Логотип Казан Утлары
Повесть

Көрәксез нефтьчеләр (дәвамы)

Малайларга «нефтяниклар» дигән кушамат тагылды. Ике сары башлы малайны күрүгә, «нефтяниклар», дип кенә дәшәләр иде. Гаҗәп, малайлар моны үртәү дип кабул итмәде. Нефть казыганнар икән, димәк, нефтяниклар бит инде.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Күмелү Илшат, кукуруз басуы эченнән йөгереп чыгуга, нефть чокыры янында туктап торган комбайнны күрде:

– Беттек!

Комбайн басуда түгел, чокыр янында туктаган иде. Димәк, нефть казыган урынны тапканнар! Мөгаен, малайлар нефть тапканнар да, болар шуны урларга килгән. Комбайннарына салалар да, алып китәләр хәзер! Алар җәй буе казып тапкан нефтьне! Эшләгәндә, берсе дә булышмады, табылгач кына алырга килгәннәр. Үзе дә сизмәстән, Илшатның күзеннән яшьләр бәреп чыкты. Ул елый-елый комбайнга таба чапты:

– Бирмим, безнең нефть ул! Без таптык аны!

Таллык янына килеп җиткәндәрәк, аның хәле бетте. Йөгерүдән туктап, куллары белән күзләрен сөртеп алды.

Тукта!

Кайда соң нефть чокыры?

Чокыр өсте күренми иде.

Аның өстендәге үләннең төсе бүтәнчәрәк иде.

Комбайн чокырның өстендә туктаган.

Илшат сулышы кабып, чокырга таба йөгерде. Бу комбайн нигә нефть чокыры өстендә туктаган соң? Комбайн кырыенда ике абый йөренә. Ә малайлар юк. Ул таллыкка карады – малайлар анда да юк. Алар кайтып киткәнме әллә? Ул комбайн янына барасы җиреннән бераз читкә каерылып, таллык яныннан узды. Алар кайтып киткәндә, көрәкләрне шунда калдыра иде. Яшерелергә тиешле урында көрәкләр юк. Димәк, малайлар чокырда! Комбайнга якынрак килгәч, малайның куркудан чәчләре селкенеп куйган кебек булды – комбайн сул тәгәрмәче белән чокыр өстенә төшеп киткән иде.

– А-а, китегез аннан! Нишләттегез малайларны?!

Комбайнчылар, кычкырган малайны күреп, сәерсенеп киттеләр. Малай үзе йөгерә, үзе чебен куган кебек селтәнә, гүя бәләкәй куллары белән зур комбайнны читкә күчереп куймакчы була.

– Нәрсә ди ул? – дип аптырады комбайнчы егетләр.

– Малайлар, малайлар! – диде ак күлмәкле малай.

Комбайн янына килеп җитүгә, тәгәрмәченә карады да, тыпырдап, елап җибәрде:

– Алыгыз... чокырдан! Анда... анда малайлар! 

Комбайнчылар, ни турында сүз барганын аңлап бетермәсәләр дә, ниндидер куркыныч хәл булганына төшенделәр.

– Нәрсә дисең соң син?

Малайның елау аралаш нәрсәдер әйткәнен алар аңламады. Ул арада бәләкәй малай тузынып китеп, куллары белән комбайн тәгәрмәче астындагы җирне казый башлады.

– Нәрсәгә карап торасыз, казыгыз тизрәк!

Фәннур, малайны җирдән йолкып алып, үзенә таба каратып бастырды:

– Нәрсә бар анда? Нинди чокыр иде ул?

– Карап тормагыз инде, казыгыз! – Малай кабат казымакчы булган иде, Фәннур аны җилкәсеннән тотып каты гына селекте:

– Тукта, елама! Тының чыкмасын! Әйт әле, нинди чокыр бу? Малай сулкылдау аша җавап бирде:

– Нефть... Нефть...

– Син казыдыңмы аны?

Малай башын какты. Комбайнчылар бер-берсенә караштылар. Кечкенә генә малайның шундый зур чокыр казый алуына ышанып бетмәде алар.

– Син генә казыдыңмы соң аны?

– Юк-юк.

– Тагын кемнәр?

Еламыйча гына әйт.

– Малайлар...

– Нинди малайлар соң ул?

– Җырчы Гөлчәчәк малайлары... ы-ыыы.

Фәннур тураеп басты.

– Йә, шуннан нәрсәгә елыйсың инде? – дип сорады Фәнис каты гына итеп.

– Монда син түгел, без еларга тиеш! Комбайн ватылды әнә чокырыгызга төшеп!

– Алар шул чокырда-а-а.

– Кемнәр ул?

– Малайлар! Алар шунда! Алар аста калган!

– Нәрсә дисең? Чокырда кеше бар идеме әллә?

– Малайлар шунда иде!

Фәннур белән Фәнис бер-берсенә караштылар. Икесенең дә йөзләре ап-ак булган иде.

– Тавышланма! – Фәнис комбайн тәгәрмәче янына сузылып ятып, колагын җиргә терәде. Аннары, башын күтәреп, йөзе ап-ак булган абыйсына карады:

– Анда кеше тавышы ишетелә бугай...

Нефть бу!

Малайлар ни булганын аңламый да калдылар. Аларның моңарчы да чокырда йоклаганнары бар иде. Анда бик рәхәт һәм уңайлы. Күләгә, чебен-черки дә юк. Кинәт коточкыч зур гөрселдәү ишетелде, алар аны-моны абайлаганчы, өсләренә балчык, такталар төшеп, ябык тәннәрен җиргә сылап та куйды. Тавыш ничек кисәк барлыкка килгән булса, шулай ук тиз генә тынлык та урнашты.

Бер малайның куллары өстә калган иде. Аякларын селкетергә тырышып карады – юк, алары күмелеп калган.

– Пикули!

Пикулиның тавышы ишетелмәде. Кайда соң ул? 

– Әй!

Бернинди тавыш та юк. Әллә ул йоклаганда чыгып киткән инде? Пипип куллары белән капшанып карый башлады. Чәч! Пикулиның чәче! Юеш!!! Ә үзе? Үзе кайда соң ул? Ул куллары белән малайның битен капшамакчы булды. Кулы тагын юеш әйберне тойды. Кан! Димәк... Димәк... Үлгән?

– Бармагыңны күзгә тыкма, – диде Пипип акрын гына.

– Куркытып үтерә яздың бит. Нигә эндәшмисең?

– Авызга балчык тулган минем.

– Нәрсә булды соң бу?

– Белмим бит. Без күмелеп калдык. Нефть чокыры ишелде бугай. – Әллә шартлаттылар микән?

Малайлар үзләрен баскан балчыктан котылырга азаплана башладылар. Әмма чокырның бөтен ягына да балчык ишелеп, аның аскы ягы шактый күмелгән иде. Җитмәсә, чокырны каплап торган такталар сынып төшеп, аякларны казып бушату бөтенләй мөмкин түгелгә әйләнгән. Чокырның тишеге турысындагы ярыклардан сызыклар гына булып күк күренә иде. Ә хәзер исә чокырда тоташ караңгылык. Малайлар стена уемтасына куелган шәмнәрне алырга азапланып карадылар, әмма кая ул, нәрсәдер табармын, димә. Башлары өстәрәк булу аркасында гына алар бөтенләй күмелеп калмаган иде. Үзләрен баскан балчыктан котылырга кат-кат тырышып карасалар да, барып чыкмады. Нәрсә күмеп киткәнен дә аңлый алмады алар.

– Без моннан ничек чыгарбыз икән? – диде малайларның берсе, куркынып.

– Бүген безнең әни кайта. Ул кайта, ә безнең монда икәнне белми. Ә без монда күмелеп калабыз.

– ТашлИ белә. Ул килергә тиеш.

– Әйе. Ул килер дә коткарыр...

– Чокыр җимерелгәнен күргәч, ул күңелсезләнер инде...

– Ә сиңа кызганычмы?

– Миңа да кызганыч. Әни кайтышка нефть табып булмады... Шулай дип әйтеп кенә бетерүгә малайның кулына ниндидер кайнар тамчы тамып, пешереп алды.

– Ай! – ул кулын авызына капты.

Эссе һәм ниндидер майлы тамчы иде ул. Ул кулын авызыннан алып, иснәп карады. Кулдан... нефть исе килә иде!

– Пипип! Мин нефть таптым! Нефть!

Ул ашыгып кулы белән җирне капшый башлады. Һәм чыннан да – бармаклары белән эссе майга тиде.

– Пипип! Нефть бу!

Малайларның икенчесе дә бармаклары белән нефтьне кармалап исни иде.

– Нефть таптык! Ура! ТашлИ килеп безне коткара, аннары без нефть табып өйгә кайтабыз!

***

Болында туктап торган комбайнны күреп, хуҗалыкның бригадиры да килеп җитте. Башта комбайнны кызганган иде, «Тәгәрмәч астында малайлар калган» дигәнне ишеткәч, өне алынды. Тиз генә ашыгыч ярдәмгә шалтыраттылар, комбайнны чыгарырга техника алып килергә фәрман бирделәр. Зур комбайнны чыгарырга техника килгәнен көткәндә, чокыр янына сабан туе кадәр кеше җыелган иде инде.

Комбайнны урыныннан күчергәнче, Фәннур ярым үле хәлгә килгән иде. «Күзем күрмәсен ичмасам», – дип, ул таллар янына барып, башын тотып утырды. Фәнис чокыр янында калды. Барысы да чокыр төбендә изелеп беткән бала гәүдәләрен күрергә әзерләнде. ...Трактор комбайнның тәгәрмәчен урыныннан күчерүгә барысы да әкәмәт күренешкә тап булды. Чокыр төбендә балчык, аннан ике сары баш тырпаеп чыгып тора. Озак караңгыда ятып яктылыкны күргәч, пычракка буялган йөзләрендә күзләре кысылган. Чокыр уртасына зыян килгән комбайн күчәреннән май тамган, малайларның куллары шул майга буялып беткән.

Тракторчы, комбайнны күчерүгә, техникасын сүндереп, җиргә сикерде.

– Без нефть таптык! – диде чокыр төбендәге малайларның берсе. – Әйе. Менә, ышанмасагыз, иснәп карагыз.

Малайларның икенчесе, чокыр уртасына тамган машина маена кулын тидереп, чокырга иелгән кешеләргә сузды.

Нефть көтә!

Кешеләр техника эзләгән арада Илшат авылга чабып кайтып, малайларның әниләрен урыннан күчергән булып чыкты. «Балаларыгызны комбайн таптаган», – дип шөбһәле тавыш белән кычкыргач, алары чәй өстәлен ташлап, кукуруз басуы арасыннан болынга йөгергән иде. Алар чабышып килеп җиткәндә, малайларны чокырдан чыгарып кына яталар иде әле. Бәхеткә, малайларга берни дә булмаган иде – таяклар төшкән урыннары сыдырылган, кара көйгән дә башларын такта кырып, канаган гына, баш сөякләре исән ташбашларның... Тузан, пычрак һәм машина маена баткан малайлар, әниләренә атылдылар, аякларын кочаклап алдылар. Берсен-берсе уздырып, нефть таптык, дип кычкырыналар иде алар:

– Әни, без нефть таптык! Безнең күп акчабыз була!

– Әни, әллә кайларга китеп йөрмә инде бүтән. Акча менә монда, казып алып була!

– Һай, улларым, ничек исән калдыгыз, мин үзем үлеп беткән идем бит инде! – дип әниләре тыела алмыйча елый иде.

Алай-болай кеше абайлаганчы, Илшат та чокыр төбенә төшеп менде. Бармагын машина маена тидереп, Алмазның борынына төртте:

– Нефть менә шундый була. Тәки алар тапты.

Илшат бармагын кояш нурына куеп карады. Майлы бармакка кояш төшеп утырган кебек иде.

– Менә шушысы ничә сум була икән аның? Прәннек үк булмаса да, бер кәнфит сатып алырга җитә торгандыр инде?

***

Ул көнне җырчы гаиләсеннән кунаклар өзелмәде. Әллә кемнәр килеп, хәлләрен белешеп киттеләр. Участковый да кереп җиткән иде. Малайларның үзләрен генә караусыз калдырмаска кирәклеге турында авыл башлыгы белән икәүләшеп лекция укып киттеләр. Комбайнны ремонтларга кирәк иде. Фәннур белән Фәнис бу уракта алдынгы була алмаячакларын аңладылар – бер атна эчендә ремонтласалар, шат булырсың, яңа техника... Үзен бик гаепле санаган җырчы Гөлчәчәк гаебен йолар өчен авыл хезмәтчәннәре өчен бушлай концерт оештырырга вәгъдә бирде. Үзенчә шулай «штраф» түләде ул балалары өчен.

Шунысы кызык: ул көнне бу басуларга нефтеразведка вәкилләре кабат килгән иде. Авыл башлыгы нефть казып йөрүче малайлар турында сөйләгәч, аңа ияреп, җырчы хатынның өенә килде. Мунчада кырык кат ышкып юылып чыккан малайлар ишегалдында таныш йөзне күргәч, шатлыктан чинаштылар:

– ЙаблакаС! Без бит син күрсәткән урыннан нефть эзләгән идек. – Һәм таба яздык.

Малайларга инде бу вакытта үзләренең дөрес эшләмәгәннәрен җиткергәннәр иде.

– Күрдем, күрдем, – диде Сакалбай. – Мин бер әйбер әйтергә килдем сезгә.

– Әйт-әйт! – дип куанышты малайлар.

– Нефтьне табасыгыз киләме?

– М-м... – Малайлар әниләренә караштылар. – Табасы килә иде дә...

– Аны табасыгыз килсә, зур үсегез дә безгә килегез.

– Тагын зур үсәсе!

– Әйе, әйе, зур үсәсе! Ә әлегә сездән уку гына сорала! Ә менә әниегезгә шуны әйтәм: бу яшьтән балаларыгыз нефть табарга тели икән, теләкләренә каршы килмәгез инде, шул юнәлештән китәм дисәләр, китсеннәр.

– Юк-юк, берүк җырчы гына була күрмәсеннәр. Безнең кебек балаларын күрми яшәүләрен теләмим, – диде әниләре.

Җырчы ханым авылда җәй азагынача – уку елы башланганчы торды. Малайларга «нефтяниклар» дигән кушамат тагылды. Ике сары башлы малайны күрүгә, «нефтяниклар», дип кенә дәшәләр иде. Гаҗәп, малайлар моны үртәү дип кабул итмәде. Нефть казыганнар икән, димәк, нефтяниклар бит инде.

Укулар башланып, концерт сезоннары ачылгач, әниләре тагын китеп югалды. Начар билге алган чакта малайлар бер-берсенә дәшә иде:

– Нигә өйрәнмәдең? Нефтяник була алмыйсың бит! Аннары еллар буе төрле сәхнәләрдә җүләр кебек җырлап йөрисең була! Малайларның икесе дә матур җырлый булып чыкты. Тавышлары да бар иде. Әмма мәктәп сәхнәсендә җырлаудан ары китмәделәр. Мәктәпне тәмамлаганда, аларның кая укырга китәчәкләре билгеле иде инде – нефть институты!

Мәктәпне тәмамлап, авылдан укырга киткәндә, болындагы Нефть чокырына барып саубуллашты алар. Анда кычытканнар гына үсеп утыра иде.

Бу вакыйгадан соң күпмедер вакыт узгач, мин дә бардым. Нефть юк иде анда. Әмма нефть табу компаниясенең геологик карталарында шул тирәдә билге тора. Җырчы малайлары казып чыгара алмаган нефть үз хуҗаларын көтә.

(Тәмам)

 

"КУ" 07, 2019

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев