ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
– Рота, подъём! – Илнур гадәтләнгән көр тавыш белән казарманы дер селкетте. Алар инде бер айга якын Түбән Новгород өлкәсендәге Мулино полигонында тузан исниләр иде.
***
– Рота, подъём! – Илнур гадәтләнгән көр тавыш белән казарманы
дер селкетте.
Алар инде бер айга якын Түбән Новгород өлкәсендәге Мулино
полигонында тузан исниләр иде. Тузан катыш корым, дары, төтен.
Иртәдән кичкә кадәр тәҗрибәле инструкторлар «Тимер» батальонын
сугыш һөнәренә өйрәтә. Бу әлегә уен шикелле генә, әмма озакламый
муляж-гранаталар, буш патроннар, катыргыдан ясалган мишеньнәрне
чын яу кыры алмаштырачагы көн кебек ачык. Һәрбер иртә әлеге чикне
якынайта бара, һәм моны аңлаудан вакыт-вакыт йөрәк кысылып куя
иде.
Тугызынчы рота плацка тезелеп басты. Алар янәшәсенә башкалар да
тупланды. Кибаранә кыяфәтле комбат сүзсез генә барысын да күздән
кичереп чыкты. Аның һәрбер хәрәкәтеннән үз-үзенә чиктән тыш
ышаныч бөркелеп тора иде. Дербентның кырыс карашыннан аермачык
күрергә мөмкин: ул – сугышны мондый полигоннар мисалында түгел,
ничек бар шулай, бар кырыслыгы белән татыган кеше.
Комбат күп сөйләшеп тормады. Үткән көнгә нәтиҗәләр ясады.
Бүгенгесенә бурыч-йөкләмәләрне билгеләде. Аннан соң сүз
батальонның замполиты Уокерга бирелде. Анысы да тәҗрибәле
хәрби. Төс-кыяфәте позывноена туры килеп тора. Башына ковбой
эшләпәсе кидерсәң, бүген үк Чак Норрисны алмаштырып, кинода
төшерергә мөмкин. Билендәге хәнҗәренә кадәр реквизит сыман. Тик
хәнҗәрнең корычы чын, ә полигонда бернинди дә кино төшерелми.
Уокер, комбаттан аермалы буларак, хәрби әзерлеккә кагылмады. Ул
соңгы бер тәүлектә батальонда тәртип бозуларны санап үтте, кырын
эшләрдә тотылган хәрбиләрнең исемнәрен атады. Беркемне дә рәт
каршына чыгарып тиргәмәделәр, бармак төртеп күрсәтмәделәр. Әмма
тормышның нәрсә икәнлеген аңлап, ир уртасына җиткән кешеләр
өчен үтемле шелтә иде бу. Хәер, андый шелтәләр көннән-көн кими.
Полигон шартларында әллә ни азып-тузып йөрү мөмкин түгел,
барысы да күз алдында.
Кешеләрнең холыклары да яхшы ачыла биредә. Илнур иптәшләрен
күздән кичерде. Әнә, баш бирмәс, горур холыклы Пәри. Берничә
тапкыр чәкәләшеп тә алдылар. Юк кына нәрсә өчен, хәзер сәбәпләрен
искә дә төшерерлек түгел. Тик икесе дә үз сүзендә нык торды.
Пәринең һөнәре хәрби бугай. Бу хакта кычкырып әйтмәсә дә, үз-
үзен тотышыннан чамаларга мөмкин. Киң күкрәк туктаусыз физик
әзерлеккә ишарәли, ике кулын артка яшергән, кыркылган башы
кояшта кызынып, җиз төсенә кергән, ялтырап ук тора.
Бер-берсе белән беренче шәпкә сүзгә керсәләр дә, акрынлап Пәри
белән уртак тел таба алдылар тагын. Ут шикелле ике холык янәшә
туры килгәндә, бары тик бердәм эш итеп кенә уңышка ирешеп буладыр
ул. Әле сугыш афәтен кичәсе дә бар бит. Полигондагы өйрәнүләр
Пәри белән Илнурның авыр чакта бер-берсенә дә, башкаларга да
ышанычлы терәк һәм дус булачагын раслады инде.
Пәридән ерак түгел Илнурның күңеле кабул иткән тагын бер хәрби.
Позывное – Солтан. Үзенә шундый затлы кушамат алса да, айдан
артык вакыт эчендә сугыш һөнәрендә бөтенләй булдыксыз икәнлеген
күрсәтте. Илнурдан ике яшькә олырак әлеге ир-ат, күрәсең, батальонга
очраклы рәвештә, ялгышлык белән, адашып килеп эләккән. Солтан
моны үзе дә аңлый, аның бөтен хис-кичерешләре йөзенә чыга. Шул
ук вакытта ул чын-чынлап сугыш һөнәрен үзләштерергә, үзенең
мөмкинлекләреннән югарырак сикерергә омтыла. Аның сабыйларча
үҗәтлеге Илнурда хөрмәт уятты, ул Солтанга мөмкин булган саен
ярдәмгә килергә тырыша иде.
Тулаем алганда, батальон җитди бер көч булып оешып
килә. Командирлар да, полигоннан конвейер рәвешендә хәрби
подразделениеләр
озатып торучы белгечләр дә моны таный.
Полигондагы чираттагы өйрәнүләрдән кайтып, агач ышыгына
тамак ялгарга утыргач, янәшәсенә Пәри килеп чүмәште. Дәшми генә
ашарга керештеләр.
– Кыздыра, – диде, ниһаять, Фаза.
– Бездә дә шулай ук кызу диделәр...
– Син үзең кайдан?
– Казаннан.
– Анысы аңлашыла. Кайсы районда яшисең?
– Латыйпов урамы. Элек Татцик иде.
– Менә бит, ә?! Бер урамда яшәп, шушында килеп күрешергә
насыйп булган!
Пәри Фазага сынаулы караш ташлады. Ирексездән елмаеп куйды.
– Каһарманнар урамы! – Шул сүзләр белән Илнурга көрәк сыман
кулын сузды. Бу үзенә күрә дуслашу, моңарчы булган каршылыкларны
оныту билгесе иде. Илнур да, елмаеп, Пәринең кулын кысты.
– Ник Пәри соң син?
– Ник, пәригә охшамаганмыни?!
– Кем белгән... Пәри күргән кешемени?!.
– Нәсел кушаматыбыз шундый. Минем әти авылда туган. Бала
чагында апасы белән өйдә икәү генә кала болар. Шушындый август
айлары булган, күрәсең. Әби уракта, бабай да үз эшендә. Урамга
чыгып китәләр икәүләп. Әтигә – дүрт, апасына алты яшь. Ул чакта
басу юллары тар, игеннәр биек. Әтиләрнең йорты авыл читендә үк.
Болар шул басу ягына китәләр. Берзаман карасалар – юлда төлке утыра
икән. Әти моны куа китә. Баштарак апа да иярә, ләкин аннан тәмам
арый, авылга кире кайтырга үгетли башлый. Әти тыңламый. Төлкене
дә әкиятләрдә юкка гына хәйләкәр димиләр икән – бераз бара да,
туктап, балалар куып тотканны көтеп тора, ди. Шуннан шул, апа, кулын
селтәп, авылга кайтып китә, әти төлке артыннан йөгерә. Кич була,
төн җитә – әти юк та юк. Бөтен авыл белән эзлиләр тегене. Таң белән
генә табыла бу. Бабайның, ачуыннан шартларга җитешеп: «Кайларда
адашып йөрдең, шайтан алгыры нәрсә?!» дигәненә әти, бик тыныч һәм
ышандырырлык итеп: «Пәри кудым», – дип җавап кайтара. Шуннан
кушаматыбыз Пәри безнең. Минем дә позывной Пәри. Син ник Фаза?
– Ә мин – энергетик. Инженер-энергетик. Башта «Татэнерго»да
эшләдем, аннан үземчә эшмәкәрлек итеп карадым. Башта ничава
гына барды кебек, акчасы да әйбәт кенә керә иде. Тора-бара
керемнәр кимегәннән-кимеде, безнең ише вак-төяк частникка көн
калдырмадылар...
– Акча җиңел генә керми шул безнең кебек гади кеше кулына...
– Әйе. Кеше үз җае хакында гына уйларга өйрәнгән шул.
Алдакчылар күп очрый, төп башына утыртып калдырырга гына
торалар...
– Гали дә үз эшендә, Вәли дә үз эшендә булырга тиеш шул, –
дип җөпләде Пәри. Аннан үзләреннән ерак түгел каңгырап йөргән
Солтанга ымлады. – Менә ул. Солтан бит әле, әйеме? Ул бирегә
нәрсәгә өмет итеп килгән? Армиядә хезмәт итмәгән. Иманым камил –
алдап-йолдап бармый калгандыр. Әти-әнисе хәрби билетны сатып
алып биргәндер. Синең белән минем шикелле урамда пыр тузып
сугышып та йөрмәгән ул. Кулына корал тота белми. Ата белми. Аның
бирегә килүеннән сиңа, миңа, Ватанга ни файда?
– Синең белән минем шикелле сугыш чукмарларын бераз бәйдә
тотар өчен шундый интеллигентлар да кирәктер, Пәри. Күңеле белән
начар түгел ул. Солтан, бире кил! – дип дәште Илнур, иптәшенә
каршы дәшәр урын калдырмыйча.
Солтан, аптырап, як-ягына каранды, аннан соң үзен чакырган
тарафка юнәлде.
– Күзләре дә рәтләп күрми бугай, – дип мыгырдады Пәри.
Утырыштылар. Тәмәке кабызып җибәрделәр.
– Солтан, син дә Казаннанмы? – Илнур бу соравын биргән төсле
иде, әмма сөйләшүне нәрсәдән дә башларга белмәгәнгә кабат шушы
саламга ябышты.
– Казаннан булып чыга.
– Кем булып эшләдең? – Пәри Солтанны карашы белән бораулап
алды.
– Төрле эшләрдә...
– Утырмагансыңдыр бит?
Солтан куркып ук китте, йөзе агарынды.
– Утырган кешегә охшаганмыни мин?
– Юк үзе. Кемнең кемлеген кем белгән? Бирегә нәрсә дип килдең
соң син? Акча эшләргәме?
Солтан Пәригә курку катыш усал карашын ташлады. Әле генә
югалып калган, каушаган халәтнең эзе дә калмады.
– Сугышка акча эшләргә бармыйлар. Сугышка яшәр өчен баралар.
– Яшәр өчен?! – Пәри шаркылдап көлеп җибәрде. – Дустым, синең
чын сугышны күргәнең бармы соң?! Полигонда да шыр җибәргәнеңне
бөтен кеше белә, анда нишләрсең?
Солтан үртәүләргә бирешмәде. Аның уйлары кайдадыр еракта, ә
карашы моңсу иде.
– Бер акыллы кеше – Вольтер атлы язучы, бик дөрес сүзләр язып
калдырган. «Без яшәмибез, без яши башларбыз дип өметләнәбез
генә», – дигән ул. Бирегә җыелган һәммә кешегә бу гыйбарә килешә.
Шушы сугышта җиңгәннән соң, ниһаять, без дә яши башларбыз дигән
өмет белән килдек.
– Дәлилләп кара... – Пәри әле генә ишетелгәнне аңлап бетерергә
маташа иде булса кирәк.
Солтан ике хезмәттәшенең игътибарын үз кулына алуны аңлады.
Хәзер, дилбегәне нык тотып, үзенең фикерен расларга кирәк иде.
– Безнең батальонны карагыз – барыбыз да диярлек сиксәненче
елгылар. Плюс-минус ике ел тегендә, ике ел монда. Совет чорында
дөньяга килеп, шул идеологиядә тәрбияләнгән мәхлуклар. Хәтерлисез
бит инде: «Ленин – сезнең бабагыз», «Пионер галстугын мәсхәрәлә-
мә – ул ата-бабалар каны төсендә», барабан-быргылы ритуаллар,
мәгънәсез ант эчүләр. Безне олылар шулай тәрбияләде дә көннәрнең
берендә боларның барысын да ялган дип игълан итте. Һәйкәлләр
постаментлардан очты, хәллерәкләр илне дәррәү таларга кереште. Ә
без, мәсхәрәләнгән Ил-Ананың ятим балалары, бу тамашаны читтән
генә карап күзәтеп тордык. Безгә берни дә эләкмәде. Ягъни без – үзенә
тиешле өлештән мәхрүм ителгән буын кешеләре.
– Соң, безнең буын булмый, кем булсын инде тагын?! – Пәри черт
итеп төкереп куйды. – Нәкъ без җитлеккән чорда башланды бит бу.
– Очраклылык юк монда. Аннан соң, беребезне дә көчләп
китермәделәр бит. Үз теләгебез белән җыенып чыгып киттек.
– Ватанны саклау дигән һөнәр бар, дустым! – Пәри Фазага карап
күз кысты.
– Анысы шулай. Әмма аннан бигрәк без бирегә дөньяны үзгәртербез
дигән өмет белән килдек. Аңлыйсыңмы? Иртәгә җиңәрбез дә чынлап
торып яши башларбыз. Хыяллар чынга ашар, тормышыбыз җитеш
булыр, очны-очка ялгап яшәүдән туктарбыз дип ышанабыз. Без нәкъ
менә шуның өчен биредә.
Пәри, өсләрен каккалап, урыныннан торды. Бер Фазага, бер
Солтанга карап алды.
– Сине тыңласаң... Тамагым кипте, егетләр.
Солтан җил-җил атлап киткән Пәригә карап калды.
– Ышанмый, – диде ул, көрсенеп. Аннан Илнурга борылды: – Ә
син?
– Нәрсә мин?
– Килешәсеңме мин әйткәннәр белән?
– Кем белгән инде аны, Солтан?! Хыялларым тормышка ашмады
дип, сугышка китә башласаң...
– Юк, бу – үзгә сугыш.
– Теләсә кайсы яңа сугыш аңа кадәргесеннән аерылып тора,
билгеле. Әйдә, фәйләсүф, кузгалырга вакыт. Биредә ләчтит сатып,
хыялыңнан
колак кагасың, бел дә тор!
Илнур Солтан әйткәннәргә игътибар итмәгән кебек кыланса да,
тегенең сүзләре күңеленә ныклап сеңеп калды. Мылтык та тота
белмәгән бу адәм баласы чынлап торып дөньяны үзгәртәм дип
килгәнме бирегә? Ә Илнур үзе үзгәрешләргә мохтаҗ түгелме? Ул элек
яшәгән тирәлектә күңеле килешмәгән, кабул итә алмаган нәрсәләр
артык күбәйде бит. Моны танымау ахмаклык булыр иде. Бәлки,
Солтан әйткәннәргә хакыйкать яшеренгәндер?
Алар башка бу сөйләшүгә әйләнеп кайтмадылар. Илнур сизә –
Пәринең дә башында мең төрле уй. Әмма ул яңадан әлеге теманы
куертырга теләми.
Озакламый аларны бөтенләй башка мәшәкатьләр биләп алды.
Полигонда өйрәнүләр тәмамланды. «Тимер»ләр, хәрби техникага
төялешеп, озын колоннага тезелеп, көнбатышка юнәлде. Кояш
батышы ягында аларны инде чынбарлыкның кырыс сынаулары көтә
иде. Көнбатышта аларны кочак җәеп канлы бәрелеш каршы алды…
(Дәвамы бар)
"КУ" 7, 2025
Фото: freepik.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев