләләр, балалар, әниләр...
Әни дигәннән... Кесәсен капшап, телефонын чыгарды, кабызды.
Бер-бер артлы хәбәрләр өелешеп килә башлады. Алар арасыннан
ул әнисенекеләрен аерып алды. Ничек кенә арымасын, әнигә җавап
бирергә кирәк. Ул баласы өчен бик нык борчыла. Бирегә китәргә
карар кабул иткәч тә, Илнур өчен иң авыры әнисенә шул хакта әйтү
иде. Төзелешкә барам дип алдады. Анда минем кебек оста, белемле
электрикларга мохтаҗлык зур дип шыттырды. Әнисе ышанмады,
әмма бу ялганга барыбер ышанган кыяфәт чыгарды. Улын фикереннән
кире кайтарып булмаячагын белә бит ул.
Илнур әнисенең әрнү-борчу тулы хәбәрләрен укып чыкты. Иртәдән
яза башлаган. Кичкә кадәр тынычлана алмаган. «Бар да тәртиптә».
Илнур, гадәттә, шуннан артыгын язмый. Бу юлы да бер күнегелгән
калыптан чыкмады. Хәбәр китте. Идел буена, Казан каласына, әнисе
хозурына барып җиткәнлеген күрсәтеп, парлы «чәүкә» зәңгәр төскә
күчте. Үзенең саранлыгына үзе оялып куйды Илнур. Шушы өч сүзне
әнисе елый-елый, кат-кат укыячагын белә.
Сугыш кыры үлем урыны гына түгел. Шушы мәхшәрдә дә
тормыш барыбер үзенә юл табарга тырыша. Бернигә карамый,
снаряд-пулядан курыкмый, яшәеш дигән илаһи кыйммәт үлем белән
аяусыз көрәштә. Һәм аның үз ярдәмчеләре бар. Илнур үзен шулар
исәбенә кертә. Йөз кешене коткарды – ничәмә дистә кешегә шатлык
алып килә алды. Димәк, ул бу дөньяга юкка гына яратылмаган.
Димәк, әнисенең йокысыз төннәре, аны аякка бастыру өчен түгелгән
исәпсез-хисапсыз хезмәте бушка түгел. Ул беркайчан да битараф була
белмәде. Гаделсезлекне тыныч кына күзәтә алмый. Мондый холык
белән яшәве авыррак иде, билгеле. Ләкин ул шушы рәвешкә салынган
тормышыннан чын тәм таба. Аны күпләр аңламый. Хәер, күпләрнең
аңлавы кирәк тә түгел. Күкләрдән барысын да күзәтеп торучы Аллаһы
Тәгалә разый булса, үзенең намусы белән каршылыкка кермәсә –
шунысы җитә.
Ул көн саен үлем белән күзгә-күз очраша. Ничәмә тапкыр аның
салкын сулышы аркасын өшетеп үтте, кайнар уты колак очларын
көйрәтеп алды. Әлегә кадәр бу куркыныч алыштан Илнур җиңүче
булып чыга. Димәк, фәрештәсе аны саклый. Әле моның очы-кырые
күренми. Киресенчә, яу кырындагы шартлар кырыслана гына бара.
Снежок төсле өмет белән коткару көткән егетләр аз булмас кебек...
Үлемнән дә җитез. Бу узыш кайчан башланды соң? Әйе,
теге вакытта, әле Запорожье якларында резервта торган чакта,
командирлары кайдандыр мотоцикл юнәтеп кайткач, шушы юлга
чыкты ул. Хәзер инде мотоцикллар иярләгән эвакуация төркеме
башлыгы данлыклы Фаза...
Илнур, елмаеп, шул чаклар хатирәсенә чумды һәм оеп йокыга
киткәнлеген сизми дә калды.

(Дәвамы бар)

"КУ" 7, 2025

Фото: freepik.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев