ТАНКИСТЛАР (документаль повесть)
Украинада сугыш бара. Чын сугыш. Ләкин ул сугыш дип түгел, махсус хәрби операция (СВО) дип атала. Аның хәтта сугышчылары да юк. Анда катнашучыларга сигнал белән генә мөрәҗәгать итәләр. Ул сигнал позывной дип атала. Мәсәлән, «Алёша» – командиры Рәсим Баксиков булган экипажның позывное.
Автордан кереш сүз
2022 елның 24 февралендә, Донбасста Донецк һәм Луганск халык республикалары
җитәкчеләренең, Украина тарафыннан үзләренә каршы алып барылган сәясәтенә
риза булмыйча, Россиядән хәрби ярдәм сорауларыннан соң, Россия Украинада Махсус
хәрби операция (СВО) башлап җибәрде. Киев шул көнне үк Россия белән дипломатик
мөнәсәбәтләрен өзде. Ә инде Россия бу ике республиканы бәйсез дип таныганнан соң,
Көнбатыш илләре, аеруча Америка Россиягә каршы сәяси һәм икътисади басым ясау
юлына басты.
Россия махсус хәрби операцияне алып бару өчен илдә өлешчә мобилизация игълан
итте.
Әлбәттә инде, илләр арасында ике елдан артыкка сузылган канлы бәрелешләрдә
һәлак булучылар да күп, тиңдәшсез батырлык күрсәтүчеләр дә бар. Матбугатта,
радио-телевидениедә, интернетта боларның барысы турында да яктыртып барыла.
Мәскәү, Санкт-Петербург нәшриятлары инде операция каһарманнары турында
дистәләрчә китаплар да чыгарырга өлгерде. СВОда катнашучылар арасында безнең
Татарстаннан да 12 сугышчының Россия Герое исеменә лаек булганын беләбез.
Әлбәттә, бу каһарманнарыбызның батырлыклары хакында да әсәрләр язылса,
начар булмас иде. Кайсы турында язарга соң? Герой исеме алганнан соң туган ягына
әйләнеп кайтып, иҗтимагый тормышта актив катнашып киткән, бигрәк тә яшь
буында ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләүгә зур игътибар бирүне кирәк дип табып, алар
арасында актив эш башлап җибәргән Рәсим Баксиков исеме күңелгә килде.
Зур күләмле әсәр язу – әлбәттә, җитди эш. Аны иҗат итү өчен материалны
яхшы белергә, өйрәнергә кирәк. Моның өчен операция барган җирләрне үз күзләрең
белән күреп кайту да кирәктер бәлки. Аннан соң, язам дигәндә дә, мондый әсәрне
кыска вакыт эчендә генә язып чыгып та булмас иде. Рәсим Баксиков белән очрашкач,
ул миңа: «Анда ук барып йөрергә киңәш итмәс идем, Рафис абый. Сугыш булып узган
җирләрдәге җимереклекләр турында язар өчен иҗади фантазияңне эшкә җигү дә
җитә. Ә инде бәрелешләрне үз күзең белән күрергә телим дисәң, үзеңне үзең үлемгә
илтеп тыгу белән бер булыр иде. Бүгенге сугыш ул моңа кадәр булган сугышлардан нык аерыла. Бүгенге сугышны, төгәл генә әйткәндә, һава сугышы дип атау дөрес
булыр иде. Чөнки бу бәрелешләрнең уңышлы тәмамлануын баш өстендә әйләнеп
йөрүче пилотсыз очкычлар хәл итә. Бөтен хәрби бәрелешләр дә дроннар аркылы алып
барыла. Ә ул очкычлар һәр танк, һәр бронетранспортёр, һәр пушканы гына түгел,
һәр солдатны да прицелда тота. Аз гына саксызлык күрсәтсәң дә, һәлак булуың бик
мөмкин. Шуңа күрә әсәреңне Казанда торып кына язарга киңәш бирер идем», – диде.
Һәм менә шул киңәшләрне тотып, Аллага тапшырып, шушы әсәрне язарга утырдым.
Беренче сынау
Украинада сугыш бара. Чын сугыш. Ләкин ул сугыш дип түгел, махсус
хәрби операция (СВО) дип атала. Аның хәтта сугышчылары да юк.
Анда катнашучыларга сигнал белән генә мөрәҗәгать итәләр. Ул сигнал
позывной дип атала. Мәсәлән, «Алёша» – командиры Рәсим Баксиков
булган экипажның позывное. Команда пунктыннан танк командиры белән
элемтәгә керергә телиләр икән, аңа шулай: «Алёша» дип мөрәҗәгать
итәләр. Рәсимнең үзен махсус хәрби операциягә алыныр алдыннан эшләгән
оешма исеме белән «Монолит» дип кенә атыйлар. Механик-йөртүче
Александр Леваковның позывное – «Ласка». Минада шартлаган үз танкы
ремонтланып беткәнче Рәсим шул танкта сугышты. Аннары аның танкын
«Кыш бабай» дип атап йөртә башладылар. Шул танк белән ул Яңа елга
кергәндә, Луганскида чыршы бәйрәме үткәрүче бер мәктәп балалары өчен
Кыш бабай бүләкләре алып килгән иде. Бүләкне Кыш бабай булып киенеп
килгән Рәсим үзе өләште. Шуннан соң аңа «Кыш бабай» дигән позывной
ябышып калды.
Беренче сугышчан чыныгуны Рәсим Татарстанда формалашкан
Дамир Исламов исемендәге танк батальоны составында Луганск Халык
Республикасын азат итү өчен барган операцияләрдә алды. Луганск азат
ителгәннән соң сугышта күп батырлыклар күрсәткән танкистларга
«Луганск Халык Республикасы Герое» дигән исем бирелде. Рәсим дә шул
исемгә лаек булды.
Батальонга исеме бирелгән Дамир Исламов үзе дә – Рәсим шикелле үк
Казан танк училищесын тәмамлаган егет. Алар ике Дамир – Дамир Исламов
һәм Дамир Гыйлемханов, икесе бер танкта хезмәт иткәннәр, махсус хәрби
операция игълан ителеп ике генә атна үткәндә, 7 мартта, Луганск Халык
Республикасын азат итү өчен барган сугышта батырлык күрсәтеп һәлак
булганнар.
Рәсим алардан күпкә алдан тәмамлады училищены. Дамир Исламов ул
уку йортын Рәсим училищедан соң Ерак Көнчыгышта сигез ел контракт
белән хезмәт итеп отставкага чыккан ике мең дә унсигезенче елда гына
тәмамлаган әле. Ә Гыйлемханов, Армиядән соң тагын контракт төзеп,
Ерак Көнчыгышта, Хабаровск шәһәрендә хезмәт иткән. Рәсим белән бер
юллардан йөргәннәр булып чыга, кыскасы.
Украиннар Луганскида бик әшәке кыландылар ул вакытта. Ике Дамир да
бер экипажда иде. Луганскиның Золотой Северодонецк районын азат итү
өчен барган сугышта экипажга берьюлы биш танкка каршы торырга туры килә. Исламов танкы дошманның көчле ныгытмасын һәм солдатларын юк
итә. Дүрт танкын яндыра. Әмма бишенче танк аткан снаряд аның үзенә
барып тия. Экипаж һәлак була.
Россия Президенты Указы белән Дамир Исламов һәм Дамир
Гыйлемхановка Россия Герое дигән мактаулы исем бирелә.
Рәсимнең СВОга китәргә дигән теләге, шушы егетләрнең батырлыгы
турында ишеткәч, тагын да ныгыды. Ул курку белмәс танкистлар өчен
дошманнан үч алырга дигән максат белән яши башлады. Һәм нәкъ
менә шушы вакытта Татарстанда СВОга җибәрер өчен танк батальоны
оештырырга дип хәл иткәннәр иде. Рәсим үзен шушы батальонның бер
солдаты булырга тиеш дип уйлады.
* * *
Бүгенге сугышта җиңүгә ирешүдә танклар хәлиткеч рольне уйный.
Һичшиксез, пехота белән артиллериянең дә үз урыны бар. Башта
артиллерия үзенең эшен башкара, авыр снарядлардан атып, һөҗүм ителергә
тиешле дошман ныгытмаларын сафтан чыгара. Әлбәттә, аларның кайда
урнашкан булуларын төгәл белергә кирәк. Аннары танклар һөҗүм итә.
Танклар һөҗүмгә элекке кинофильмнарда күрсәтелгән шикелле сугыш
кырын тутырып бармый хәзер. Күп дигәндә, өч-дүрт танк җибәрелергә
мөмкин. Рәсим взводында ике танк, тугыз танкист. Ул, гадәттә, ике танк
белән һөҗүм итүгә өстенлек бирә. Танк атакасы да кыска вакытта, утыз-
кырык минут эчендә булып ала. Шул вакытта дошман тупланган урынга
көчле удар ясап аласың да кире әйләнеп кайтасың. Аткан саен урыныңны
алмаштырып, урыннан-урынга күчеп йөрүең хәерле. Чөнки дроннар
синең кайдалыгыңны хәбәр итеп торалар, беренче снарядыңны җибәрергә
өлгермисең, яныңа дошман снаряды килеп төшкәнен көт тә тор. Бер генә
түгел, ул «кошчыклар» күчләре белән – бишәү-алтау оча, кайчагында унга
хәтле җитәргә мөмкиннәр. Шуңа күрә тиз манёвр ясап өлгерергә кирәк.
Әле танкка ул дрон үзе дә һөҗүм итәргә мөмкин. Шуннан саклану өчен
безнекеләр танк өстенә челтәрле ятьмә кора башладылар.
Рәсим танк сугышының үзенчәлекләре хакында хәзер, инде күпмедер
тәҗрибә туплагач, шактый гына бәрелешләрдә катнашканнан соң исенә
төшереп утыра. Ул әнисенә кыска гына хат язды да үзенең беренче тапкыр
сугышка керүен хәтергә төшерде.
Рәсим озын хатлар язарга яратмый. Телефоннан элемтәгә кергәндә дә,
әнисенә үзенең хәлләре турында: «Бар да әйбәт. Исән-сау, ашадык-эчтек», –
ди дә сүзен бетерә. Бу юлы да шулай: «Алга барабыз. Без җиңәргә тиеш!
Башкача һич ярамый!» дип язды да, барысына да сәламнәрен юллагач,
«Соңгы сугыштан соң командир мактады. Безне тиздән бүләкләрләр, ахры»
дигән сүзләр белән хатын төгәлләп тә куйды.
Ә беренче тапкыр сугышка керүе, чынлап та, онытылмаслык булды аның.
Училищедан соң контракт буенча сигез ел танкта хезмәт итәргә туры
килсә дә, сугыш сугыш инде, хәрби өйрәнүләрдәге уен гына түгел, монда
пушканы чын снаряд белән корасың, дошманны юк итәргә дигән максат белән
атасың. Отставкага чыкканнан соң узган дүрт ел, әлбәттә, шактый нәрсәләрне
оныттырган да. Ләкин СВО игълан ителгәч, Рәсим үзен махсус хәрби операциядә катнашырга тиеш дип тапты. Ни өчен малай чагында ук хәрби
булырга дип хыялланган иде соң ул? Ни өчен танк училищесына укырга
керде? Аны тәмамлагач, сигез ел буе контракт белән Ерак Көнчыгышта танк
гаскәрләрендә хезмәт итте. Ә инде туган иле үз дошманнарына каршы чын
хәрби операция башлагач, читтә торып калсынмы?
Мобилизация игълан ителгәч тә, комиссариатка барды ул. Аны пехотага
рядовой солдат итеп җибәрәчәкләрен әйттеләр. Ничек инде рядовой солдат?
Танкист та түгел хәтта. Ә бит ул инде гомеренең унөч елын – 2005 елдан
тормышын танкистлыкка багышлаган хәрби офицер.
Әле җитмәсә, хәрби хезмәттән отставкага чыккан кешенең, яңадан
солдатка алыныр өчен кулында элек хезмәт иткән частеннан белешмәсе
булырга тиеш икән. Шундый белешмә булган очракта гына яшәгән
урыныңдагы комиссариат сине хәрби опрерациягә җибәрергә мөмкин.
Рәсим шул документны әзерләп җибәртер өчен Ерак Көнчыгышта үзе
белән бергә артиллерия дивизионында хезмәт иткән дусты Михаил
Яковенкога хат юллады. Ләкин Яковенко инде үз теләге белән СВОга
артиллерист булып китеп тә барган булып чыкты. Ә ул әзерләп җибәргән
белешмә Рәсимне артиллериядә хезмәт итүне күздә тота иде. Артиллерия?
Ул бит танкист. Гади танкист кына да түгел әле, офицер – лейтенант. Юк,
артиллерист буласы килми Рәсимнең. Ул бит Дамир Исламов исемендәге
танк батальонында сугышырга дип ният корды.
Белешмә алыр өчен Рәсимгә Приморьега үзенә барырга туры килде.
Бу вакытта ул Мәскәүдә белорус егетләренең «Монолит» дип аталган бер
төзелеш фирмасында бетончы булып эшләп йөри иде. Хәрби хезмәттән
киткәннән соң, ниһаять, әйбәт хезмәт хакы алып эшли генә башлаган
иде. Белоруслар аның СВОга китәргә теләвен уңай кабул иттеләр. Ерак
Көнчыгышка барып йөргән көннәре өчен дә хезмәт хакы түләп тордылар.
Хезмәт хакы дигәннән, отставкага чыкканнан соң гаиләне тәэмин итү
өчен канәгатьләнерлек акчалы эш таба алмыйча шактый интекте ул.
Казанга әйләнеп кайткач, кайларда гына эшләп карамады. «5 нче көпчәк»
дип аталган шиномонтаж фирмасында бер ел бил бөкте. «Гаиләне тәэмин
итә алмыйсың», – дип, хатыны күпме игәүләде. Фатирга кереп яшәделәр
алар. Фатир хакын түләр вакыт җиткән саен өйдә гауга чыгармыйча калмый
иде Анастасиясе. Хаклы да булгандыр инде. Акча бит ирләргә түгел,
хатын-кызга җитми. Үзенә генә түгел, «Ике баланы да үстерәсе бар!» –
дип тавыш чыгара. Андый чакларда Рәсим тавышланып тормый, хатыны
тынычлансын өчен әнисе янына чыгып китә. Ул да акчага тиенеп кенә
яшәми. Олы кызы Зарина гаиләсе белән коммуналкада көн күрә. Рәсимнең
СВОга барырга ният кылуына яхшы хезмәт хакы вәгъдә ителүе дә этәргеч
ясамыйча калмады, әлбәттә.
Шулай итеп февраль аенда игълан ителгән операциягә барып җитү өчен
ноябрьнең бишесенә кадәр көтәргә туры килде.
Китәр алдыннан аларны берничә көн әзерләделәр. Танк йөртергә,
снарядларны корып атарга өйрәттеләр.
– Барыгызда да телефоннар бармы? – дип сорады самолётка утырыр
алдыннан аларны озатучы капитан.
– Бар, иптәш капитан!
– Телефоннарыгызны сүндерегез. Сим-карталарын чыгарыгыз.
Дислокация урынына барып җиткәч, шундагы сим-карталарны алып
куярсыз. Югыйсә Россия номерлары белән шалтыратуыгызны шундук
беләчәкләр һәм өстегезгә бомба килеп төшкәнен сизми дә калырсыз.
Мондый очраклар баштагы чорда шактый булып торган икән. Озатучы
беренче солдатлар арасында сугышка керергә дә өлгермичә һәлак булучылар
турында әйтеп алды.
Рәсимне башта взвод командиры итеп билгеләгәннәр иде. Алар килер
алдыннан гына рота командиры үз вазифасыннан баш тарткан булган.
Батальон командиры аның урынын Рәсимгә тәкъдим итте:
– Нәрсә, Баксиков, рота белән җитәкчелек итәргә теләгең юкмы?
– Кая кушсагыз, шунда хезмәт итәргә риза, иптәш командир! – диде ул
хәрбиләрчә ныклык белән.
– Молодец! Ротаны кабул итеп ал. Ләкин, бер «ләкин» бар. Башта үзең
хезмәт итәргә тиешле танкны ремонтлап чыгарга кирәк булачак.
Рәсим хезмәт итәргә тиешле танкның командиры Александр Леваков
взводы өчен өч танкны ремонтлап чыгарга кирәк икән. Һәм бу эшне
оештыруны Рәсимгә йөкләделәр. Ул, рота командиры хәрби заданиеләргә
шәхсән үзе катнашырга тиеш бит дип, танк белән операцияләргә чыгарга
теләвен әйтсә дә, үз урынында калырга зампотехны әзерләгәнче, аңа ремонт
белән шөгыльләнергә туры килде.
Һәм менә, ниһаять, Рәсим үзенең беренче заданиесенә чыгарга тиеш.
Алар взводына бер-берсенә якын гына урнашкан ике дошман ныгытмасын
алу бурычы куелды.
Һөҗүмне ике танк белән украиннар таң алды төшләрен күреп йоклаган
чакта иртәнге биштә ясарга булдылар. Ике ныгытманы да берьюлы утка
тоттылар. Бер-бер артлы фугаслы снарядлар белән туздырып ташлауга,
артларыннан ук ике БМП белән десант төшерелде.
Бәрелеш тиз тәмамланды. Украиннар искә килеп, артиллериядән ата
башлаганчы, тизрәк бу урыннан китәргә кирәк иде. Кузгалырга җыенганда
гына, пехота командиры Рәсимгә туктарга сорап кул изәде.
– Нәрсә булды? – диде Рәсим, люктан башын чыгарып.
– «Монолит», мин – «Бөркет», – дип, десантник башта үзенең позывноен
әйтте. Аннары: – Пленныйлар бар. Берсе яралы. Алып кайтып, лазаретка
тапшырыгыз әле үзен, – диде.
Ул арада әсирләр чыккан окопның теге башыннан автоматтан ата
башладылар. Әсирләр дә, десантчылар да, башларын тотып, җиргә
аудылар. Рәсим тиз генә башын башня эченә алып, наводчикка атарга
әмер бирде:
– Окоп башында амбразураны күрәсеңме? Фугаслы граната белән
җиппәр әле шуңа берне! – диде.
Гранатомёттан бирелгән залп амбразураның көлен күккә очырды.
«Бөркет», сикереп торып, әсирләргә аякка басарга боерды:
– Торыгыз, кабахәтләр! Әле сезне лазаретка җибәрмәкче булам, теге
дөньяга гына олактырасы икән! – диде дә, автоматын корып, аягына баса
алмыйча, тезләнеп торган яралы әсиргә төбәде.
– Атма, командир, без монда беребез дә үз теләгебез белән түгел. Безне сугышырга мәҗбүр итүчене юк иттегез инде, – дип, яралы украин егете
ялына башлады.
Әсирләр, чынлап та, үз теләкләре белән сугышучыларга охшамаганнар
иде. Гади халык арасыннан куып китерелгәнлекләре күренеп тора.
Коралларын да окоп төбендә ташлап калдырганнар.
Лазаретка алып кайтырга дигән егетне танкка утыртып, кайту ягына
борылдылар. Ләкин ерак китә алмадылар. Бәрелеш булган җирдән бер
чакрым чамасы киттеләрме икән, өсләрендә ике дрон пәйда булды. Күп тә
үтмәде, танк янында ук снарядлар төшеп ярыла башлады.
Танк эчендәгеләрнең бу әле беренче сугышчан задание үтәп кайтып
килүләре. Снарядларның шулай яннарында ук ярылуын да әле беренче
тапкыр күрүләре.
– Боларны атып төшерергә кирәк! – дип, наводчикка кул пулемётыннан
дроннарга атарга команда бирде дә, Рәсим үзе танкның башнясын артка
борып, алга арты белән бара башлады. Янәсе, тирә-якны күзәтергә
уңайлырак булачак дип уйлады. Ләкин зур хата ясады. Артны күзәтеп
барып, ул алда ни барын күрмичә калды һәм танк арты белән минага
барып керде. Көчле шартлау яңгырады. Командир йөртүче-механик белән
наводчикка, аннары яралы украинга люктан өскә чыгарга ярдәм итте.
Яна башлаган танктан тиз генә чыгып, куркынычсыз зонага йөгерделәр.
Аларның минага эләгүен күреп, артларыннан БМП килеп җитте, һәм аларны
машинага күтәрделәр. Әнә шулай могҗиза белән генә исән калдылар.
Беренче операция вакытында ук танкны югалтуны Рәсим авыр кичерде.
Бу уңышсызлыкта ул бары тик үзен гаепләде.
– Борчылма, командир, иң мөһиме – үзегез исән калгансыз. Бу сиңа
беренче сугышчан сынау булды, – диде батальон командиры.
Танкка әллә ни зур зыян килмәгән иде. Соңыннан аны буксир белән
алып кайтып ремонтлап, сафка бастырдылар.
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: документаль повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев