ИЛҺАМЛАНУ (повесть)
Минем яшьтәшләр, авыл кызлары-егетләре – теге гасырның алтмышынчы еллар азагы, җитмешенче еллар башы үсмерләре – радиодан ишетеп, тизрәк ритмлы, җиңел-җилперәк җырларны отып алалар да, кичләрен су буенда учак ягып, берәрсе гармун тартып, шуларны җырлыйлар.
ПОВЕСТЬ-САГЫНУ
Мин бер төш күрәм…
Тагы шул төш керә... Инде ничә тапкырлар шулай. Аз дигәндә дә, алты-
җиде тапкыр гына кергәндер ул төш. Имеш, түр бүлмәдә комод өстендә әти
яңарак кына алып кайткан телевизор тора. Ниндидер могҗиза булганмы,
шул телевизор Казанны күрсәтә, ә анда Илһам Шакиров җырлый. Төштә
мин аның килеш-килбәтен, чыраен бик үк анык итеп күзаллый алмыйм,
шулай да беләм: ул бик чибәр, төз, озын буйлы егет булырга тиеш, чөнки
шундый матур тавышлы кеше ямьсез була алмый!..
Әлбәттә, бу бары тик төш кенә. Бала чагымда, инде үсмерлеккә кереп,
Илһам Шакиров исемле җырчының язмаларын радиодан ишетә башлагач
күргән төш. Алга таба ул төрле вариантларда кабатлана, әмма асылы бер үк –
түр бүлмәдәге телевизор һәм ул Казанны күрсәтә, имеш. Минем хыялның,
шулай төштә генә булса да, чынга ашуы. Ә чынында исә безнең телевизор
Казанны күрсәтми. Анда нибары ике генә канал бар, берсе – Бөтенсоюз
телевидениесе, икенчесе – Уфа каналы. Шулай иде бугай. Хәзер инде
онытылып бара – Уфаныкы дигәнем аерым бер канал булдымы икән, әллә
шул Мәскәү каналы тапшырулары арасына кереп алгалый торганы гынамы?
Мөһим дә түгел. Барыбер Мәскәүдән – рус җырчыларын, ә Уфадан күбрәк
башкорт җырчыларын гына күрсәтәләр: Мәгафур Хисмәтуллин, Фәридә
Кудашева, Илфак Смаков, Филүс Гәрәев, тагын әллә күпме җырчыны.
Дөрес, аларның берничәсе татарча да җырлый, чөнки үзләре татарлар.
Фәридә Кудашева, Илфак Смаков, Зәки Мәхмүтов, мәсәлән. Илһамны,
Әлфияне нигә җырлатмыйлар икән соң? Аларның җырлавын без баштарак
урамда, багана башындагы колхоз радиосыннан ишетә башладык. Күрше
Иске Турай авылындагы җирле коммутатор иртән бер, көндез бер һәм,
кичке концерт тапшырганда, тагын бер тапкыр радионы Казан дулкынына
көйләп куя иде. Югыйсә Татарстан безгә терәлеп кенә тора инде, шул Турай
авылы Ык елгасы буенда гына утыра, ә Ыкның аръягында – Баулы районы,
Татарстан... Илһамлы Татарстан!
Илһам исемле егетнең җырлавы тыңлаучыга, гомумән дә, бер яңа
бүләк булгандыр. Чөнки мондый үзе көр, үзе бәрхеттәй йомшак, үзе чын
татарча бормаларга бай тавышны кеше бер ишетүдән үк хәтеренә ала да
аның тавышы сурәтен күңеленә чигеп тә куя! (Яңа бүләк дигәч, Илһам
Шакировның туган авылының да Яңа Бүләк икәне искә төшеп куйды. Туры
килү...) Ул елларда, без үскән заманда җырчылар хәзерге кебек күп түгел
иде. Халык арасында матур тавышлы кешеләр ул вакытта да күп булгандыр
булуын. Югыйсә соңрак шул ук халык җырчыларының балалары, оныклары
үсеп җитеп, яңгырдан соң ишелеп чыккан гөмбәләр шикелле каян күпләп
пәйда булырлар иде дә, татар эстрадасы йөзләгән җырчыга баеп китәр идеме
икән?! Әлбәттә, бу очракта баю дигәнем – сыйфаттан бигрәк, санны күздә
тотып әйтелгән сүз. Җырчылар күбен күп тә, яңа Илһамнар, яңа Әлфияләр
күзгә-колакка чалынып бармый шул...
Минем яшьтәшләр, авыл кызлары-егетләре – теге гасырның алтмышынчы
еллар азагы, җитмешенче еллар башы үсмерләре – радиодан ишетеп, тизрәк
ритмлы, җиңел-җилперәк җырларны отып алалар да, кичләрен су буенда
учак ягып, берәрсе гармун тартып, шуларны җырлыйлар. Күбесе Илфак
Смаков, Филүс Гәрәев җырлары – «Зимфирәкәй», «Раушаниям-бәгърем»,
«Гөлчирәкәй» кебек кызлар исемнәре белән аталган дәртле, тиз җырлар. Ә
яшьләрнең кайберләре «Имәннәр шаулый»ны, «Әниемнең җылы кочагы»н,
«Керфекләрең синең нигә кара»ны, «Ык буйлары»н да җырлыйлар. Аларны
радиодан Илһам исемле яшь җырчы башкаруында еш кына ишетә идек.
Билгеле, ул елларда яшәгән халкыбыз Илһамның тавышын ишетү белән,
«Бу – минеке! Бу – безнеңчә!» дип, шул җырларны кадерләп күңел хәтеренә
салып куйганнардыр. Бераз соңрак Илһам Шакиров башкарган «Өнсә»,
«Күн авылы көе», «Сарман», «Арча»җырлары халыкка үтеп керде. «Өнсә»
белән «Күн» көйләре берсе-берсенә охшаш та кебек. Бәлки болар бер үк
көйнең төрле вариантлары гынадыр да әле. Биектауның Өнсәсе белән
Питрәчнең Күне бер-берсенә шактый якын утырсалар да, авыл көйләрендә
беркадәр аерма булуы сәер түгел. Авыл көе димәктән, җыр поэзиясенә хас
булган бер мода турында да әйтеп китик. Сугышка кадәр дә, соңрак та авыл,
район, җирлек атамасы кушып җырланган искерәк көйләргә яңа сүзләр
яздырту шаукымы булып алган. Мисалга, «Минзәлә», «Мөслим» көйләрен
яңача сүзләргә җырлау. «Минзәлә» көенә яңа сүзләрне Әхмәт Ерикәй язган.
Моны халык үзе эшләмәгән инде, билгеле. Күрәсең, өстән ниндидер бер
күрсәтмә булгандыр. Иске җырларны сипләү дип әйтимме шунда. Сагышлы
җырга яңача, советча оптимизм рухы өстәү, янәсе. Менә шундый ысул белән
язылган «Гүзәлем» җырының көе – ул элегрәк Зифа Басыйрова җырлаган
Мөслим көе. Илһам Шакиров «Гүзәлем»не радиога яздырткач, теге искесе
төшеп калган. Илһамның аһәңе көчлерәк булып чыккандыр, күрәсең. Әле
беркөн Әхмәт Ерикәй җыентыгын актарып утырганда, «Су буйлап» (икенче
исеме – «Идел бит ул») җырына да Әхмәт абзый яңа сүзләр сипләгәнлеген
күреп алдым. Ә менә Илһам Шакиров язмасында бу җыр иске сүзләре белән
яңгырый. Аерылу, сагыш җыры булып. Совет сәнгате «диспетчерлары» һәр
иске, моңлы-сагышлыны ялган оптимизм белән алыштырырга остарган
булганнар, күрәсең. Ләкин җырчының сизгер күңеле бу очракта җырның
«холкын» үзгәртергә каршы килгән.
Миңа җырчының «Туган як»ны җырлавы аеруча ошый иде. Ул елларда
радио, телевидение аша концерт тапшырганда, дикторлар җырның
авторларын да, башкаручысын да аермачык атап әйтәләр иде, шуңа күрәдер
авторларының исем-фамилияләре яшьтән үк күңелгә сеңеп кала иде.
«Туган як»ныкы да шулай – Мансур Мозаффаров көе, Мөнир Мазунов
сүзләре. Нинди мәгърур көй, нинди камил сүзләр! Җырларга җиңел
түгелдер бу җырны, чөнки ул агышы белән салмак, шул ук вакытта киң
аһәңле, тирән гамьле җыр. Текстында һәр строфа, гадәттәгечә, дүрт юлдан
түгел, ә алтышар юлдан тора. Барысы егерме дүрт юл. Бер караганда,
истә калдырып бетерергә генә дә кыен шикелле. Ләкин Илһам дигән шәп
җырчының тавышы колакта яңгырап торгангадыр инде, мин аны бик тиз
отып алдым. Моны композитор һәм шагыйрь язганча тоемлап башкарыр
өчен никадәр сулыш та, тавыш көче дә, уйчан акыл да, тирән моң да кирәк!
Миндә ул чакта боларның дәһеле дә юк инде. Шулай да мин, тугызынчымы,
унынчымы сыйныф укучысы, малайларчарак калын тавышым белән мәктәп
залын яңгыратып җырлыйм:
Ә сине, ә сине, ә сине, туган як,
Бармы икән сагынмый торган чак?!
Әйтерсең лә туган яктан күптән чыгып киткәнмен. Югыйсә әнә ул
Иске Шах, туган авылым, аның Биектавының сөзәк сызыгы күрше авыл
мәктәбенең тәрәзәсеннән күренеп кенә тора. Үз тавышым башкаларга
ничегрәк ишетеләдер, белмим, әмма колагымда, миңа көч биреп, Илһам
исемле җырчының куе бәрхет тавышы яңгырый... Соңрак, күпкә соңрак,
Уфада укуымны ташлап, Чаллыга килгәч тә, аннары шушы сихри тавыш
чакыруына түзә алмыйча, Казанга килеп җиткәч һәм Илһам Шакировның
репертуарын баштанаяк ятлап чыккач, Мансур Мозаффаров дигән
композиторның җырчы тормышында, иҗатында никадәр зур урын тотканын
белдем. Баксаң, Илһам абый бу композиторның җырларын каяндыр табып
кына өйрәнмәгән, ә Мансур Мозаффаров үз җырларын яшь Илһамга шәхсән
үзе өйрәткән, чөнки консерваториядә ул аның укытучысы, остазы да булган
икән бит. Илһамга Мансур Мозаффаров дәресләр биргән һәм егетнең
талантын иң беренчеләрдән булып бәяләп, яратып, һәр яңа язган көен аңа
тыңлаткан, радиога яздырырга юл ачкан. Мозаффаровның «Хәерле иртә»,
«Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә», «Саумы, Кояш!» кебек
җырларының симфоник оркестрга кушып җырлануы һәм радио фондында
алтынга тиң мирас булып калуы да шушы иҗади бергәлекнең җимешедер.
Кызганыч, бүгенге тыңлаучы бу җәүһәрләрнең күбесен ишетүдән мәхрүм.
Көнозын сөйләп-җырлап торган хәзерге радиостанцияләр нишләптер шул
гүзәл язмаларны халыкка җиткерүне кирәк санамый. Күрәмсең, сату-алуга
корылган бүгенге вазгыятьтә мондый язмалар табыш китермидер инде.
Гәрчә Илһамны тыңлап, аңардан җырларга да, репертуар сайларга да
өйрәнеп үссәләр, яшь буын җырчылары һәрьяклап отарлар гына иде. Бу
җәһәттән Филүс Каһировның, Ришат Төхфәтуллинның, Зәлидәнең, Айдар
Рәкыйповның, Раяз Фасыйховның, тагын берничә егет-кызның җырлавында
һәм репертуар сайлавында Илһам абый тәэсире тоемлана кебек. Беркөн,
интернетта казынып утырганда, Лилия Шакирова дигән кызның җырлавына
тап булдым. Әлегә эстрадабызда андый исем ишетелми бугай. Өйдә генә, баянга кушылып, «Сарман вальсы»н җырлады кыз. Шундый көчле дә, киң
сулышлы да, моңлы да тавышы! Тукай сүзләре белән әйтсәк, чын безнеңчә
милли көй булып ишетелде миңа аның җырлавы. Җыры да Илһамнан.
Өстәвенә, фамилиясе дә Шакирова бит әле. Бирсен Ходай дип кенә куйдым.
Кайсыбер яшьләрнең элеккерәк җырларны сайлап башкаруы сөендерә.
Гади генә итеп әйткәндә, чын татарча җырлар эзләүгә кайтып кала ул.
Татар көенең дә, татар шигыренең дә үзебезгә генә хас милли йөзе бар
бит. Ул йөз, ул сурәтне эзләү – күз иләге аша кеше кешене ялгышмыйча
танып алган кебек, татарның көен дә кабатланмас чырайлы итеп тануга
тиң. Йөзләгән яшь җырчы арасында, бик сирәк кенә булса да, шушы
хасиятне тоеп алганнары да очраштыра. Димәк, алар чын-чынлап бөек
җырчыбызның җырларын тыңлап, аның җырлау рәвешен, җыр аркылы
безгә җиткерергә теләгән гамьнәрен, моңын кирәк булганга гына түгел, ә
үз күңелләре кушканга күрә яратып, шуны иҗатларында яңарталар. Татар
халкының яңа шытым бирә алырдай иҗади туфрагы елдан-ел ярлылана
баруга да карамастан, табигать әле, сирәгрәк булса да, без зарыгып көткән
чын талантларны биргәли. Үрнәк өченме, гыйбрәт өченме…
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев