Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)

Ирек, дин, дип кычкырган булалар үзләре. Чынлыкта төкерәләр алар барысына да. Бар теләкләре үз артларыннан сугыш ияртеп килү, шул сугыш аркасында үз кесәләрен калынайтырга исәпләре.

(Башыннан укыгыз)

Илүзә нигәдер Дәнәфне ишеккә кадәр озата килде. Ир артыннан кибет
ишеге ябылуга, эчтән бикләп тә куйды. Аннары тәрәзә форточкасын ачып,
еш-еш сулыш алырга тотынды. Хәзер үтә ул, үтә, ул гел шулай итеп үткәрә
аны. Илүзә ничек кенә тырышмасын, бу юлы булдыра алмады. Әйтерсең
кайдадыр күмеп калдырылган яшьләр чишмәсен кемдер ерып җибәрде.
Илүзә ике кулы белән битен каплап, юылмаган кибет идәненә чүгәләде.
Ул башта үзенең елый башлавына ышанмый, тыелып үксемәскә тырышып
карады. Юк, кабат булдыра алмады анысын да. Елады да елады. Ни өчен
елаганын ул үзе дә белмәде. Бәлки алданган кыз чагын кызгангандыр,
бәлки вакытсыз китеп барган ир канатын искә алгандыр, алданса да,
начар тормады бит ул аның белән, бәлки үсеп буйга җиткән кызларының
бәхете өчен шатлангандыр. Бәлки чәчләрен бәс сарган яшьли сөйгән яры
каршындагы, вәгъдәсезлеген күз яшьләре белән юып төшерергә теләгәндер.
Ә бәлки бары тик хатын-кыз булганы өчен генә. Кибет ишеген кемнәрдер
килеп тартып карады, хатын эндәшмәде, кесә телефоны моңлы көй уйнарга
тотынды, хатын алмады. Буш кибет эчендә идәнгә чүгәләп утырган хатын
үкси-үкси елады. Әйе, ул көчле хатын, шулай булса да, аның еларга хакы
бар, аңлыйсызмы сез шуны? Хакы бар-р-р-р.
Кибеттән кайтканда, Дәнәф Илүзәне үзе хәтерләп калган яшьлек сурәте
белән чагыштырды. Әй, аның каршында, бар нәрсәдән кызык табып
чыркылдап көлә алган кыз түгел иде бүген. Тормышның бар сукмагын да
курыкмыйча үтә ала торган, көчле рухлы хатын басып тора иде. Калынаеп та
киткән, Дәнәфнең бер учына сыеп бетә торган янбашлар, колач җитмәслек
булганнар. Кибеттә халык белән талашыптыр инде, телгә дә үткенләнгән.
Ничек диләр әле, авызына бармагыңны тыга күрмә, тешли дә өзә, диләрме
андый кешеләр турында? Әйе, ул өзелеп яраткан кыз юкка чыккан. Яшь,
чибәр, көләч Илүзәне көчле рухлы ханым алыштырган. Авылга кайткач,
тәүге яры белән очрашасын ул аңлады, билгеле. Төрлечә күз алдына китереп
карады очрашуны. Билгеле инде, аның хыялында оялып, гаепле караш
белән чыгарга тиеш иде Илүзә. Алай булмады, хатын аның күзенә туп-
туры карап сөйләште. Ә Дәнәф үзе нишләде соң? Берни дә эшләмәде, әйе,
йөрәге дә аны күргәч кысылып куймады, хатынга бөтенләй таныш түгел
кеше кебек итеп карады. Ни өчен? Егерме ел эчендә, күңеле мең төрлегә
әйләнгән шул инде. Шуңа күрә йөрәге тыныч калып, сулкылдап типмәскә
өйрәнгән. Әллә егерме еллык солдат хезмәте (әле ниндие генә) аны җансыз
бәндәгә әйләндергән микән?
– Солдофон! – Дәнәф үзенә шулай мыскыллап эндәште.
Туган йортының капкасын ачып кергәч кенә, уйларыннан арына алды ул.
Капкадан керүгә, әтисе кирпечтән күтәргән гаражга күзе төште. Гаражның
ике ишеге дә шыр ачык. Монда инде гомерен техника янында үткәргән
Раушан абыйның бар байлыгы. Нинди генә техникага запчасть юк монда.
Саный китсәң, көн җитмәс. Мондагы тимер байлыгын әтисе күз карасы
кебек кадерли, аның рөхсәтеннән башка берәү дә гаражга аяк атлап керә
алмый. Ә үзе әз генә вакыты булдымы, шунда кайнаша, юаныч, күптән яше
алтмышны узса да, шушы тимер-томыр өеменнән аерыла алмый яши әтисе.
Капка тавышын ишеткән Раушан абый гараж ишегеннән башын чыгарып
карады.
– Малай, монда кил әле.
Малай... Кырыкта да Дәнәф әти кешегә малай булып кала.
Дәнәф арыган булса да, әтисе янына гаражга таба китте. Килеп җиткәч,
гараж ишегенең яңагына тотынып, сул аягын сыпырып куйды.
– Нишли, сызлыймы?
– Сызлый, әти. Ияләнеп булмый һаман мондагы һавага.
– Ул ияләнә алмас инде, улым. Әнә бабаң, минем әти, сугышта
өздереп кайткан кулы белән гомере буе азапланды. Төннәр буе сызланып,
ыңгырашып ята иде, мәрхүм. Урыны оҗмахта булсын.
– Төннәр буе дип, әти,\ мин дә ыңгырашып ятмыйммы соң?
– Юк, ыңгырашмыйсың. – Раушан абый, әй, дигәндәй, кулындагы
әйберен читкә ташлаган булып, улыннан күзен яшерде.
– Әти, мин сине аңламадым, ник башыңны читкә борасың?
– Юк, улым, әйберне генә алып куйдым бит. – Раушан абый үзен тыныч
тотарга тырышып, тәмәкесен кабызган булып азапланды.
– Әти, миңа кырык, әйт дөресен, күреп торам бит, ничек йоклыйм мин?
Раушан абый бераз уйга бирелеп, тиз-тиз тәмәкесен суырып алды.
– Атакага барасың, граната ыргытасың, таулар арасында ур-ра кычкырып
чабып йөрисең.
Дәнәф атасын эндәшми генә тыңлап торды. Аңа бу турыда
хезмәттәшләренең күп тапкырлар әйткәне бар иде инде. Хәер, алар үзләре
дә беркайчан да саташмый йокламадылар.
– Күпме шулай саташып ятам инде мин?
Раушан абый улына түгел, ә еракка карагандай эндәште.
– Таңга кадәр сугышасың, ярый әниең колакка катырак, ул ичмасам
ишетми, – дип, абзый гараж кырыендагы утыргычка барып утырды.
– Әти, бәлки үз вакыты белән бетәр.
– Белмим, бабаң мәрхүм бакыйлыкка күчкәнче нимесләр белән сугышты,
ярый әниең колакка катырак, – дип, ахырдан тагын кабатлап куйды әтисе.
Дәнәф тә әтисе янына килеп чүгәләде. Шулай, янәшә утырган хәлдә,
һәрберсе үз уйларына баткан ата белән ул тынып калдылар.
Тик ата кеше болай эндәшмичә озак утыра алмады. Малай кайтканнан
бирле аны бер сорау борчый. Тормыш бит бер көн генә түгел.
– Алга таба нишләргә уйлыйсың инде, улым?
Дәнәф иңбашларын җыерып куйды.
– Белмим дә, әти, кесәдә теләсә кайсы шәһәрдә бушка фатир алырга
сертификат бар, пенсияне җайлыйсы бар. Пенсиясе саллы чыгачак, диләр.
– Алай икән, бушка фатир алып, яхшы пенсия белән түшәмгә төкереп
кенә ятасы икән.
– Кызма инде, әти, алай димәдем бит. Аннары пенсия генә түгел. Хәтсез
акча белән кайттым. Хөкүмәт ашатты, киендерде, акча тотылмады диярлек.
Аннары, туздыра торган урыны да ул түгел иде.
– Урыны ул булмагач, нигә кайтмый йөрдең, ә? Хатың килә, бер
карыйбыз, Армения дип язылган, икенче карыйбыз – Таҗикстан, ул арада
Чеченнән килеп төшә хат. Рәсәйнең кайда арты кычыта, шунда барып кашып
йөрдең инде. Ни йортың, ни хатының, ни балаларың юк.
– Соң инде, әти, мин саклама туган илне, син саклама, кем сакларга
тиеш соң аны?
– Мин менә, улым, югары белемле кеше түгел, шулай да әйтим әле.
Бабаң, мәрхүм, илне саклап, сугышка китте. Бусы аңлашыла, танклар
белән чикне узып кергән, бар халыкны рәттән кырып килгән нимескә
каршы. Бусын аңлыйм, ә менә син кемнән сакладың инде, әйтик менә мине,
әниеңне, сеңлең белән абыеңны, ә?
– Алайса, тыңла инде мине дә, әти.
– Әйт, әйт, тыңлап карыйм сине дә.
– Таҗикта идек, приказ бирделәр Әфганга чыгып барган кәрванны
тоткарларга дип. Без чыгып киттек билгеләнгән урынга, җәяү бардык
таулар арасыннан, вертолёт белән ярамый, бандитлар сизенәчәк. Шул,
барып җиткәч, кабат приказ, кәрванны тоткарлаганда атмаска. Без аптырап
киттек. Ничек инде атмаска? Алар бит баштанаяк коралланган. Соңыннан
качып яткан җирдән күреп алдык. Озын кәрван якынлаша, кәрванда
барысы да кораллы, шулар арасында куллары бәйләнгән егермедән артык
ундүрт-унсигез яшьлек кызлар бара. Елап шешенеп беткәннәр, ялан тәпи
үзләре, киемнәре ертылып беткән. Коллыкка алып баралар аларны шулай,
аңлыйсыңмы, әти, япь-яшь кызларны? Җаннар аяк астына тәгәрәде, бер
карауга чәчләр агарырлык, егерме беренче гасыр бит. Ә монда коллар.
– Нишләдегез соң, улым, атарга ярамагач?
– Төнлә ташландык алар өстенә, кызларны коткардык, ә менә минем
взводтан дүрт егет шунда ятып калды.
– Алай…
– Тик бит, әти, аларны ил чигендә токарламасак, монда үтеп керәчәкләр.
Ирек, дин, дип кычкырган булалар үзләре. Чынлыкта төкерәләр алар
барысына да. Бар теләкләре үз артларыннан сугыш ияртеп килү, шул сугыш
аркасында үз кесәләрен калынайтырга исәпләре. Наркотиклар, корал, тере
кешенең әгъзаларын кисеп алып сату.
Минем кебек егетләр ил чигендә торганга күрә генә, син тынычлап
яшисең. Аларга барыбер, татармы, русмы, син бары тик кол, бетте-китте.
– Һмм, аңлыйм да, улым, яңалыклар карап барам, аннары син дә дөрес
дисең, үз күзләрең белән күргән кеше бит син. Ачуым килгәнгә генә әйтәм.
– Нигә ачуың килә инде, әти?
– Мин хөкүмәткә унсигез яшьлек тап-таза малай үстереп бирдем. Ә ул
миңа кырык яшьлек, чәче агарып беткән, җитмәсә, күкрәге тишек, аягы
тишек малай кайтарып бирде.
– Язмыш.
– Һай Аллам, утырасың философ, язмыш әнә торырга йортың, яныңда
хатының белән балаларың булса гына була. Язмыш, хе, дүңгәләк дисәң
аңлап була.
– Соң, кайттым бит, әти. Булыр әле барысы да.
– Шуны сорадым да бит инде, алга таба нишлисең дип.
– Әти, ярар инде, талашмыйк, әле атна да узмады кайтканга, ашыкма.
– Ярар соң, ашыкма, имеш, әйтерсең, унсигез яшь үзенә. Ашыгу түгел,
чабарга кирәк. Әй лә... – Раушан абый торып басты.
– Раушан, Дәнәф, әйдәгез, ашарга керегез.
Ата белән бала йорт ягына таба борылып карадылар. Анда Рауза апа
тәрәзәдән башын чыгарган да ашарга чакырып кычкырып тора икән.
– Хәзер, әнисе, керәбез.
– Ә?
– Хәзер керәбез, дим, – дип, кабат кычкырды Раушан абый. – Әйдә, ашап
алыйк, улым, – дип, борылып, улына эндәште ата кеше.
Икенче көнне Дәнәф район үзәгенә китте, документ эшләре күп иде.
Башта хәрби комиссариатка кереп, учёттан төште.
Хәрби билетына пичәт сугып биргәндә, военком:
– Нишли прапорщик, булды, җитте, дисеңмени?! – диде.
– Булды, бар гомергә җитәрлек булды.
– Алай-болай эш дисәң, туры үземә кил, безгә яшьләрне өйрәтү өчен
синең кебек ветераннар бик кирәк.
– Сез аларны болай да начар өйрәтмисез, трибунага басып, ватанпәрвәр
чыгышлар ясап торасыздыр әле. Алай бик җайлы бит, барып сугышып
йөрисе юк, стаж да бара, шулаймы, иптәш полковник?
– Ну син, Хәсәнов, ветеран булдым дигәч тә, алай бик шапырынма
инде. Районга бер син генә җәһәннәмнән кайтмыйсың, әле дә булса хезмәт
иткәннәре дә бар. Аннары, мине юкка тыл күсесе, дип уйлыйсың. Чеченның
беренче кампаниясенә эләктем, ул вакытта капитан гына идем. Боевиклар
чолгап алган Грозныйдан ротадан бары тик җиде солдатымны гына исән
килеш алып чыга алдым. Барысы да манчыды безне анда. Бер яктан –
боевиклар, икенче яктан – үзебезнең артиллерия.
– Гафу итегез, иптәш полковник.
– Зыян юк, сез ветераннардан төртмәле сүзләр күп ишетәм мин.
– Җиде солдат барысы, дисез инде.
– Әйе, җиде, исемә төшүгә, әле дә җаннар телгәләнә.
– Хәзер башкача сугышалар инде, иптәш полковник, элеккеге бардак
бетте дисәң дә була.
– Шуңа да шат инде мин. Егетләрнең әти-әниләре алдына бер дә калай
табут китереп куясы килми.
– Ышанам.
Военкоматтан чыккач, Дәнәф ГИБДДга кадәр үзен-үзе сүгә барды. Бер
белмәгән килеш нигә полковникка авыр сүзләр әйтеп ташлады инде, ә?
Дөрес әйтте бит полковник, туган илне бер ул гына сакламый.
ГИБДДда үзенең иске машина йөртү таныклыгын яңасына алыштыргач,
пенсия бүлегенә китте. Монда документлар белән эш кичкә кадәр сузылды.
Дөрес чамалаган икән, кайнар ноктада булган, берничә батырлык медале,
аннары яраланган өчен Дәнәфкә саллы гына пенсия килеп барачагын әйттеләр.
Ә менә табибларга керә алмады, кич җиткән иде инде. Ул авылга кайта торган
юл чатына чыгып басты да юл уңае туры килгән машина туктату исәбе белән
кулын күтәрде. Машиналар выж да выж узып китәләр. Туктарга исәпләре юк,
машина алмыйча булмас, дигән фикергә килде Дәнәф. Озак торырга туры килде
аңа, җәй ае, шуңа караңгы тиз төшми. Шулай да монда төне буе басып торуың
да бар икән, сәгать сигезенче китте бит инде. Дәнәф узып киткән машиналарны
кулын күтәреп сәламләмәс булды. Шулай ир өметсезлеккә бирелеп басып
торганда, аның яныннан выжлап узып киткән машинаның тормозлары чинады.
Ул арада машина артка чигенеп, Дәнәф каршына килеп туктады. Рульдә утыз
яшьләр тирәсендәге чибәр генә хатын иде.
– Дәнәф абый?!
– Әйе, мин!
– Авылгамы?
– Авылга иде шул.
Дәнәф текәлеп карады. Үзен танып эндәшкән гүзәл затны танымый
иде ул.
– Әйдә, утырыгыз, минем дә авылга кайтыш!
Ир, ялындырмыйча, җәһәт кенә машина салонына кереп утырды, район
үзәгенә чыгып киткәндә, өстенә бары тик футболка гына кигән иде, кичкә
бераз суытты, монда җылы.
– Озак торгансыз, ахры, Дәнәф абый, туңгансыз?! – дип, аңа кабат үз
итеп эндәште ханым, кузгалып киткәч.
– Ие, суык үткән икән.
– Язгы җир әле җылынмаган, шуңа кичкә җирдән бераз суык бәрә.
– Ахры шулай, – дип, Дәнәф кабат ханымга текәлеп карады.
– Танымыйсызмы, Дәнәф абый?
– Кичерегез, танымыйм шул, озак вакыт авылга кайткан юк бит минем.
– Ие, сез юкка чыккан идегез шул. Раушан абый: «Кайтсын гына,
сугышын күрсәтәм мин аңа», – дигән иде, эләктердеме бераз?
Ир көлемсерәп куйды.
– Кичә колакны борды.
Ханым рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Ай, әйбәт иткән икән.
Аңа кушылып, Дәнәф тә көлде. Бу ханым үзләренең авылыннан, димәк,
әтисен дә белгәч.
– Ник әйбәт булган дисең?
– Туган йортка кайтмый йөргәнгә.
– Менә кайттым бит.
– Тагын чыгып китәсезме аннары?
– Юктыр инде, – диде ир, кабат ханымны хәтерләргә тырышып, текәлеп
карап тора башлады.
– Тәки таный алмыйсыз мине, Дәнәф абый?
– Юк! – дип җавап бирде ир, ханымны танудан өметен өзеп.
– Ну ярар, алайса исегезгә төшерәм.
– Әйдә, тырышып карагыз.
– Гөли-Гөли гөлдергән, Гөли күкәй чәлдергән! – дип такмаклап алды
ханым.
Дәнәф көлеп җибәрде.
– Рашат абый кызы Гөлия.
Соң, Гөлия бит инде. Раушан абый белән Гөлиянең әтисе – авылда балта
осталары. Рашат абый эшкә кызын да ияртеп килә торган иде.
Аңа кушылып, ханым да көлде.
– Ие, Гөлия. Ну ачуым да килә торган иде, сез шулай үчекләгәч. Син
үзең – күкәй карагы, дип әйтә идем, исеңдәме, Дәнәф абый?
– Исемдә, билгеле, син бит мин солдатка киткәндә, кечкенә идең әле.
– Өченче класста идем, әле Илүзә апага үпкәләп тә йөрдем.
– Нигә.
– Сиңа кулъяулык чигеп бирмәгәне өчен, ә мин чиккән идем.
– Ник бирмәдең соң?
– Син бит иртүк киттең, мин йоклап калганмын, еладым аннары.
– Озак вакыт үтте шул, егерме ел эчендә кечкенә кызлар үсеп җитә инде алар.
– Сезнең кайтканны көтмәдек, билгеле, үсеп тә җиттек менә.
– Шулай булган шул, ә хәзер син кайдан болай килеп чыктың?
– Кайдан булыйм инде, яшьләрнең юлы бер генә – шәһәр дә авыл.
– Ә-ә, шәһәрдә эшлисең инде алайса, Гөлия?
– Ие, кулинар булып, бер атна эшлим, бер атна ял итәм.

– Эштән авылга кунакка кайтыш алайса?
– Кунакка дип, Дәнәф абый, бер атна ялны авылда үткәрәм. Ә шәһәрдә
бергә эшләгән дүрт кыз сөйләшеп, бер бүлмәле фатирга кереп торабыз. Бер
атна ике кыз тора, бер атна калган икебез. Унике сәгать бара смена. Анда
йокларга гына кайтабыз. Дүртәү булгач, түләп бару да кыйбатка чыкмый.
– Ә ирең сүз әйтмиме соң, алай атна буе кайтмый йөргәч.
– Белмим, – дип, елмаеп иңнәрен җыерды Гөлия. – Булса, бәлки алай
йөрмә, дигән булыр иде, булмагач – сүз әйтүче юк.
– Ничек?
– Шулай, кияүгә чыгып караган юк әлегә, Дәнәф абый, – дип, кабат
елмаеп куйды кыз.
– У-у-у, бик озак кыз булып йөрисең икән инде, нигә чыкмыйсың соң
кияүгә?
– Очрамый бит җүнле кияү, Дәнәф абый. Безгә дигәне әллә үсеп
җитмәгән, әллә картаеп үлгән, ә, бәлки, сезнең кебек кайтырга юл таба
алмый адашып йөридер.
– Җә юл кырыенда басып каладыр, – дип елмайды Дәнәф, – тагын
утыртмый китте, дип елыйдыр аннары.
– Юк, Дәнәф абый, юлда кеше утыртырга куркам мин, сезне дә
танымаган булсам, туктамый идем.
– Ие, анысы да бар, заманасы шундый. Әти-әниең исәннәрме соң?
– Исән икесе дә, Аллага шөкер, ике апа да кияүдә инде күптән, шул ук
шәһәрдә торалар, мин менә ике арада эленеп калдым әлегә, – дип, кабат
көлеп куйды кыз.
Дәнәфнең дә күңеле күтәрелеп китте, Гөлиянең матур итеп елмаюын ошатты
инде әллә? Кыз бер дә төшенкелеккә бирелә белми, ахры. Ул читтән кызны
күзәтә башлады. Причёска астыннан күренеп торган матур колак, аңа тагылган
алка җем-җем итеп балкып ала. Озын керфекләр, җыйнак кына борын, күпереп
торган иреннәр. Аккошныкы кебек шома ап-ак муен. Киң иңбашлары, калку
күкрәкләре кыз сулыш алган саен бер күтәрелеп, бер аска төшеп торалар, алардан
көчкә күзен аерды Дәнәф. Аста, машина караңгылыгына риза булмыйча, итәк
астыннан йомры тез башлары ялтырап тора. Дәнәфнең битләре кызышып китте,
ул оялып, кызның көләч йөзенә кабат күтәрелеп карады да башын читкә борды.
Аны кыз, күз кырые белән күзәтеп барган, ахры, машина көзгесенә карады да
елмаеп куйды. «Нәрсә, күрдеңме без нинди?!»

(Дәвамы бар)

 

"КУ", 7, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев