Кемгә сөйлим серләремне... (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Сәетгали төштән соң гына кайтты. Кул астында эшләүчеләр белән дә салкын гына исәнләште. Аның болай да кырыс чырае тагын да җитдиләнгән иде.

– Глина китерделәрме?

– Китерделәр. Әле яңарак кына китерделәр, – дип төзәтте Баязит. – Как раз эшкә тотынырга тора идек. Буровойны озак туктатып торырга ярамаганын Баязит яхшы белә. Җир куенында инструмент кысылып калуы бар. Измә килү белән, ул сменасындагы барлык эшчеләрне аякка бастырган иде.

– Мин күршеләрдә булдым, – диде Сәетгали. – Алар, яңа ысул, дип, суга күчкәннәр. Хәзер кайчан измә китерерләр, дип, көтеп утырасы юк. Инеш яныбызда, кул сузымында гына, ди Николай. Миңа тиешле глинаны сиңа бирсәләр дә сүзем юк, ди.

Баязит мастерларының күршеләр дигәне – 48 нче Горшковлар буровое икәнен төшенгән иде инде. Менә ни өчен алар «Молния»дә самолётта очалар икән.

Ул дәртләнеп китте.

– Әйдә алайса, без дә суга күчәбез! Ничу монда... Корылык килгән елны дүрт күз белән яңгыр сорап тилмергән кеше шикелле, измә көтеп ятмас идек.

Ярдәмчесе Зиннур, каударланып, аның сүзен җөпләп куйды.

– Әйе, бораулаган метрлар саны да башкаларныкыннан ким булмас... Ату...

Ярый әле телен тешләп өлгерде. Юкса, «акча корты» дип күз дә ачырмаслар иде. Зиннурның ни әйтергә теләгәнен аңлаганнар, үзара күз кысып, елмаешып алдылар.

Сәетгали җиңелчә генә кул күтәрде.

– Ашыкма әле син, Баязит, ашыкма! Яңалыкка – прогресска мин тамчы да каршы түгел. Ныклап сынамаган килеш, яңалык, дип, тота-каба гына тотынсак, ахыры ничек буласын кем алдан әйтә ала?

Егетләр тынып калды. Әйе, беркем дә пәйгамбәр түгел. Алда ни буласын кем белсен? Адәм баласына бу очракта фәкать фаразларга гына мөмкин. Фаразлар өчен дә тәҗрибә кирәк. Тәҗрибәле мастер – дөнья бәһасе! Бу – исбатланган канун. Шушы хакыйкатьне галстуклы җитәкчеләр дә белә. Алар, буровойга бәйле нинди дә булса карар чыгарганчы, тәҗрибәле мастерлар белән киңәшә. ...

Тәҗрибә туплаганчы, Сәетгалигә байтак кына лаеш шулпасы чөмерергә туры килде. Солдаттан кайткан егетне әүвәл өйрәнчек итеп алдылар. Ул, мин сезгә «салага» түгел, хезмәт итеп кайткан кеше, дип, борын чөймәде: кая кушсалар, шунда эшләде, буровойда ниләр бар – барысы белән дә кызыксынды. Сер түгел, өлкәннәр яңа эшкә кергән, тәҗрибәсез яшь-җилкенчәктән көләргә яраталар. Шулай берзаман водовозка шофёры машинасын кабыза алмый интегә. Капотын күтәреп, двигателендә чокына. Аның янында тагын ике ир-ат басып тора. Алар «тегесен тегеләй ит, монысын болай ит», дип, шофёрга киңәш бирәләр: үзләренчә ярдәм кулы сузарга тырышалар инде. Сәетгали алар янына килеп басканда:

– Искра юк бит монда! Искра юк! – дип сөйләнәләр иде.

Арадан берсе, көлмәкче булып:

 – Сәетгали, бар әле, тиз генә складтан искра алып кил! – дигән иде дә, аның солдатка алынганчы, комбайнда эшләгәнен белмәгәннәр.

– Ә сез аккумулятор чыбыгын яхшылап чистартыгыз. Күрмисезмени, контакт өзелгән, – дип, аларның үзләрен оятка калдырды.

Коеп яңгыр яуганда, бер буровойдан икенчесенә саз ерып йөргән машинаның канатларына гына түгел, аккумуляторына да, контакт чыбыкларына да пычрак чәчрәп катуын, соңыннан селкенеп бара-бара, балчык авырлыгыннан тартылып, ул чыбыкның өзелү ихтималын шофёр кеше белергә тиеш, югыйсә...

Булачак мастерның тормышында верховой, мастер ярдәмчесе, читтән торып техникумда уку...

Әнә шулай бораулау һөнәренең баскычларын үтеп, тәҗрибә тупланды. Нефть, нефть, дип разведкага йөргәндә, кышкы чатнама суык көннәрнең берсендә нефть урынына су бәреп чыкты. Мондый хәлне көтмәгән нефтьчеләр су фонтаны астына эләкте. Киемнәр шакыраеп катты. Кешеләр боз футляры эчендә калды. Андый хәлләрдән соң нефть эшенә төкереп, буровойны ташлап китүчеләр дә булды. Шөкер, Сәетгали сыек буынлылар нәселеннән түгел иде. Дистә еллар дәвамында палаткаларда куна-төнә яшәп, аңа нефтьче һөнәренең борчу-мәшәкатьләрен күрергә дә, шатлыклы мизгелләрен кичерергә дә туры килде. Җир маен табу өчен маңгай тирен түгү генә аз, кәҗә маеңны да чыгарырга кирәк. Җәмәгате Фатыймага мең рәхмәт! Аның таянычы булды. «Башка хатыннарның ирләре көн саен өйдә... Мин ялгызым мендәр кочаклап ятам...» дип, аның колак итен «чәйнәмәде», бәгырен телгәләмәде. Әле алай гынамы? Өч малаен да аякка бастырып килә. Малайларга әтиләрен күрү, Сәетгалинең урык-сурык, айга бер, кайда бер дигәндәй, вакыт табып, бер-ике көнгә кайтканнарын җыеп чутласаң, елына өч айга тула микән? Бораулаучыларның тынгысыз хезмәте турында:

Татлы йокылар йокладым

Сабый чакларда гына, – дигән җыр суйган да каплаган инде...

...Егетләр тынып калды. Мастерның сүзен көтәләр. Буровойда аның сүзе – закон!

Сәетгали, кул астында эшләүче егетләрне сынаган шикелле, күздән кичерде. – Балчык китергәннәр икән, әйдәгез, измә белән эшлик әле, – диде ул.

Аннары әз генә паузадан соң, мәгънәле итеп:

– Әлегә... – дип өстәде.

***

Гөлгенә, вәгъдә – иман, дип, ике көннән соң, нефтьчеләр янына килде. Әмма вышка тирәсендә таныш кешеләрнең берсен дә күрмәде. Катыгын да, тырнак астыннан кер эзләгәндәй, «Әчегән катыктыр әле», «Кая, таракан төшмәгәнме?» дип, теләр-теләмәс кенә алдылар. Гөлгенә алар сүзенә хурланып, бидон капкачын шартлатып ябып, кайтып китмәкче дә булган иде, Ходайдан сабырлык сорап, тешен кысып кына түзеп калды. Гомумән, бу сменадагы кешеләр төксе, бөтенләй икенче камырдан әвәләнгән шикелле тоелды аңа. «Сөйләшүләренең ата-анасы юк. Үзләре бертуктаусыз кычкыралар. Буровойда дөбердәгән тавышлар болай да баш өянәге кузгатырлык. Арада аты-юлы белән сүгенүчеләр дә бар. Алар өчен син ояласың. Эшне бисмилла әйтеп башларга кирәк ләбаса. Болардан ераграк торуың хәерлерәк – бүтән монда килеп булмас. Ике аягымның берсен дә атламаячакмын», дип уйлап алды. Әмма ике көн элек, «Яңгыр яумаса, килермен», дигән вәгъдәсе келт итеп исенә төшкәч, брезент киемле, битен-күзен сакал-мыек баскан кешедән ике көн элек эшләгән сменаның кайчан вахтага басасын белеште. Әйе, вәгъдә – иман! Сүз биргәч, үтәмичә ярамый. Бу – әнисенең сабагы.

Авылга илтә торган, як-ягын чирәм баскан сукмак урман буеннан үтә. Икенче якта чәчәкле болын җәйрәп ята. Табигатькә хозурланып барганда, ихтыярсыздан, күңелдә җыр туа. Кычкырып җырлыйсы килә.

Юллар, юллар, авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын...

Бераздан сукмак уңга борылып, ат юлына тоташа. Аннан инде авылга да күп калмый. Кыз җырыннан туктый. Ишетсәләр, исәр кеше кебек, көпә-көндез җырлап йөрисең, диярләр.

Гөлгенә нефть эзләүче буровиклар турында уйлап алды. Боларның җитәкчеләре бер сменага бер төрле, икенчесенә икенче төрле кешеләр туплаган бугай. Нишләтәсең, кырык ата баласында кырык төрле холыктыр шул инде. Әллә болар эшләгәндә шулай кырыс кыланалармы? Алай дисәң, теге көнне аның белән матур итеп сөйләштеләр ич. Булат дигәне башта «Катык белән бергә телемне йоттым», дигән иде дә, соңыннан, үҗәтләнеп, аны ярты юлга кадәр озата да барды бит әле. Тасма тел бу юлы ни дияр икән? Кичтән аертмаган сөттән катык оетырга куясы булыр. Әйе... Ә, бәлки, пешкән чөгендер турап, кызыл катык ясаргадыр?! Әйе шул! Шаккатсыннар әле!

Кыз үзалдына канәгать елмаеп куйды, дәртләнеп, адымнарын

кызулатты.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: