Кышкы яшен (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Кичке тугызда ишек кыңгыравы шалтырауга, Арслан берәрсенең малы чирләгәндер, дип йөгереп чыгып ишекне ачуга, егылып китә язды. Каршысында елмаеп Зиннур басып тора иде. Алар өйгә керделәр. Зиннур өс-башын салгач, Раушания белән кочаклашып күреште. Аннары Арсланны кысып кочагына алды. Ихтыярсыздан күзләренә яшь бәреп чыкты.

– Ник елыйсың, Зиннур? – диде Арслан, елмаеп.

Зиннур нишләп йомшаганын үзе дә белмәде. Ул Арсланны әзгә генә кочагыннан ычкындырып торды, сүзләрен дулкынланудан туктый-туктый, өзә-тәтә генә әйтте:

– Дустым... яшьти... Син бит бер генә... Синең кебек бүтән якын кешем юк бит минем. Син башкача эшли алмый идең. Мин синең җаныңны әле аңлап бетереп кенә киләм...

Кул юган арада өстәлгә кайнарланган ит тә, савыты белән каймак та, чөгендер катыгы да, башкасы да тезелгән иде. Ике якның да хәл-әхвәлен белешә-белешә сыйланырга тотындылар.

– Ник кайтканымны нигә сорамыйсыз? – диде Зиннур, көлемсерәп. – Кунакка кайт, дип чакырдык лабаса. Кунакка кайткансыңдыр, – дип җавап бирде Арслан.

– Юк, яшьти, кунакка кайтмадым, сине алып китәргә кайттым.

– Кая алып китәсең син минем куянымны?

– Операциягә. Мәскәүгә китәбез.

– Сөйләмә юкны, – дип каршы төште Арслан.

– Акча тиешле урынын тапты.

– Хакын үзем түлим.

– Мин синнән моннан соң да акча ала алмыйм, Зиннур. Гафу ит.

– Аласың, яшьти, аласың! Ул турыда сөйләшеп тә тормыйбыз. Мин Мәскәү хирургы белән сөйләштем. Килеп җитегез, диде. 

Арслан белән Раушания бу көтелмәгән хәлдән аптырап, сүзсез калдылар. Зиннур аларның халәтен аңлады, билгеле.

– Безнең гаиләгә шушы яхшылыкны эшләргә рөхсәт итегез. Мин бит кызыктан гына кайтмадым. Без операцияне бергәләп җиңеп чыгарга тиеш.

– Сезгә шулкадәр чыгымнар ясау... бу бит, – дип Арслан сүз башлауга, аны Зиннур шундук туктатты:

– И, яшьти, акча ни соң ул? Ул бит табылып торырга, бетеп торырга тиешле кәгазь кисәге.

Алар барлык медицина документларын кат-кат күздән үткәрделәр. Арслан иртүк, агрофирма директорына хәлне аңлатып, ял алды. Район больницасына барып юллама яздырдылар. Таксист Илшатка шалтыратуга, ул кырык биш минуттан килеп тә җитте.

Кичкырын Мәскәүгә очтылар. Икенче көнне алар медицина үзәгендә иделәр инде. Хирург Арсланны палатага тикшерергә салды. Әле өч-дүрт көнсез операция булмас, тере үпкә килү тоткарланды, диде. Анализлар ярап бетмәсә, озаграк та көтәргә туры килүе бар, дигәч, Зиннур Питерга очты. Даими элемтәдә торырга килештеләр.

* * *

Раушания, иртәнге савымнан кайтып ишегалдына керүгә, елмаеп җибәрде: сыерчыклар килгән ләбаса! Берсе ояның түбәсенә баскан, икенчесе янәшәдәге юкә ботагына кунган да ерак җирләрдән исән-имин кайтып җитү шатлыкларын бар дөньяга яңгыраталар. Шул үзебезнең сыерчыклар бугай инде. Арслан булса, күрү белән төп-төгәл әйтер иде. Кичә кич тә, бүген иртән дә телефоны җавап бирми. Раушания Зиннурга да шалтыратты. Ул да аптырап беткән. Врачы да җавап бирми ди. Раушаниянең күңеленнән тынычлык югалды. Өйгә кергәч тә, бер эшкә тотынасы килмичә утырды. Җылытмыйча, берни капмыйча бер йомры салкын чәй эчте. Чәй салкын булса да, йөрәгенең януын басмады. Колак мендәрен генә ыргытып диванга ятты. Кулларының, аякларының, бөтен гәүдәсенең кургаштай авырлыгына хәйран калды. Аның бармагын кыймылдатырлык та хәле юк иде. Тормакчы булды – кузгала алмады. «Нәрсә соң инде бу? Әллә инфарктның шушылай итеп килә торганы да бар микән?» дигән уй котын алды. Авырайган күз кабаклары үзләреннән-үзләре йомылды... Ахрысы йокыга китеп бара идеме, әллә йоклаган да идеме, ишек тавышына күзен ачты. Ишектән көлә-көлә Арслан кереп килә иде. Раушания җил күтәргән кош мамыгыдай җиңеллек белән сикереп торды. Аның бөтен йөзенә, бөтен гәүдәсенә ялкын капты. Арслан кулындагы зәңгәр сумкасын дөпелдәтеп идәнгә ташлады да аны кочаклап алды.

– Ничек сагынганымны белсәң, Раушаниям! – дип пышылдады ул. – Мин дә... – диде хатыны, аны иңбашларыннан иркәләп.

Аннары бер-берсенең кочакларыннан чыгып, күзгә-күз карашып тордылар. Бу вакытта алар бер-берсенең йөзләреннән, карашларыннан үзләре теләгәннәрнең барысын да укыдылар, шуңа күрә сүзләргә урын юк иде. Күзләрен күзләрдән алмыйча гына диванга утырдылар. Шунда гына Раушания түзмичә сорап куйды:

– Кичәдән бирле шалтыратып үлә яздым... Телефоның эшләмимени?

– Эшли, – диде Арслан, елмаеп.

– Син дә ныграк сагынсын әле, дип, юри өзеп куйдым.

Раушания ачуланган булып диван сыртындагы юка зәңгәр косынкасын аңа селтәп алды. 

– И, шушы шаяртуларыңны! – Чамала, операциядән кайткан кешегә канат җиле дә ярамый! – Йә, сөйлә, хәлең ничек? – диде Раушания, аның кулларын кулына алып.

– Кулдан сизелмимени? – Арслан хәйләкәр елмайды. – Кулларың ут кебек.

– Үзем дә шулай, Раушаниям.

Раушания түземе бетеп диваннан тормакчы булды, ләкин Арслан аны иңбашына басып урынына утыртты. Аның йөзе гаять җитди төскә кергән иде.

– Кыймшанма. Мин сөйләгәнне бүлдермичә тыңла гына! – диде Арслан, ничектер серле итеп. – Мин сиңа үзем күргән, үзем аңлаган нәрсәләрне сөйләп бирәм. Бүлдермичә тыңла гына. Миңа җиде сәгатьтән артык операция ясадылар. Җиде сәгать буе наркоз тәэсирендә мин галәмдә йөрдем...

– Галәмдә?!

– Мин сиңа тыңлап кына торырга куштым. Хәтерлисеңме Шәкуров абыйның әйткән сүзләрен? Һәрбер кеше – галәмнең бәләкәйләтелгән күчермәсе, ди торган иде ул. Галәмнең йөрәге – бергәлек, дип аңлатты. Менә мин галәмдә... Дөнья ап-ак. Ә эчемдә курку. Коточкыч курку! Ниндидер тетрәндергеч тавыш ишетелә... Җыр да түгел, моң да түгел, кыргый җәнлекләр үкерүе дә түгел... Бөтен яктан килә шул куркыныч тавыш. Мин тыным-көнем бетеп чабарга тотындым. Һич югы берәр генә адәми зат кирәк! Таяныч кирәк! Әле уңга чабам, тыным бетеп егылам, теге куркыныч тавыш бөтен тәнемне куыргандай өстемдә яңгырый. Качарга, качарга, дип сикереп торам, гел кире якка йөгерәм, кычкырам, берәрсе ишетсен дип, әмма теге тавыш мин кычкырган саен көчәя... Тамакларым кипте, эчем ут яна, ап-ак тузаннан башка берни дә юк. Ниһаять, мин аңладым: мин берүзем! Кешеләр мине ташлап киткәннәр! Нишлим мин берүзем?! Ник кирәк мин берүзем?! Бөтен нәрсәнең мәгънәсе югалды. Мин иң куркыныч нәрсәне – адәм баласының берничек тә аңлата алмастай ачы ялгызлыгын кичердем. Йә Аллам! Моннан да куркынычрак ни бар? Бу куркыныч белән чагыштырганда, җәһәннәм дә әйбәтрәктер, ни әйтсәң дә анда кешеләр бар. «Ә» дигән арада барысы юкка чыкты, мин үзебезнең ишегалдында, яңа яуган, хуш исле ак кар өстендә басып торам. Шунда галәмнән җиргә кадәр яшен уты ялтырап алды, күк күкрәде. Нәкъ шул яшен уты уйнаган урында син басып торасың... Раушаниям! Минем шул чакта шатланганымны белсәң! Юк, шатлык кына түгел иде бу. Мин бик зур әйберне аңладым. Хәзер әйтәм. Мин еш кына язмышка үпкәләп йөрдем, аның белән көрәшеп тә карадым. Мин ялгышкан булганмын. Минем язмышым син икән бит, Раушаниям! Син бүләк иткән балаларыбыз һәм оныкларыбыз. Син һәм мин. Бөтен бәхет, бөтен мәгънә бергәлектә. Галәм миңа шуны аңлатты... Син дә аңладыңмы?

– Аңладым, Арслан.

Раушания өстәл әзерләргә керешүгә, Арслан аңа якын килеп, иңбашына кагылды:

– Иртәгә Зиннур белән Фатыйма апа кунакка килә. Берсекөнгә балалар белән оныклар кайтачак. Дөрес эшләгәнменме чакырып? – Юкка гына галәмдә йөреп кайтканмыни син! – диде Раушания, шатланып.

– Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде ул!

Алар табындагы ризыклардан авыз итә-итә, кунакларны каршы алу, аларга ничегрәк сый-хөрмәт күрсәтү турында сөйләшә башладылар.

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: